Логотип «Мәйдан» журналы

Бо­лыт­лар ар­тын­да ко­яш бар

Хикәя.

‒ Әти­ем, мин си­не бик-бик яра­там!.. Әй­дә, бер-ике-өч...  
Те­ле­фон төй­мә­се­нә кай­сы бе­рен­че бас­кан­дыр, кү­зал­дын­да кы­зы­ның ел­маюы гы­на эле­неп кал­ды. Сау­бул­лаш­кан­да, кы­зы Әми­нә аңа һәр­ва­кыт шу­лай ди: мин си­не бик-бик яра­там! Бу сүз­дән җан­да ко­яш ка­бы­на. Тик Ән­вәр үзе яра­там сү­зен хи­се кү­ңе­лен­нән та­шып тор­ган­да да җи­ңел ге­нә әй­тә ал­мый. Ул хис ни­чек­тер сүз­сез ге­нә аң­ла­шы­лыр­га ти­еш ке­бек. Ә хә­зер­ге яшь­ләр баш­ка: алар яра­ту­ла­рын да, ярат­мау­ла­рын да ярып са­ла­лар. Бәл­ки шу­лай дө­рес­тә­дер, ап-ачык. Әл­лә нәкъ ме­нә шу­шы гап-га­ди сүз­ләр­не ва­кы­тын­да, уры­нын­да әй­тә бел­мәү ар­ка­сын­да тор­мы­шы шун­дый чу­ал­чык бу­лып чык­ты­мы соң Әнвәрнең? 
Ки­нәт тик­то­мал­дан кү­ңел­не ти­рән моң­су­лык са­рып ал­ды. Моң­су­лык кы­на тү­гел, әй­теп бе­те­рә ал­мас­лык буш­лык би­лә­де җан­ны. Гүя дөнья бө­тен­ләй баш­ка үл­чәм­гә, баш­ка яс­сы­лык­ка күч­те. 
Бу ха­ләт Ән­вәр­гә та­ныш. Әм­ма бү­ген ту­ган йор­ты­ның кап­ка­сын ачып кер­гән­дә, ул һич ке­нә дә мон­дый ха­ләт­кә тө­шәр төс­ле тү­гел иде. Яшел чи­рәм­ле киң ише­гал­ды аны ел­ма­еп кар­шы ал­ды. Ише­гал­ды­ның һәр поч­ма­гын­да ко­яш уй­ный, сап-са­ры бол­дыр кы­ры­е­на те­зе­леп ку­ел­ган аяк ки­ем­нә­ре: яшел, зәң­гәр төс­тә­ге җәй­ге ре­зин баш­мак­лар, кы­зыл эч­ле ял­ты­ра­вык га­лош­лар да ху­җа кайт­кан­га сө­е­неп ел­ма­е­шып то­ра­лар төс­ле. «А­па кай­тып кит­кән икән» дип уй­лап ал­ды ул, ях­шы­лап юыл­ган бол­дыр идә­нен, тәр­тип бе­лән те­зел­гән аяк ки­ем­нә­рен күз­дән ки­че­реп. 
Әти-әни­дән соң бу­шап кал­ган йорт­ны алар, ике ту­ган, хәл ка­дә­рен­чә яшә­тер­гә, ту­ган ни­гез­дә тор­мыш­ны сүн­дер­мәс­кә ты­ры­ша­лар иде. Көз ахы­рын­да гы­на өй­не ябып то­ра­лар да яз­га чы­гу­га кай­тып ача­лар. Үза­ра ки­ле­шен­гән ка­нун: кем кайт­са да, яшел­чә-чә­чәк­ләр­гә су си­беп, кит­кән­дә үзе ар­тын­нан өй­не җыешты­рып ки­тә. Биг­рәк тә ачык җир­дә тыч­кан-фә­лән ия­лә­шер­лек ри­зык кал­ды­рыр­га яра­мый. Ху­җа­лар кайт­кан­да, со­ра­нып йө­рү­че пе­си­ләр күп бул­са да, йорт буш кал­гач, ул мы­рау­лар­ның бу ти­рә­дә эз­лә­ре бул­мый, ах­ры. Ме­нә әле дә, ка­ян си­зә ди­ген, Ән­вәр­нең ар­тын­нан ук Ти­ен­кәй ки­леп кер­де. Яз ба­шын­да өй­не ач­кач та ки­леп ия­ләш­кән яшь пе­си­гә озын, йөн­тәс кой­ры­гы­на һәм пе­си­ләр­гә хас бул­ма­ган­ча си­кер­гә­ләп ат­ла­вы­на ка­рап, апа­сы Ти­ен­кәй дип исем бир­гән иде. «Ү­зең син ти­ен­кәй, бер­тук­тау­сыз тор­мыш тә­гәр­мә­чен әй­лән­де­рә­сең». Апа­сы­на ка­ра­та кү­ңе­лен­дә ту­ган җы­лы хис­лә­рен Ән­вәр, бил­ге­ле, сүз­гә кү­че­рә ал­ма­ды. Ә Ти­ен­кәй биг­рәк үз ит­те алар­ны. Кай­тып кер­гән­нә­рен са­га­лап кы­на то­ра. Аның кө­теп тор­га­нын бе­леп, ху­җа­лар да күч­тә­нәч­сез кайт­мый. Ән­вәр бу юлы да авыл­да кө­теп то­ру­чы­сы ба­рын оныт­ма­ды, аэ­ро­порт бу­фе­ты­на ке­реп, со­сис­ка алып чык­ты. Шу­ны чис­тар­тып, пе­си тә­лин­кә­се­нә сал­ды. Тиен­кәй ис­нәп ке­нә ка­ра­ды да... ма­тур кой­ры­гын бол­гап чит­кә кит­те. Өс­тәл ас­ты­на ке­реп, Ән­вәр­гә яшь­келт күз­лә­рен­нән үп­кә­сен сир­пеп ал­ды: син нәр­сә, ке­ше­ләр ге­нә ашый тор­ган ит­сез со­сис­ка ич бу, мо­ның бе­лән пе­си хал­кын ал­дыйм ди­мә! Үз чи­ра­тын­да Ән­вәр дә: «Та­ма­гың тук­тыр», ‒ ди­де дә, юл сумкасын бол­дыр идә­не­нә ку­еп, өй­гә дә ке­реп тор­мас­тан, арт­кы кап­ка­дан бак­ча­га чык­ты. 
Ме­нә кай­да ул рә­хәт­лек! Бак­ча шау чә­чәк­тә: каш­ка­рый­лар, дә­ли­я­ләр, хри­зан­те­ма­лар, пе­ту­ни­я­ләр... Яз ба­шын­нан нәр­кис­ләр, ла­лә­ләр, ирис­лар­дан башлап, җәй­гә күч­кән­дә, пи­он­нар, ли­ли­я­ләр, ро­за­лар, соң­рак флокс­лар, ин­де ме­нә көз­ге чә­чәк­ләр бе­лән бал­кып тор­ган бак­ча Ән­вәр­гә апа­сы­ның ма­тур-бизәк­ле кү­ңел дөнь­я­сы ке­бек то­е­ла. Тик ул кү­ңел дөнь­я­сын аң­лау­чы, сан­лау­чы, сок­ла­ну­чы бар­мы соң?! Җиз­нә­се сүз­гә дә, хис­кә дә са­ран, тор­мыш­ның якасы­на ябы­шып дөнья кө­тә тор­ган ке­ше бу­лып чык­ты. Апа­сы бе­лән ка­ра-кар­шы то­рып, шә­һәр чи­тен­дә йорт җит­кер­де­ләр. Җиз­нә­се әйт­меш­ли, хез­мәт белән тәр­би­я­лә­гән ба­ла­лар, тәр­бия яшен­нән чык­кач, тиз-тиз хез­мәт­тән кач­ты­лар: кыз­ла­ры ин­тер­нет аша та­ны­шып, әти-әни­нең ай-ва­е­на ка­ра­мас­тан, унсиге­зе ту­лу­га ка­зах еге­те­нә кия­ү­гә чы­гып кит­те. Ул­ла­ры ар­ми­я­гә кит­кән җи­рен­нән се­бер як­ла­рын­да төп­лән­де. Хез­мәт та­гын апа­сы бе­лән җиз­нә­се­нең ике­се­нә ге­нә кал­ды. Апа­сы­на күб­рәк тә тө­шә. Чөн­ки җиз­ни­нең авы­лы шә­һәр­дән ерак, төп йорт­та эне­се яши, ан­да ел­га бер ге­нә кай­тып ки­лә­ләр. Ә хатынының ни­ге­зе­нә кай­тып йө­рү­не җиз­ни ке­ше ки­рәк­сен­ми; ха­ты­нын тый­мый, үзе кайт­мый. Апа­сы, шу­лай итеп, ике ара­да бө­те­ре­лә. Ике ара­да, ике бакчада. Күр­сә­нә, по­ми­дор­ла­ры ба­ры­сы са­ба­гын­да кы­за­рып-сар­га­еп уты­ра­лар. Кар­ти­на­га тө­ше­реп ку­яр­лык! «Бу бак­ча­ны си­нең өчен үс­те­рәм бит, алып кит ин­де по­ми­дор-кы­яр­ны бул­са да», ‒ дип би­тәр­ли апа­сы Ән­вәр­не. И, апа-апа, кай­чан гы­на үзең­не уй­лап яшәр­гә өй­рә­нер­сең икән! Хә­ер, бу яшь­тә ин­де үзгәреп бул­мый­дыр шул.
Бак­ча­да­гы гөл-чә­чәк­ләр­дән иң­гән як­ты­лык өй­гә дә ия­реп кер­де. Өй эче дә ко­яш­ка кү­мел­гән иде. Ән­вәр бе­рен­че эш итеп тә­рә­зә­ләр­не ачып җи­бәр­де. Ач­кан чак­та че­бен-чер­ки кер­мә­сен өчен тә­рә­зә­ләр­гә тарт­тыр­ган чел­тәр­ләр­­нең кноп­ка­ла­ры ку­бып төш­кә­лә­де, шу­лар­ны рәт­ләп шак­тый әвә­рә кил­де. Нәкъ әни­се исән ва­кыт­та­гы төс­ле тә­рә­зә тө­бе са­ен бал­кып утыр­ган яран­нар­га ка­рап, та­гын бер кат апа­сын уй­лап куй­ды. Тә­рә­зә тө­бен­дә гөл үс­мә­гәч, өй ятим ке­бек дип, ел са­ен яз­дан көз­гә ка­дәр гөл­ләр үс­те­рә, ан­нан ул гөл­ләр­не кай­сын күр­ше­ләр­гә та­ра­тып, кай­сын шә­һәр­гә алып ки­теп мәш ки­лә. Үз­лә­ре кай­та ал­мый тор­ган­да, күр­ше апа да ке­реп су си­беш­те­рә. Әле дә гөл төп­лә­ре дым­лы иде. 
Кай­тып җит­тем дип хә­бәр би­рер­гә ки­рәк­тер ин­де дип, апа­сы­ның но­ме­рын җый­ды Ән­вәр. «Ай, энем, әй­дә, тиз ге­нә җы­ен да без­гә кил, Ка­захс­тан­нан кодалар ки­леп төш­те, җиз­нәң шаш­лык кыз­ды­ра...» — дип те­зеп кит­те апа­сы аның «кайт­тым» сү­зен ише­тү­гә. Үзе Ән­вәр бе­лән сөй­ләш­кән­дә, бер­рәт­тән янын­да­гы­лар бе­лән дә гәп­лә­шеп ала һәм, га­дә­тен­чә, мө­га­ен, те­ле­фо­нын яу­лык ас­ты­на кыс­ты­рып, ни­ләр­дер эш­ләп тә ма­та­ша иде. Те­ле­фон­ның те­ге очында­га ыгы-зы­гы мон­да ка­дәр си­зе­леп то­ра. Ән­вәр, аэ­ро­порт­тан ту­ры авыл­га кай­тып кит­кән­ле­ген көч­кә аң­ла­тып, те­ле­фон­ны куй­ды.
Аэ­ро­порт алар­ның авы­лын­нан ерак тү­гел, шу­ңа кү­рә бер-ике көн­гә ге­нә ко­ман­ди­ров­ка­га бар­ган­да, ма­ши­на­сын аэ­ро­порт­та кал­ды­рып то­ра ул. Ан­нан кирәксә, шә­һәр­гә, те­лә­сә, авыл­га кай­тып ки­тә. 
Апа­сы бе­лән сау­бул­ла­шып кы­на өл­гер­де, те­ле­фо­ны аваз сал­ды. Кы­зы скайп­ка чы­гып ма­та­ша. Кем уй­ла­ган, шу­шы авыл­дан то­рып, дөнь­я­ның икен­че кыйтга­сын­да­гы ке­ше­не кү­реп сөй­лә­шеп бу­лыр дип. Ни­чек тиз үз­гәр­де за­ма­на! Ме­нә, те­ле­фон төй­мә­се­нә ге­нә бас­ты, Әми­нә­се ел­ма­еп кар­шын­да то­ра! Гадәт­тә­ге­чә, бе­рен­че сү­зе: «Ой, әти­ем, мин бик ашы­гам, әз ге­нә ва­кы­тым бар, ‒ бул­ды. – Ни­чек кай­тып җит­тең? Ми­нем ба­ры­сы да әй­бәт, эш күп. Хә­зер турист­лар җы­е­лып бе­тә дә, ки­тә­без. Ми­нем өчен бор­чыл­ма. Әти­ем, мин си­не бик-бик яра­там! Әй­дә, бер-ике-өч!» 
Кы­зы­ның ел­маюы гы­на кү­зал­дын­да эле­неп кал­ды. 
Кы­зы ин­де икен­че ел чит ил­дә эш­ли: үт­кән ел Төр­ки­я­дә эш­лә­гән иде, бы­ел Га­рәп Әмир­лек­лә­ре­нә үк ки­теп бар­ды. Чит тел­ләр фа­куль­те­тын тә­мам­ла­ган кеше­гә юл­лар ачык шул хә­зер. Үзе үк аны дөнья кү­рер­гә этәр­сә дә, бер­дән­бер якын, га­зиз ке­шең­не, кыз ба­ла­ны күз күр­мә­гән җир­ләр­гә чы­га­рып җи­бә­рү җиңел тү­гел икән. Ярый әле бу скайп ди­гән хик­мәт бар, көн са­ен ди­яр­лек кү­ре­шеп-сөй­лә­шеп то­ра­лар. Шу­лай да ул сөй­лә­шү әнә шул «Ә­ти­ем, мин бик ашыгам» бу­ла ин­де. 
Ки­нәт тик­то­мал­дан дөнья убыл­ган төс­ле бу­лып кит­те. Бө­тен ти­рә-юнь­не күз­гә кү­рен­мәс шык­сыз буш­лык би­ләп ал­ды. Өй эчен­дә уй­на­ган ко­яш та сү­рел­де. Ән­вәр урам­га ка­ра­ды. Ко­яш ин­де офык ар­ты­на тө­шеп ба­ра, ә күк­не юка гы­на ак­сыл бо­лыт эл­пәсе кап­лап ки­лә иде. Ул ашы­гып тә­рә­зә­ләр­не яп­ты. Әле җәй үтеп бет­мә­сә дә, җәй­нең аза­гы, ав­густ ахы­ры шул ин­де. Көн­нең кыс­кар­ган­лы­гы да, бик тиз хо­лык ал­маш­ты­руы да си­зе­лә. Шу­шы көн төс­ле, кү­ңел ха­лә­те дә үз­гәр­де дә куй­ды.
Бу ха­ләт аңа та­ныш. Ба­ла­чак­та әни­се бе­рәр кая кит­сә, шу­лай бу­ла тор­ган иде: кү­ңел­дә ко­яш сү­нә. Бө­тен дөнья буп-буш кал­ган сы­ман бу­ла. Һәм син үзеңне япа-ял­гыз, бик бә­хет­сез, юга­лып кал­ган ке­бек хис итә­сең. Ән­вәр тө­се бе­лән әти­се­нә ох­ша­са да, кү­ңе­ле бе­лән әни­се­нә якын­рак шул. Алар әни­се белән бер-бер­се­нең кү­ңел ха­лә­тен бик неч­кә то­я­лар, лә­кин бер­кай­чан да бу ту­ры­да сөй­ләш­ми­ләр иде. Әни­се­нең кү­ңел дөнь­я­сын шу­лай ти­рән тойгангадыр, Ән­вәр күп ел­лар әти­се­нә ка­ра­та ачу­лы-үп­кә­ле бер ха­ләт­тә яшә­де. Дө­рес, бу ха­лә­тен ул бер­кай­чан да сүз­гә кү­чер­мә­де. Юк, бер тап­кыр әтисенә кар­шы чы­гып ка­ра­ды, тик әни­се аны бик тиз тук­тат­ты. 
Ин­де үзен бу дөнь­я­ны ту­лы­сын­ча аң­лыйм дип са­на­ган, егет­лек чо­ры­на аяк ат­ла­ган ча­гы иде. Унал­ты яшь! Авыл­да пе­чән өс­те. Әти­се та­гын ике-өч көн күрше урам­да яшәп кайт­ты. Пе­чән өс­тен­дә, утын әзер­лә­гән­дә, аның күр­ше урам­да югал­га­лап то­руы бе­рен­че ге­нә тү­гел. Мо­ны ин­де бө­тен авыл бе­лә. Әнисе дә арып-тау­ша­лып, ара­кы сө­ре­мен­нән ай­ныр-ай­ны­мас кайт­кан ире­нең кай­да бул­ган­лы­гын бе­леп то­ра. Бе­леп то­ра... һәм, бер­ни бул­ма­ган­дай: «Мунча ягыл­ган, бар, юы­нып чык!» ‒ дип, иңе­нә сөл­ге чы­га­рып са­ла. Ни­гә баш­ка ха­тын­нар ке­бек чыр-чыр та­лаш­мый, те­ге ха­тын­ның йор­ты­на ба­рып бу­ран куп­тар­мый, һичь­ю­гы, кыч­кы­рып-ба­кы­рып ела­мый соң әни­се?! 
Юк, җи­тәр, әни­се түз­гән җи­тәр, ул түз­мәс, әни­сен та­гын да бо­лай ким­се­тер­гә юл куй­мас! Бө­тен кы­ю­лы­гын җы­еп, ул әти­се­нең мун­ча­дан чы­гу­ын кө­тә башлады. Әй­тә­се сүз­лә­рен ба­шын­да тәр­тип­кә са­лыр­га ты­рыш­ты. Тик ва­кыт үт­кән са­ен, әй­тер сүз­ләр тар­кау­ла­на, йө­рәк ти­бе­ше кы­зу­ла­на бар­ды. Ул хәт­та дөп-дөп тип­кән йө­рә­ген ты­ныч­лан­ды­ру өчен күк­рәк ту­ры­сын ку­лы бе­лән кы­сып тор­ды. Ме­нә мун­ча ише­ге ачыл­ды. Ан­нан әти­се­нең кы­зар­ган-саф­лан­ган йөзе кү­рен­де. «Ә­ти...» ‒ ди­де Ән­вәр, та­мак кы­рып. Та­вы­шы ка­я­дыр эч­кә та­ба кит­те. Йө­рәк ти­бе­ше та­вы­шын кап­лый төс­ле иде. Ка­ты итеп әй­тер­гә те­лә­гән «ә­ти» сү­зе дә бик сы­ек кы­на чык­ты. Әти­се дә ип­ле ге­нә итеп: «Нәр­сә, улым?» ‒ ди­де. Әти­се­нең йом­шак дә­шүе аны та­гын кау­шат­ты. Чөн­ки ул үзен кис­кен сөй­лә­шү­гә әзер­лә­гән иде. Те­ге ва­кыт­та әти­се­нең әни­се бе­лән сөй­лә­шү­ен ише­теп ят­ты, ан­да әти­се­нең та­вы­шы бик кы­рыс, ки­сеп ала тор­ган иде: «Без­нең нә­сел­дә ха­тын аер­ган ке­ше юк, нә­сел­дә бул­ма­ган­ны кыл­дыр­ма!» Ишек­нең ка­ты ябы­лу­ын­нан өй сел­ке­неп куй­ды. Бу та­выш­ка ул ин­де йок­ла­ган бул­са да уяныр­га ти­еш иде, тик «у­я­нып», әни­сен уңай­сыз хәл­гә ку­ю­дан кур­кып, күз­лә­рен чы­тыр­да­тып йом­ды. Күз­лә­рен йом­са да, әни­се­нең ул йок­ла­ган түр як­ка шыпырт кы­на ба­шын ты­гып ка­ра­вын сиз­ми кал­ма­ды. Бу сөй­лә­шү дә шун­дый­рак тон­да бу­лыр­га ти­еш иде. Тик мон­да уль­ти­ма­тум­ны ул ку­яр: «Йә без, йә...» Кем дип әй­тер­гә соң ул ха­тын­ны? Исе­ме бе­лән­ме, бе­рәр ямь­сез сүз бе­лән­ме?.. Ул уй­ла­рын җы­еп өл­гер­мә­де, «Нәр­сә сөй­ләш­мәк­че идең, улым?» ‒ дип, әти­се аның иңе­нә ку­лын сал­ды. Бу ин­де әти ке­ше­нең улы бе­лән олы­лар­ча, җит­ди сөй­лә­шер­гә әзер бу­лу­ы­на иша­рә иде, ә ул... олы­лар­ча сөй­лә­шә­се урында са­бый ба­ла ке­бек кал­ты­ран­ган та­выш бе­лән: «Син әни­не, без­не хур­лап йө­ри­сең, бө­тен авыл без­дән кө­лә!» ‒ дип кыч­кыр­ды да бак­ча ягы­на атыл­ды. Өй­дән чы­гып кил­гән әни­сен дә күз чи­те бе­лән ге­нә кү­реп кал­ды. Бу хәл­ләр­дән соң әни­се бе­лән алар та­гын да якы­на­ер­га ти­еш төс­ле иде, тик... ки­ре­сен­чә бул­ды. 
Әни­се­нең сал­кын ка­ра­шын бе­рен­че һәм бер­дән­бер тап­кыр шул кич­не той­ды ул.  «Ән­вәр, баш­ка­ча әти­е­ңә кар­шы сүз әй­тә­се бул­ма!» ‒ ди­де әни­се ба­сын­кы, әм­ма кис­кен та­выш бе­лән. «Ә­ни, син үзең дә...» – дип баш­ла­ган иде, «Ми­ңа әй­тер­гә ярый, сез­гә, ба­ла­лар­га, юк! Ул сез­нең әти­е­гез!» ‒ дип кырт кис­те. Бу йорт­та, ху­җа ке­ше­нең кай­бер гө­наһ­ла­ры­на да ка­ра­мас­тан, әти исе­ме зур иде шул. Ул гө­наһ­лар ал­га та­ба ка­бат­лан­ган­дыр­мы, тик шу­ны­сы хак, әле­ге ба­рып чык­ма­ган сөй­лә­шү­дән соң, әти­се­нең күр­ше урам­да ку­на кал­га­нын хә­тер­лә­ми Ән­вәр. 
Әти­сен ул соң, бик соң гы­на, аны югал­тып шак­тый ел­лар үт­кәч, тор­мыш­ның әй­теп аң­ла­тып бул­мас­лык бо­рыл­ма­ла­рын­да үзе дә шак­тый абын­ган­нан соң гына аң­ла­ды. Тик үке­неч, исән чак­та аң­ла­ша ал­мау үке­не­че кал­ды. Мәң­ге­гә кал­ды. «Ү­зем исән чак­та ни­гез­не бе­тер­мәм!» дип, әти­се­нә кү­ңе­лен­нән вәгъ­дә бир­де. Бу хак­та әти­се бе­лән бер­кай­чан да сөй­ләш­кән­нә­ре бул­ма­са да, ата кү­ңе­лен­дә­ге те­ләк аңа аң­ла­шы­ла иде. Ни­чек­тер, бер уты­рып, ир­ләр­чә сөй­лә­шә дә ал­мый кал­ды­лар шул, әти­се алт­мы­шы да тул­мас­тан ки­сәк кит­те дә бар­ды. Ин­сульт.
Әти­се­нең үз кул­ла­ры бе­лән сал­ган һәр­бер бү­рә­нә­сен ае­рым-ае­рым күз­дән ки­чер­гән­дә, кү­ңел­дә­ге үке­неч­ле уй­лар Ән­вәр­нең йө­рә­ген че­мер­дә­теп ал­ды. Йорт ка­лын на­рат бү­рә­нә­ләр­дән би­ек-ир­кен итеп са­лын­ган. «Ма­ри ур­ма­нын­да кыш ки­сел­гән бү­рә­нә­ләр ул!» ‒ дип го­рур­ла­нып әй­тә иде әти­се. Авыл­да бер бал­та ос­та­сы иде, ал­тын кул­лы. Ар­тык озын гәү­дә­ле бул­ма­са да, киң күк­рәк­ле, нык бә­дән­ле чи­бәр ке­ше иде. Әни­се, ки­ре­сен­чә, зи­фа буй­лы, как­ча гәү­дә­ле, олы­гай­гач та сы­лу­лы­гын югалт­ма­ды. Тик ар­тык тый­нак, ба­сын­кы хо­лык­лы әни­се, җор тел­ле, ачык кү­ңел­ле ире янын­да бер­ка­дәр бо­ег­рак бу­лып кү­ре­нә иде. Әти­се­нең чит­кә ка­рау­ла­ры­ның сә­бә­бе шун­да да бул­ган­дыр, ир-ат бит шат кү­ңел­ле, уен­чак ха­тын­нар­ны яра­та. Алай ди­сәң, Ән­вәр­нең кү­ңе­лен­дә бе­рен­че ти­рән хис­ләр уят­кан кыз да тый­нак, са­быр хо­лык­лы иде бит. Мө­га­ен, ул аны, үзе дә аң­ла­мас­тан, әни­се­нә ох­ша­тып ярат­кан­дар. 
Әле кү­ңел­не би­лә­гән буш­лык ха­лә­тен ул ка­бат нәкъ ме­нә шул кыз­ны югалт­кан­да ки­чер­гән иде.
«Мин си­не олы абы­ем ке­бек ке­нә күр­дем, син дә ми­ңа се­ңел итеп ке­нә ка­рый­сың дип уй­ла­ган идем...» Ве­не­ра та­гын да ни­ләр­дер сөй­лә­де бу­гай, тик Ән­вәр ни­дер аң­лый алыр­лык хәл­дә тү­гел иде. Аның ал­дын­да җир убыл­ды, күк­ләр ишел­де, дөнья бет­те. Ни­чә ел­лар кү­ңе­лен­дә иң як­ты нур бу­лып дөнь­я­сын балкы­тып тор­ган хис­ләр ка­дер­сез­гә кал­ды. Кү­ңел хис­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ма­са да, Ве­не­ра аны сүз­сез дә аң­лый дип ышан­ган иде бит ул. Әле дә Ве­не­ра­га яра­ту­ын кыч­кы­рып әйт­мә­гән бу­лыр иде, җәй­ге ка­ни­кул­дан ки­лү­е­нә, «Ве­не­ра кия­ү­гә чы­га икән, Ка­зан­нан ки­тә, чит­тән то­рып уку бү­ле­ге­нә кү­чеп йө­ри» ди­гән хә­бәр аны тә­мам өн­сез ит­те. 
Тө­зе­леш от­ря­дын­да та­ны­шып-дус­ла­шып ал­ган­нан соң, алар, физ­фак егет­лә­ре бе­лән би­о­фак кыз­ла­ры, ае­рыл­мас бер төр­кем бу­лып оеш­ты­лар. Кыз­лар Әнвәр­ләр­гә ку­шы­лып уни­вер­си­тет­ның Кар де­сан­ты төр­ке­ме­нә дә языл­ды­лар, яз­ла­рын сп­лав­ка да йөр­де­ләр. Чәч­рәп тор­ма­са да, ки­рәк урын­да сү­зен ярып әй­тә бел­гән кыю йө­рәк­ле, юк­ка-бар­га зар­ла­ну­ны сөй­мә­гән са­быр хо­лык­лы Ве­не­ра­ны баш­ка­лар­дан ае­рып үз ит­те Ән­вәр. Кай­чан үлеп га­шыйк бул­ды соң ул аңа? Әй­тә ал­мый. Ба­ры ир­тә­сен Ве­не­ра­ны са­гы­нып уя­на, ки­чен аны уй­лап йок­лап ки­тә баш­ла­гач кы­на, үзе­нең чып-чын­лап га­шыйк икә­нен аң­ла­ды. Һәм, ни­гә­дер, Ве­не­ра да аңа ка­ра­та шун­дый ук хис­ләр ки­че­рә дип ышан­ды. Чөн­ки ул да Ән­вәр­не күр­гәч бал­кып ел­мая, по­ход­лар­да да гел бер ти­рә­дә бу­ла­лар, Ән­вәр­нең үзе­нә ка­ра­та игъ­ти­ба­рын да шу­лай ти­еш ке­бек ка­бул итә иде.
Һәм... ме­нә, көт­мә­гән­дә, Ән­вәр­нең йол­ды­зы сүн­де. Бар дөнья буш, төс­сез, мәгъ­нә­сез бу­лып кал­ды. Ул элек­ке­чә ук по­ход­лар­га йөр­де, сп­лав­лар­га бар­ды... тик бер­кай­да да кү­ңе­ле­нә ямь та­ба ал­ма­ды. 
Уни­вер­си­тет­ны тә­мам­ла­гач та, хәр­би за­вод­ка ур­на­шып, бет­мәс-тө­кән­мәс ко­ман­ди­ров­ка­лар баш­лан­гач, үзен икен­че яс­сы­лык­ка күч­кән­дәй хис ит­те. Аңа нәкъ шун­дый эш, за­вод­ка исә нәкъ шун­дый бел­геч ки­рәк бу­лып чык­ты. Ике­шәр-өчәр ай­га су­зыл­ган ко­ман­ди­ров­ка­лар­га ул бер­сүз­сез чы­гып ки­тә, хәт­та тормы­шын ин­де бер урын­да гы­на кү­зал­ды­на да ки­те­рә ал­мый баш­ла­ган иде. Ил­дә чи­рат­та­гы үз­гә­реш­ләр баш­ла­нып, хәр­би за­вод­лар ябы­лып, ха­лык эш­сез кал­ган бер ва­кыт­та, Ән­вәр дә яңа тор­мыш­ка ярак­ла­шып, үз эшен ачып җи­бәр­де. Нәкъ шул чак­та го­ме­ре­нең яңа бер сә­хи­фә­се баш­лан­ды: уй­ла­ма­ган­да-көтмә­гән­дә кү­не­гел­гән буй­дак тор­мы­шы бе­лән хуш­лаш­ты да куй­ды. 
Хез­мәт­тәш­лә­ре фир­ма­ның исәп-хи­сап эш­лә­рен алып ба­ру­чы Мөр­ши­дә­нең үзе­нә ка­ра­та би­та­раф тү­гел­ле­ген сиз­дер­гә­ләп тор­са­лар да, Ән­вәр­нең үзе чибәр, үзе чая бу кы­зый­га бер­кай­чан да ир-ат кү­зе бе­лән ка­ра­га­ны бул­ма­ды. Ир-ат күз бе­лән яра­та, ди­сә­ләр дә, Ән­вәр өчен ке­ше­нең кү­ңел дөнь­я­сы мөһим­рәк иде. Ә Мөр­ши­дә бе­лән кү­ңел дөнь­я­ла­ры­ның ерак­лы­гын сиз­де ул. Сиз­де... әм­ма, кыз­ның яра­ту­ы­на кар­шы то­ра ал­ма­ды. Әти­се­нең: «У­лым, үзе­ңә тиң ке­ше­гә ге­нә өй­лә­нер­гә ки­рәк!» ‒ дип әйт­кән сүз­лә­рен Мөр­ши­дә бе­лән тор­мыш итә баш­ла­гач исе­нә тө­шер­де Ән­вәр. Әти­сен дә нәкъ шул ва­кыт­та аң­лый баш­ла­ды. Үз тәҗ­ри­бә­сен­нән чы­гып, өзе­леп әйт­кән икән бу сүз­ләр­не әти­се.
Авыл кыз­ла­ры ара­сын­да бе­рен­че егет бу­лып йөр­гән җор тел­ле, ша­ян хо­лык­лы әти­се авыл­га кил­гән укы­ту­чы кыз, бил­ге­ле ин­де, аны­кы бу­лыр­га ти­еш дип ышан­ган. Алай-бо­лай сүз ка­тып ка­рап та, кыз­ның үзе­нә исе кит­мә­гән­ле­ген ча­ма­ла­гач, ал­дын-ар­тын уй­лап тор­мас­тан, укы­ту­чы­ны ур­ла­ган да кайт­кан. Үзе­нә мө­киб­бән ки­теп йөр­гән кыз­лар­ның кай­сы­сы­на гы­на өй­лән­сә дә бә­хет­ле­рәк бу­лыр иде, мө­га­ен... Ха­ты­ны аны сан­лап яшә­сә дә, ярат­ма­вын, тиң­сен­мә­вен тоеп го­мер итү авыр бул­ган­дыр. Улы­на да ва­сы­ять ке­бек итеп әйт­те: «Үз ти­ңе­ңә ге­нә өй­лә­нер­гә ки­рәк, улым!» Тик улы да ата ки­ңә­шен то­та ал­ма­ды шул. Үзен «я­ра­там» ди­гән ке­ше­гә «мин ярат­мыйм» дип әй­тә ал­ма­ды. Үзе яра­тып та, яра­ту­ын җит­ке­рә ал­мый­ча югалт­кан Ве­не­ра­сын уй­ла­ды, үзе Мөр­ши­дә­гә өйлән­де. Ве­не­ра­ның да Ән­вәр­не яра­тып йө­рү­ен, ан­нан, өме­те өзе­леп, аңа үч итеп, ят­лар­га ки­теп бар­ган­лы­гын ише­теп, җа­ны бәр­гә­лән­гән ча­гы иде...
Мөр­ши­дә­се­нә дә, ярат­ма­вын әй­тә ал­ма­ган ке­бек, яра­ту­ын да җит­ке­рә бел­мә­де. Ила­һи бу той­гы Ән­вәр кү­ңе­ле­нә ха­ты­нын ба­ла та­бу йор­тын­нан алып чыккан­да ка­гыл­ды. Ха­ты­ны­ның бер­ка­дәр ага­рып кал­ган тал­чык­кан йө­зен­дә шун­дый да бер ила­һи­лык иде... Ән­вәр­нең кү­ңе­лен­нән «Ма­дон­на» ди­гән уй сызы­лып үт­те. Шул ара­да шәф­кать ту­та­шы ку­лы­на ки­те­реп сал­ган на­ра­сый­ның су­лы­шын тою гүя боз кат­ла­мы ас­тын­да ят­кан җа­нын эрет­те. Кү­ңе­лен­дә кояш ка­бын­ды, ме­ңәр­лә­гән гөр­лә­век­ләр чел­те­рә­де, дөнья уян­ды. Бу ми­нут­та ку­лын­да­гы на­ра­сые бе­лән янә­шә­сен­дә ба­сып тор­ган ха­ты­ны аңа бер­бө­тен бу­лып то­ел­ды. Бу аның ин га­зиз, иң ка­дер­ле ке­ше­лә­ре иде. Бу аның тор­мы­шы­ның мәгъ­нә­се иде. Аның бе­рен­че тап­кыр ха­ты­нын кы­сып-кы­сып, җа­ны­на сеңдер­гән­че ко­чак­лый­сы кил­де. Тик кул­ла­ры буш тү­гел иде. Ә кү­ңел­дә ту­ган хис­ләр­не җит­ке­рер­гә сүз­ләр та­ба ал­ма­ды. Ха­ты­ны­ның ко­ла­гы­на «рәх­мәт!» дип пы­шыл­да­вы да ни­чек­тер ясал­ма чык­ты ке­бек то­ел­ды... 
Ан­нан тор­мыш диң­ге­зе та­гын үз ко­ча­гы­на бө­те­реп ал­ды. Һәм бу диң­гез­не ки­чү юл­ла­рын ике­се­нең ике төр­ле кү­зал­ла­вы ара­га дул­кын­нар бу­лып ят­ты. 
Көн­нәр­нең бе­рен­дә Ән­вәр дә әти­се­нең сүз­лә­рен ка­бат­ла­ды: «Без­нең нә­сел­дә ха­тын аер­ган ке­ше юк!» «Я­рар, ‒ ди­де Мөр­ши­дә­се сал­кын гы­на, ‒ ми­ңа да за­кон­лы ае­ры­лы­шу ки­рәк тү­гел. Ба­ры мин кал­ган го­ме­рем­не үзем­не ярат­кан ке­ше бе­лән үт­кә­рер­гә те­лим. Әйе, әйе, син ярат­ма­гач та, ми­не дә яра­ту­чы кеше бар ул. Күп­тән, бик күп­тән яра­та. Әле си­ңа кия­ү­гә чык­кан­чы ук... Ә мин си­не сай­ла­дым. Бер­гә яши баш­ла­гач, яра­та алыр­сың дип уй­ла­ган идем. Юк, син яра­ту хи­сен­нән мәх­рүм ке­ше бу­лып чык­тың». Мөр­ши­дә бе­раз уй­ла­нып тор­ды да: «А­лай ук тү­гел, ха­тын-кыз­ны яра­ту хи­сен­нән дип әйт­мәк­че бу­лам, ‒ дип өс­тә­де. ‒ Әми­нә­без­не ни­чек ярат­ка­ның­ны бе­ләм, шу­ңа кү­рә ул үсеп җит­кән­че түз­дем. Апаң­ны да яра­та­сың... Ми­не ге­нә...» Ки­нәт Ән­вәр Әми­нә­лә­рен ба­ла та­бу йор­тын­нан алып чык­кан ва­кыт­ны кү­зал­дын­нан ки­чер­де. Миз­гел эчен­дә бө­тен те­ре­ле­ге ‒ су­рә­те, хис­лә­ре бе­лән шул кү­ре­неш кү­ңе­лен­нән үт­те. Ме­нә хә­зер Мөр­ши­дә­сен кы­сып-кы­сып ко­чак­лар­га бу­лыр иде. Тик... ире­нең су­зыл­ган кул­ла­рын ха­тын дор­фа гы­на этеп җи­бәр­де дә, йо­кы бүл­мә­се­нә ке­реп, ал­дан әзер­ләп куй­ган юл сум­ка­сын алып чык­ты. «Ни­гә син? Бәл­ки мин чы­гып ки­тәр­гә ти­еш­тер бу фа­тир­дан?» Ән­вәр­нең бер­кат­лы со­рав­ы­на ха­ты­ны бо­рын ас­тын­нан ки­нә­ле ге­нә кө­лем­се­рәп куй­ды. «А­ны­сын уй­ла­шыр­быз, ми­нем өй­дән чы­гып ки­тү­ем тү­гел, без Гре­ци­я­гә ял итәр­гә ба­рып кай­та­быз», ‒ ди­де, «без»гә ба­сым ясап. Бу ‒ Мөр­ши­дә иде. Ән­вәр янә­шә­сен­дә го­мер кич­кән Мөр­ши­дә. Ба­ла та­бу йор­тын­да­гы ила­һи Ма­дон­на­дан ерак, бик ерак ха­тын. Яратам сү­зен Ма­дон­на­га әй­тер­гә ки­рәк иде шул!..
Мөр­ши­дә ишек­не ябып чык­кан­да, Ән­вәр­нең га­дә­ти дөнь­я­сы ка­бат убы­лып төш­те. Кү­ңел­не та­ныш, бик та­ныш ха­ләт ‒ буш­лык чор­нап ал­ды. Дөнья буш, шык­сыз, өмет­сез төс­ле то­ел­ды. 
Ул ва­кыт­та әле­ге ха­ләт­тән аны кы­зы йо­лып ал­ды. Әми­нә: «Мин әти янын­да ка­лам», ‒ дип, кат­гый үз сү­зен әйт­кәч, Мөр­ши­дә үзен ярат­кан ке­ше яны­на күчен­де. Шу­лай итеп, фа­тир бү­леп йө­рү мә­рә­кә­сен­нән дә арын­ды­лар. Бак­ча­да­гы йорт­ны исә Ән­вәр Мөр­ши­дә исе­ме­нә кү­че­реп куй­ды. 
Кы­зын ис­кә тө­шер­гәч, Әми­нә­нең әле ге­нә кү­зал­дын­да эле­неп кал­ган ел­маюы би­еп ал­ды. Ерак­та бул­са да, җы­лы­сы мон­да ка­дәр җи­тә бит. Ко­яш ке­бек. Аның уй­ла­рын хуп­ла­ган­дай, ки­нәт өй эче­нә кыз­гылт як­ты­лык иң­де. Ән­вәр тә­рә­зә­дән тыш­ка ка­ра­ды. Ер­ты­лып кит­кән бо­лыт пәр­дә­се ар­тын­нан үре­леп, ба­еп ба­ру­чы ко­яш соң­гы як­ты­лы­гын си­бәр­гә ашы­га иде. 
Бер хә­дис­тән укы­ган фи­кер исе­нә кил­де: кем­не дә бул­са ярат­саң, аңа яра­ту­ың­ны әй­тер­гә ки­рәк, яра­ту­ың­ны әйт­ми ка­лу гө­наһ ди­ел­гән иде ан­да. Ән­вәр­нең гө­наһ­ла­ры күп икән шул. Әни­се, әти­се, апа­сы, Ве­не­ра, Мөр­ши­дә, кы­зы... Кү­ңе­лен­дә ко­яш нур­ла­ры­дай як­ты-кай­нар хис­ләр йөр­теп тә, бер­се­нә бер җы­лы сүз әйт­ми яшә әле!.. Ул те­ле­фо­нын ку­лы­на алып, эк­ран­да­гы зәң­гәр төс­тә­ге S там­га­сы­на бас­ты. Эк­ран­да пәй­дә бул­ган рә­сем­нәр ара­сын­нан кы­зы­ның фотосы ту­ры­сы­на төр­теп ал­ды. Те­ле­фон шак­тый гы­ны гө­рел­дәп та­выш би­реп тор­ды. Ан­нан Әми­нә­нең бе­раз ап­ты­рау­лы йө­зе пәй­дә бул­ды: «Ә­ти­ем, ни бул­ды?» «Бер ни дә юк, кы­зым, бая әй­тер­гә өл­гер­ми кал­дым, мин дә си­не бик яра­там!»

 

Ил­сө­яр ИКСАНОВА

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 4, 2024 ел

Комментарийлар