Логотип «Мәйдан» журналы

Чын дәфтәр

Хикәя.

Койма буенда зәңгәр тышлы дәфтәр аунап ята. Көзге ачы җил, кемгәдер ачу иткәндәй, фырылдатып, аның битләрен актара.
Кулыма алып, ачып карыйм. Әле пычранып та өлгермәгән. Бер хатасыз, җепкә тезгән төймә кебек тигез, матур язулы бу дәфтәр хуҗасының тырыш, пөхтә укучы булуы турында кычкырып тора. Тик беренче битнең азагында соңгы ике юл гына яңгыр суы тиеп бераз буялган. Кы­зыл кара белән укытучы куйган «биш»ле билгесе кып-кызыл булып җәелеп киткән.
Икенче бите исә яртылаш кына язылган. Әлеге укучы, үзенең ниндидер ялгышын күреп, эшли башлаган эшен аркылы-торкылы сызгалаган да дәфтәрен урамга, җилләр иркенә ташлап калдырган.
Ә ваемсыз җилгә нәрсә аңа! Бар эше тузгыту да очырту. «Кагылма, бир үземә, ул минем уенчык» дигәндәй, дәфтәрне йолыккалый. Очыртып алып китмәкче, аунатып-тәгәрәтеп уйнамакчы була.
Әмма аны ташлап калдырырга минем кулым бармый. Шуңа карагач, ничектер уйларым ерак елларга, үзебезнең бала чакларга китеп бара. Әлегедәй сытык чырайлы көзге көн. Күктә салынкы соры болытлар агыла. Юлбасар җил урман читендәге куакларның соңгы яфракларын талап йөри, игене урылган арыш кырындагы камылларда сызгыра.
Без – бер төркем мәктәп балалары – ана казга ияргән бәбкәләр кебек, укытучы апабыз белән басуда чүпләнәбез, коелып калган башакларны җыябыз.
– Карагыз әле, малайлар, өчебезнекен кушсак, бер бөтен ипилек булыр бит, ә? – ди Өлфәт, кулындагы капчыкны селеккәләп. – Бер ипи өч солдатка көн буе ашарга җитә инде ул.
– Җитте ди, җитми ни! – дип каршы төшә аңа Миңза­­­һит. – Шушындый көндә салкын окопта ятып кара әле син!
Без – туганнан бирле кендегебез береккән өч малай – күшегеп күп-күмгәк булган кулларыбызны бишмәт җиңенә тыгып җылыткандай итәбез дә тагын чүпләнә башлыйбыз.
Бераздан Өлфәт тагын башын күтәрә:
– И-их, малайлар, өченче көн әни арыш ярмасыннан үрә пешергәние. Тәме хәзер дә теш төбендә тора, – дип пышылдый ул, сер сөйләгәндәй итеп. – Мин әзрәген кесәгә җыйдым әле. Сез дә салыгыз.
– Тиле булма! – дип, күзенең агы белән карый аңа Миңзаһит. – Әнә кызларныкы ярты капчык була язган. Синеке болай да чирек кенә.
Өлфәт, яклаучы эзләп, миңа борыла:
– Әйт әле шуңа бер сүз, Хәлим! Бүген иртән дә ашамаган...
Мин нәрсә әйтергә белми аптырап торам... Ә Миңзаһит тагын үтемле сүз таба:
– Фронтта солдатларга ипи өләшкәндә безнең әтиләргә җитми калса?!
Бу сүзләрдән Өлфәт ничектер кинәт бөрешеп калгандай була. Бишмәт кесәсендәге башакларны ашыга-ашыга капчыгына бушата.
Шулчак укытучы апабыз безне үз янына чакырып кул изи.
– Ярый, балалар, бүгенгә җитеп торыр. Бик тырышып эшләдегез, рәхмәт сезгә! – ди ул, барыбыз да җыелып беткәч. Аннары һәрберебезне күздән кичерә дә ничектер сәер генә итеп өстәп куя: – Рәхмәт сезгә! Күпме ашлыкны коткарып калдыгыз. Бик арыгансыз да бугай. Җыйган башакларыгызны түкми-чәчми өегезгә алып кайтыгыз. Әниләрегезгә бер файдагыз булыр...
Күшеккән бәбкәләр төркеменә шунда ук җан керә. Без дәррәү ура кычкырабыз. Җир дымыннан бүртенгән тук башаклы капчыкларыбыз, шактый саллы булса да, җиңел генә иңсәләребезгә чөелә.
– Тукта, тукта, ашыкмагыз әле шулхәтле! – дип көлә апабыз. – Әйтеп бетергәнне көтегез... Иртәгә диктант. Әйбәтрәк кәгазь табарга тырышыгыз.
– Минем бер табак чип-чиста кәгазем бар. Сарман базарында әнигә сагыз төреп биргәннәр, – дип мактанып куя бер кыз.
– Әйе, синеке булгач та...
– Минем иске китаптан ясалган дәфтәрем дә тулды...
– Безгә быел район гәҗите дә килми...
Укытучы апабыз безгә карап-карап тора да көрсенеп куя.
– Беләм инде, балалар, беләм. Берәр җаен табарга кирәк. Әнә избачның шкаф пыялалары ватылган. Китаплар идәндә аунап ята. Кайтышлый авыл Советына – Мәгъмүрә апа янына кереп чыгармын. Ул каршы килмәсә, искерәк китапларны алып кайтырбыз да, бүлешеп, чиста битләреннән үзегезгә дәфтәр тегәрсез.
Апабыз әйткән әлеге китапларны без икенче көнне үк барып алдык.
Кызганыч, бик кызганыч иде безгә китапларны тураклау. Нишлисең бит. Сугыш мәҗбүр итте. Сугыш безне, суга корым болгатып, кара сыман нәрсә юнәтергә дә, борынгы бабайлар үрнәгендә каурый каләм ясарга да, китап юллары арасына диктант язарга да өйрәтте. Ләкин аның китабы да исәпсез-сансыз түгел иде шул. Язга минем бары тик бер китабым, күз карасы кебек сакланган бердәнбер китабым калды. Ул да булса «Мең дә бер кичә» әкиятләре иде.
Менә инде аңа да чират җитте... Шүрлектән алып килеп алдыма куеп утырдым... Җитмәсә, эч пошканда ачу китереп, дүрт яшьлек сеңлем Фатыйма теңкәгә тия.
– Абый! Тәтәй абый! Галәветдинне калыйм әле, – дип ялагайланып, янымда бөтерелә.
Үзем дә кискәләргә ашыкмыйм. Тагын бер генә көнгә булса да сузасым, кичектерәсем килә...
Шулчак ачык тәрәзәдән Миңзаһит башы күренә:
– Хәлим! Ишеттеңме әле, Өлфәтнең әтисе кайткан. Өлфәткә чын дәфтәр алып кайткан. Егерме дүрт битле!
Әни эшкә киткәндә безне өстән бикләп киткән. Шуңа күрә тәрәзә аша сикерәм. Фатыйманы күтәреп алам. Урам буйлап Өлфәтләргә йөгерәбез. Ишектән керә керешкә, Өлфәтнең җиңеннән тартам:
– Күрсәт әле, малай!
Ни турында сүз барганын Өлфәт шунда ук төшенә. Чөйдә эленеп торган киндер букчасыннан әлеге дәфтәрне тартып чыгара. Инде газета кәгазе белән тышлап куярга да өлгергән. Дөрестән дә, чын дәфтәр! Ялтырап торган кәгазьле, егерме дүрт битле фабричный дәфтәр!
– Нишләтәсең инде син моны? Ана теленә тотасыңмы, арифметикагамы? – дип сорыйм.
– Арифметиканы гәҗит читенә дә эшләп була, – ди Өлфәт. – Ана теленә башлармын инде.
– Икегә бүләргә була, – ди Миңзаһит.
– Әйе, боздылар ди шундый дәфтәрне, – дим мин. – Бүлгәләмичә дә була бит. Беренче биттән ана телен, уртадан рус телен башлыйсың...
Без шулай бәхәсләшеп торган арада, култык таякларын тукылдатып, Өлфәтнең әтисе Җәмил абзый кайтып керә.
– Һа! Улымның дуслары килгәнмени? Таныйм бит мин сезне, таныйм! Карале ничек үсеп җиткәннәр... Әнисе, ни... ничегрәк анда синең?
Ул, чаршау артына кереп, тиз генә әйләнеп чыга да безнең кулларга берәр прәннек тоттыра. Без аны шунда ук кесәгә шудырабыз. Ә Фатыйма... прәннекне әйләндереп-әйләндереп карый да идәнгә чүгәләп утыра... Тәгәрмәч итеп прәннекне идән сайгагы буйлап арлы-бирле тәгәрәтә башлый.
Аны искәреп торган Җәмил абый, өстенә салкын су койгандай, кинәт калтыранып куя:
– Әй сабый, сабый! Прәннекнең ни икәнен белми ләбаса!.. Уенчык түгел ул, кызым, прәннек ул. Аша син аны, аша, балакай!
Ул тагын бер уч прәннек алып чыгып безгә өләшә дә кинәт кенә борыла, ашыга-ашыга ишектән чыгып китә.
Без чыкканда, ул урам якта капка баганасына сөялеп тора иде... Авыл урамы мәет чыккан йорт кебек буп-буш. Җимерек коймалар, сугыштан гарипләнеп, култык таягына таянып кайткан солдатлар кебек, як-яктан терәүле йортлар...
– Сез, балалар, түзегез бераз, – ди Җәмил абый. – Озак калмады инде. Тәгәри башлады фашист. Менә тиздән, немецны җиңеп, әтиләрегез белән бергәләп кайтырбыз. Сезгә прәннекләр, кәнфитләр төяп, күчтәнәчләр белән кайтырбыз.
Җәмил абзый ике атнадан тагын китеп барды. Ул алып кайткан дәфтәрне Өлфәт бу уку елында башламады.
– Быел күп калмады инде, дүртенчедә башлармын, – дип, ераккарак җыеп куйды. 
Ләкин алдагы елда да, төрле сылтаулар табып, һаман суза килде.
– Беренче чирек елның башы гына. Яңа ел җитсен әле, – диде. Аннары язны, аннан тагын көзне көтте.
Шул көздә Миңзаһит әтисенең үлү хәбәре килде. Ул көнне без, өчәүләп, бик озак безнең баскычта утырдык. Дустыбызның күңелен юатырлык сүз таба алмый озак җәфаландык.
Шунда Өлфәт, нәрсәдер исенә төшергәндәй, тиз генә урыныннан торды да капкадан чыгып китте. Озак та үтми әйләнеп тә керде. Әтисе алып кайткан, моңарчы алтын хәзинәдәй саклаган әлеге дәфтәре аның кулында иде.
– Мә, Миңзаһит, үзеңә үк булсын...
– Кирәкми, малай... – дип, башын читкә борды Миңза­һит. – Үзеңә дә берәү генә бит.
– Курыкма, ал... Әтинең хаты килде. Миңа тагын шундый ук дәфтәр... егерме дәфтәр җибәрәм, дигән...
Без Миңзаһитны бергәләп озатып куйдык.
– Карале, Өлфәт малай, әтиеңнең посылкасы килгәч миңа да бер дәфтәр бирерсең инде! – дидем мин, өйгә кайтып барганда.
Өлфәт, миңа карамыйча гына, авыр сулап куйды:
– Әй, Хәлим, юри генә әйттем бит мин. Ике ай инде әтидән хәбәр-хәтер юк...
Һәм бөтенләй булмады да... Өлфәтнең әтисе хәбәрсез югалды. Минеке дә әйләнеп кайта алмады...
Урам читендә аунап яткан әлеге дәфтәрне алып карагач, никтер, әлеге вакыйгалар исемә төште. Дәфтәрнең тышлыгына күз салдым, «Гатин Фәритнең татар теленнән өйгә эш дәфтәре» дип язылган. Карасана! Өлфәт малаеныкы икән бит. Бәлки... бәлки, ул аны ялгыш кына төшереп калдыргандыр...
Мин дәфтәрне кулыма тоткан килеш, ашыга-ашыга Өлфәтләргә таба атладым.

 

Габделхәй САБИТОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

 

Комментарийлар