Логотип «Мәйдан» журналы

Бура

Хикәя.

– Синдә-синдә-синдә!

– Син дөрес уйнамыйсың! Гел миндә! Алдакчы! – Зөлфия, абыйсына үпкәләп, су буена төшеп китте.

– Зөлфия! Ярар инде, ачуланма! Олы абыйларга ачуланмыйлар.

Таһир хәзер үзен инде олы кешеләр санына кертә. Аңа бит иртәгә унике яшь тула. Әнисе аның барлык дусларын чәй эчәргә чакырачак. Зөлфия – Таһирның сеңлесе. Аңа әле бары тик сигез яшь. Әниләре эштә булганда, алар тышта уйнарга ярата. Күрше Нәсимә апалары аларны бик тәмле итеп чәй белән сыйлый.

Малай сеңлесе артыннан атлады. Елга тирән булмаса да, баткак. Нәрсә булмас.

– Зөлфия! Зөлфия! Булды инде, ачуланма, чык! Кая син?

Таһир елганың аргы ягына чыгып китте. Анда, тау башында, Газинур абыйларның яңа килеш искергән мунча буралары бар. Авыл балалары күмәкләшеп су буенда бәбкә саклаганда үзләре белән кыяр, помидор, икмәк, тоз, йомырка алып төшә дә шул бурага кереп ашый. Шунда кереп утыргандыр әле теге кызый, дип, уйлана-уйлана, шул якка атлады.

Таһир бура тишегенә башын тыкты да:

– Зөлфия! Син мондамы? – дип эндәште.

– Чү! Шаулама! – Зөлфия янында кемдер бар иде.

– Әтиемме әллә?

– Күрмисеңмени? Әйдә, уятабыз да өйгә алып кайтабыз. Әни кайгыра ич, ике көн өйгә кайтмады бит!

Зөлфия, әтисе янына килеп, әкрен генә аның колагына пышылдады:

– Әтие-е-ем. Әтие-е-ем. Бу – мин, Зөлфия кызың. Ишетәсеңме?

– Кызым? Син монда нишләп йөрисең? – Олы гәүдә әкрен генә кузгалгандай итте.

– Әтием, без уйнарга төшкән идек. Шуннан сине күрдек. Тор әйдә, әтием. – Зөлфиянең кечкенә куллары әтисенә үрелде.

– Җә-җә, кызым. Тимә миңа. Мин монда гына ятып торам, кичтән кайтырмын, яме? Абыең кайда?

– Таһир әнә тегендә басып тора. – Зөлфия, башын күтәреп, бура тишегенә карады. Ләкин Таһир күренмәде. – Хәзер, ул тышкы якта.

– Таһир! Таһир! Хәзер, әтием! Хәзер мин аны чакырам, яме?

Кызчык, бурадан чыгу белән, Таһирны күрде дә аны шелтәли башлады:

– Таһир дим! Син монда нишләп торасың? Мин үзем генә күтәреп алып кайта алмыйм бит инде әтине! Булыш миңа!

– Зөлфия, тимик без аңа...

– Нигә?

– Зөлфия! Ник аңламыйсың? Аның өйдән ни сәбәпле чыгып киткәне исеңдә түгелмени?

– Их, Таһир! Яланда калдырып китмәбез бит инде аны! Әтиебез бит ул безнең...

– Әнинең бите дә төзәлеп бетмәде ич!..

– Аңлыйм, Таһир... Ләкин... әти бит ул... – Кызчык абыйсын кочаклап кулыннан тотты да бура эченә алып кереп китте.

Олы гәүдәле әтиләре шушы ике көн эчендә ябыгып киткән. Битен сакал баскан. Өстендәге бушлаты нәрсәгәдер эләгеп ертылган, чалбар балаклары, аягындагы итекләре мәтеләнеп каткан. Ул әкрен генә ике баласын җитәкләп басмадан чыкты һәм урамга юнәлде.

– О, Таһир. Нәрсә, әллә тагын әтиеңне елга буеннан таптыңмы? Аха-ха-ха! Алкаш баласы!

– Ачуымны китереп торма, Мөнир! Кит моннан! Хәзер эләгә алайса кичәге сыман! – Таһир үзләренең уң як күршесендә яшәгән бу малайны яратмый иде. Әллә нинди ачы телле ул. Суксаң – елый, сукмасаң – авырткан ярага тоз сибәргә генә тора.

– Таһир, син әти белән өйгә керә тор. Өстен алыштыр. Ә мин Нәсимә апага кереп чыгам, яме?

Әти кеше тупсага утырды. Таһир аның аягыннан итекләрен салдырып читкә алып куйды. Аннан, аягына бастырып, өйгә алып керде. Өстенә чиста кием кидерде, өстәл алдына утыртты. Фәрит әле айнып бетмәгән иде. Алай гына да түгел, ике көн буена юньле-рәтле ашамагалыктан, көч-хәле бөтенләй юк.

– Әти, ник эчтең инде тагын? – Таһир әтисе алдына икмәк кисеп куйды, әнисе пешереп киткән ашны җылытырга плитәгә утыртты.

– Улым, ачуланма инде, яме? Бүтәнчә алай итмәм!

– Син гел шулай дисең инде, әти! Ә аннары тагын эчәсең дә, әнине...

– Җә! Булды, димен! – Фәрит өстәлдәге ризыкларны идәнгә алып очырды. – Олы кеше эшенә кысыласың, маңка! Күземә күренмә!

– Әти! – Зөлфия, йөгереп кереп, абыйсының куенына посты.

– Күз алдыннан китегез, димен! – Әти кеше ачуланып, уф-пуф килеп, авыр итеп тын ала башлады.

– Әйдә, җаным, тышта уйнап керик!

Балалар чыгып китү белән Фәрит, бүлмәдән-бүлмәгә кереп, өйне тикшерә башлады:

– Кая тыгып куйган икән инде бу нәрсә минем акчаны?

Шулвакыт урамнан Нәсимә апаның тавышы ишетелде:

– Зөлфия, акылым, әтиең кереп яттымы?

Нәсимә апа – кыска буйлы, ягымлы ачык йөзле, урта яшьләрдәге укытучы апа. Үзенең балалары юк. Себердәге бердәнбер сеңлесе ике елга бер генә кайтып йөри.

– Белмим, Нәсимә апа. Ул безне куып чыгарды, – диде Зөлфия, абыйсына карап.

– Менә бит! Балалар алып кайткан, ә ул һаман үзенекен итә... Ярар, озакламый әниегез кайтып җитәр. Бәлки, әбиегезне дә больницадан чыгарырлар бүген. Әлегә, әйдәгез, минем яныма кереп утырып торыгыз.

 

* * *

– Таһир. Таһир, улым! Торасыңмы?

– Әнием? Син кайттың әллә? Зөлфия кая?! Ул монда иде! Минем янымда!

– Чү, балам, тынычлан, – Ләйсән Таһирның чигәсеннән үбеп алды. – Бик тәмле итеп йоклап ята идең, уяттым инде.

– Әнием, cәгать ничә ул? Әллә минем туган көн җиттеме?

– Юк, улым. Син төштән соң кояш баткан вакытта йоклагансың, шуңа синең өчен кич иртә булып тоела.

– Әнием! – Бала әнисен кочаклап алды.

Аларның әниләре түгәрәк битле, ачык йөзле, бик чибәр хатын. Ләкин хәзер ул матурлыкны Фәрит югалтып бара: диңгездәй зәңгәр күзләрен кара көйдерә, балан җимешедәй иреннәрен кара канга батыра...

– Тор, акыллым, өйгә керергә кирәк. Иртәгә Газинур абый картәниегезне хастаханәдән алып кайта, Аллаһы бирсә!

– Ура-а-а! Картәнки кайта! Әбием кайта! – Малай шатлыгыннан сикергәли башлады.

Аны ишетеп, Нәсимә апа белән Зөлфия килеп керделәр:

– Ләйсән, без синең белән өйгә кереп карыйк. Фәрит йоклаган булса, балаларны су буена, каз бәбкәләрен эзләргә җибәрергә кирәк. Көтү дә кайтыр озакламый, – диде Нәсимә.

– Шулай итик, Нәсимә. Балалар, сез ашагыз да су буеннан бәбкәләрне алып кайтыгыз, яме.

Ләйсән белән Нәсимә кечкенәдән үк бергә. Бергә мәктәптә укыдылар, институтны бетерделәр, ә аннары авылдаш егетләргә кияүгә чыктылар. Ире чечен сугышында вафат булганнан соң, Нәсимә берүзе калды. Ләкин ул туган авылына кайтып китмәде. Хәзер аның өе монда инде.

 

* * *

– Таһир, ә син ничек уйлыйсың, картәнки безгә тәм-том алып кайтырмы? – Кызчык, сикергәли-сикергәли, басмадан чыгып бара.

Ерак офыкка кереп югалган кояшның кызгылт нурларына карап, Таһир:

– Җаным, буласыны алдан уйламыйк, – дип куйды.

– Нәрсә булды, Таһир? Нигә кәефең юк?

– Белмим, Зөлфия. Әллә нигә йөрәгем авыртып куйды.

– И Таһир!.. – Зөлфия абыйсын кочаклап алды.

Алар бәбкәләрне урамга алып менде. Анда инде авыл халкы көтү каршыларга чыккан. Нәсимә апа күрше Сөмбел әбигә кулларын болгый-болгый бик кызу нәрсәдер аңлата; балалар туп тибә, малайлар велосипедта чаба. Газинур абый, сукрана-сукрана, елга буеннан алып кайткан бозавын куып йөри. Таһирларның ихаталарында эт өрә. Урамнан мал тавышлары килә башлады. Таһир, капканы тиз генә ачып, сарыкларны, җилене тулган карт сыерны кертте. Тупса алдында утырган Зөлфия абыйсына эндәште:

– Таһир, өйдә кемнең тавышы ул?

Тәрәзәдән әниләренең тавышы яңгырап китте:

– Фәрит! Фәрит, җитте димен! Ни эшлисең син? Акылыңнан яздыңмы әллә?!

– Әнием! – Зөлфия өйгә кереп йөгерде.

– Зөлфия! Тукта!

Кулына пычак тоткан Фәрит Ләйсән каршында басып тора иде. Хатыны аның янында бала-чага кебек кенә. Алтын чәчләре матур битенә сибелгән, күзеннән яшь ага, аяк астында икмәк телемнәре, аракы шешәләре.

– Балам, Таһир, алып кит Зөлфияне. Без әтиең белән сөйләшеп алабыз, – диде әни кеше.

– Әтием! – Зөлфия әтисен аягыннан кочаклап алды. – Әтием! Син нишлисең! Бу бит – әни, әтием! Син бит аны яратасың!

– Бар әле кит! Сиңа да эләгә хәзер! – Фәрит кызын читкә төртеп җибәрде. – Тиз бул, әйт, кая минем акча!

– Зөлфия! – Ләйсән баласы янына егылды. – Фәрит! Тынычлан! Балаларның котын аласың бит.

– Әйт, тиз бул! – Фәрит Ләйсәнне озын чәченнән тотып, аягына бастырды, йөрәк төбенә пычак терәде.

– Фәрит, җаным. Син ник болай булдың? Кем белән эчтең син?

– Шаулама! Акча бир дим!

Зөлфия, Таһирның кулыннан ычкынып, әнисенә йөгерде:

– Кит әле моннан! – Фәрит кызын читкә селтәп ыргытты.

Бала егылды. Әнисенеке төсле алтын чәчләре арасыннан ал кан күренде.

– Йа, Раббы-ы-ы-ым! Йа, Рабб-ы-ым!

Ләйсән кызының гәүдәсе өстенә егылды... Бер тавыш та чыгара алмады... Тамак төбенә нидер тыгылды да тынны җибәрми тора... Башы әйләнә... Колаклары берни ишетми...

– А-а-а-а! – Таһир, йөгереп барып, әтисенә ябышты.

Бала тавышыннан әни кеше һушына килде. Аягына басты. Таһир әтисенең кулыннан пычагын тартып алырга маташа иде:

– Бир, дим! Бир миңа!

– Кит моннан!

– Акча кирәкме сиңа? Акчамы? Мә!!! Эч! Эч тә эч! – Ләйсән тәрәзә төбендәге тартмачыкка сузылды, дерелдәгән куллары белән бер гөлне төртеп төшерде. – Мә! Ал! Соңгылары! – дип, Фәритнең йөзенә акча ыргытты. Шулвакыт Фәрит Ләйсәннең чәченнән тотып идәнгә яткырды:

– Җый! Тиз бул! Йөзгә ыргыта беләсеңме? Җый, димен!

– Җитте сиңа, Фәрит!

– Әти, җибәр әниемне!

– Әниеңмени әле бу синең? Ә-ә-әй инде! – Фәрит, Ләйсәнне идәнгә яткырып, бер кулы белән муеныннан тотты... Икенче кулы белән йөрәгенә пычак кадады... – Кая синең әниең? Ә!

– Әти... Син... Әние-е-е-ем!!!

– Юк бүтән әниең!

– Адәм түгелсең син, әти! Адәм түгелсең!!!

– Нәрсә дидең?! Кил әле монда!

Таһир, аягына да киеп тормыйча, урамга атылды. Тышта караңгы төшкән; җилененең авырлыгына түзә алмыйча ихатада сыер үкерә; өйдәге тавышларны ишетеп эт улый; тыкрыктагы тирәкләргә каргалар җыелган.

– Нәсимә апа! Газинур абый! – дип кычкырды Таһир.

Урамда бер кеше дә юк иде. Малай, кая барырга белмичә, су буена төшеп китте. Басмадан чыгып, Газинур абыйларның яңа килеш искергән бураларына таба йөгерде.

Фәрит, саташкандай, баласы артыннан йөгерә иде. Ыһылдап, бура эчендәге малаен өстерәп чыгарды:

– Кем мин?

Бала, сорауның ни сәбәпле бирелгәнен дә аңламыйча, әтисенең күзләренә бакты.

– Әйт! Әтием, дип әйт!

– Син миңа әти түгел! Син – кеше үтерүче!

Бу сүзләр Фәритне тагын да ярсытты. Итек кунычындагы пычагын алды... Тыкрыктагы тирәкләргә җыелган каргалар: «Карр-карр!» – дип очып, һавага таралды.

 

* * *

Тышта караңгы төшеп килә... Җилененең авырлыгына түзә алмыйча, ихатада сыер үкерә, урамдагы тавышларны ишетеп, эт улый. Көчкә атлаган әти кеше, саташкандай, урамга менеп бара. Бик картайган... Ничәмә еллар буена су буе белән өй арасын таптый-таптый аяклары беткән. Аксый. Үзе бер үк сүзләрне кабатлый да кабатлый:

– Бала салкын җирдә ятып калды... Бала салкын җирдә ятып калды...

Фәрит капкадан керүгә, янына Зөлфия килде:

– Әтием, кереп ят өйгә, тынычлан.

Кызга инде егерме яшь. Буе зифа, чәчләре озын, тач әнисе.

Әтисе калтыранган куллары белән кызының чәчләреннән сыйпады.

Зөлфия аны бүлмәгә кертеп яткырды, каз бәбкәләрен кертеп япты, сыерны сауды да су буена төшеп китте. Кичке саф һава тынга каплана. Газинур абыйларның иске яңа буралары инде череп бетеп килә.

Ул, кемнедер уятырга курыккандай, бура янына килде. Җиргә тезләнеп утырды. Җир салкын икән. Унике ел элеккеге хәлләр, абыйсының хәрәкәтсез яткан гәүдәсе күз алдына килде. Карга тавышлары ишетелде. Ай да шулай ук моңсу гына Җиргә төбәлгән. Әйтерсең, унике ел буена бернәрсә дә үзгәрмәгән, бернәрсә дә булмаган... Иртәгә – Таһирның туган көне.

Кыз әкрен генә салкын җиргә ятты. Учы белән салкын туфракка кагылды, һәм:

– Туган көнең белән, Таһир, – дип пышылдады...

 

Рузанна КАЮМОВА (КАШАПОВА)

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар