Бурсык
Теләсә нигә сәләтле икәнен белә иде ул аның.
Очрый бит шундый кешеләр – аларның киләсе мизгелдә ни эшләп атасын, ни кыланасын берничек тә сизенеп, алдан әйтеп тә булмый. Болай карап торуга акылсыз түгел кебек тә үзе, тик кисәк кенә, һич көтмәгәндә, бер сәбәпсездән йә китереп суга ул, йә...
Ләкин алай да Марленнан моны ук көтмәгән иде Айбулат. Аны мондыйга ук сәләтледер дип күзалдына да китермәгән иде. Ә ул сәләтле булып чыкты. Хәтта ничектер җиңел генә, «үтеп барышлый», шулай булырга тиеш кебек эшләде ул моны. Шуңа җан өши.
...Эшенә, авылдашлары әйтмешли, кәчигәркә янына килеп җиткәч, Айбулат туктап тәмәке кабызды. Начар гадәткә өйрәнүен әнисенә сиздерәсе килми, шуңа гел качып тарта ул. Казаннан ияреп кайтты бу гадәте. Быел җәен университетка укырга керергә барган иде, конкурстан үтмәде. Ләкин Айбулат алай гына бирешә торган малай түгел, киләсе елга ул тагын керү имтиханнарын тапшырырга барачак. Бу юлы инде ныклап әзерләнеп! Ә язга кадәр шушында, кәчигәркегә эшкә кереп торды. Марлен белән чиратлашып эшлиләр.
Айбулат чираттагы төтен болытчыгын өреп чыгарды. Төтен һавада таралып беткәч, аның игътибары йолдызларга күчте. Әнә зур чүмеч, әнә кечкенәсе. Карале, нишләп бу йолдызлыкларны ана аю белән бала аюга охшаталар икән? Бер охшаган җире дә юк инде, югыйсә... Ярар, кереп мичкә ташкүмер ыргытырга кирәк. Икеләр тулып киткәндер инде. Соңгарак калып килде шул бу юлы Айбулат. Сәгатьне төнге бердә шылтырарлык итеп көйләп куйган иде, ишетмәгән тавышын. Кышкы йокы тәмле була шул. Ярый әле әнисе уятты. Тагын ярты сәгатькә соңга калса, мичнең сүнүе дә бар иде.
Шыгырт-шыгырт, шыгырт-шыгырт... Кемдер ашыгып атлый. Айбулат, үзе дә сизмәстән, тәмәкесен артка яшерде. Кем булыр бу? Нишләп йөри җиде төн уртасында? Әллә бер-бер хәл булганмы? Ә-ә-ә, Разия икән...
Хатын Айбулатны шәйләмәде, ахрысы. Мышык-мышык борынын тартып үтеп бара иде, егет исәнләшкәч, куркып китте. Аннан калтыравык тавыш белән: «Исәнме», – диде дә адымнарын тизләтә төште.
Тагын Марлен тавыш чыгарган инде, димәк. Иренең талау-кыйнауларыннан качып, Разия төннәрен урамда йөри, Марлен йоклап киткәч кенә, өенә кайта дип сөйли торганнар иде, дөрес икән. Ай-һай каты кеше ул Марлен! Усал! Айбулатлар да малай чакларында үзләреннән биш-алты яшь чамасы олырак Марленнан шөллиләр иде. Урамның теге башында күренсә, тизрәк берәр тыкрыкка борылып кереп китү ягын карадылар. Югыйсә, ул суккалап-төрткәләп, үртәп, берәр әйбереңне талап интектереп бетерә, җылатмыйча туктамый иде. Разияның болай качып йөрүләре бер дә гаҗәп түгел инде.
Балалары юк Марленнарның. Өйләнешкәннәренә дүртенче ел инде, ә бәбәй алып кайта алмыйлар. Кеше белеп сөйли микән инде, гаеп Марленда дигән булалар. Бәлки, дөрестер дә. Сәбәп үзендә икәнен белгәнгә, эче янадыр, күрәсең. Алайса нигә инде Разияны интектерергә? И-и-их!
Айбулат үкенечле ачу белән тәмәкесен чиртеп җибәрде.
— Мияа-а-ау! – Кәчигәркәнең ишек төбендә бер песи баласы йомгак булып утыра иде.
— Әл-ләй! Ни бу?! Каян килеп чыктың син монда, җан иясе?! – Айбулат тере йомгакны җылы учларына алып эчкә узды. – Каяле, монда Марлен абыеңның кабымлыкка дигән кипкән балык кисәге бар иде. Ә, менә ул! Син сыйлана тор, яме, мин мичне карап алыйм әле.
Айбулат мич ишеген ачып җибәрде. Ташкүмер янып беткән дисәң дә ярый иде. Егет һава өрдерә торган моторны кушкач, мич эчендәге ташкүмер кисәкләре әкренләп кызара башлады. Аларның ныклап кызганын бераз көтеп торганнан соң, кулына көрәк алып, мичкә ташкүмер ыргытырга кереште. Песи баласы кипкән балык кимереп утырган җиреннән бер күзе белән генә әледән әле егетне искәргәләп торды.
Мич ягучыбыз эшен тәмамлап, көтелмәгән кунагына борылып караганда, тегесе, балыгын ашап бетереп, ак тәпиләрен алсу теле белән ялап утыра иде.
— Мияа-а-ау!
Егет, килеп, аны тагын кулларына алды, колак артын кашып иркәли башлады. Шунда Айбулатның борын очыннан бер тамчы тир тамып, песи баласының ап-ак борын очына төште. Нәкъ уртасына! Юри тырышсаң, алай килеп чыкмас иде әле!
— Мияа-а-ау! – Песикәй, үпкәләгәндәй, бер чинап алды да, тагын борын-тәпиләрен яларга кереште. Чистарынып беткәч, аның игътибары мич ишегенә күчте. Ташкүмер өстәгәч, ут терелеп, инде ныклап яна башлады, мич эченнән яктылык сирпелеп чыга иде.
— Нәрсә, янамы? – дип сорап куйды Айбулат. – Янсын, аның эше шул. Җылылык кирәк бит, һәркемгә дә җылылык кирәк. Менә шушы мичтә янган ташкүмер беләсеңме күпме кешегә җылы бирә? Һи, җүләркәй, саный китсәңме?! Балалар бакчасындагы тишек борыннарга, мәктәптә укучыларга, тагын әле китапханәгә, клубка, кибеткә, медпунктка, почтага, силсәвит-кәнсәләргә. Нәчәлникләр дә урыны җылы булганны ярата. Менә шулай, песикәй! Карале, сиңа берәр исем уйлап табарга кирәк бит инде.
— Мияа-а-ау!
— Песигә Мияу дигән исем куеп булмый инде. Сез бөтенегез дә Мияу! Тә-ә-әк, син булырсың... булырсың... Ак Барс! Ә, юк, бу исем бармый. Син бит ак кына түгел, әнә кара тапларың да бар. Тә-ә-әк, алайса... Барс кына! Аксыз! Әй, Ба-а-арс! Нигә миңа карамыйсың? Ошамыймыни Барс дигән исем? Барси-и-ик?! Туктале, Барсик булгач, урысча исем килеп чыга түгелме соң? Аның татарчасы ничек була икән? Тә-ә-әк, Барсик, Барсик? Таптым! Син Бурсык буласың! Ак барска барыбер охшамагансың да, ә менә бурсыкның нәкъ үзе! Әй, Бурсы-ы-ык?!
— Мияа-а-ау!
— Менә килештек тә!
Кинәт кәчигәркә ишеге чиелдап ачылып китте. Айбулат аптырарга да өлгермәде, Марлен аның янына очынып килеп тә җитте.
— Разия күренмәдеме бу тирәдә?!
— Юк.
— Кая качты микән ул сука?!
Марлен, ашыга-ашыга, кәчигәркә почмакларыннан нидер эзләнә башлады. Бүрек астыннан чыгып торган озын җирән чәчләре тирләп юешләнеп беткән, ярсу күзләре кып-кызыл, үзе, борын тишекләрен зур итеп кабартып, еш-еш сулый, үзе аты-юлы белән сүгенә иде.
— Монда шешә төбендә калган булырга тиеш иде, син алмадыңмы? – дип сорады ул, эзләнүеннән туктап та тормыйча.
— Эттән сөяк каламы соң? Әнә бушаган шешәң эскәмия астында ята.
Марлен, очып килеп, Айбулатның якасыннан умырып тотты:
— Син авызыңны чамалап ач!
— Ни булды, Марлен? Ни кылануың бу?
— Мә, укы! – Марлен, аның кулына бер кәгазь кисәге тоттырып, эскәмиягә барып утырды.
Айбулат җайлап кына Бурсыкны идәнгә төшерде дә укый башлады.
«Марлен, мин бүтән түзә алмыйм. Мин сине үлеп яратып, бик зур хыял-өметләр белән кияүгә чыккан идем, хәзер алар барысы да челпәрәмә килеп бетте. Хуш. Мине эзләмә. Разия.»
— Абзар артына китсенмени соң ул?! – дип куйды Марлен. – Ну, кайтыр, күрсәтермен мин аңа хыялын!
— Мияа-а-ау!
Айбулат Бурсыкка карап елмаерга да өлгермәде, Марлен, сикереп торып, песи баласын тотып алды. Аннан ул җәһәт кенә барып мич ишеген ачты да: «Шушы үләт кенә җитмәгән иде монда!» – дип, песи баласын дөрләп янып яткан ташкүмер өстенә ыргытты...
...Ничектер җиңел генә, «үтеп барышлый», шулай булырга тиеш кебек эшләде ул моны. Шуңа җан өши.
...Разия яз көне, бозлар эрегәч кенә табылды. Бәкегә сикергән мескен. Боз астыннан агып барып, тал ботакларына эләгеп калган. Өч көннән шул ук ботакларга Марлен асылынып үлде...
Ә Айбулат Казанга укырга керде. Тик нигәдер ул песи күргән саен гаепле кеше кебек карашын читкә юнәлтә торганга әйләнде...
Равил САБЫР
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от jcomp
«Мәйдан» № 8, 2023 ел
Комментарийлар