Дөнья – куласа (хикәя)
Отпускасының беренче көнендә үк авылга кайтып төште Айсылу.
Шәһәр шау-шуы тәмам ялыктырды үзен. Ярый, баш мөхәррир:«Ял һәм отпуск турында онытыгыз, кызлар. Бүрене аягы туйдырган кебек, журналистны да аягы туйдыра, – димәде бу юлы, – илһамланып, яңа көч-дәрт алып кил, яхшы ял ит», – дип калды.
Һай, сагындырган да соң туган авылкае! Тыкрыкта яланаяк йөгереп үскән бәпкә үләннәренә хәтле төшләренә кереп йөдәтә бит. Хәзер алар тыкрыкларга гына түгел, капка төпләренә дә хуҗа булып алганнар. Элеккеге кебек урам тутырып уйнаган балалар юк авылда. Күңел ачыйм дисәң, клубы ябык. Хәер, Айсылуга аның кирәге юк. Авыл һавасына сусап, чишмә суы эчеп хозурланырга кайтты.
Алдан шалтыратып әйтмәсә дә, кайдан белгән диген, әнисе өеп тәбикмәген, авыз суларын китереп торган кабартмасын пешереп куйган. Өйгә бәлеш исе таралган (газ кертсәләр дә, сүттермәде мичен). Газ өстендә аш кайный. Әтисе мунча булдырып йөри.
– Кайтырымны алдан хәбәр итмәдем,әнием, ә мондагы сый-хөрмәт! – Айсылу әнисен кочаклап алды, – кичә кич телефоннан сөйләшкәндә дә ләм-мим авыз ачмадым бит, югыйсә.
– Һи, ана күңеле сизми каламы соң? – дип көлде Хәдичә апа серле елмаеп. Синең кесә телефоның нәрсә, аяклы телефоннар әйбәтрәк эшли бит. Йә, кемгә әйттең иртәгәдән отпуск дип?
Айсылу бераз уйланып торды, келт итеп, кичәге очрашу исенә төште.
– Ә-ә, аңладым, Гөлнара! – Сыйныфташын кибеттә күрде Айсылу. Сәүдә үзәгендә ике көн эшләп, ике көн ял итә ул. Айсылу кебек сирәк кайтмый авылга. Ике көннең берендә кайта да җитә.
– Соң, махсус килеп әйтмәгәндер бит?
– Юк ла, кичә кибеткә барган идем. Аның җиңгәсе эшли анда. Шунда күрдем. «Журналист кайта, Хәдичә апа, берүк яхшы каршы ал үзен. Ату безнең авылны мактап язмас», – диде.
– Ну бу Гөлнараның телен. Бәләкәйдән шулай шаяртып сөйләшергә яратты. Менә сиңа аяклы телефон!
Әтисе өйдә озак юанмады. Кызының аркасыннан шапылдатып сөйде дә, урманына чыгып китте. Гомер буе урманчы булып эшләгән Сабит абый өйдә озак юанырга яратмый шул.
– Әтине әйтәм, пенсиядә дә тыныч кына ятмый. Һаман шул урман. – Айсылу тәрәзәдән әтисен күзе белән озатып калды.
– И, кызым, әйтмә дә инде син аны. Шул урман дип яна йөрәге. Соңгы арада бигрәк ныклап тотындылар урманга. Олы-олы «Камаз»лар белән ташыйлар агачны. Элек болай ук кыланмыйлар иде ди. Рөхсәтсез-нисез кисәләр бит. Йә, инде, һаман үземнекен сөйлим тагын.
Хәдичә апа кайнар шулпа чыгарды.
– Сөйләп җибәр. Эшләр ничек бара? Язмаларыңны укып сөенәбез. Хак яза кызың, диләр авылдашлар да. Дөрес эшлисең, кызым, туры юлдан бар. Туры юлдан барган, адашмый ул.
– Минем эшләрне гәзиттән укып белеп барасыз бит инде. Авылда нинди яңалыклар? – диде Айсылу, кайнар шулпаны өрә-өрә.
– Әллә ни сөйләрлек яңалык юк инде, кызым. Быел менә мәктәпне дә яптылар. Янәсе, бала саны аз. Көн дә шул машинага төяп алып китәләр дә, шулай ук алып кайталар тагын. Ул йөреп укуның нинди бәрәкәте булсын соң. Үзеңнең авылыңда шундый яхшы мәктәп була торып. Алайса, нигә төзеткәннәр расхудланып, шаклар катам. Әллә нишләде бу дөньясы. Өченче көн, әтәңә ияреп, урманга төшкән идем. Элек басу тулып үскән бодай урынында чүп үләне үсә. Әнә шул, колхозны бетереп кенә очладылар. Күкрәп иген үсәсе җирдә шайтан таягы чәчәк атсын инде. Өстәвенә, көн-төн, авылның социаль үсеше дип, ниндидер программалар кабул итәләр. Аңламыйм шул югарыда утырганнарны. Авылны яшәтәсең килсә, мәктәпне бетермә, яшьләргә эш бир, мал үрчет, иген чәч. Ә монда мәктәп ябып, авылга яшьләрне чакыралар. Мәктәп ябу – авылны бетерү, дигән сүз бит. Әнә, күпме яшь гаилә шәһәргә күчте хәзер. Анда күчкәч, үзең беләсең, тел дә, гореф-гадәтләр дә башкача, кызым.
– Әнисе сөйләгәннәрне бүлдерми генә тыңлады Айсылу. Тел төбеннән үзеннән нәрсә көткәнен дә аңлады. Эһ! Гәзиткә хакыйкатьне язып кына дөрес якка борып җибәреп булса икән тормыш арбасын.
– Һи, һаман үземнекен тукыйм. Бетмәс монда моң-зарлар. Аша әле, кызым, кайнар килеш аша. Юлда ачыктыра да, арыта да бит. Юл газабы, гүр газабы дип, белми әйтмәгәннәрдер борынгылар.
Хәдичә апа бер алдына,биш артына төште кызының.
– Әни, ә Зөһрә апа ни хәлдә? Керәме, күренәме ул?
Айсылу кечкенәдән яратты күрше апасын.
– Күренә, күренә, кызым. Әле кунагы да бар.Өченче ел инде үзләре ягыннан бергә укыган иптәше килә. Сания исемле. Берәр ай торып китә шулай җәйләрен. И-и, аның язмышкаен да инде. Бөркөнне үзе сөйләде. Икесе ике төрле, ә үзләре дус тагын. Син, кызым, сөйләт әле аннан. Чынлап әйтәм, тәки берәр нәрсә язарсың.
– Ярый, әни, карарбыз. Мин бу юлы ял итәм дип кенә кайттым. Кереп чыгармын әле яннарына. Бик күрәсем килә Зөһрә апаны.
Күрше-күләнгә дә күчтәнәчен, бүләкләрен алып кайтты Айсылу. Шуларны тапшырасы булыр. Зөһрә апаның кече кызы Алия белән бергә уйнап үстеләр, бер сыйныфта укыдылар. Әллә шуңа да якын Зөһрә апасы.
– Әй¸онытып торам ләбаса. Кызым, коръән укытып алыйк әле без. Сугымнар суйгач та укыта алмадым бит, шул әтиегезнең чирләп китүе аркасында калды да калды. Нигезгә коръән кермәгән быел. Дәү әниләреңнең дә рухы шатланыр.
– Биш куллап,әнием.
Бик озак сөйләштеләр әнисе белән Айсылу. Ахырда, Хәдичә апа сорамыйча калмады:
– Кайчан башлы-күзле булырсың икән, кызым. Үзебез исән чакта, никахлар укытып, туйлар үткәрәсе иде бит.
– Айсылу елмаеп куйды. – Нәрсә турында сөйләшсәләр дә, ахыры менә шулайрак тәмамлана.
– Син теләгән ак атта акыллы татар егете килеп алмый бит. Үзең башка милләт булмасын дисең.
– Анысы шулай инде. Кияүгә чыгу мәкалә язу гына түгел, берүк ялгыша күрмә, балакаем. Әле вакыты җитмәгәндер, Ходай кушмыйдыр. Бу дөньяда Ходай кушмаса, агачтан яфрак төшмәс, йон да селкенмәс, диләр бит. Бар, бераз ятып тор, булмаса. Табынга да кагылма, үзем җыям. Җомга көнгә ашка әзерләнербез. Йөреп чыгарсың һәммәсенә. Зөһрә апаңнарга да дәшәсе.
Верандага чыгып, йомшак ап-ак түшәккә яткач, үзенең балачагына кайткандай булды Айсылу. Өйдә әнисенең аяк очларына гына басып йөргәне ишетелеп тора. Ишегалдында тавык кытнаганы, үрдәкләр бакылдаганы ниндидер серле авыл көен хәтерләтә. Менә кайда ул оҗмах почмагы! Дус кызлары белән дә дә шушы верандада серләшә иде Айсылу. Алия куна керсә, төне буе сөйләшер сүзләре бетми иде. Алия еш керде. Әтиләре бик холыксыз булды аларның. Ә менә әниләрен акылдан кибән койган, диләр иде авыл халкы. Гомер буе табиб булып эшләде. Авылларыннан 20 чакрым ераклыктагы район үзәк дәваханәсенә йөрде. Яхшы белгеч буларак, башкалага да чакыртканнар дип сөйләгәннәрен хәтерли Айсылу. Юк, шул эчкече ирен саклап, беркая да китмәде үзе. Чибәрлеге, зифа буй-сыны белән килен булып төшкән көнне үк һәммә кешене сокландырган Зөһрә апа, соңрак үзенең күркәм холкы, тыйнаклыгы, эшчәнлеге белән хөрмәт яулады. Тик ире генә кадерен белмәде. Ул кыйналулар, нахакка сүз ишетүләр, төнлә куып чыгаргач, кунар урын эзләүләр – берсе дә калмады.
– Аерыл да, кайтып кит үз ягыңа,Зөһрә, илдә чыпчык үлми. Син дә бер генә яшисең бит. Ул ерткыч иреңнең поты бер тиен, – дигән иде әнисе берчак.
– Юк инде, Хәдичәкәем. Төшкән җирендә таш була килен кеше. Өч баламны ятим, әтисез үстеримме? Эчмәгәндә, яхшы кеше бит безнең Хафиз, – дип җаваплады ул.
Хатынының эштән арып кайтуына эчеп-исереп торса да, түр башыннан төшмәде Хафиз абый. Бервакыт кичке аш алдыннан аларга керергә туры килде Айсылуга. Өстәл тирәли әйләнеп утырдылар. Хафиз абыйны кемдер урамга чакырып чыгарды. Озак кына торып керде ул. Зөһрә апа да, балалары да ул кермичә ризыкка үрелмәде. «Әтиегез, йоклый, әтиегез авырый, тавышланмагыз!» – дип тукып кына торды. Авыр сүз әйтмәде, балалары белән өй эшен эшләргә дә, оекбаш- бияләйләрен бәйләргә дә вакыт тапты. Җәен печәнне балалары белән үзе әзерләде, ишегалды тутырып, малын асрады. Бөтен халык соклана иде аңа. Хафиз абыйны эчүеннән арындырырга нык тырышты. Тик, ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керәме соң? Әллә ничә тапкыр үлемнән алып калды. Тик чираттагы туктамый эчүе Хафиз абыйны бөтенләйгә алып китте. Күпме кеше сорап килде, башкача кияүгә чыкмады. Өч баласына да югары белем бирде. Инде хаклы ялда булуына карамастан, авылдашларына һәрчак ярдәм күрсәтеп тора. Балалары да акыллы. Олысы шәһәрдә инженер, уртанчысы Себердә геолог, кечесе – Айсылуның балачак дусты – табибә, чит илдә эшли. Кадер-хөрмәттә яши Зөһрә апа. «Яшьлегем бик авырлык белән үтсә дә, картлыгыма шөкер, Хәдичәкәем», – дигәнен Айсылуның үзенең дә ишеткәне булды.
Икенче көнне Айсылу иң беренче эш итеп Зөһрә апаларына кереп чыгарга булды. Кичә әнисе әйткәннәрне дә күңеленә салып куйган иде. Кем белә: кеше күңеле кара урман. Әнисенә сөйләсә дә, Айсылуга ачылып китмәскә мөмкин бит кунак апа. Капканы ачу белән чәчәкләр патшалыгына килеп кергәндәй хис итте үзен. Күрше апасы ишегалдын тутырып чәчәкләр утырткан. Уң як эскәмиядә таныш түгел апа утыра.
– Исәнмесез, – диде Айсылу, кычкырып.
– Саумысыз, – дип җавап бирде апа.
– Зөһрә апа өйдәме?
– Зөһрә апаңны яңа гына алып киттеләр машина белән. Кемдер авырган ди. Нинди йомыш иде, иркәм?
– Йомышым: сезнең икегезне дә җомга көнне сәгать бергә ашка чакыру, коръән укытабыз.
– Рәхмәт, иркәм, йөргән аягың саваплы булсын. Тик сине танымыйм бит әле.
– Күрше кызы Айсылу мин,Хәдичә кызы.
– Ә, аңладым. Хәдичәнең гәзиттә эшләгән кызы, алайса. Кайчан кайттың, иркәм? – апаның дулкынлануы йөзенә чыкты.
– Кичә.
– Ашыкмасаң, бераз утыр әле,иркәм. Сиңа әйтер сүзем бар минем.
«Әһә, әллә үзе сөйләмәкче инде. Ничек кылларын тарттырып карармын дип баш вата идем», – дип уйлап куйды Айсылу. Аның янына эскәмиягә килеп утырды.
– Матур чәчәкләр! Зөһрә апа гел матурлыкка омтылды.
Айсылу соклануын яшермәде.
– Зөһрә апаңның гомер буе күңеле дә матур булды,иркәм. Бернинди авырлык та, язмыш сынаулары да аны каралта алмады.
Икесе дә чәчәкләргә карап, тынып калдылар. Ниһаять, кунак апа телгә килде:
– Сине бик мактап сөйли Зөһрә. Гел дөресен генә яза, ди. Мин үзем ул язу-сызуның нәрсә икәнен белмим. Белсәм, үземнең тормыш юлымны бик тәфсилләп язар идем. Минем язмышымны, хаталарымны кабатламасын иде калганнар.
Сания авыр көрсенде.
– Апа, сөйлисегез килсә, мин сезне тыңлыйм, – диде Айсылу.
Сания карашын чәчәкләр түтәленә күчерде.
– Тыңла, иркәм, инде күптәннән тәүбә итсәм дә, сезнең кебек берәр гәзит кешесенә сөйлисем килә иде боларны...
Бай, матур гаиләдә үсте Сания. Әнисе – кибет мөдире, әтисе – колхоз рәисе. Юклыкның нәрсә, эшнең нәрсә икәнен белмәде. Үзеннән алда туган ике абыйсы күбәләк кебек сеңелләрен күтәреп кенә йөрттеләр. Яшь аермалары шактый булганлыктан, йорт, хуҗалык эшләре дә алар өстендә булды. Артык иркә, кыланчык кызны укытучылар да очындырып кына торды. Ни дисәң дә, дөнья алар кулында: киемгә, азык-төлеккә кытлык заман. Кемнән сорыйсың, кибет мөдиреннән сорамый? Мал азыгы, башка кирәк-ярагы да чыгып кына тора. Рәис белән мөнәсәбәтләр яхшы икән, юк әйбер дә бик тиз табыла. Җил-яңгыр күрми үскән кыз медицина институтында да әллә ни баш ватмады. Бирә алмаган имтиханнарын, зачетларын бирдерә торган терәге ныклы иде. Тәкәбберлек чиктән ашты. Үзенә файдасы тимәгән, гади кешеләр белән сөйләшеп тормады. Уку «җиңел» бирелгәч, күңел ачарга вакыты күп калды. Иптәшләре төн йокламый дәрескә әзерләнгәндә, Сания төнге клубларда булды. Моның нәтиҗәсе озак көттермәде: авырга узды. Кемнән икәнен дә аңламады үзе. Эшне бик кызу тоттылар: гаилә җыелышында киңәштеләр дә, тимерне кызуында суктылар. Хәлле генә берәү белән никах та укытып куйдылар. Тимер кызуында сугылса да, теләгән форманы алмаска мөмкин шул. Никах озын гомерле булып чыкмады, аерылыштылар. Әти-әнисе ярдәме белән укуын тәмамлап, кулына диплом алды Сания. Улы гына бик еш әти таптырды. Бай хәллене тиз таба, күрә бит. Әшнәлек барын да җайга сала. Баш табибның карт улына кияүгә бирделәр Санияне. Тормыш җайланды. Бала ияртеп килдем дип, артык кыенсынмады. Җае чыкканда, ире өстеннән йөри торды. Ялгыш аерылып куймагае дип, бер кыз бүләк итте үзенә. Ике яктан дә хәлле кода-кодагый җиңел генә фатирын да юнәтте, затлы машиналарны да бер-бер артлы алыштырып кына тордылар. Җае чыкканда, һәркемнән акча сыгу терапевт Саниянең төп эш ысулына әверелде. Белеме әлләни булмаса да, биатасы кул астында эшләгән киленгә берәүнең дә теше үтмәде. Үзен дөнья тоткасы дип хис иткән Сания эре чиерттерде. Мескен киенгән авыл кешеләрен җирәнеп кенә кабул итте. «Шулай яшәргә кирәк!»тән башканы белмәгән хатын балаларының начар юлга басканын сизми калды. Байлык күзен генә түгел, аңын да томалаган иде аның. Әле ярый ире сабыр – хатынының хыянәтен кичерде, үги улының да «кара эшен» җайга салды. Югыйсә, сугышып, кеше үтергән малаен утыртып куярга да күп сорамаслар иде. Олыгаеп барган Сания беренче тапкыр курку хисен татыды. Бар да җайланган кебек булды. Тик рәхмәт белән ләгънәт бер җирдә ятмый шул. Улы, ике сабыен ятим калдырып, бауга менде. Кайгының ни икәнен белмәгән хатынның чәчләре агарды. Улы артыннан күп тә тормый ире йөрәк өянәгеннән үлеп китте. «Кеше рәнҗеше, каргышы белән ерак китеп булмый», – диештеләр аларны якын белгәннәр. Сания сер бирмәде. Артык горур иде шул ул. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, кызы ирдән аерылып кайтты. Ике генә яше тулган оныгының бөерләреннән чир таптылар. Саниянең хәрамнан кергән акчалары файда китермәде: кыйбатлы даруларга кереп китеп барды.
Баланы матди яктан гына тәэмин итүне тәрбияләү дип уйлаган Сания, үзенең хатасын бик соңлап, Зөһрә белән аралаша башлагач кына аңлады. Ә күп еллар элек, ирен башкалага дәваларга алып килгәч, ачыктан-ачык көлгән иде аннан Сания. «Ни эшләп ятасың ул караңгы авылда алкаш ир белән. Көтү көтеп, утын кисеп кенә әллә кем була алмаслар балаларың да, кил бире, эшкә урнаштырырмын», – дигән иде. Зөһрәнең нәрсә дип әйткәнен әле дә хәтерли Сания. «Бөтен кеше дә укып галим булмый, һәркемнең үз урыны. Мин авылдан беркая да китәргә теләмим. Ә балаларга килгәндә, башлары үзләрендә, теләсәләр, укырлар, тик чын кеше булып үсә күрсеннәр».
«Һи, синең ул кешелегең кемгә кирәк соң?»
Зөһрәнең мескенләнмәгәненә ачуы кабарды. Ул исә артык сүз куертмады. «Минем үзем өчен, аларның үзләре өчен кирәк», – дип, башын югары тотып китеп барды.
Айсылу тын алырга да куркып тыңлады кунак апаны. Сания, яшьле күзләрен кулы белән сөртеп, Айсылуга карады.
– Хатын-кызның бәхете, иркәм, яхшы ире, тәрбияле балалары булуда. Мин иремнең кадерен белмәдем, балаларымны да тиешле тәрбия кылмадым. Ни чәчсәң, шуны урасың бит. Тормыш дилбегәсе минем кулдан китмәс кебек иде. Дөньяның артына тибеп яшим дидем, юк, иркәм, булмый, ул синекенә тибә икән. Рәнҗеш алмасам, бераз гына булса да яхшылык эшләсәм, бәлки, минем дә тормышым икенче төрлерәк булыр иде. Хәләл ризык ашап үскән бала гына миһербанлы була икән. Яшьлек ничек тә үтә, иркәм, менә картлыкта җаның тыныч булса икән. Эһ! Терсәк якын – тешләп булмый!
Сания апа тынып калды. Ә Айсылу, әле генә ишеткәннәреннән таң калып, чәчәкләр түтәленә төбәлде. Зөһрә апаның күз явын алырлык чәчәкләреннән хуш ис бөркелә иде...
Гөлназ ГАФАРОВА
Фото: https://pixabay.com/
«Мәйдан» №10, 2020 ел.
Комментарийлар