Логотип «Мәйдан» журналы

Әйтелмәгән өч сүз

Хикәя.

Пешмәгән! Җебегән! Арыш боламыгы! Куркак куян!.. Гали сөйгәнен озатып килеп, Зәримәсе өйләренә кереп киткән минуттан башлап, төн буе, озын көн буе үзен шулай сүгепме сүгә. Ашаганы – аш, эшләгәне эш түгел. Әтисе: «Укырга китәреңә күп калмый, утар капкасын төзәтеп куяр идең», – дигәч, шуңа тотынган булган иде дә, эшенең бер рәте юк. Үзе кадак каккан була, үзе бер үк сүзләрне кабатлый: «Пешмәгән! Җебегән!..» Чүкеч белән кадак тоткан кулына да эләктереп алды инде, күзеннән утлар күренде. Сүгенми ни, сүгенерсең дә шул: иртәгә ул, әйе, әйе, яратып йөргән кызы, Зәримә, апасы белән ерак Ульяновски каласына китеп барачак, ә ул һаман булса аңа шул өч кенә сүздән торган гап-гади җөмләне әйтә алмый. Чукындырасыңмыни, әйтә алмый инде. Үзе генә булганда галәмәт кыю ул: күңеленнән шул, «Мин сине яратам»ны мең кабатлый. Иҗекләп тә әйтеп карый, пышылдап та. Бик матур, бик әйбәт килеп чыга. Ә кич җитеп, Зәримә белән очраштымы, коела да төшә. Бүген дә әйтәлмәсә?.. Юк, бүген һичшиксез әйтәчәк! Бөтен булган кыюлыгын җыеп. Ахыр килеп, егетме ул түгелме? Һи-и, егетнең дә ниндие әле: йөрәгендә иң кайнар сөю йөрткәне. Бүген... билләһи... Бусы инде өченче тапкыр очрашулары. Бүген кинодан соң каршыдагы Мәхәббәт тавына менәчәкләр дә үзләре очраша торган пар каен янына килеп басачаклар. Гали Зәримәсен кочагына алып: «Мин сине яратам», – диячәк. Пышылдап кына, бары тик аңа гына ишетелерлек итеп. Ә, бәлки,  пар каен, тау итәгенә сыенып яткан туган авыллары, юк, юк, бар дөнья  ишетерлек итеп бар тавышына кычкырып әйтергәдер:
«Зәримә, мин сине я-ра-та-а-ам!»
***
Юк, ул соңгы очрашуларында да кызны ничек өзелеп яратуын аңлата алмады Гали. Әллә нәрсә булды шунда: Зәримә, әзерләнәсем бар дип, керергә ашыкты. Гали, теләмәсә дә, кызның учларына җайлы гына кереп “оялаган” йомшак кулларын ычкындырырга мәҗбүр булды. Ә бит ул да, капкадан кереп китәнче, нидер көткәндәй, бер тын туктап торды, үзе дә нидер әйтергә теләдеме, Гали... дип укталды да, кырт борылып, кереп югалды...
Җылы август төннәрендә бу очрашулардан соң ике ел вакыт үтеп тә китте. Гали ике ел элек булган шул очрашуларны кабат күңелендә яңарта-яңарта, ашлык ура. Яңартмас та иде... Сәбәбе бар шул, сәбәбе! Егетнең кояшта уңала төшкән шакмаклы күлмәгенең түш кесәсендә бәләкәй генә язу ята. Шул шакмаклы дәфтәр битен ертып, ашык-пошык язылган сүзләр бөтен тынычлыгын алды аның. Алтыннан да кадерле бу язуны бүген иртән үз авылларыннан йомыш белән килгән классташы Әмир кертеп чыкты. Зәримәнең әхирәте Лилия язган: «Комбайныңнан төшә беләсеңме син, кайтып ура, Зәримәңне күрми каласың. Ул сине сорашты».
Вәт хәлләр! Менә сиңа мә! Ул, Гали, авыл хуҗалыгы техникумы студенты, практикага кайтып, монда, үз авылларыннан 17 чакрым ераклыктагы күрше Нурлы авылында янып-пешеп арыш ура, ә анда, туган авылында, Зәримә кайткан! Вәт хәбәр! Вәт хәлләр! Күрми каласың, дип язган бит Лилия. Китеп тә бара микәнни? Бәлки, иртәгә үк китәдер?.. Нигә анысын язмады икән? Сине сорашты дигән бит. Бәлки, ул да мине онытмагандыр? Зәримә, Зәримә, Гали бит синең хакта уйлап, күпме йокысыз төннәр үткәрде. Сиңа күпме хатлар язды. Адресын Лилия аша табыр иде әле, укып карады да, ошатмыйча ертып ташлады, тагын язды, тагын ертты... Сагынуын басар өчен чыгарылыш кичәсендә бөтен класслары белән төшкән фотосүрәтне генә алып карый ул. Бу ярату дигәнең бигрәк серле, бигрәк сәер икән лә. Соң, ун ел буе бер класста укыдылар, ун елда бергә походларга күпме чыктылар, күпме мәртәбәләр район үзәгенә слетларга, смотрларга бардылар, экскурсияларга  йөрделәр, җәмәгать эшләрендә катнаштылар. Ник шунда бер-берсен күрмәде, бер-берсенең күзләренә карамады икән алар?! Бары тик чыгарылыш кичәсендә генә... Болай булды. Ничектер классташлары тантана залына чыгып беткән, Гали класста үзе генә торып калган иде. Өстендә энә-җептән чыккан затлы костюм, кардай ап-ак күлмәк. Тыңлауның ни икәнен белмәгән дулкын-дулкын чәчләре, аны Есенинның үзенә охшатып, кабарып тора. Ә күзләрендә, бөтен килеш-килбәтендә – гүзәл яшьлек дәрте... Мәктәп белән хушлашу, урта мәктәпне тәмамлау турында таныклык алу тантанасы... Болар гына да түгел, егетнең күңелен тагы нәрсәдер алгысыта, йөрәге ярсып-ярсып тибә... Менә-менә ниндидер могҗиза булыр төсле. Шулчак класс ишеге ачылып китте һәм аннан... нечкә билле, сылу гәүдәсенә ап-ак өрфия күлмәк, тыгыз балтырлы матур аякларына биек үкчәле ак туфлиләр кигән классташы Зәримә килеп керде. Коңгырт бөдрә чәчләре иңнәренә таралган. Нәфис колакларында кечкенә генә алтын алка-тамчылар. Бит очлары алланып торган йөзе – кояш, озын керфекләре арасына яшеренгән күзләре – очкын. Ай чибәр дә икән Галидән гел шырык-шырык көлеп йөргән Зәримә! Ничек моңа кадәр Гали аны күрмәгән? Зәримә дә, бу синме, Гали, дигән кыяфәттә аңа берчә гаҗәпләнеп, берчә сокланып, өздереп карап алган иде шул мизгелдә. Ә аннары алар кыңгырау чыңлаган тавышка класстан чыгып йөгерделәр, залга ашыктылар. Шул минуттан Гали күзләре белән залдан тик Зәримәне эзләде, тик аның турында уйлады. Аларның күзләре берничә тапкыр очрашты. Тик Гали дә, Зәримә дә бер-берсен вальс әйләнергә чакырмады. Оялу идеме бу, тартынумы, кем белсен...
Җәй үз мәшәкатьләре, укырга керү матавыклары белән тиз үтте, ни бары өч тапкыр очрашып калды алар. Хикмәт ничә мәртәбә күрешүдәмени?! Шул, чыгарылыш кичәсеннән соң Зәримә бер генә минутка да егетнең күңеленнән чыкмады бит, тик... әлеге шул кыюсызлыгы аркасында кыз янына барырга базнат итмичә йөрде инде егет, ут йотып. Ә көннәр бер-бер артлы үттеләр дә үттеләр.
Һәм менә... Зәримә кайткан! Ике елда үзгәрдеме икән? Үзгәрсә, ни рәвешле, ничек? Тагын да матурланган, чибәрләнгәндер инде. Лилиядән ишетеп, аның  заводта эшләвен, читтән торып институтка укырга керүен белә Гали, белә. Егетнең йөрәге, күкрәген ертып чыгардай булып, ярсып-ярсып тибә, башында мең сорау, куллары чытырдап рульгә ябышкан. Ул урак чоры башланганнан бирле комбайнда. Практикага кайткан малай кисәге дип кенә карамады аңа хуҗалык рәисе Гыйләҗ абыйсы, комбайнчы ярдәмчесе итеп куяр дип уйлаган иде дә, комбайнның кәттәсенә – «Нива»га комбайнчы итеп утыртып куйды. Чөнки дә Гыйләҗ абыйсы аны яхшы белә, Гали теге җәйдә комбайнчы ярдәмчесе булып та эшләгән, үзенә генә дә штурвал артына утырырга туры килгән иде. Мәхәббәт мәсьәләсендә кыюсыз булса да, эшне аны умырып эшли инде Гали. Ана, урып-җыю күрсәткечләре буенча, тәҗрибәле механизаторларның борынына чиртеп, беренче урында бара, ә икенче урында – үткән елларда берсенә дә беренчелекне бирмәгән, мактаулы Нәзир абыйсы.
Шулчак басу читендәге стан янына чакырып, тимергә тимер сугып, чаң кактылар. Бәрәч, эшкә һәм уйларына бирелеп, Гали төшке аш вакыты җитүен дә сизмәгән. Корабыннан төшеп, басу читендәге яшел үлән өстендә кайсы утырып, кайсы сузылып ятып, симез калҗалы тәмле аш ашаучы басу батырларына якынлашуы булды, вагончикка беркетеп куелган «Сугышчан бит»кә күзе төште. Анда эре матур хәрефләр белән:«Кичәге күрсәткечләр буенча беренче урында Гали Мөхәммәтов бара, ә Нәзир Исламов азга гына калыша, икенче урында, – дип язылган иде. Менә Ходайның бирмеше: Зәримәсе кайткан, арыш уруда – тагын беренче! Югыйсә Гали урын өчен эшләми инде анысы, ә шулай да рәхәт. Егет күңеленә мөлдерәмә тулы шатлыгыннан бөтен йөзе белән балкып, Нәсимә апасыннан аш бүлдереп алды.
– Котлыйбыз!
– Маладис егетсең, булдырасың!
– Әйдә, алдынгылыкны бирмә!
Якын күргән игенче агайларының мактау сүзләрен әллә ишетте, әллә ишетмәде, Гали ашын хаптыр-хоптыр капкалады да, комбайны янына чапты.
Нәзир абыйсының:
– Шул хөрәсән малайга беренчелекне бирәмме соң? – дигән сүзләре генә колак очына эленеп калды.
***
Галинең ике күзе һәм тешләре генә елтырап күренә, кояшта янып ком гарәбенә әйләнгән битләренә, кулларына тузан утырган, маңгаеннан туктаусыз аккан тирен җиңе белән сөртеп алган саен би тендә «буразналар» хасил була, аннары тагын тузан куна... Алдында алтын-сары диңгездәй җәйрәп яткан арыш басуын ураган саен урман чите якынайганнан-якыная. Бүген бу басу теземнәргә салынып бетәчәк, Аллаһы боерса, һичшиксез, бетәчәк. Тик Гыйләҗ абыйсы иллә дә таләпчән инде.
– Мин ике әйтмим, арыш бетү белән бодайга, күрше Коркул басуына төшәсез, – дип, ныклап кисәтеп куйды. – Урак беткәч ял итәрсез.
Анысы, Гали авырсынмый эшли ул, комбайнны да ярата, тик... Зәримәне ничек күрергә соң?!. Куллары – рульдә, күзләре – арыш басуында, ә алгысынган, очынган, секунд саен аны, бердәнберен күрү теләге көчәя барган күңеле – Зәримә янында. Ул аны вулкан атылса да, җир тетрәсә дә, таулар ишелсә дә – әллә ни булса да бүген күрергә, ике ел элек әйтә алмаган, ике ел йөрәгендә йөрткән, аңа гына, бары тик аңа гына әйтелергә тиешле сүзләрен, ниһаять, әйтергә тиеш. Ничек итеп әйтер икән? Пышылдап кына, үзенә генәме? Әллә ак каен, юк, туган авыллары, юк, бөтен дөньяга ишетелерлек итепме? Пышылдап та, иҗекләп тә, кычкырып та, җырлап та әйтәчәк, мең тапкыр кабатлаячак ул аны ничек яратуын. Тик күрешсеннәр генә, тик очрашсыннар гына. Ләкин вулкан да атылмый, җир дә тетрәми, таулар да ишелми, кызу урак чоры бара! Һәр аяз көн, һәр аяз сәгать, һәр минут кадерле. Ялан уртасында комбайнын калдырып, ничек авылына кайтып китәр соң ул? Аның сагыну тулышкан җанын, ярату тулы йөрәген кем аңлар?! Җитмәсә, ул урып-җыюда – беренче! Җитмәсә, моңарчы гел макталулардан башы әйләнгән Нәзир абыйсы, хөрәсән малай дип, чәменә тиде. Ни эшләргә? Ни кылырга? Уйла, Гали, уйла, син бүген мотлак Зәримәне күрергә тиешсең. Ул, уйла дип, башына фәрман биргәндәй, кулы белән каты гына чигәсенә кагылып алды. Йөрәге түреннән актарылып чыккан тирән сагыну хисе җыр булып егетне моңландырды.
Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны...
Комбайны алдындагы менә-менә теземгә егыласы тук башаклы арышлар аның хәлен аңлагандай көй агышына әкрен генгә тибрәлеп, елмайгандай төсле. Алар аны аңлый. Ә эшен, комбайнын ташлап китсә, кешеләр, Гыйләҗ абыйсы аңлармы? Ни эшләргә? Ни кылырга? Намусы, намусы нәрсә әйтер? Аңа бит комбайн кадәр комбайнны ышанып тапшырдылар. Ичмасам, ягулыгы да күп, иртән генә җитәрлек итеп салган иде шул. Булмаса, ягулык юк, эшләп булмыйны сәбәп итеп, ягулык машинасы килгәнен көтеп алалмадым дип, авылына кайтыр да китәр иде. Утырып кына җилдерергә машинасы юк инде юклыкка. Атлап-йөгереп булса да үтәр иде әле 17 чакрым араны. Нишләргә? Ни кылырга? Шунда башына дуамал бер уй килде: комбайнны ватарга, сафтан чыгарырга, эшләмәслек итәргә. Арыш басуын гына урып бетерергә дә... Иртәгә, төнлә нигә эшләмәдең дип сорасалар, җавап әзер – комбайн ватылды и бетте-китте.
Гали тагын да тырышыбрак эшли башлады.Сәгать җиденчеләр киткән икән инде. Ә аның әле калган кишәрлеген урып бетерәсе, ни рәвешледер комбайнын ватасы, йөгерә-атлый авылына кайтып җитәсе, мунча юынып, киемнәрен алыштырасы бар... Вәт хәлләр.
 
***
Караңгы төшеп күз бәйләнгәндә генә арыш басуын урып бетте Гали. Инде комбайнын ватса да була. Нык та кирәкми, иртәгә бит тагы штурвал артына утырасы. Тик... әллә ничек бит әле. Моңарчы малай чактан ватык велосипед та, мотоцикл да төзәтте, әтисенең запараен да бер сүтте, бер җыйды, атасы үзен бәләкәйдән, минем механик улым, дип кенә йөртте. Ә хәзер сәгать кебек төгәл эшләгән, җырлап кына торган, Гыйләҗ абыйсы ышандып тапшырган, үзен беренче урынга чыгарган корыч атын, җан дустын үз куллары белән ватсынмы? Каян килде диген бу уй башына? Бункерына таш-фәлән тыгылып үзе дә ватылмый бит ичмасам?!
Ни чарадан бичара егет, комбайнын сүндереп, басу читенә чыгып утырды. Юк, юк, кул күтәреп ваталмый, ваталмый ул комбайнны, намусы кушмый. Бәлки, Зәримә иртәгә китмәс, бәлки, иртәгә берәр әмәлен табар, бәлки... Башы каткан Гали, җанына урын табалмыйча, әкрен генә җырлап җибәрде:
Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны...
Шунда... могҗиза булды – кемдер аның җырына кушылды:
Айны болытлар капласа,
Табарсың микән юлны...
Кыз кеше җырлый? Нинди моңлы, нинди матур тавыш?! Гали сикереп торды, җыр ишетелгән якка борылды һәм... Аны күрде. Ерак түгел туктаган машина ягыннан аңа таба өстенә ап-ак күлмәк, аягына биек үкчәле ак туфли кигән Зәримә килә иде! Гали дә аңа таба атлады һәм... туктап калды. Абау! Ул бигрәк ямьсез ич! Тешләре генә елтырап күренә... Өсте-башы сөйгән кызына күренерлекме соң! Адәм ыстырамы. Әмма Зәримәгә аның өсте-башының  ниндилеге барыбер иде шикелле. Ул ап-ак кулларын Галинең тузанга, майга батып беткән, кытыршы кулларына сузды, ә үзе аларның мәхәббәт җырын дәвам итте:
Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны...
***
...Басу читендәге урман, машина ышыгына поскан Әмир белән Лилиянең мәхәббәт сүзләрен тыңлап, әкрен генә җилдә шаулады.
...Әле һаман Коркул басуына Галинең килеп җитмәвенә шатланып, Нәзир агай бодай уруын белде. Хөрәсән малай, сиңамы соң миңа җитәргә дип, үзалдына бер масайды, бер мактанды.
...Сөйгәне белән очрашудан канатлар куелган Гали, дуслары белән Зәримә кайтып киткәч тә, бодай басуына күчеп, эшләде дә эшләде. Күктә йолдызлар бер-бер артлы сүнеп, таң атканда гына, кабинасында башына терәп бик аз гына черем итеп алды.
...Төшке аш вакытында «Сугышчан бит»тән укып, Нәзир агайның – беренче, ә Галинең икенче урында баруын белделәр. Беренче булып килгәндә берни белдермәгән Галинең «Урра!» дип кычкыруына гына беркадәр гаҗәпләнде алар. Ә ул шат елмаеп, Нәзир агасының кулын кысты:
– Булдырасың, Нәзир абый, маладчина!
...Ә «Мин сине яратам» сүзен Зәримәсенә тагы әйтәлмәде Гали. Нигә? Болай да аңлашыла ич. Алар бер-берсен ярата!
 

Зәйфә САЛИХОВА

 

Фото: https://pixabay.com


 

 

Комментарийлар