Бишка
Хикәя.
Бишка... Бу сүз мине балачактан бирле озатып бара. Әлеге бик тә сәерсендергән сүзне беренче мәртәбә күрше Шәрифә ападан ишеттем.
Шәрифә апа – терәлеп торган күршебез, үзе әйткәнчә, яше утызга җитеп килүче мөлаем йөзле, тәмле сүзле, чибәр апа иде.
Кайчакларда, эштән бушаган вакытларда дип тә әйтә алмыйм, чөнки Шәрифә апаның буш вакыты булды микән – гел хәрәкәттә, нәрсәдер белән мәшгуль иде ул, үзе апа тавык фермасында эшли, тырышып эшләгәнен дә өйдәгеләрнең сүзләреннән белеп торам, әле үткән кыш Мәскәүнең үзенә чакырып, медаль тагып кайтардылар. Тик ни сәбәптер, шушы чибәр апабыз, кияүгә чыкмыйча, әнисе Сәхипҗамалтәй белән көн күреп яталар. Юк, аларны ятим-җилпе дип булмый, кайчандыр гаиләләре гөрләп торган, аннан ләгънәт сугыш гаиләне тәмам туздырып ташлаган: әтисе, ике абыйсы сугышта һәлак булганнар. Сәхипҗамал түти дә, Шәрифә апа да колхоз эшеннән кайтып кермиләр, тормышлары ул чор өчен ярыйсы гына җитешле иде дисәң дә була. Тик кияүгә чыгу мәсьәләсе генә... Аның тагын бер хикмәте бар: кияү килгәч, матур кашовкалы пар атны бер тоткарлыксыз кереп китсен өченгә (нигәдер Шәрифә апа кыш көне кияүгә чыгарга тиеш дип уйлый идем, җәй көне, уттай эш өстендә кем кияүгә чыксын инде?..), олы капканы җәһәт кенә мин ачарга тиеш идем, Шәрифә апа күптән әйтеп куйган иде, көн саен диярлек турларыннан бер әйләнеп үтәм, туй турында ләм-мим... Үзен күргән саен мин:
– Шәрифә апа, кайчан кияүгә чыгасың? – дип сорамыйча калмыйм. Шәрифә апа соңгы вакытларда бер сүзләрне кабатлый:
– Кызыл кар яугач, үскәнем, пар атлар килеп тә җитәләр, мине кашовкага салып та алып китәләр, – дип кычкырып көлеп ала. Мондый көлү генә түгел инде бу. Ниндидер чарасызлыктан көлү дип әйтимме соң... Мин җавапсыз калмыйм:
– Болай йөрсәң... Үзең кияү юк дип зарланып йөрүдән бушамыйсың, үзең күпме егетне кире борып җибәрдең.
Минем зурларча фикер йөртүемә Шәрифә апа шаккатып карап тора.
– Каян беләсең аны? – дип, нык кына сорап куя.
– Сәхипҗамалтәй белән әнкәй сөйләшеп тордылар беркөнне, ишеттем, барысын да беләм мин! – дип мактанып та алам.
– Беләсең, әбиеңнең келәсен! Мине чәйнәп утырмасалар...
Шәрифә апаның ачуын китергәнемне чамалап телне тешлим андый чакта. Шәрифә апа тиз үпкәләүчән ул.
Капкаларын югыйсә йөз мәртәбә ачып, ябып карадым, мин әзер, апа әзер түгел.
Безгә кергән саен, сүз шушы катлаулы мәсьәлә тирәсендә бөтерелеп ала. Шәрифә апа, диварга эленгән көзге каршысына килеп, күзләрен уйнаткалап ала да, кисәк кенә сорап куя:
– Мин чибәрме, Фәридун?
Мин беренче күргән сыман Шәрифә апага карап алам да, ике дә уйлап тормастан:
– Чибә-әр, Шәрифә апа, син бик чибәр, – дигән булам. – Кайчан кияүгә чыгасың инде? – Шәрифә апа, хәсрәтле көлемсерәп, көзге каршыннан китеп бара. Минем тел төбемне аңлый инде – олы капка кайчан ачылачак?.. Соравымның төбендә шул ята. Бу юлы «Кызыл кар яугач» димәде. Димәк хәл бөтенләй үк өметсез түгелдер.
Шушы гөнаһсыз сүзләргә күңеле булып, Шәрифә апа кесәсеннән ирис конфеты чыгарып, минем учка сала.
– Рәхмәт, үскәнем, әле дә син бар күңелне күтәрергә, – дип, аркадан сөеп куя. – Бер дә кешедән ким-хур түгел дә... карт кыз булып утырып калам бугай инде.... Утызга табан барганда... аннан кырык тулыр... Яшең җитсә кырыкка... – Шәрифә апаның күзендә моңлы әрнү пәйда була.
– Кая әле сиңа утыз тулу! – дип, сүзгә әнкәй кушыла. – Әйдә, чәй эчәргә утыр, көзге алдында серәеп торма. Егерме җиденче яшь кенә сиңа. Насыйбың чыкмый калмас, Аллаһ боерса.
– Насыйбы булыр иде дә... Авыл тулы япь-яшь тол хатыннар, минем ише насыйбын көтеп ятучы кыз-кыркын. Сугыш, каһәр суккыры, ир-атны чүпләп бетерде шул. Иң беренче сугыш утына шул сугышны башлаган кешене илтеп тыгар идем мин. Күпме хәсрәт, күпме кайгы ил өстендә. Әнә Кадим Галиясе, болай утырып калганчы дип, бер кыз табып куйды. Шәйхетдиннән диләр... Сәрбиназ да авырлы икән дигән сүз чыкты. Аптыраганнан инде, ялгыз калганчы ди торганнардыр. Әллә мин әйтәм...
Әнкәй күрше апаның сүзен кырт бүлдерә андый чакта.
– Кит, җүләр сүз сөйләмә! Авызыңнан җил алсын! Әйтәм бит, насыйбың чыгар, сабыр ит. Үзең дә инде. Өй тавыгы сыман эштән кайтуга кереп бикләнәсең. Клубка чыгып, яшьләр арасында йөрсәң...
Шәрифә апа, әнкәйне бүлдереп куя:
– Бу яшьтәме? Нинди клуб ди безгә. Хәзер унбиш-уналты яшьлек кызлар егетләрнең башын әйләндерәләр. Минем ишеләргә караучы да юк. Әйтәм бит, утырып калулар язган бугай безләргә. – Шәрифә апа, сөйләнә-сөйләнә, өстәл артына килеп чүмәшә. Мин, уенга мавыгып, әнкәй белән икесенең тагын ниләр гапләшкәнен ишетмим инде.
Шулай да Шәрифә апаны – чибәр, юмарт күрше апасын – чын-чынлап кызгана иде минем сабый акылым.
Аннан дөньялар көтмәгәнчә үзгәрде дә куйды. Миңа биш-алты яшьләр тирәсе булгандыр ул чакта. Димәк ки, бу 1959 елның яз айларына туры киләдер. Авылга нефтьчеләр килде.
Безнең йорт авыл читендәрәк әллә ни озын да булмаган тар гына булып сузылган урамның урта өлешендә иде. Безнең урамны элек тә, хәзер дә Сапыйлар урамы дип йөртәләр. Читтә яшәүче туганнардан килгән хатларның конверт тышларына Революция урамы дип куела торган иде болай. Сапый-Сафиулла – мин күреп өлгерә алмаган Сафиулла бабай – кайчандыр туп-туры сузылган урамның Печмән елгасы ягына йорт салып кергән, тора-бара гаиләдә үскән ике егет тә башлы-күзле булып, кара-каршы йорт салып чыкканнар. Урамга Сапый атамасы чәпелеп калган. Менә шушы тыныч кына гомер кичереп яткан урамыбыз, яз ахырларында гомер бакый килгән тынычлыгыннан мәхрүм калды. Бу үзгәрешнең кайчан булганын төгәл беләм, чөнки язгы ташуның соңгы талпынышы, Имәнлек урманыннан төшеп, безнең урам аша үтә иде. Миңа бу ташу суы диңгезгә тиң дәрья сыман тоела. Ташу суы урамыбыз буйлап көн-көн ярым шау килеп, дулап-актарылып ага иде андый чакта. Ташу басылгач, урам янә тын кала. Озак та үтми, каз бәбкәләре чыга башлый, көннәрнең берсендә ата казны биетә-биетә, әнкәй, каз оясына тулып бипелдәгән бәбкәләрне күтәреп, урамның югары башындагы яланга алып китә. Миңа үткән елда эш табылды: яландагы әбиләр белән бергәләп мин дә үзебезнең бәбкәләрне саклап мәш килгән булдым. Менә шушы тын тормыш, кабат ташу төшкәннән дә битәр, төбе-тамыры белән актарылды: өйләрне тетрәтеп, урамыбыздан галәмәт олы машиналар, тимер тавы кадәрле тракторлар үтә башлады. Андый чакта безнең җыйнак кына өебез дер селкенә, урыннан кубарылып, теге ата каз сыман биеп китәр сыман тоела иде. Кая урамга чыгу, бу хикмәттән качып, өйдә генә ятыш. Өйдәгеләр сөйләшкәннән колакка керә: әткәй белән әнкәй Шөгер, Писмән, Бөгелмә, Әлмәт дигән минем колакка ят тоелган ниндидер шәһәрме, авылмы исемнәрен атыйлар. Нефть эзлиләр икән безнең баз астыннан. Әткәй шулай ди. Болар җирне бораулап, шул нефтьне чыгарырга йөрүчеләр, ди. Прәме безнең баз астында нефть диңгезе бар икән. Чапырыш күрше Мәхтүрә апа кергән иде, Имәнлек ягыннан авыл астыннан ташу суыннан да шәбрәк җир асты елгасы ага икән. Нефтьчеләр бораулап караганнар, юанлыгы мич морҗасы кадәрле борауларын тимер чыбык урынына бөгеп кенә куйган ди. Тагын йөз елдан бу тирәләрне су басып, авыл бөтенләй юкка да чыгарга мөмкин икән әле. Кечкенә булсам да, кызыксыну бар миндә, һәр нәрсәнең төбенә төшәргә тырышам, бу сөйләшүләр бер дә җанга ятышлы түгел, күңелгә шом салалар.
Абыйлар укудан кайталар да, йорт-каралты тирәсендә эшләрне карагач, урам башындагы яланга шылалар – нефтьчеләр тирәсендә уралалар. Тегеләре боларны куып та карыйлар икән, авыл малайларыннан алай гына котылырсың ди менә. Абыйлар шул тирәдә тиккә йөрмиләр, нәзек кенә тышы төрле төстәге бакыр чыбык кисәкләре алып кайталар өйгә. Сәйлән дип сөйләшәләр үзләренчә. Ал, яшел, сары, зәңгәр төслеләр, күз явын алырлык инде менә. Ничек кызыкмассың ди! Абыйлар шушы чыбык кисәкләреннән матур итеп йөзек үрергә өйрәнеп җибәрделәр, дөресрәге, бер Гришка атлы бригадирлары бар икән, Шәрифә апаларга фатирга кергән, шул йөзек үрү серләренә өйрәткән малай-шалайны. Йөзек кенәме? Күз явын алырлык беләзекләр, хәтта колакка тага торган гаҗәп матур алкалар үрергә өйрәнделәр. Ул чакта авылдагы кызларның күбесе, хәтта җитеп килгәннәре дә, шундый йөзек-алкалар, беләзекләр киеп клубка чыгалар иде. Без дә төшеп калганнардан түгел, кайчакта абыйларга ияреп, клубка килеп кергән чаклар булды, кыз-кыркынның ничегрәк киенгәнен, бизәнгәнен күреп өлгергән җегетләр без!
Белүемчә, нефтьчеләр, безнең урам башындагы яланга килеп, хуҗалыкларын корып җибәргәннәр. Беркөнне Шәрифә апа кереп, гаҗәп кызыклы хәл сөйләде: шул яланның уртасына бишка коралар икән. Гришка әйткән, аның башына менеп карасаң, Пучы күренәчәк икән. Пучының безнең район үзәге икәнен дә беләм мин. Нефть дигәнен дә. Дивардагы кара эшләпәле радио көн-таң атса, шул хакта сөйли. Әле җырлап та җибәрәләр:
Һай ли Баулылыр,
Һәр эштә мактаулылар!
Баулы дигән җирдә дә нефть тапканнар икән. Шәрифә апа авыз суын корыткан «бишка» дигән галәмәт биек нәмәне дә бик күрәсе килә. Быел бәбкәләрне Түбән очтагы атауда саклыйлар, Югары очтагы яланда актарылмаган җир калмаган икән. Атау безнең өйгә ераграк, аңынчы урамның икенче очына чыгарга, егермеләп йорт үтеп барырга кирәк. Йә туктаусыз үтеп торучы машина-трактор астына барып керер дип, мине ул елны бәбкә сакларга бөтенләй җибәрмәделәр. Бер яктан әйбәт, икенче яктан иркенлектә йөрергә өйрәнгән малайга гел өй тирәсендә уйнаган булып азаплану ялыктыргыч нәрсәгә әйләнде. Болай куркып ятып булмас, беркөнне аякка абыйның олы күн итеген киеп, югары очка сәяхәткә чыгып киттем.
Коймага сыланып кына барам, урамны адәм мәсхәрәсе (Шәрифә апа сүзе) иткәннәр, әле үткән ел гына яшел үләнгә төренеп, тип-тигез булып яткан урамны, машина тәгәрмәчләре ярып, тирән чокыр ясап бетергәннәр. Каршы яктагы Кәлимулла абыйларга да кереп йөрешле булмас инде болай булгач. Тәгәрмәч ярган эзгә төшсәң – минем ише малай-шалайны күмеп китә тирәнлеге.
Кызыксыну көчле, яланда нефть эзләүче абыйларның ни-нәрсә кыланып ятканнарын күрәсе килә. Шүрләсәм дә, үзебезнең яктан коймага елышып, яланга таба атлыйм. Ерак түгел инде ул, өч-дүрт йортны гына үтәсең дә, Печмән елгасы белән авыл арасындагы яланга килеп чыгасың. Машиналар үткәндә, коймага сыланып торам, аларның зурлыгы безнең өй чаклы гына бардыр – коймаларга тиям-тиям дип бара тәгәрмәч өстендәге канатлары. Шулай да артка борылу юк, эһ иткәнче, яланга килеп чыктым. Йә Хода, кәртинкә дә кәртинкә (Мәхтүрә апа сүзе) – монда үзе бер авыл салып куйганнар икән инде. Бер якта машиналар тезелеп тора, каршы якта әллә нинди тимерләр тагылган тракторлар һәм... ялан уртасында биек манара калкып тора. Шәрифә апа әле генә төзи башлаганнар дигән иде, ике-өч көн эчендә күккә терәлеп тә тора бу бишка дигәннәре. Мондагы хәлне күреп, аяк буыннары йомшап, тез буыннары сыегайды. Моның ишене күргән бармы?..
Беренче сәяхәттән үк җирдә яткан сәйлән чыбык табып алып кайттым. Аннан инде нефтьчеләр тирәсендә бөтенләй үз кешегә әйләнеп беттем, әнкәй килеп алып кайтмаса, өйгә кайтуны онытып йөрим. Мондагы кызыклык, мондагы могҗиза, мондагы берсеннән берсе гаҗәп машиналар, берсеннән берсе хикмәтлерәк тимер-томыр таулары – ничек аерылып китәсең ди! Нефть эзләүче абыйлар бишкага гына якын китермиләр менә. «Өскә менсәң, җил ияртеп китәр», – дип, бишка тирәсеннән куып кына торалар. Минем исә менеп, Пучыны күрәсем килә... Юк, булмады, тәки бишкага менүдән мәхрүм иттеләр мине.
Соңыннан белдем: Шәрифә апаның «бишка» дигәне җирне бораулау өчен җиһазландырылган вышка икән ул. Ә Шәрифә апа бишка сүзен теленнән дә төшерми. Әйткәнемчә, Гриша исемле бригадир Шәрифә апаларга фатирга кергән иде. Гел елмаеп, малай-шалайны үртәүдән тәм таба торган гүәрдиндәй гәүдәле, калын мыеклы, җитез хәрәкәтле абый иде ул. Берара Гриша дип йөргән абыебызны тора-бара Шәрифә апа Бишка дип йөртә башлады. Озын буйлы, киң җилкәле, җил-яңгырда йөзе чуендай каралып беткән Гришка абыйга Бишка кушаматы тагылды да куйды бит. Барыбыз да аны Бишка дип кенә йөртә башладык.
Кайбер чакларда Шәрифә апа ямансулап килеп керә безгә.
– Бишка кайтмады, әрәмәдә бораулыйлар, анда бар икән нефть. Шунда кунып яталар. Черки талап үтерә торгандыр инде. Кайда гына башын салып йоклый торгандыр. Ул аларның вагунчик дигән алачыгының бер шыгы да юк бит... – дип аны кызганып, жәлләп тә утыра. Бишка дигәндә, аның күзләре яктырып китә, йөзләренә алсулык тибеп чыга. Башкалар ничектер, мин моны сизеп торам. Шәрифә апаның телендә шул Бишка гына.
– Кичә Бишка әйтте: бездә нефть яшь икән әле, тиз генә чыгара башламаячаклар, ди. Болар эз генә салып куялар икән, тагын икенче якка күчеп китмәкчеләр, ди. Китәрләр микән инде?.. Бишкасыз нишләрсең инде, үткән атнада бер машина утын кайтарып аударды. И йорт җанлы да инде, ни эшләргә кирәк дип кенә тора!
Озак та үтми, Гришка абый белән Шәрифә апаның икәүләп кич клубка төшеп барганнарын күргәли башладым, Хәтта берсендә... Әйтсәң дә ярый торгандыр инде, абзар артлап кына икесе бергә безнең мунчага кереп киткәннәрен шәйләп калдым. Бу хакта әнкәйгә әйтергә тел кычытса да, курыктым, серне эчкә бикләдем.
Сер дип инде, эчне тишеп бетермәде тагын, чишелде: Бишка белән Шәрифә апа авыл советына барып язылышып кайтканнар икән. Табышканнар болар. Шулай итеп җизниле дә булып куйдым, әмма малай чакның бер хыялы тормышка ашмады: Шәрифә апаны кияүгә алып киткәндә, олы капканы үзем ачармын дип йөри идем. Алар исә җәяүләп кенә барганнар да кайтканнар авыл советына. Туйлары да артык шау-шулы булмады ахры. Берничә көннән, Сәхипҗамал әби кереп, әнкәйгә зарланып алды:
– Болай булмый бит инде, никахсыз-нисез, үз өемдә чит кеше тотарга... Әйттем Шәрифәгә, никахсыз яшәүгә бәхиллегем юк, дидем. Бишкасы авыз ерып тик тора, Шәрифә аңлатты инде. «Ничек була соң ул никах, давай ясатып куябыз», – ди икән. Шәрифәне дә озак тотмас инде, үзе белән алып китәр. Хатын-кызлар да эшли икән анда, измә болгатып торалар диме. Шәрифә караган да каткан инде шул адәмгә. Сөйләштеләр, чыш-пыш килделәр дә өйләнешеп тә куйдылар. И-и хәзерге яшьләрне! – Сәхипҗамал түти, ишеккә табан бер адым атлагач, кабат әнкәйгә табан борылды. – Әйт әле Мингаярьгә, боларга никах укысын. Бишкасы каршы түгел ди бит.
Әнкәй район газетасын караштырып утырган әткәйгә эндәште.
– Карт, сиңа әйтәм, икенче кавем кешесенә никах укырга ярыймы? Шәрифәбез никахсыз яшәп ята икән бит...
Әткәй риза булмаган тавыш белән әйтеп куйды:
– Яшәрләр инде... Иман калдымыни яшьләрдә. Никахсыз да яшәрләр...
Шул чагында Сәхипҗамал түтигә нидер булды, әткәй каршысына килеп өстәлгә таянды:
– Укы, Мингаярькәем, шуларга никах. Яшәтмә болай Шәрифәне. Үз күз алдыңда үскән бала бит ул... Мәдрәсә белемең бар, никахка гына җитәр әле.
Әткәй урыннан торды.
– Никах дигәч тә... Белсәләр, ник туганга үкенерсең!. Заманы нинди бит. Иман-шәфкать калдымыни бәндәләрдә. Барып әләкләсәләр.
– Беркем дә белмәс, – диде Сәхипҗамал түти, тавышын әкеренәйтеп. – Күреп торам: Шәрифә дә бәргәләнә. Әйт, никах өчен ни кирәк?
– Лә иләһе кәлимәсен әйтергә тиеш бит кияү. Ризамы ул аңа? Безнең халык түгел бит.
– Риза дигән бит инде. Аннан ул гел татарлар арасында үскән, Бөгелмә ягыннан ди. Татарча да аз-маз сукалый. Шәрифә белән чөкердәшәләр инде, берсе татарча пупалый, берсе русча.
Кызыгы шул: никах укылганмы, юкмы, анысын мин күрми-белми калдым. Әмма Шәрифә апа бер көнне әткәйгә күлмәклек ситса кертеп чыкты.
– Абзыкай, кылган яхшылыгыңгы мәңге онытмам, – диде ул, дулкынланып. Минем кулга исә бер уч ирис конфеты һәм хушбуй аңкып торган чигелгән кулъяулык тоттырды.
...Бик күңелле тормыш башланган иде дә. Шәрифә апа Бишка сүзен теленнән дә төшерми иде. Язмышның үз кануннары, кайдадыр күрше районда эшләп йөргәндә, торба ычкынып, Бишканы харап иткән.
Кара кайгы килде Шәрифә апага. Авырлы иде. Озак та үтмәде, тупырдап торган бер малай алып кайтуын хәбәр иттеләр. Бәбине күрше апабыз участок больницасында тапкан иде, берничә көннән Шәрифә апа, бәбиен күтәреп, өйләренә кайтып керде. Әнкәйгә ияреп, мин дә бәби күрергә кердем.
– Бишка! Коеп куйган Бишка! – дип сөйләнә Шәрифә апа бишек тирәсендә. – Бу кадәр Бишка булыр икән, үзе тапса да, болай ук булмас!
Әнкәй сәерсенеп сорап куйды:
– Балаңа Бишка дип исем кушмассың бит инде, Шәрифә? Бишка да Бишка... Шул да булдымы исем.
– Исемен уйлап куйган идек инде без аның, әле әтисе исән чагында ук, – Шәрифә апа күзеннән сыпылып чыккан яшен сөртеп алды. – Дусты булган аның, Данил исемле. Татар малае, шәп егет иде ди. Малай булса, Данил дип кушабыз дип йөргән иде. Кыз турында уйламадык та. Бишка ике сүзнең берендә: «Малайка, малайка», – ди торган иде, мәрхүмкәем.
Данил чая малай булып үсте. Әтисенә охшап, буйчан, әтисенә охшап, йөзеннән елмаю китми.
...Институт тәмамлагач, хәрби кафедра белемен алучы буларак, мине елъярымга ерак Көнчыгышка армия хезмәтенә җибәрделәр. Тынгысыз чагы иде чик буйларының, хезмәт вакыты тәмамлангач та, ике-өч ай артык гарнизонда яшәргә туры килде.
Сентябрь урталарында гына авылга кайтып җиттем.
Өй турына җитәрәк, каршыма Шәрифә апа очрады. Башта, барган җиреннән туктап, танымаган сыман минем өске киемнәрне күздән кичерде, аннан ачылып китеп:
– Бәй, бәй, Фәридун түгелме соң син? – диде ул икеләнгәнрәк тавыш белән. – Син армиядә идеңмени? Шаклар катып торам, армиядә икәнеңне искә-санга да алмаганмын. Эштән баш чыкмый бит авыл кешесенең, эш тә эш инде безгә. Күршеңнең армиядә икәнен дә белми яшә инде, вәт бәрәмәч!
Бу сүзләрдән кәефем төште. Ел ярым диярлек армия сафларында айт-двага йөреп кайткан күршеңне шулай каршы ал инде. Хәтта армиядә булуым да мәгълум түгел авылдашларга. Мин исә ялт-йолт итекләр киеп, кәс-кәс атлап, хәрби киемнән урамнарны балкытып, ашкынып кайтып килгән булам. Алар... белмиләр дә...
Күңел төште.
Шәрифә апа сөйләнүен дәвам итте:
– Кара әле, Фәридун, армия дә үстерә алмаган сине. Җыйнак кына егет идең, Казанда укып йөргәндә, һаман да шул җыйнак Фәридун икәнсең. Хикмәт диген, армия дә үстерә алмый икән адәм баласын. Орлык нинди инде, орлык. Менә безнең Данилны күрсәң! Ике метрлы пәһлеван! Бишка инде, тач әтисе – Бишка! Әле сине күргәч, уй килде башыма: минем Бишкага ничегрәк табарлар микән кием-салым. – Күзен чекрәйтеп янә миңа караш ташлады. – Сиңа табылган, син бит җыйнак, минем Бишкага ничек табарлар кием? Аягына кигән итеге дә кырык алтылы бит аның. Әле армиягә барганчы, тагын күпме үсәр? Бишка инде, Бишка!
...Гомерләр үтә торды. Инде безнең нигездә дә башка кешеләр яши, Шәрифә апаны да, йортларын сатып, Данил Әлмәт якларына алып китте. Башта нефть техникумында укыды, аннан армия сафларында хезмәт итте. Беренчеләрдән булып Әфган җиренә аяк баскан солдатлардан булды. Шәрифә апаның чәчләре агарды ул чакта.
– Бишка бит, Бишка, таш арасына яшеренеп калырлык та түгел, ул-бу була калса, иң беренче пуле аны эзләп табачак. Инде исән генә кайтсын, балакаем!
Намазлык өстеннән төшмәде апабыз. Бәхетенә, кылган догалары кабул булды: Данил исән-имин кайтып керде өенә. Аннан Нефть-газ институтында укып белем алды, бүген инде ул шактый зур эштә икән. Начальник, ди. Шәрифә апа гына, кинәт кенә йөрәге тотып, гүр иясе булган. Данил–Бишка авылны онытып бетерми икән, җай чыккан саен авылга ярдәм итәргә тырыша икән: әле күптән түгел мәктәпнең түбәсен алыштырткан диделәр. Игелекле Бишка булып үскән, озын гомерле булсын инде.
Факил САФИН
Фото:
«Мәйдан» № 9, 2023 ел
Комментарийлар