Логотип «Мәйдан» журналы

Чирканчык

Бакырлыга килеп бер ай балалар укытуга, шәһәр кызы Сылуны авыл тормышының чоңгылына ташладылар.

Директорлары Хәмит Саматович, дәресләр беткәч, барысына да таралышмыйча торырга кушкан иде.
– Авыл башлыгы Гани Кәлиевичның укытучыларга бик мөһим сүзе бар. Гозеренә колак салмыйча ярамас, – диде.
Соңгы кыңгырау чылтырауга үзе дә килеп җитте. Сылуның аны беренче тапкыр гына күрүе иде әле. Уртача буйлы, юантык гәүдәле, очлы борынлы, яше илледән узган ир икән. Баш түбәсендә чәчләре дә калмаган.
Башлыкның алар белән озаклап сөйләшергә килгәнлеге бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Аның өендәге эшләре кырыгы кырык якта таралып ятмый шул. Мамадыштан килеп эшләп йөри. Укытучыларның кыбырсып утыруларына исе дә китмичә, ярты сәгать буе район җитәкчеләре алып бара торган эшләргә мәдхия җырлады. Аннан ир-атларны кич клубка дежурга чыккалап керү өчен дружинниклар исемлегенә яздылар. Алар янына яшьләре кырыктан узган, калынрак гәүдәле хатын-кыз укытучылар да өстәлде.
– Хәзер иң мөһиме, – диде авыл башлыгы, исемлекне төзеп, кәгазен куен кесәсенә зур канәгатьлек белән тыгып куйганнан соң. – Мамадышта ярминкә үткәрү чираты безгә дә җитте. Киләсе шимбәдә барасы. Егермедән дә ким кеше алып бармыйбыз. Кеше көлкесенә калып булмый. Урамда концертын да куярга кирәк. Хәзер кемнәр барасын язып чыгабыз. Безнең агитаторлар сез инде. Бөтенесе белән сөйләшү – сезнең җилкәдә.
Ике йөз кырык йортлы Бакырлыдан башта утыз кешелек исемлек төзелде. Аларны өчкә бүлеп, аерым дәфтәрләргә язып чыктылар. Сорап та тормыйча, Сылуга Богорау һәм Күҗәкә урамнарын тоттырдылар. Бер ай инде үзе дә Богорау башындагы Фатыйма әбидә фатирда яши. Кемнең нәрсә алып барасын язып чыгарга кушты башлык.
– Беренче чиратта пироглар, төрле яшелчә салатлары, сөт, йомырка кирәк. Аларны шәһәр халкы күп сорый. Дәфтәрләрне иртәгә иртүк килеп алам, – диде.
Аның сүзләре бетүгә, укытучылар минут эчендә таралыштылар.
Сылу, фатирына чәйгә дә кайтып тормыйча, Күҗәкә урамына юнәлде. Исемлектә беренче Сания исемле хатын тора иде.
– Йорты урам башында ук, – дип аңлаткан иде Хәмит Саматович.
Каралты-курасы нык икән. Капка-коймасын да калайдан эшләткән. Өй кыегында – тәлинкә-антенна.
Ул ишегалдына килеп керүгә, сарай янындагы оясыннан олы гәүдәле кара эт килеп чыкты. Аны күргәч, кыз шып тукталды. Эт чылбырда икән. Башын кыеклатып аңа карап торды да: «Э-эей-у-у...» дигән аваз чыгарып, түшенә сузылып ятты. Тимер капканың дыңгырдап ачылуын ишетеп, өйдән дә чыгып җиттеләр. Ишектә өстенә матур гына халат кигән, кабартма битле, саллы гына гәүдәле хуҗабикә үзе күренде.
Ишегалды уртасында торучы үзенә таныш булмаган кечкенәрәк гәүдәле кызны шәйләгәч, башта аптырап калды ул. Сылу исәнләште дә, үзенең укытучы булуын, авыл башлыгы күрсәтмәсе буенча Мамадышка ярминкәгә барасын әйтергә керүен аңлатты. Хатынның эченә җылы йөгергәне йөзенә үк чыкты.
– Бара-а-ам! Бармыйммы соң! Быел да барам. Бер ел да калганым юк минем, – диде ул, канәгать елмаеп.
– Безгә кемнең нәрсә алып барасын язып чыгарга куштылар. Нәрсәләр языйм, Сания апа? – диде хатынның атлыгып торуына күңеле булган Сылу.
– Быел яшелчә салатларын күп ясаган идем. Аларны да язып куй... Күпме кирәк булыр икән? Алты банка, диген. Литр ярымлы шешәләр белән сөт алырмын... Былтыргы кыштан калган дүрт оекбаш та бар әле.
Хатын бармакларын бөгә-бөгә саный, тагын нәрсәләр алып барырга инде дип, хәзинәсендә барын исенә төшерә иде.
Сылу үзе Мамадыш кызы. Шәһәргә ярминкәгә килүчеләрне күп күргән инде. Авыл халкы иң яхшы әйберләрен генә алып килергә тырыша. Ә аларны алырга әби-бабайлар белән кала ялкаулары гына чыга. Кала халкының күбесе август-сентябрьдә үзенә кышлык запасын ясап куйган була инде. Ул әби-бабайларны авылдан килгән әйберләрнең арзанрак бәяләре генә кызыктыра. Калай капкачлар белән борып япкан банкаларны да иснәп караган булалар әле.
– Помидорларым быел бик күп булды. Аларны да алып барырмын. Язып куй, – дип дәвам итте Сания.
– Күкәй, дип тә язам. Күкәй дә алып барасыздыр бит? – дип, ярдәмгә килде Сылу.
Хатын «дерт» итеп куйды. Йөзе тимгелләнеп чыкты. Бу авылда күкәй дип сөйләшмиләр икән, йомырка дияргә кирәк булган, дип моны үзенчә кабул итте кыз. Укытучыга кеше алдында авызын чамалап ачса да бик таман.
– Йомырка, диюем, – дип, үзенчә төзәтеп тә куйды.
Хатынның күзләре калайлана бара иде. Гәүдәсен турайтып басты.
– Әле син монда миннән көләргә кердеңме?! Килмешәк башың белән страм итеп торасыңмы?! – дип аның өстенә килә башлады ул.
Бернәрсә аңламаган кыз Саниянең кабарган күркә дәрәҗәсенә җиткән кыяфәтеннән шүрләп артына чигенә башлады. Хуҗабикәсенең бөереннән чыккан тавышын ишетеп, кара эт тә сикереп торды. Сания аяк астында яткан олы гына кунычлы галошны алып кызның өстенә томырды. Әле ярый яшьлек җитезлеге белән иелеп калды. Теге икенче парын да алырга үрелгән арада капкадан чыгып юк булды. Аның артыннан:
– Монда ишек алдына кереп миннән көлеп тора бит, ә! – дип кычкырып калды хуҗабикә.
Сылу барыбер бернәрсә дә аңламады. Нәрсә булды соң бу?! Ник болай әйбәт кенә сөйләшеп торган җиреннән кызып китте ул?
Урам буйлап алтынчы сыйныфта укучы Нәфис узып бара иде. Аңа эндәште. Химия укытучысы чакыргач, каршысына килеп басты малай. Үзен Мамадышка ярминкәгә барырга агитацияләргә чыгаруларын, Саниядән күкәй алып барасыңмы, дип сорагач, кызып китүен сөйләде ул. Моны ишеткән Нәфис рәхәтләнеп көлә башлады.
– Соң, аның кушаматы «Күкәй» бит! «Күкәй Сания» диләр аны. Бәләкәй чагында, чебеш чыгарам дип, йомырка тутырган тартмага кереп утырган. Бөтенесен ватып, изеп бетергән, – дип аңлатты ул.
Сылу да елмаеп куйды. Бу авылга килеп эшли башлавына бер ай гына бит әле. Кушаматларын түгел, исемнәрен дә белеп бетерми. Бер гөнаһсыз өстеңә әллә нинди гаепләр алырга мөмкин икән.
Сания аңа кычкыра башлагач, бакча ягында «Перси Наил» дигән егетнең башы күренгән иде. Аның турында да сорады.
– Шуның малае инде, – диде Нәфис.
Кызның бу кушаматның да нигә тагылганын беләсе килә иде.
– Бәләкәй чагыннан ук: «Мин үскәч перси булам!» – дип йөргән. Армиядән кайткач агрофирма директорын йөртергә керде. Хәзер олылар «Перси Наил» дип йөриләр. – Авылда кемнең ничек сулаганын бала-чагасы да белеп тора икән.
Беренче тапкыр авыл клубына чыккан көнне шул егет озата кайткан иде аны. Фатыйма карчыкның капка төбенә кайтып җиткәч, беләгеннән кысып эләктерде дә, бераз читкәрәк алып китмәкче булды. Мамадышта лицейда укыганда да, Казанда да төрле көрәш алымнарын үзләштергән кыз аны бөтереп кенә сала ала иде. Әмма үзен бөтенләй таныш булмаган егет озата кайтуы кызык булып китте. Бу озатуның ничек тәмамланачагын да беләсе килә иде. Егет аны җилкәсе белән коймага терәп куйды да, битләреннән, муеныннан үбәргә кереште. Аның авызыннан сасы тәмәке исе килә иде. Университет бетереп, хәмер, тәмәке дигән нәрсәне авызына да алып карамаган кыз, үзе дә сизмәстән укшып куйды. Моны көтмәгән егет, өсне буямасын бу тагын диптер, читкә тайпылды. Ә кыз, шуны гына көткәндәй, яшен тизлегендә капкадан кереп юк булды. Шулар яңадан күз алдына килгәч, үзалдына көлемсерәп куйды. «Перси Наил»нең икенче көнне клубта:
– Ну, малай, бик кыргый нәрсә икән ул, – дип сөйләнүен җиткерделәр.
Башка кич клубка чыгып йөргәне булмады әле аның. Ялга Мамадышка әти-әнисе янына кайтып китә.
Чираттагы керәсе кешесе Наҗия исемле иде. Тагын берәр ярамаган сүз ычкындыра күрмим тагын дип, аның да кушаматын сорады.
– «Карга Наҗиясе» ул. Каты кычкырып сөйләшә, – диде малай.
Мулла Хатыйбын, Кәҗә Нуриясен, Шәмәл Гыйлаҗын да белде. Бер очтан директор белән авыл башлыгының да кушаматларын сорады. Директорны «Мыштым», Гали Кәлиевичны «Әтәч» дип йөртәләр икән. Директорның кушаматы үзенә гел килешеп тора. Халык белмичә кушмас. Тора-тора әллә нәрсәләр белеп бетерерсең әле монда, дип уйлады ул.
Карга Наҗиясе Санияләрдән бер өй аша гына икән. Алар да нык тора. Кирпечтән ике катлы яңа йорт җиткергәннәр. Капка баганаларындагы кыңгырау төймәсенә басты. Бераз көттереп кенә өйдән тәбәнәк буйлы хатын чыкты. Аңа да үзенең мәктәпкә быел гына килгән укытучы булуын, киләсе шимбәдә ярминкәгә барырга чакыруларын әйтте Сылу.
– И-и-и, балакаем, синмени инде ул? – Наҗиянең беренче сүзләре шулар булды. – Мин үзем дә кияүгә чыкканчы мәктәптә укыткан идем. Өйләнешкәч, Нәҗип эшләтмәде. Синең андагы өчле-бишле акчаңа мантып булмас, диде. Хәзер әнә, Җәке урманындагы базарга йөрибез. Кергәне Аллага шөкер, зарлана торган түгел.
Хатын тагын әллә нәрсәләр сөйләмәкче иде. Әмма Сылу үзенә тагын сигез кеше белән сөйләшеп чыгарга кирәген аңлатты.
– Ярар, дәфтәреңә язып куй. Базарга алып чыга торган әйберләрнең барысын да аппарам. Миннән калмас, – диде бераз хәтере калган Наҗия. Аннан онытмыйм тагын, дигәндәй: – Быел глава миңа өч йөз тәңкәсен әзерләп куйсын, – дип өстәде.
– Анысы нинди акча тагын? – дип аптырап сорады кыз. Аңа барысын да аңлатып бетермәгәннәр, димәк.
– Анда, апаем, безнең илле тәңкәлек әйберне утызга җибәргәнне белмисең мени? Шәһәр халкын бушка баетып кайтырга тиеш мәллә без?! Күпме әйбер сатканга карап, аермасын главадан каерып алам. Бушка көн уздырып йөрергә тиешмени мин анда? Ярминкәгә бармыйча базарга барсам, кесәгә ике меңнән күбрәк керә. Сүзләрен тыңлаганга рәхмәт әйтсеннәр әле, апаем, – дип аңлата башлады Наҗия. Дөрестән дә, карга кебек, бер сөйли башласа, туктауны белми икән.
Ул акчалар бөтен кешегә дә тәтеми торгандыр, әйткән булырлар иде.
Сылуны капкасыннан да уздырмады ул.
– Үзең язып бетерерсең инде шунда... – диде дә, шап-шоп басып кереп китте.
Мулла Хатыйбы биш-алты өй аша тора иде. Кыз йортларны караштыра-караштыра аргы башка таба атлады. Ни өчен Күҗәкә дип атадылар икән бу урамны. Нәфистән сорарга башына килмәгән. Аның да берәр галәмәте, мәгънәсе бардыр. Кызык авыл икән бу. Кеше саен кушаматлары бар. Аңа да әллә кайчан кушканнардыр инде. Беләсе иде, кем дип йөриләр икән?
Мулла Хатыйбыныкы булырга тиешле йорт та дәү булып чыкты. Аның каршында зәңгәр чит ил машинасы тора. Капкасында кыңгырау төймәсе күренми микән дип караштырып тора иде, аннан кырык яшьләрдәге, спорт костюм-чалбары гына кигән бер ир килеп чыкты. Каршысында торган кечкенәрәк гәүдәле кызны күргәч, бер мәл аптырап та калды ул. Каядыр ашыкканы күренеп тора иде.
– Кемне эзлисең, апаем? – дип, баштанаяк күз йөгертте.
– Киләсе шимбәдә Мамадышка ярминкәгә барырга кирәк. Исемлеккә сезне дә керткәннәр иде. Шуны әйтергә куштылар. Нәрсә алып барганыгызны да дәфтәргә язарга кирәк, – дип аңлата башлады ул.
Ир, өстеннән тау төшкәндәй, елмаеп куйды.
– Монысы миңа түгел. Бар, апаң янына кер. Ул өйдә. Чәй эчәргә генә утырган иде әле, – дип, аны капкадан этеп диярлек кертеп җибәрде.
Ишеккә шакып кына керде. Өстәл янында утыручы мөлаем хатын, кем икән тагын дип аптырап, авызына китергән чынаягындагы чәен дә эчәргә онытып аңа төбәлгән иде. Авыл җирендә ишек шакып тору гадәте юклыгына һаман ияләнеп бетә алмый әле ул. Хуҗабикә чәен куеп, күптәнге танышыдай, өстәл янына чакырды.
– Мин мәктәптән... – дип сүз башлаган иде.
– Беләм, балам, – дип бүлдерде.
Авылда сүз көне-сәгате белән тарала шул. Аның Бакырлыга химия укытырга киләсен район мәгариф бүлегендә директорларына әйтеп кайтарган көнне үк бөтен авыл белә иде инде.
– Әйдә, чәй эчеп алыйк әле башта, – дип аңа да бүлә башлады.
Төштән соң әле авызына ризык капмаган кыз кыстатып тормады. Өстәл янына килеп утырды. Бер рәттән киләсе шимбәдә ярминкәгә барачакларын да сөйләп алды. Хуҗабикә Сәкинә исемле икән.
– Тагын әйбер сорыйлардыр инде, – дип нәтиҗә ясады.
Ярминкәләргә ул үзе йөрми икән.
– Мин, кызым, әйберләрне генә биреп җибәрәм. Өйдән килеп алалар да кич акчаларын китереп бирәләр. Әзерләп куярмын. Дәфтәреңә яз. Алып китәргә онытмасыннар, – диде ул, шопыр-шопыр чәен эчеп.
Сылу үзенекен суыту өчен өреп утырган арада, ике чынаякны бушатып та куйды. Әйтәсе сүзләре бетмәгән икән әле.
– «Күкәй Сания»гә әйтеп тормассыз. Бу юлы йомыркаларны үзем күп итеп бирермен. Быел яшь тавыкларны өч дистә алган идек. Салалар да салалар. Сатып бетереп булмый, – дип дәвам итте.
Кыз, Сания күз алдына килеп, көлемсерәп куйды.
Сәкинә Наҗиянең нәрсә алып барырга җыенуы белән кызыксынырга да өлгерде.
– Ул саран нәрсә бик мескенләнмәсен. Базарга гел төянеп бара. Мамадышка күбрәк алып барганнан бөлмәсләр әле. Балалары юк. Ул малларын кемгә җыялардыр, – дип тә өстәде.
Сылу да бер чынаяктан соң икенчесен бушатырга булды. Сәкинәләрдән соң үзе керәсе Нурия белән Гыйлаҗлар турында да сораштырды. Укытучы кешегә килешмәгәнгә күрә, кушаматларын теленә алмады.
– «Кәҗә Нуриясе»нең әллә нәрсәсе юктыр. Балалары күп. Быел бакчаларында кабаклары байтак тәгәрәп ята иде. Шуларны төяп җибәрсәләр генә. «Шәмәл Гыйлаҗы» үгезен суймакчы бугай, – дип ишеткәннәрен, күргәннәрен сөйли башлады хуҗабикә.
Урам буенча чыгарып җибәрелгән Сылуга андый мәгълүматлар да кирәк иде. Дәфтәренең аерым битенә төртеп куйды. Яңа танышыннан «шәмәл» сүзенең нәрсә аңлатканын сорарга да җөрьәт итте.
–Шәмәл – шәмаил сүзеннән кыскартылган, – дип сөйләп китте теге. – Элекке заманнарда бабалары мулла булган. Авыл кешеләре аннан шмаиллр яздырып ала торган булган. Колхозлашу башлангач, Казанга алып китеп, Пләтән төрмәсендә кылыч белән тураклаганнар. Ә кушаматлары һаман дәвам итә.
Әйе, кызыклылары да бар икән кушаматларның. Хатын бер тотынгач сөйлим инде дигәндәй, дәвам итте:
–Безнекен «Мулла Хатыйбы» дип йөриләр. Бер заман мулла булам дип, гарәпчә укырга өйрәнә башлаган иде. Түземе җитмәде. Өчме-дүртме дога ятлауга ташлады. Хәтердә калмый, ди. Шулай да бер генә бәйрәмне дә калдырганыбыз юк. Ел саен корбан чалабыз.
Ирең – «Мулла» булса, сиңа «Тукран» атын кушарга кирәк булган, дип эченнән генә уйлап куйды кыз.
– Озак утырдым бугай, Сәкинә апа, китәргә кирәк. Тагын җиде кешене әйләнеп чыгасым бар әле минем, – дип урыныннан кузгалды.
Нурияләргә кереп тә тормады. Капка төпләрендәге комда ике бәләкәй малай уйнап утыра иде, аналарын алар аша гына чакырып чыгарды. Дәфтәренә: «Нурия кабаклар, сөт, эремчек, бәрәңге алып бара,» – дип язып куйды. «Шәмәл Гыйлаҗы»ның да хатыны гына өйдә иде. Сәкинә каян белгәндер, ул үгез чалырга җыенуларын әйтте. Күҗәкә урамындагы кешеләр беткән иде. Үзе фатирда торучы Богорау урамына борылды. Анда да берәм-берәм исемлектәге кешеләрне йөреп чыкты. Авыл халкы укытучыларга каршы сүз әйтми икән.
– Гани Кәлиевич кушты, – дигәч, ефәктәй булалар.
Кәтифә исемле хатын гына:
– Анда барып көн уздырудан туйган инде, – дип мыгырданды.
Алып барырлык әйберләре юктыр, дигән нәтиҗәгә килде кыз. Йорты да уртакул, коймаларының да кайсы чалышайган, кайсы сынган.
Фатир хуҗасы Фатыйма карчык та:
– Ник аны кыстырганнар соң ул исемлегегезгә? – дип аптырады.
Шунда гына директорлары Хәмит Саматовичның:
– Кәтифәне дә кертегез. Бәрәңге сатып булса да, акча эшләп кайтыр. Кызын берүзе үстерә, – дигән сүзләре исенә төште.
Хатынның үзе генә көнен-көнгә ялгап баруын күреп торганга, ярдәмебез булыр, дигәндер.
Күбрәк кеше белән очрашкан саен, авылның әллә нинди яклары ачыла. Бер-берсенең гайбәтен сатарга яратсалар да, бөтенләй бетереп тә атмыйлар икән. Ярдәм кирәк булса, чакырмаган кешеләр дә йөгереп килеп җитә. Әле бер атна элек кенә фатир хуҗасы:
– Балам, кәҗәгә берәр йөк печән сорап алалмассың микән? Элек укытучыларга бирәләр иде. Быел печәнем җитмәс кебек, – дип кыяр-кыймас кына сүз каткач, бу гозерне директорларына сөйләгән иде, ул шунда ук авыл башлыгы Гани Кәлиевичка шалтыратты. Сылу эштән кайтканчы капка төпләренә алты төргәк печән китереп аударганнар, күрше-тирәдәге ирләр-егетләр җыелышып аны ташый да башлаганнар. Аның кулына сәнәк тә бирмәделәр.
– Бар, сеңелкәш, бу синең эш түгел! – генә диделәр.
Алар да үскәндә балда-майда гына йөзмәде. Әтисе дә, әнисе дә төзелештә эшли. Берсе – ташчы, икенчесе буяучы. Әле ярый әбисе белән бабасы пенсияне күп ала. Шулар хисабына иркенрәк яшиләр. Сылуга укырга да акчаны шулар бирде.
Иртүк килүгә, Хәмит Саматович беренче чиратта аның дәфтәрен тикшереп чыкты. Кыз да дулкынланган иде. Әйтерсең, имтихан тота. Һәр кеше буенча сораштырып чыкканнан соң гына канәгать елмайды ул.
– Булган бу, – диде.
Дәресләр башланганчы авыл җирлеге башлыгы да килеп җитте. Сылуның сөйләгәннәреннән ул да канәгать калды. Икенче дәфтәрне тарих укытучысы Ринатка биргәннәр иде. Аның дәресләре соңрак булгач, килеп җитмәгән иде әле. Өченче дәфтәрнең хуҗасы – рәсем укытучысы Сәвия эшкә бөтенләй килмәде. Өенә шалтыратканнар иде:
– Килен Мамадышка хастаханәгә китте, – диде каенанасы.
Барысы да аптырашта калды. Нәрсә булырга мөмкин? Сәвия кичә генә тупырдап йөри иде. Борчылганы да, авырганы да сизелмәде. Директор яңадан аның каенанасына шалтыратып карарга булды.
– Белмим. Мин бер нәрсә дә белмим. Иртүк торуга эчем авырта, ди башлаган иде. Малай тиз генә машинасы белән алып китте, – диде карчык.
Сукыр эчәгесе кузгалгандыр, дигән нәтиҗәгә килделәр.
– Ринатның да бүсере чыкмаса ярар иде... – диде Гани Кәлиевич.
Барысы да көлемсерәп куйдылар һәм шым булдылар. Кайчагында юраган да юш килә бит.
– Ярар, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Клуб белән китапханә кызларын да шушы исемлек белән чыгарып җибәрмичә булмастыр хәзер үк. Безнең халыкка бер әйткән генә җитми ул.
Өлкәнрәк укытучылар аның сүзләре белән килешкәндәй елмаешып куйды.
Әле университет кына бетереп килгән, укытучыларның, профессорларның һәр сүзен бер карышусыз үтәргә өйрәнгән Сылу өчен болар бик сәер иде. Җитәкчеләр кушканны ничек үтәмәскә мөмкин?!
– Кич берегез дә калмыйча клубка репетициягә киләсе, – дип китеп барды башлык.
Ярминкә барганда урамда концерт та куйганнарын күп тапкыр күргәне бар инде Сылуның. Үзең дә җырлап биергә, башкаларны да биетергә кирәк. Гадәттә, андый эшкә бик үткен хатын-кызларны, егетләрне билгелиләр. Үзенең дә Мамадышның үзәк мәйданында, танышлары каршында шамакайланып йөрүен күз алдына китереп, коелып иңде. Ни хәл итәсең, кушкач, монысына да өйрәнергә туры килер.
Тугызынчыларда дәресе беткән иде, янына Сания исемле кыз килде.
– Апа, әни дәресләр беткәч безгә кереп чыгарга кушкан иде. Сезнең әниегез дә ул бетергән Федоровка мәктәбендә укыган икән, – диде ул кыяр-кыймас кына.
Сылу аптырап калды. Аның әнисенең моннан егерме биш чакрымдагы Федоровка мәктәбен бетергәнен кайдан белгәннәр?!
– Кем кызы соң син?
– Сәкинә кызы мин. Әти – «Мулла Хатыйб».
Менә ничек! Кыз әтисенә күбрәк охшаган. Кашлары, нечкә борыны нәкъ аныкы инде.
– Минем әнинең Федоровка мәктәбендә укыганын кем әйткән соң аңа?
– Моны авылда күптән беләләр инде. Әнчүтиннеке икәнен дә.
Сылуга кызык булып китте.
– Ә әти кайда укыган?
– Ул – Мамадышта, – дип чатнатып җавап бирде Сания.
Күңеленә килгән тагын берничә сорауны бирмәкче булган иде дә, тыелып калды. Болай булса, аларның Мамадыштагы өйләрендә ничә бүлмә, шкафларында ничә сервиз булганын да әллә кайчан белешеп куйган инде болар.
– Ярар, Сания, дәресләр беткәч кереп чыгармын, – диде ул.
Үзен кунакка чакыручы булганга сөенеп тә куйды. Монда балалар укытырга килгән икән, кеше арасына керергә дә кирәк. Үзенә эшләргә җиңелрәк булыр.
Хәмит Саматович:
– Кичке җидегә клубка! – дип тагын бер тапкыр искәртте.
– Сыерны савып бетергәч килербез, – диделәр хатыннар, борын астыннан гына.
– Әле ярый элеккеге кебек йөзәр гектар бәрәңге утыртмыйлар хәзер. Барлы-юклы балалар белән җир катыргач та басудан кайтармаслар иде, – дип мыгырданды инде җитмешкә җитеп килүче идән юучы Алмагөл карчык.
– Алма апа, сиңа киләсе түгел, – диде директор.
Тегесе җавап кайтарып тормады. Сүзен әйтергә авызын ачканда үзен игътибарсыз калдырмаслар, дип уйлап та карамады бугай ул. Шул ук минутта аны оныттылар да. Укытучылар дәррәү яңадан дәресләренә юнәлделәр.
Сәгатьләре беткәч, Сәкинәләргә кунакка юнәлде Сылу. Аны ит бәлеше пешереп көтеп торганнар. Гадәттә туганнарны, якын танышларны гына шулай каршы алалар. Әле кунакларга йөрергә өйрәнмәгән кыз моны ни дип юрарга да белмәде.
Плитә янында кайнашкангадыр, Сәкинәнең йөзе алсуланып киткән. Кырыкка җитсә дә, гәүдәсе нәфис. Өстенә матур гына, заманча халат кигән. Табынны да олы кунаклар көткәндәй әзерләгән.
– Мин синең әниеңнән яшьрәк. Алар мәктәп бетергәндә мин түбән сыйныфларда гына укый идем. Шуңа күрә хәтерләми торгандыр да, – дип сүзне үзе башлап җибәрде хуҗабикә.
– Бу Бакырлы авылына ничек килеп чыктыгыз? – дип сорады кыз.
– Кешедән күрмәкче, Җәке урманындагы базарга йөри башлаган идем. Колхоздан эшләгән акчасын да ала алмаган әтинең күзенә карап ятып булмый бит. Кеше кебек өскә-башка киенәсе килә. Кыстыбыйлар, өчпочмаклар пешереп мин дә йөри башладым. Ияләнгәнче читен иде. Кешедән ятсынасың. Ач утырасың килмәсә, ияләнәсең икән. Базарга ике ел йөргән идем инде. Кыш көне шулай төнге уннар тирәсендә баскан урында бии-бии чәй сатып тора идем, нәкъ минем турыга иске генә бер «Жигули» машинасы килеп туктады. Яхшы гына киенгән, нык гәүдәле бер егет төште тегеннән. Хатыйп булып чыкты ул. Шул чакта ук күңелне иләсләндереп киткән иде. Узганда-барганда минем янга туктала башлады. Апагызның башын бөтенләй әйләндереп бетерде.
Сәкинә үткәннәрен искә алып кеткелдәп куйды. Аңа кушылып Сылу да елмайды.
– Бер заман шул иске машинасына утыртты да, шушы Бакырлыга алып кайтып китте бу. Менә хәзер шушында яңа йорт җиткереп чыктык, – дип сүзен төгәлләде.
Авылда ачылып сөйләшерлек кешесе булмаганга чакырганмы соң ул аны? Күңеленә ачкыч яратып берәр ярдәм өмет итәме? Өйдә икесе генә. Ире дә, балалары да юк. Хатын моны махсус эшләгән, күрәсең. Татар халкының язылмаган кануны – кунак чакырганда өйдә гаилә хуҗасы булмыйча калмый торган иде.
Сәкинә сөйли дә сөйли. Наҗиягә генә түгел, моңа да «карга» дигән кушамат такмадылар микән, дип уйлап куйды кыз эченнән генә. Аннан олы кызы Санияне мактый башлады. Сылу сизеп алган иде инде. Кыз дөрестән дә башлы. Яхшы укый, дәресне бик тиз үзләштерә.
– Мәктәп бетергәч, медицина академиясенә кертмәкче идек без аны. Анда кергәндә дә, укыганда да химия кирәк. Сания белән өстәмә шөгыльләнә алмассың микән? Буш итмәс идек, – дип Сәкинә аны үзенә кунакка чакыруының сәбәбенә килеп җитте.
– Әниең белән бер мәктәптә укыган идек, – дип кунакка чакыруның сере әнә шулай бик гади икән.
Мондый гына гозерне үти ала инде ул. Кызның эченә җылы йөгерде. Үзе дә чыгарылыш сыйныфында дәрестән калып укытучылары белән химияне, биологияне аерым кабатлап чыккан иде.
– Ярар, булышырмын. Дәресләрдән соң алып калыйммы, өегезгә килеп йөримме? – диде ул.
– Ничек тә ярый. Башта, кешегә барып җиткәнче, мәктәптә алып калырсың. Химиядән түгәрәк тә оештырырга кирәктер әле сиңа, Сания анда да язылыр.
Дөрестән дә, Хәмит Саматович химия түгәрәге турында сүз кузгаткан иде инде. Сания әле тугызынчы сыйныфта гына укый. Авыл халкы да берничә елга алга карап яши белә икән. Хәер, аның әти-әнисе дә – шәһәргә авылдан килгән кешеләр. Мамадыш бөтенләй диярлек татарлашып, авыллашып бетте инде. Хәзер руслар арасында да «син авылдан килгән», дип карау юк. Элекке заманнарда – әтисенең яшь вакытларында гына урамда ят кеше очраса, Мамадышның текә егетләре туктатып акча кыса торган булганнар. Хәзер авылныкылар синең үзеңне ике рәшәткә арасына кыстырып китәргә мөмкин.
Килешенделәр.
Фатирына кайтып өстен алыштырды да, Фатыйма карчыкның вак-төяк эшләрен караштырганнан соң, клубка китте. Анда җыела башлаганнар иде инде. Кемнең җырлыйсын, кайсысының биисен бүләләр. Сылу Мамадышта сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфына йөргән иде. Үзенә чират җиткәч:
– Чегән биюен беләм, – диде.
Барысы да елмаешып аңа борылдылар. Бу шәһәр кызы башта ялындырыр әле, дип уйлаганнармы. Авыл башлыгына кадәр авыз эченнән кеткелдәп куйды. Кемнең нәрсә эшләсен ул бүлә иде бугай.
– Юк, апаем, – диде ул. – Бу бәләкәй буең белән сине урамда биетеп йөртеп булмас инде. Чегән биюенә бездә саллырак бәдәнле хатыннар да бар. Сине палаткага сатарга куярбыз, – дип нәтиҗә дә ясады.
Сылу коелып иңде. Күрәселәре алда икән әле. Мамадышта – бөтен танышлары каршында ничек итеп Бакырлы хатыннары, карчыклары җибәргән сөтләрне, йомыркаларны сатып торыр икән ул? Каршы килеп сүз әйтмәкче булган иде, тыелып калды. Барыбер алып барачаклар, прилавка артына бастырып куячаклар. Сату итәргә дә өйрәнергә туры килер, болай булгач.
– Курыкма, син анда үзең генә булмыйсың. Ярминкәгә укытучылар күп барачак, – дип, юатырга ашыкты директоры Хәмит Саматович.
Үзенең Мамадышның үзәк мәйданында палаткадан әби-бабайларга сөт сатып торганын күз алдына китергәч, йөрәге чемердәп куйды. Әмма ләм-мим бер сүз әйтмәде.
Тагын нәрсәләр күрәсе, нәрсәләргә өйрәнәсе бар икән? Әле бит бер ай гына эшли. Бәйрәмнәргә концерт, спектакль куябыз, дип йөри башларлар. Аларыннан да укытучылар читтә калмый. Фәненнән өлгереш, балаларның олимпиадаларда урын  алуын сораячаклар. Кушамат та тагып куярлар. Әйтәм аны авыл укытучылары тизрәк картая. Монда кияүгә дә чыгып калса. Моңарчы укытучы булып килгәннәрнең берсенең дә кире киткәне булмаган әле...
Башыннан авыл тормышына чумды инде. Аллага тапшырды!..
 

Вәрис ГАЛИ

 

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар