Логотип «Мәйдан» журналы

Челтәр

Сискәнеп уянып китте Нияз.

Тәне буйлап ниндидер сәер калтырану йөгереп узганын тойды. Карават читендә яткан телефонына күз салды – сәгать иртәнге сигез. Эшкә соңга калмыймы икән соң ул? Әй, үзенә үзе хуҗа ич ул хәзер. Хәрби эштән китүенә инде биш былтыр, ә ул һаман иртән соңга калудан курка. Туктале, ниндидер сәер төш күреп уянды бит ул. Нәкъ өнендәге сыман иде, хәзер исенә төшерә алмый азаплана. Әәәә, төшендә хатынын күрде бит. Дөресрәге, элекке хатынын. Кизләүдә тырышып-тырышып кер чайкый, имеш, Миләүшәсе. Үзе ни өчендер кап-карадан киенгән. «Кара инде, кайчаннан бирле юам бу челтәрләрне, һаман чистармыйлар, – диде ул балалар сыман авызын турсайтып, янәшәсенә килеп баскан Ниязны күргәч. – И-и, челтәр чисталыгы ир-ат кайгысымы инде? Үзем гаепле, вакытында юа алмадым...» Хатынын юатырга теләп кочаклап алды Нияз. Тик Миләүшә, балык сыман анын кочагыннан шуып чыгып, читкә атылды. «Кагылма миңа! Кит!» – хатын, җан ачысы белән кычкырып, суга сикерде һәм мизгел эчендэ юк булды. Яр читендә пычрак челтәрләр генә өелеп калды. Ни булганын аңларга теләп Нияз кузләрен уды һәм ... уянып китте.
«Хатирәләр белән яшәп саташам бугай инде», – дип уйлады ир. Юк, болай ярамый. Хәзер салкын душта юынып чыгарга да эшкә чумарга кирәк. Шул вакытта гына элекке тормышының кара шәүләсе артка чигенеп торыр.
Тик ул уйлаганча булып чыкмады. Юынып чыкканда һаман үз урынында яткан телефоны тавышсыз гына бызылдый иде. Тынычлыкны бозучының номеры таныш булмаса да, Нияз экрандагы яшел төймәгә басты. «Бу мин – элеккеге хезмәттәшең Радик, – диде трубкадагы тавыш. – Ни ... монда авария... Миләүшә, балаларың....» Нияз аны тыңлап бетерә алмады. Трубкасы кулыннан төшеп китте.
Машинасын кабызганда да, ыжгырып юлда барганда да Ниязның башында бер генә уй бөтерелде: «Исән генә булсыннар!..»
Әйе, мәхәббәтен җиргә салып таптаса да, бөтен тормышын астын өскә китерсә дә, тузан бөртеге кадәр дә үпкә сакламый иде инде ул Миләүшәгә. Аерылышуларына дүрт ел үтүгә дә карамастан, ул аны һаман ярата иде. «Әгәр исән-сау калсалар, тынычлыкта калдырыр, балаларны дауламас идем», – дип эченнән генә үз-үзенә сүз бирде ир. Әмма хәлләр ул уйлаганнан мөшкелрәк булып чыкты. Юл читендә яткан машинага күз ташлауга ук андагыларның исән калу мөмкинлеге бик аз булуын чамалавы авыр түгел иде.
Машинасыннан төшүгә авария булган җиргә атылды Нияз. Аны полиция хезмәткәрләре туктатты. «Кызганычка каршы, аларга инде ярдәм итеп булмый, – тәбәнәк буйлы чандыр гәүдәле полиция хезмәткәре аның күптәнге танышы Шамил иде. – Кечкенә улыңны ашыгыч ярдәм машинасы белән озаттык. Аның да хәле бик авыр. Калганнар....»
– Ничек??? Ничек болай булды соң бу? Рульдә Гамир булганмы? Кем гаепле? – Нияз, куллары белән башын кысып тотып, җиргә чүкте.
– Әйе, Гамир... Машинаны үтәм дип каршы якка чыккан. Борылыштагы «Камаз»ны күрмәгән күрәсең. Тизлеге дә зур булган. Хәер, хәзер инде боларны сөйләү мәгънәсез. Ул үзе дә... – Шамил, Ниязның янәшәсенә чүгеп, дусларча кочып алды. – Түз, Нияз, түз. Сиңа хәзер ничек авыр икәнен беләбез. Исән калган улың хакына түз.
...Исән калган улың.... Аның улымы икән соң ул? Киткәндә әйтте бит Миләүшә: «Икенче бала Гамирдан», – диде. Хәер, барыбер түгелмени инде хәзер. Ул аны барыбер үзенеке кебек якын күрде. Ике яшенә чаклы иң нәни, елак вакытында ата булды ич ул аңа. Авырган вакытларында Миләүшәсе азрак ял итсен дип төннәр буе күтәреп йөрде. Аерылышканнан соң да үз улы Маратка берәр әйбер алып биргәндә, Данилны бер вакытта да аерып калдырмады. Данил аңа «әти» дип дәшмәсә дә. Монда баланың бер гаебе дә юк, билгеле. Әнисе сүзеннән ничек чыксын инде ул. Әйе, ничек тә түзәргә кирәк. Хәзер ул баланың беркеме дә калмады. Нияз аны үз улы кебек үстерергә, җил-давыл тидермәскә тиеш...
Хастаханә ишеге төбендә сәгать буе басып торса да, Данил янына кертмәделәр Ниязны. «Бик авыр операция булды, ул әлегә аңсыз», – диделәр. Кулына баланың хәлен белешер өчен телефон язылган кәгазь кисәге тоттырдылар. Башка вакытта булса, табибларны кырыйга этеп, ишекләрне каерып булса да, үз дигәненә ирешер иде Нияз. Булып узган хәлләрдән соң дуамаллану түгел, кешеләр белән сөйләшәсе дә килми иде. Эченнән генә улын исән калдыруын үтенеп, Аллага ялварып, башын иеп фатирына атлады.
Хәмерне авызына алмаганга ике елдан артык вакыт үткән булса да, кайтышлый бер шешә коньяк та алды. Бер-ике йотым эчкәннән соң рюмкасын бар көченә идәнгә ташлады. Пыяла ватыклары, аягына эләгеп, кечкенә генә җәрәхәт ясады. Тик ир моны сизмәде. Ул үз гомерендә тәүге тапкыр үксеп-үксеп елый иде...
***
...Миләүшә белән бер авылда, алай гына да түгел, бер урамда, бер чирәмдә тәгәрәп үсте алар. Кечкенәдән бик дус булдылар. Кыз бик шук, үткер бала иде. Кызлар белән курчак уйнаганчы, малайлар белән кыйнашуны, бакча басарга йөрүне, туп тибүне хуп күрде. Баштарак аны малайлар үз араларына кертергә атлыгып тормасалар да, тиз арада кыз үзенең һич кенә дә алардан ким булмавына ышандырды. Агачка үрмәләгәндә ул иң җитезе, ә инде футбол уйнаганда ул капкада торса, каршы як команданың җиңеләчәге көн кебек ачык иде.
Бергә уйнап, якын дус күреп, кирәк чагында яклап йөргән Нияз азрак үсә төшкәч, Миләүшәгә карата күңелендә башка хис бөреләнүен сизеп алды. Мәктәптә бер партага алдарак утырган кызга карап көннәр буе хыялга чумып утыра башлады. Шуның өчен шактый гына «койрык» та эләктергәне булды. Тик малайның моңа һич кенә дә исе китми иде. Ул тизрәк дәресләр тәмамлануын, Миләүшәнең букчасын күтәреп сөйләшә-сәйләшә өйгә кайтуларын, «өй эшен аңламадым» дигәнрәк сәбәп табып аларга кунакка керүне көтә иде. Аның белән сөйләшүдән, хәтта янәшә атлаудан аңлатып бетереп булмаслык тәм таба иде. Кыз исә, киресенчә, үскән саен Нияздан читләшә барды. Хәзер инде ул күбрәк иптәш кызлары янына кайнаша, алар белән кич утырырга чыга иде. Нияз әллә ничә тапкыр Миләүшәгә үзененең хисләрен ачарга теләде, дәрестә утырган вакытта мәхәббәт хатлары язды. Тик аларның берсен дә укый алмады кыз. Чөнки Нияз сәгатьләр буе уйланып, йөрәк рәсемнәре белән бизәп язган хатларын кызның кесәсенә яки сумкасына салу урынына чүплеккә ташлый иде. Артык оялчан иде шул. Миләүшә аның хисләреннән көләр дип курыкты. Яшертен генә эчтән янды. Аны үзе өчен буй җитмәслек йолдызга санады.
Бу хәл күпмегә барган булыр иде, билгесез, алар белән булган бер вакыйга барысын да үзгәртеп куйды.
Гадәттәгечә, дәресләрдән соң икәүләшеп өйләренә кайтып бара иде алар. Шулчак әллә каян гына зур йонлач эт килеп чыкты һәм, һөҗүмгә җыенгандай, аларга карап ярсып өрә башлады. «Монда кил!» – дип кычкырды малай Миләүшәгә якындагы агачка күрсәтеп. – Монда ул безгә тия алмаячак. – һәм җитез генә агач башына үрмәләп менеп китте.
Әллә малайны ишетмәде, әллә куркудан аяклары тыңламас булды – кыз эткә карап бер урында катып калды. Тегесе исә, шуны гына көткәндәй, ырылдап якынлаша башлады. Миләүшә букчасы белән саклангандай итеп, үксеп елый башлады. Агач башына малайлардан да җитез үрмәләгән, бервакытта да күз яше күрсәтмәгән дустыннан моны көтмәгән Нияз бер мәлгә аптырап калды. Тик мизгел эчендә аңа ниндидер көч керде, шактый биеккә үрмәләвенә карамастан, ул кыз янына сикерде һәм эткә һөҗүмгә күчте.
Аннан соң ни булганын анык кына хәтерләми малай. Күзләрен ачканда ул инде өендәге караватта ята иде. Ә янәшәсендә ... янәшәсендә Миләүшә утыра!
– Мин сине шундый батыр йөрәкледер дип уйламаган идем, – диде ул аны маңгаеннан сыйпап. Ул хәшәрәт чүт кенә аяксыз калдырмады бит үзеңне. Рәхмәт, Нияз! Син мине үлемнән саклап калдың! – кыз кыюсыз гына малайны битеннән үбеп алды да, комач кебек кызарынып урамга чыгып йөгерде.
Соңыннан гына белде Нияз: Миләүшәнең тавышына олылар йөгереп килмәгән булса, ботарлап ташлыйсы булган икән аны әлеге эт. Тик аягының үтереп сызлавына карамастан, Миләүшә «хәшәрәт» дип атаган эткә чиксез рәхмәтле иде Нияз. Чөнки шул көннән соң алар арасында ниндидер сизелмәс җепләр, җылы хисләр сузылды.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң икесе дә Казанга укырга киттеләр. Төрле уку йортларын сайласалар да, һәр көнне бер-берсе белән күрешеп тордылар.
Укуын тәмамлаганнан соң армиягә китте егет. Миләүшәсе көтәргә вәгъдә биреп елап озатып калды. Андагы бер ел ике яшь йөрәкне хатлар аша бәйләп, сизелмичә үтеп тә китте.
Армиядән кайтуга, хәрби эшкә урнашты һәм гаилә корырга уйлады Нияз. Ничек итеп Миләүшәгә тәкъдим ясаганын бүгенгедәй хәтерли ул. Инде ничә ел очрашып йөрүләренә карамастан, никтер бик дулкынланды егет ул көнне. Мәрҗән кашлы йөзек салынган тартмачык чалбар кесәсе аша аягын пешерде. Ак роза чәчкәләренең инәләре кулына кадалып интектерде. Гадәттә, тәкъдимне ресторанда яисә кафеда ясыйлар. Ә Нияз исә сөйгәнен теплоходта йөрергә чакырды. Ничектер кечкенәдән Титаниктагы сыман су буенда бер-береңә мәхәббәт аңлату турында хыяллана иде ул.
– Ни булды соң сиңа? – дип гаҗәпләнде кыз үзен җитәкләп палубага әйдәгән Ниязның куллары калтыравын тоеп. Ә инде егет кесәсендәге тартманы чыгаргач, барысын да аңлап, шатлыгыннан кычкырып көлеп җибәрде.
– Мин риза-а-а! – диде ул Ниязның авызын ачып ни әйтергә белмичә аптырап калуын күргәч һәм бармагын тырпайтып уң кулын егеткә сузды. Әллә каушаудан, әллә мондый кисәк хәрәкәттән инде бармакка кереп утырдым дигән йөзек суга төшеп китте. Ниязның йөзе караңгыланып китте.
– Гафу ит, Миләүшә! – диде ул башын иеп, – Мин сиңа яңаны алып бирермен.
– Әй, җаным, – кызда инде йөзек кайгысы түгел иде. – Кайгырма, туйда кигезерсең әле. Әллә ничә йөзек белән йөрергә ханбикә түгел лә мин. Түлке туйны су буенда түгел, җирдә үткәрик инде без, яме?!
Егеткә дә җан кереп китте. Сөйгәнен кочагына кыскач, ул йөзекне сатып алыр өчен ай буе ачлы-туклы йөрүен дә онытты. Ә бит ул арзанлырак йөзек алсам Миләүшә үпкәләр, мине санга сукмыйсың дияр дип уйлаган иде. Ә ул әнә нинди икән, аның бәгырь кошы. Бәхет өчен алтын-мәрҗәннәр түгел, җан җылысы кирәк икән шул. Кич белән инде алар ЗАГСка гариза язарга киттеләр.
Туйдан соң тормыш җай гына ага башлады. Тырышып эшләгән егетне эшендә тиз күреп алдылар. Әкрен генә фатирлы, машиналы булдылар. Миләүшәнең бала көтүен белгәч, Ниязның бәхете тулып ташты. Ул һәр көнне, кош тоткандай, үз алдына шатланып йөри башлады. Хатынының һәр капризын үтәргә әзер торды. Ә алар шактый иде. Кыш көне төн уртасында җиләк, карбыз таптыру дисеңме, туңдырмадан соң тозлы помидор ашыйсы килүме – берсе дә калмады. Боларны бер дә авырсынмыйча, хәтта бик теләп эшләде ир. Аңлый иде ул хатынын. Ул боларны юри эшләми бит, карынындагы мәхәббәт җимешләре шулай назлана. Кайчандыр әнисе сөйләгән иде аңа: Ниязга йөкле вакытта үтереп кара карлыган ашыйсы килә башлаган. Урамда кышкы суык. Ул вакытта хәзерге кебек мөмкинлекләр юк. Кайнатма ашаса да күңеле басылмаган. Шуның истәлеге булып аркасын ике түм-түгәрәк кара миң бизәгән Ниязның. Шуңа да Миләүшәнең теләгән әйберен тиз генә таба алмаса борчыла башлый ул. Балада берәр эз калмасын тагын. Ярый ла аныкы кебек аркасына чыкса, ә йөзендә булса? Аллам сакласын!..
Бернинди «бизәксез» сау-сәламәт баһадир булып туды аларның бәхет алмалары. Марат дип исем куштылар. Хатыны бала табу йортына киткәннән соң борчылудан ни эшләргә белмәгән ир бәби тәпие юарга дип килгән дусларына кафеда табын өчен түләп калдырды да «минем өчен дә эчегез, миндә аракы кайгысы түгел», – дип хастаханә тәрәзәсе төбенә йөгерде.
Эштә берәрсенең баласы туса «йокы туймый, хатын теңкәне корыта» – дип зарлана башлыйлар. Нияз өчен исә ул йокысыз төннәр ничектер күңел тынычлыгы гына алып килде. Бик елак булды аларның Маратлары. Берәр әйбер ошамаса, хәзер авызын ачып үкерергә генә тора. Миләүшә дә көне буе өйдән чыкмыйча бала янында утырып талчыга, кисәктән кызып китә торганга әйләнде. Ә Нияз сабыр булды. Хатыны кабынып китсә, назлы гына кочагына алып: «Кайгырма, бәгырем, бар да үтәр!» – дип тынычландырды. Бала карарга да, өй эшләрендә дә булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты. «Син – «подкаблучник», хатының сүзеннән чыкмыйсын», – дип көлделәр аннан дуслары. Нияз бу сүзләргә каршы елмая гына иде. «Әйе шул, – дип уйлый иде ул эченнән генә. – Бәлки шулайдыр да. Ләкин сезне, үзегез сөйләвегез буенча, чираттагы күңел ачуларыгыздан соң уклау тоткан усал хатын, салкын аш көтә. Ә мине Миләүшәм һәр көнне елмаеп каршы ала.» Хатынының йөзендә бәхет чаткысы күрүдән дә зуррак бүләк кирәкми иде иргә. Ул хәтта кайчак бала белән ялгызы калып хатынын көчләп диярлек иптәш кызлары янына кунакка җибәрә иде. «Бар, азрак ял итеп кайт, йөзеңнән нур качкан», – дия иде ул аңа.
Декрет ялыннан соң эшкә чыккач, Миләүшә ничектер үзгәрә башлады. Юк кына сәбәптән дә кызып китә торганга әйләнде. Хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли иде ул. Элегрәк үз хезмәтен яратып башкара, авыру кешеләргә ярдәм итүдән тәм таба иде. Кемнең нинди авырудан терелүен, саклаучысыз әбиләрне кайгыртуын сәгатьләр буе сөйли иде. Хәзер исә аның шәфкать туташы гына булып каласы килми. Аның белән эшләүчеләрнең күбесе табиб булып эшли башлаганнар. Ә ул кемнән ким?
«Теләсәң югары уку йортына кер. Акча ягын үз өстемә алам», – дип тәкъдим итте аңа Нияз чираттагы ызгыш башлангач. Моңа каршы хатын тагын да ныграк тузынды.
– Син нәрсә, мине робот дип белдеңме әллә? – диде ул иренә дошманга карагандай усал караш ташлап. – Көне-төне кечкенә бала белән чилән, иртүк торып эшкә чап. Кичен ашарга пешер, баланы юындыр, синең көйне көйлә. Сиңа рәхәт. Эштә тоткарлана, имеш. Арый, имеш. Шул эшеңнән кайтканнан соң да кәгазьләреңнән аерыла алмыйсың бит син. Азрак ярдәм итү турында уйлап та карамыйсың! Ашаган тәлинкәңне дә юып куя белмисең... Кайчан укырга вакыт табарга тиеш инде мин синеңчә, ә?! Син йоклаган арадамы???
Шуның белән сөйләшү тәмамланды. Чөнки Нияз хатынына каршы берни дә әйтмәде. Ул хаклы, дип уйлады ул. Чыннан да, аның кеп-кечкенә җилкәләренә никадәрле мәшәкать өелә. Эштән соң арып кайтса да, азрак хатынына ярдәм итәргә кирәк.
Һәм ул шулай эшләде дә. Ире каршы сүз әйтмәгәч, киресенчә, ни эшлим дип гел янәшәсендә ярдәм итәргә торгач, Миләүшә дә акрынлап тынычланды, тормышлары янәдән үз җаена кайтты.
Марат беренче класска укырга кергәч, Миләүшәнең икенчегә бала көтүе ачыкланды. Нияз инде күптән Маратка энекәш яки сеңелкәш алып кайтырга тели иде. Миләүшәсе фигура бозылудан курыкты. Туасы җан булгач синнән сорап тормый икән шул. Хатыны да: «Үзем өчен бер матур кыз табам», – дип ялкынланып йөрде. Тик УЗИ ясап, карынындагы баланың малай икәнен белгәч, үксеп елап кайтып керде. «Малай булса да, кыз булса да барыбер түгелмени?!» – дип тынычландырды аны Нияз. – Иң мөһиме – сәламәт булсын. Кыз да алып кайтырсын әле!».
Башкача бу турыда сүз кузгатмады Миләүшә. Киресенчә, ничектер төшенке кәефтән, әледән-әле иренә бәйләнүдән туктады ул. Еш кына эшендә тоткарлана башлады. Авырлы хатыны соң гына кайткан көннәрдә бик кызганды аны Нияз. Ашарга да үзе пешереп куя торган булды. Марат белән өй эшләре эшләүне дә үз өстенә алды.
Бала туып бер ел үтүгә, Миләүшә «сәламәтлегем начар» дип санаторийга китеп барды. Нияз ике баласын карар өчен эшеннән түләүсез ял сорап алды. Хатыны кайтасы көнгә интернеттан карап тәмле ризыклар пешереп куйды, елмаеп каршы алды. Миләүшәсенең дә кәефе шәп иде. Ирен бер кочаклап үпте дә: «Күптән күрешкән юк» – дип, дус кызлары янына чыгып шылды. Ике атна буе түземсезләнеп сөйгәнен көткән Нияз авызын ачты да калды. Алай да каршы сүз дәшмәде. Иң мөһиме – Миләүшәсе сәламәт, шат күңелле. Әллә нигә бер күңел ачып алса ни булган.
Алга таба күңел төшенкелегенә сылтап өйдән чыгып китүләр ешайганнан ешая барды. «Көне буе Данил белән мин утырам. Син дә аның әтисе ич. Әзрәк синең янда торса да зыян итмәс», – ди иде Миләүшә. Нияз каршы килмәде. Башка вакытта моңаеп утырган хатыны дуслары белән күрешеп кайткач, кояштай балкый башлый, Ниязга да назлы сүзләрен кызганмый.
Ә көннәрдән бер көнне... Гадәттәгечә эшеннән ашкынып кадерлеләре янына кайтты Нияз. Тик гаҗәпләнүенә каршы, өйдә беркем дә күренмәде. Марат күптән мәктәптән кайткан булырга тиеш иде. Данилны кайда да булса алып барганда, алдан кисәтеп куя торган иде Миләүшә. Нияз ни уйларга белмичә аптырап торганда ишектә хатыны күренде. Ир ни дә булса сорарга өлгергәнче, тәрәзәгә эленгән челтәрләрне йолыккалый башлады.
– Китәм мин синнән, Нияз, китәм! – диде ул идәндә өелеп яткан челтәрләрне төреп. – Башкача синең белән яши алмыйм! Никахтан соң элгән челтәрләремне алам, ачуланма. Күченәсе фатирның тәрәзәләре шып-шыр. Яңасын алганчы ярап торыр.
– Ни булды, Миләүшә? Мин берни дә аңламыйм...
– Син беркайчан да берни дә аңламадың. Борын төбеңдә дустың белән очраштык, ә син безнең балабызны карап өйдә утырдың. Җебегән син, Нияз. Ә минем чын ир-ат белән яшисем килә. Кирәгендә назлый да белсен, кирәккәндә утлы табада биетсен. Ха-ха-ха..
– Нәрсә? Нинди дус? Ничек инде сезнең балагыз? Син миңа хыянәт иттеңме? – Нияз үз-үзен белештермичә бүлмә буенча йөренде. – Йә, әйт, нигә дәшмисең?!
– Әйттем бит инде, кирәгеннән артыгын да әйттем. Ә син үз колакларыңа ышанмагандай кабатлап сорыйсың, – Миләүшәгә аның хисләре белән уйнау көлке генә иде күрәмсең.
– Кем ул? – Нияз кулына пычак алды. – Үтерәм!!!
– Йә, тынычлан. Аны үтереп сиңа ни файда. Төрмәдә черисең килмидер ич. Пычагыңны куйсаң әйтермен.
Ир пычакны идәнгә томырды.
– Гамир. Без күптәннән бер-беребезне ошатып йөрибез инде. Башта ук сөйләргә батырлыгым җитмәде. Сине кызгандым.
– Ә хәзер ни үзгәрде?
– Яши алмыйм мин синең белән башкача, Нияз. Күңелсез синең белән. Рәхәтләнеп бер әрләшеп тә булмый бит. Ә дисәң, җә дип тик җебеп утырасың. Күпме шулай яшәргә була, җә?
– Гамир?! Ул өйләнгән ич.
– Аларның аерылышу турында гаризалары күптән ЗАГСта ята инде. Кысыр аның хатыны. Ә Гамир бала сөяргә тели.
– Ә балалар?
– Нәрсә балалар?
– Аларны чит-ят кулында тәрбияләтмәячәкмен мин.
– Марат үзе минем белән яшәргә телим, диде. Ә Данил... Син чыннан да аны үзеңнеке дип уйлыйсыңмы? Нәкъ менә шуңа күрә аерылышырга булдым да инде мин. Дөрес, иртәрәк кирәк иде...
Миләүшә, тиз-тиз генә әйберләрен җыйды да, Ниязның хисләрен таптап, өйдән чыгып китте.
Ир, куллары белән башын кысып, ялгызы гына идән уртасында утырып калды. Тормыш авырлыкларына сынмаска өйрәнсә дә, бу кадәр үк авыр сынауны күтәрерлек көче юк иде аның. Кемнән-кемнән, тик җаныннан артык яраткан Миләүшәсеннән көтмәгән иде ул мондый адымны. «Чүпрәк, – дип сүкте ул үз-үзен. – Ничә ел иңгә-иң терәп яшәгән хатыныңны да тотып кала алмадың. Әйбәт ир булам дип күпме тырыштым бит. Тинтәк...»
Шул көннән башлап тормышы түбәнгә тәгәрәде Ниязның. Кайгысын азга гына булса да онытып тору өчен эчте дә эчте ул. Урамда якты көн тууга да, шып-шыр тәрәзәдән ыржаеп карап торган төнге караңгылыкка да исе китмәде. Буш шешәләрдән диван артында зур гына тау өелде.
Эчү сәбәпле эшеннән дә бик тиз чыгардылар аны. Хәер, Ниязның моңа керфеге дә селкенмәде. Аның урынына Гамирны билгеләүләрен ишеттерделәр. Ай эчендә хатынын да, дәрәҗәле эш урынын да үзләштерде Гамир. Ә бит ул аны күптән түгел генә якын дуска санап йөри иде. Өе, балалары хакында сораштырганда, юри мыскыл итеп сөйләшкән икән кабахәт. Эченнән генә Нияздан кычкырып көлгәндер. «Син бәхетле, Нияз. Хатының балга манып кабып йотарлык», – дип телләнгән чаклары булды шул. Нияз моны дусларча шаяру дип кенә кабул итте. Читтән карап кына көнләшеп ятмаган икән шул дусты. Икәүләшеп аның җанын аяк астына салып ташлаганнар.
Исерек тормыш күпмегә дәвам итәр иде икән, билгесез. Көннәрдән бер көнне Нияз янына университетта бергә укыган танышы Данияр килде.
– Мин үз эшемне ачарга җыенам, яшьти. Синең ярдәмең кирәк иде. Баш яхшы эшли бит синең. Акча мәсьәләсен мин үзем кайгыртам. Бизнес-план төзергә һәм башлап җибәрергә ярдәм итәргә риза булсаң, компаньоннар булыр идек диде.
– Мин – эшмәкәр, ха-ха-ха, – дип көлде Нияз. – Кыяфәтем фирма җитәкчесенекенә ошап торадыр шул.
– Мин синең хәлләр хакында беләм, яшьти. Сине эзләп эшеңә килгән идем. Адресыңны да алар бирде. Башыңнан үткән хәлләрне дә кыскача сөйләделәр. Гамир бөтенесе алдында күкрәк кагып мактана, ди. «Ниязны эшсез дә, хатынсыз да иттем. Бомжга әйләнер инде тиздән. Ачка үлмәсен өчен ипи катыларын кызганмаячакмын» – дип, – көлә, ди. Син шундый кешеләрнең үз өстеңнән көлүләренә ничек чыдап ятасың, ә?
– Нишләргә тиеш инде мин, синеңчә? – Нияз шешә төбендәге аракысын тамчылап эчеп бетерде. – Көлсен. Бөтен тормышымны таптап изде инде ул минем. Тагын да начаррак була алмый.
– Ә син егылма, яшьти. Андый үҗәтләр катырак суккан саен аягыңда ныграк басып тор. Синең түбән тәгәрәвеңә ул шатлана гына. Хатын китте дип кенә тормыш бетми бит ул. Балаларыңның йөзенә ничек карарсың?
– Аларга минем кебек әти кирәкми.
– Ә син аларга кирәк әти бул. Әйдә, бергәләшеп бизнес ачабыз. Эш башлау өчен барысы да әзер. Синнән акыл һәм талант кына сорала. Синең кинәт баеп китүеңне күргәч, хатының үзе ялынып кире кайтыр әле. Ә син аны кабул итмәссең, унсигез яшьлек кызга өйләнерсең, ә!
– Бөтен хикмәт шунда шул, Данияр. Хыянәт итүен белгәч тә, яратуым кимемәде. Ничек кенә йөрәктән алып ташларга икән ул бәхетсез мәхәббәтне...
– Эштә уйларга да, кайгырырга да вакыт калмый, Нияз. Бүген үк бу шешәләреңнән арын. Үзеңне тәртипкә китер. Иртәгә мин сине иртәнге сигездә көтәм, – дип адрес язылган кәгазь бите тоттырды да, юлында булды Данияр.
Шул көннән башлап Ниязның тормышы үзгәрде. Бизнеслары гөрләп барды аларның. Күңелсез уйлардан котылырга теләгән ир бөтен вакытын эшкә багышлады.
Инде тормышым җайланды дигәндә генә, әлеге авария хакындагы хәбәр янә аяктан екты....
...Телефон тавышына уянып китте Нияз. Тәрәзә аша үтеп кергән кояш нурлары инде яңа көн туганлыгын хәбәр итә иде. Нияз исә һаман кулларына башын куеп, бөгәрләнгән хәлдә өстәл янында утыра. «Уйлана-уйлана йоклап кителгән, димәк», – дип, ул муенын як-якка боргалады. Уңайсыз халәттә озак утыруга ризасызлык белдереп аның бөтен сөякләре шыгырдап куйды.
– Исәнмесез, сез Миңнуллин Ниязмы? – диде таныш түгел тавыш трубканы алгач.
– Әйе.
– Мин сырхауханәдән. Улыгызны дәвалаучы табиб. Данилга кичекмәстән тагын бер операция ясарга кирәк. Аңа бик күп кан таләп ителәчәк. Донорлар эзләргә вакыт юк. Һәр минут исәптә. Хастаханәгә килә алмассызмы икән?
– Мин... хәзер... – Нияз битен су белән генә чылатып алды да, урамга атылды.
Кан кызганыч түгел аңа. Кирәк булса бөтенләе белән дә бирергә әзер. Тик... туры килерме икән соң ул аңа. Врачлар аны үз улы дип уйлый да бит...
Нияз бөтен шикләрен табибка сөйләп бирде. Бу сүзләрне әйтергә әзерләнсә дә, улының тормышы белән уйный алмый иде ул.
Бәхеткә кан группалары туры килде. «ДНК анализы ясыйкмы?» – дигән табибка Нияз «юк» дигәнне белдереп баш какты. Данилны үз улы итеп саныйсы килә иде аның. Башка җавапка ул әзер түгел иде. Эчтән шикләнү бер хәл, табиблар әйткән ачы дөреслек – бөтенләй икенче.
Коридорда Данил янына кертүләрен көтеп утырган Нияз янына бер ханым килеп утырды. Бу хатынны каядыр күргәне бар кебек тоелды иргә. Тик исенә генә төшерә алмады.
– Исәнме, Нияз, кайгыңны уртаклашам, – диде хатын моңсу гына.
– Рәхмәт.
– Син мине танымадың бугай. Гамирның беренче хатыны Сәрия мин. Әле яшьрәк чакта дүртәүләшеп театрга барган идек хәтерләсәң.
– Хәтерлим, – диде ир. Чынлыкта исә искә төшереп азапланмады да. Аның кайгысы башка иде. Гамир белән бергә күңел ачып йөргән мизгелләрне искә төшерү кирәк идемени аңа...
– Данилның тормышы куркыныч астында түгел, операция уңышлы узды, диде табиблар...
– Әйе, минем улым көчле, алай тиз генә бирешмәс...
– Авыр булса да сорыйм әле, Нияз... Син ачуланма... Данил синең үз улыңмы? Гамир...
– Данил – минем улым, минеке! – дип ярым кычкырып җавап бирде ир. Хатын аның тавышыннан сискәнеп куйды.
– Син, зинһар ачуланма, Нияз. Мине дә аңларга тырыш. Бәлки Гамирдан ишеткәнсең дәдер. Балага уза алмадым бит. Мин уйлаган идем... Әгәр... бала Гамирныкы булса... Син аннан баш тартсаң... Данилны үзем тәрбияләмәкче идем. Бу дөньяда япа-ялгызым бит мин...
– Мин аны беркемгә дә бирмим! Башка бу хакта бер сүз дә дәшмәгез. Җитте!
– Күңелеңә кагылган өчен гафу ит. Ярдәм кирәк булса... Кыенсынып торма...
Данил янына аларны берничә минутка гына керттеләр. Малай әле бик хәлсез, түшәмгә карап тыныч кына ята иде. Тик Нияз аның кулын учына кыскач ярым пышылдап кына: «Әти» – диде. Ә бит ул ничә ел әти дип Гамирны йөртте. Ниязга ничек дип дәшәргә дә белми иде. Димәк, ул хәтерли. Аерылышканда бик бәләкәй булса да, барын да хәтерли! Ниязның шатлыктан күзләреннән яшь бөртеге атылып чыкты.
«Балага хәзер тынычлык һәм ачык чырай кирәк. Элеккеге тормышына кайту өчен шактый вакыт кирәк булачак. Тик сез кайгырмагыз, әкренләп барысы да үз урынына кайтыр. Күп әйбергә яңадан өйрәнергә кирәк булса да, ул тулысынча тереләчәк», – диде табиб палатадан чыккач. – Кичкә тавык шулпасы алып килегез. Егеткә көч тупларга кирәк.
– Нияз, тукта әле, – дип аның артыннан йөгерде Сәрия. – Баягы сүзләрем өчен син мине күрә алмыйсыңдыр инде, беләм. Кичер, зинһар. Гамир белән аерылышканнан соң мин башка шәһәргә күченеп киттем. Монда туганнарым да юк. Кичкә кадәр генә синдә тукталсам... Шулпа пешерер идем... Кунакханәгә шалтыраттым. Хастаханәгә якыннарында бүлмәләр кичкә генә бушый...
– Әйдәгез,– диде ир. – Тик бу хәлләрдән соң фатирда тәртипнең «т» хәрефе дә калмады. Гаеп итмәгез...
Гаеп итү түгел, курчак өедәй җыештырып чыгарды Сәрия өйне. Телеңне йотарлык итеп шулпа, бәлеш пешерде. Ниязның инде күптән өйдә пешкән тәмле ризык ашаганы юк иде. Сәрия белән хастаханәдә дорфа кылануына үкенеп тә куйды.
Кич белән Данил яныннан чыкканнан соң, бала терелгәнче үзендә яшәргә чакырды Нияз Сәрияне.
– Фатирым өч бүлмәле, урын җитәрлек, – диде.
– Әллә ничек бит, – дип уңайсызланды хатын. – Кеше ни уйлар.
– Миңа ничек авыр икәнлеген белә торгансыңдыр. Үзем генә калырга куркам мин, – диде Нияз. – сөйләшергә, эч бушатырга кеше булу да минем өчен зур бәхет. Теге вакыттагы сөйләшү өчен ачуланма син миңа. Данилны мин кечкенәдән тәрбияләп үстердем. Минем өчен ул башка кешенеке була алмый. Сез минем беркемем дә калмады дисез. Ә минем... Авариядә барысы да һәлак булды... Тормышны алга таба дәвам итәргә этәргеч бирә алучы бердәнбер кеше – Данил.
Сәрия килешүен белдереп баш какты да, Нияз артыннан иярде.
Икенче көнне эшкә китте Нияз. Кайгырып кына тормыш бармый. Данилны дәвалар өчен шактый гына акча кирәк булачак. Балага ашарга илтүне Сәрия үз өстенә алды.
Эштән өенә кайтып кергәч, тәмам аптырашта калды ир. Сәрия аерылышканнан бирле шыр ялангач утырган тәрәзәләргә күз явын алырлык ап-ак челтәрләр элеп куйган иде.
– Сорамыйча элгәнгә ачуланмассыңмы инде, – диде ул читенсенебрәк. – челтәрсез тәрәзә шәрә кыз сыманрак. Бөтен өйнең ямен алып тора. Данил кайтканчы фатирны матурлыйсым килде. Тиздән ул хастаханәдән чыгар. Мин үз шәһәремә кайтып китәрмен. Әзрәк ярдәмем тиеп калсын, дигән идем...
– Бик матур. Рәхмәт, Сәрия, – диде Нияз елмаеп. – Бәлки... Бәлки син моннан китмәссең?..
– Ничек инде? Данил терелгәч, минем ярдәмем кирәкмәячәк...
– Син Данилга гына түгел, миңа да кирәк, – Нияз үзе дә сизмәстән колак очларына кадәр кызарды. – Ничегрәк аңлатыйм икән... Синең янәшәңдә ничектер тыныч миңа, Сәрия. Кайгы-борчуларым да онытылып тора. Шушы берничә көн эчендә күңелгә якын кешегә әверелдең... Бәлки без... яңа тормыш башлап карарбыз... Бергәләшеп...
– Дөресен генә әйткәндә, син дә миңа ошыйсың, Нияз, – диде Сәрия. – Әйтергә генә кыймадым. Әллә ничек бит... парлар белән алышынган төсле...
– Үлгән артыннан үлеп булмый, Сәрия. Тормыш алга таба дәвам итә. Аннан соң, без аларга түгел, алар безгә хыянәт итте бит. Безнең алар каршында гаебебез юк. Безнең дә бәхетле тормышка хакыбыз бардыр бит...
– Мин сиңа бала бүләк итә алмаячакмын бит, Нияз.
– Безнең Данилыбыз бар инде. Ходай күрсәткәне булыр. Теләсәң, балалар йортыннан да бер бала алырга була. Күңелең иркен булсын... Чык миңа кияүгә, Сәрия!..
 
...Бергә яши башлауларына ике ай узгач, Данилны хастаханәдән чыгардылар. Әлегә ул хәлсезрәк, тотынып кына йөри иде. Табиблар борчылмаска кушты. «Егет көчле. Без уйлаганнан да тизрәк тернәкләнде. Ярты елдан йөгереп йөриячәк», – диделәр. Сәрия көне буе аның янәшәсендә булды. Сәламәтлеген кайтару өчен хәленнән килгәннең барын да эшләде. Арыдым дип зарланганы булмады.
Бер көнне исә Нияз эштән кайтканнан соң хатынның кисәк кенә башы әйләнеп китте. Аннан укшый башлады. «Барысы да әйбәт, хәзер узар», – дип карышса да, Нияз аны хастаханәгә илтте. Табиб бүлмәсеннән Сәрия май кояшыдай балкып чыкты.
– Беләсеңме, Нияз, – дип кычкырып иренең кочагына атылды ул. – Мин авырлы. Безнең балабыз булачак!
– Тукта әле, җаным, – диде Сәрия кисәк кенә сагаеп калып. – Гамир белән ничә ел яшәп, балага уза алмадым. Хастаханә ишеген мин генә таптадым. Ул «мин сау-сәламәт, дәвалан!» – дип кенә кычкырды. Гаеп миндә булмаган, димәк... Син мине аңлыйсыңмы? Данил... Аның әтисе Гамир булу бик шикле...
ДНК анализы да Данилның Ниязның үз баласы булуын раслады. Ул көнне хатынын кочаклап елады Нияз. Ир башыннан оялмыйча рәхәтләнеп күз яше түкте. Чөнки бу яшьләр шатлыктан түгелгән энҗе бөртекләре иде. Ниһаять, Сәрия элгән ак челтәрләргә ияреп, Ниязның тормышына дә бәхет килде. Хәзер инде ул кадерлеләрен күз карасыдай саклаячак иде...

 

 

Лилия ЗАКИРОВА

 

 

 

Комментарийлар