Чәчәкләрем
И-и, бу сагыш дигән нәрсә, адәм балаларын ничек кенә яндырмый, көйдерми икән?!
Олыгая төшкәч, бу хис аеруча көчәя бара. Күрше фатирда яшәүче Бибигайшә әби дә калага күчеп килгәннән бирле җанына тынычлык тапмый, авылын, ялгызы калган йортын сагына. Төннәрен дә йокы керми аның күзләренә, һәркемне эшкә киткәндә озатып, кайтканда каршы алып, хәл-әхвәл сорашмый калмый ул. Аннан соң ул кырт кына авыл тормышына күчә дә, күңеле түрендәге иң нечкә кыллар тибрәнүеннән булса кирәк, ихластан дулкынланып сөйләп китә:
– Ишеткәнсездер инде, сеңлем, быел авыл халкы игеннәрне вакытында җыеп ала алмады, яңгырлар комачаулады бугай, безнең район да артта калган, дип ишеттем әле.
Аның төсе уңа төшкән коңгырт күзләрендә очкын кабына, киң маңгаендагы җыерчыклары язылып киткәндәй була. Матур булып картайган бу әбинең йөзендә карап туймаслык елмаю балкый.
– И-и-и, безнең Мишә буе бодайлары! Анда үскән шикәр чөгендере, сеңлем, мин сиңа әйтим!.. Сулышым белән тартып китерердәй булам туган якларны шушы кала җиренә. Гомер иткән нигезеннән кубып, каерылып йөрмәсен икән ул адәм баласы... – Шулай ди дә тынып тора Бибигайшә әби. Аннары күңелен бушатып сөйләп китә:
– Без яшь чакта: «Сандугачның, мескенкәйнең, канаты каерылган, бер без генә түгел инде илләрдән аерылган», – дип җырлыйлар иде. Риза булып, теләп аерылгач ни!..
Андый минутларда Бибигайшә әбинең йөзе үзгәреп китә. Күзләрендәге йолдыз җемен ниндидер ямансулык элпәсе томалый. Маңгаендагы гомер буразналары тирәнәя төшә. Бөтен гәүдәсе бөрешеп, кечерәеп кала төсле. Гүя аның күңел учагын сүндерәләр.
Кеше тормышының җебе-җиге белән кызыксынудан түгел, бәлки тирән уфтануына теләктәшлек итеп, сак кына сораштырып куям:
– Киленегез белән арагыз бик үк җылы түгелме соң әллә, Бибигайшә әби?
Күршем сискәнеп үк китә.
– Юк, сеңлем, юк-юк, гөлкәем, авызыңнан җил алсын, киленем кызымнан да миһербанлырак, якты көн менә! Үзем хаталандым, үзем, кубасы калмаган төп нигездән. Ялгыз калган йортым да, әкрен генә хуҗасын сагынып, сыкрана торгандыр, бәгырь. «Ник мине ялгызымны ташлап киттең?» – ди торгандыр, җаныкаем.
Сүз авылга кагылдымы, аның тыны кайнарлана, теле җорлана. Таң тынлыгын ярып кычкырган әтәчләр дә, язларын яңа гына тернәкләнгән яшел үлән өстендә сары йомгаклар булып тәгәрәшкән каз бәбкәләре дә, туклыктан ялык-ялык килеп торган яшь бозауның арт аякларын атып йөгереп китүе дә, сәрви куакларының чәчәкләрендә ширбәт ләззәтеннән оеп безелдәгән бал кортларының гөжләве дә бик еракта калган хатирә сыман тоела, аңа. Кое сиртмәсен чүктереп су алулар, болынга чыгып чалгы кайраулар, көзге мәлне каз өмәләренә җыелып гөр килүләре... тагын әллә ниләр күз алдына килә Бибигайшә әбинең... Аның теленә әледән-әле яшелле-сарылы дулкыннар йөгерешкән басулар, Мишә суының назлы кыз йөрешен хәтерләткән бормалары, талгын җил ындыр табагыннан китергән бөртек исе керә тора. Дөресрәге, болар аның теленнән төшеп тормый. Өнендә дә шулар истә, төшенә дә шулар керә. Бу кала җирендә аның әйтерсең лә шәүләсе генә, җаны белән ул үзенең туган-үскән җире, үзе белән картайган йортында.
...Һавада кыр казларының моңсу гына тонык тавышлары ишетелде. Бибигайшә әби, сискәнеп, утырган урыныннан ук торып, кулын маңгаена куя да:
– Әй, кайталар җанкисәккәйләрем, кыйгач сафларга тезелеп! Әй, аваз салган булалар бәгырькәйләрем, туган якларга тагын кайттык, диләр. Сагынганнар безнең якларны... Кош булып, кош туган күлләренә кайтуына сөенеп бетә алмый, адәм баласы ничек җирсенмәсен дә, ничек моңсуланмасын!.. – дип өзгәләнә.
Киек казлардан да биегрәк очар булып, сагыну-сагышларын куды ул. Җыерчыклар баскан битендә елмаю чаткылары күренде. Әйтерсең лә, күңеле белән сагышланып беткән иске йортының терәүле капкасын ачып керде Бибигайшә әби бу минутта.
Шулай гына була күрсен, насыйп булсын иде...
Дания ГАЙНЕТДИНОВА
Фото: https://ru.freepik.com/
Комментарийлар