Логотип «Мәйдан» журналы

Чуар тавык

Әнисә апа төнлә йоклый алмады.

Иртәнге намазын укыгач, оныгына тәмле боткасын пешерде дә бакчасына чыкмыйча киредән ятагына ятты. Инде менә ничә төн аның юньләп йоклаганы юк. Башында мең уй. Ничек яшәргә бу авылда? Күрше Тәслимәнең ялган зәхмәте бөтен авылга таралды. Шундый оятсыз, ялганчы, миһербансыз кешене моңынчы күргәне юк иде әле Әнисә апаның. Кайда гына яшәсә дә үзен хөрмәт итәләр иде бит. Ә биредә?.. Күзеннән аккан яшь Әнисә апаның битеннән тәгәрәп төшеп, ап-ак мендәрен чылатты. Гайсә пәйгамбәр әйткән бит, үлекләр үлекне күмәләр, дигән. Менә бу авылның кайбер кешеләренә туры килә дә инде ул хәдис. Җансыз тере кешеләр...
Бу авылга килеп урнашу белән, Әнисә апаның күңеле нидер сизенгәндәй ямансулап куйды. Кыш көне беренче бураннардан соң ишегалларын, капка төпләрен көрәгәч, икенче көнне үк Тәслимә кереп:
– Нигә көрәдең? Безнең авылда хатын-кыз кар көрәми, – дип кычкырды.
– Нигә көрәмиләр?
– Менә шулай, көрәмиләр. Синең эшләгәнеңне күреп, безнең ирләр дә безгә кар көрәргә куша. Көрәмә!
– Кар көрәгәннән ни булган ди? Минем ни гаебем бар?
– Эшләмә!
– Тәслимә, мин балаларымның көрәлмәгән ишегалдына кайтуын көтеп утырыйммы? Алар бит машина белән капка төбенә дә үтә алмаячаклар. Кар көрәрлек кенә көч бар бит әле.
– Көрәмә кар...
– Аннан соң, буыннарга да бераз хәрәкәтләнœ зарур бит...
– Әнә шәhәреңә кит тә шунда хәрәкәтләнерсең. Нигә көнләштерәсең авыл халкын?
– Менә сиңа кирәк булса... Бу авылда гарипләр яшәмидер бит?
– Мин сиңа биредә яшәргә ирек бирмәячәкмен. Менә шуны белеп тор!
Ә инде яз көне Әнисә апа үз бакчасында эшли башлагач, хатыннары гына түгел, ирләре дә: «Нишләп йөри ул әби бакчада? Җир таптап йөрмәсә, өендә эше беткәнмени?!» – дип, Әнисә апаны яманлап сөйли башлады. Әнисә апа соңыннан гына аңлады –  бу авылда бәрәңгедән кала бер яшелчә дә үстермиләр икән. Әле утырткан бәрәңгеләрен дә юньләп карамыйлар. Менә шул рәвешле, ала каргалар арасында ак каргага әйләнде дә куйды Әнисә апа. Әле Тәслимәнең ялган, әшәке сүзләреннән соң күршеләре үзе белән исәнләшми дә башлады. Ни сөйләп ышандырган бу Тәслимә? Әле Әнисә апага әйткән нахак сүзләре...
...Менә бүген дә Әнисә апаның җанын өшетеп, шул нахак сүзләр исенә төште. Күзеннән аккан яшен сөртеп, сәгатькә карады. Сигез тулып килә икән инде. Торырга кирәк. Елап ятуның файдасы юк. Күпме еласаң да юатырдай, киңәш бирердәй кешесе дә юк бит. Балаларына ни сөйләсен инде ул? Алар иртән чыгып китә дә, кунарга гына кайта шул.
Әнисә апа тәрәзә янына килеп, пәрдәне ачып җибәрде. И, нинди кояшлы матур иртә икән! Бүген җәй аеның беренче көне бит. Ул үрелеп бакчасына карады. Бакча ягыннан тавык кытаклаган тавыш ишетелде. Җентекләп караса, күрше Әхтәм тавык куып йөри икән. «Тавыгы безнең бакчага кергән, күрәмсең...» Әнисә апа көлемсерәп куйды. Тавык та бик шук шул. Инде Әхтәм куып тоттым дигәндә генә, кулыннан ычкынып китеп, бөтен бакчага оран салып кытаклый. Куа торгач, Әхтәм тәки куып тотты бит тавыкны. Як-ягына карана-карана, йөгерә-йөгерә чыгып китте бакчадан... Әнисә апа әкрен генә ятагын җыештырып маташканда, оныгының елаган тавышын ишетеп, тиз генә аш бүлмәсенә юнәлде. Бу бала җырчы булыр, ахры. Кычкырып елый башласа, тавышы авылның икенче очына ишетелә.
– Ни булды, кызым? Нигә шулай ачыргаланып елый­сың?
– Дәү әнием, күрше бабай тавыгымны урлап алып чыгып китте! Тавыгым, тавыгым...
– Ник безнең тавык булсын, кызым? Аларныкы бит ул.
– Минем тавыгым. Мин аны иртүк сарайдан чыгарган идем. Ашарына бирергә, ипигә дип кенә өйгә кергән идем. Тавыгым...
– Балам, ни өчен сарайдан чыгардың?
– Дәү әнием, алып чыгып бир тавыгымны!
– Кызым, ботка пешердем. Әйдә, ботка ашыйбыз.
– Ашамыйм! Тавыгым, тавыгым...
Оныгының күзеннән тәгәрәп төшкән борчак-борчак күз яшен, лыш-лыш итеп торган кызыл борынын сөртеп, Әнисә апа, кич пешекләп куйган бодай салган зур мискиен күтәреп, ишегалдына чыгып китте. Санарга кирәк әле ул тавыкларны. Бу бала ни әйтмәс... Күрше хакы – Тәңре хакы. Алар ничек кенә хурламасыннар, нинди генә әшәке сүзләр ишетмәсен, Әнисә апаның аларга әшәкелек белән җавап кайтарганы юк. Җан тартмый. Рәнҗеш бар бит. Аннары мөселманга үзен рәнҗеткән кешегә өч көннән артык рәнҗеп йөрергә дә ярамый. Бу бит җир, гөнаhлы җир... Раббым барыбызга да бертөсле җан бирмәгән шул. Бар кошлар, бар еланнар... Ул уйлана-уйлана тавыкларын санады. Ялгышмыйм дип кабат-кабат санады. Бер тавыгы юк иде. Әнисә апа сарайдан чыгып, агач төбендәге эскәмиягә утырды. Ничек бу Әхтәмнәргә кере­гә? Гөнаh шомлыгына каршы, оныгы да тынмый  – елый да елый. Ничек яшәргә менә шушындый күршеләр белән? Аның исенә Тәслимәнең яз көне әйткән сүзләре  төште.
Ул көнне дә менә шушы тавык күршеләре бакчасына кереп киткән иде бит. Түтәлләрен бозмасын дип, Әнисә апа ызан буена килгән иде. Ә Тәслимә, Әнисә апаны күрмәмешкә салышып, тузына-тузына бәрәңгесен тәпкеләде. Әнисә апа, сүзен ничек башларга белмичә, ызан буенда Тәслимәгә карап торды. Ә инде Тәслимәнең чүп үләнен генә түгел, шытып чыккан бәрәңге сабакларын да кискәнен күреп:
– Тәслимә, исәнмесез?! Нигә бәрәңгесе җүнләп чыкмаган бакчаны тәпкелисез? Бәрәңгене кисәсез бит, – дип әйткәнен сизми дә калды. Китте тавыш...
– Синең ни эшең бар минем бакчамда? Ниемә минем эшемне карап йөрисең?
Ә инде тавыкны күреп алгач, кантарлар бәрә-бәрә, нинди генә әшәке сүзләр әйтмәде ул. Әнисә апа нахак сүзләрне башын иеп тыңлап торды да ишегалдына керде. Бу кеше белән сүз куертуның файдасы юк. Тиктомалга әнә ничек тузына. Әйткән сүзен колагы ишетми. Аның әле моңарчы ул сүзләрне беркемнән дә ишеткәне юк иде. Урамда йөрүче исерек, зимагур ирләр генә шулай өч катлы итеп сүгенә бит. Тәслимәнең ни өчен дулый-дулый бакчада эшләгәнен Әнисә апа соңыннан гына төшенде. Сабан туе алдыннан hәр ел ярыш уздыралар, ди. Кемнең бакчасында чүп үләне юк, хуҗалыгы тәртиптә – бүләк бирәләр икән. Шунлыктан капкаларны буйыйлар, ишегалларын себерәләр, бакчаларын карыйлар. Ә инде Сабан туе бәйрәме үтү белән барысы да онытыла. Бәрәңге бакчасын чүп баса, ишегалларында тирес капкага кадәр күтәрелә. Менә ни өчен бакчасында дулый-дулый эшләгән Тәслимә. Аның бакчага чыгып эшләгәнен Әнисә апаның күргәне юк иде әле. Шәhәрдән балалары кайтып эшлиләр. Ни өчендер алар бүген бакчада күренмәде. Менә чүп өстенә чүмәлә  –  Әнисә апа чыгып өстәгән...
Бүген шул тавыгын Әхтәм урлады да инде. Оныгы борынын тартып елап тора.
– Кызым, тагын чебешләр алырмын. Үзең  үстерерсең үз тавыгыңны.
– Ә миңа башка тавык кирәкми. Дәү әнием, алып чыгып бир инде тавыгымны.
Тәки теңкәгә тиде бу бала. Нишләргә инде? Иртә торуы була, шул тавыгын сарайдан чыгара. Чебешләр алып кайткач та, арадан әлеге чебешне сайлап алып, үзе үстерде бит ул тавыкны оныгы... Әнисә апа яулыгын бәйләп чыгып китте. Әхтәмнәр капка төбенә килеп җиткәч, керим микән, юк микән дигәндәй тукталып, икеләнеп торды да, әкрен генә капка ишеген ачып, ишегалдына керде. Ишегаллары буш. Тик этләре генә буыла-буыла өрә. Үзе бәләкәй генә, ә тавышы! Бикле ишекне озак шакып торды ул. Инде борылып чыгып китим дигәндә генә, Тәслимәнең мыгырдана-мыгырдана килгән тавышын ишетеп, ишек төбендә тукталып калды. Ишек ачылып китœгә, кырыс тавыш яңгырады:
– Нигә кердең?
– Тәслимә, исәнмесез. Менә тавыгым сезгә кереп киткән. Тавыкларыгызны санагыз әле.
– Нигә әле мин, син керде дип, тавыкларымны санарга тиеш ди? Әнә, бакча ягына чык та үзең сана!
– Менә бит тавык сараең. Биредә санап булмыймыни?
– Мин сиңа әйттем бит, әнә, чык та сана!
– Анда умарта кортлары бит.
– Тавыгың кирәк булса, керерсең... Юк бездә синең тавыгың.
Шап итеп ишек ябылды. Әнисә апа: «Ирең урлап алып чыгып китте тавыгымны», – дип әйтә алмады. Тик Тәслимәнең карашыннан аңлады – ялганлый бу бәндә, ялганлый. Тамак төбенә төер тыгылгандай йөткереп куйды. Колакларын шаулатып, башына эссе йөгерде. Ул чайкалып китте. Мамык аякларына басып, ишегалдыннан ничек чыгып китүен хәтерләми дә. Абына-сөртенә өенә кереп, ятагына егылды ул. Бераздан аңына килеп күзен ачса, янында печтек борынын тартып, оныгы басып тора иде.
– Дәү әнием, син үлмә генә... Үлмә!
– Кызым, исән мин... Курыкма, балам...
Ул әкрен генә торып утырды. Бераз аңсыз яткан, күрәмсең. Оныгы су китергән, су ятакка түгелгән. Үзе елый-елый шешенеп беткән.
Шул хәлләрдән соң тагын биш тавыгы югалса да, Әнисә апа инде күршеләренә кермәде. Сабан туе бәйрәме килеп җитте. Оныгына матур күлмәк кидертеп, Сабан туена киттеләр. Болында озак кына йөргәннән соң, күләгәрәк җиргә килеп утырдылар. Мәйданда инде бию башланган иде. Сабан туен алып баручы Талия янына төркем-төркем балалар җыелганын күреп, оныгы:
– Дәү әнием, мин дә шигырь сөйлим әле. Әйдә, әнә тегендә.
Әнисә апа җавап бирергә өлгермәде, оныгы Гүзәл кулыннан тартып алып та китте. Җыелган балалар янына басып, мәйданга озак кына карап торганнан соң, Талия килеп:
– Әйдә әле, син дә шигырь сөйлә. Әллә биисеңме? – диде.
Гүзәл, борынын тартып:
– Мин шигырь сөйлим, – дип, Талиягә җитди итеп карап куйды. Талия Гүзәлнең кулына микрофон тоттырып:
– Мә микрофонны. Менә бирегә сөйлә, яме, – дип, бүләкләр тулы өстәл кырыена килеп басты. Гүзәл шигырь сөйли башлаган иде... Мәйданда, якында гына, зур корсагын киереп, мин мин микән, мин кем икән дип кукырайган Әхтәмне күреп алды. Әнисә апа бер Әхтәмгә, бер Гүзәлгә карап, өнсез калды. Гүзәл ук кебек атылып, Әхтәм каршына килеп, бөтен мәйданга микрофоннан:
– Әхтәм бабай, ник син минем тавыгымны урладың? Мин бит күрдем... Тавыгымны урлап, йөгерә-йөгерә чыгып киттең. Дәү әнием сезгә кергәч, тавыгымны ник бирмәдең? Ул бит минем тавыгым... Бир минем тавыгымны! Бир! – дип бар көченә кычкырмасынмы... Күрше Әхтәм бер кызарды, бер күгәрде. Калтыранган кулыннан бүләге төшеп китеп, тартма эчендә нидер челпәрәмә килеп ватылды... Мәйдан тынып калды... Әнисә апа өчен ул тынлык бик озакка сузылгандай тоелды. Мәйдандагы бар халык дәррәү килеп көлгәч кенә ул аңына килде. Оныгының кулыннан микрофонны Сабан туен алып баручы Талиягә биреп, Гүзәлне җилтерәтеп, мәйданнан ничек чыгып киткәнен белми ул. Оят, оят... Авыл халкы тагын ни сөйләр?!
Ә кич белән, Әнисә апа тавык сараен бикләгәндә, эңгер-меңгер чакта, капка астыннан оныгының тавыгы күренде. Чуар тавык ишегалдына керде дә, кет-кет килеп, сарайга йөгерде. Аның артыннан тагын ике тавык шул капка астыннан кереп, сарайга табан титакладылар...

Наилә ГАЛИЕВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/bird'>Bird фото создан(а) freepik - ru.freepik.com

 

Комментарийлар