Логотип «Мәйдан» журналы

Бияләй

Үтәли җил җанны каезлый.

Муенына ураган шарф очларына учларын яшерергә тырышты Газизә. Нигә туңа аның куллары? Өзлексез телефонына баскалагангамы? Фәнил яздымы? Фәнил кайда? Бүген чыгаралармы? Кайчан алып китәләр? Шуның ише билгесезлеккә җавап әнә шул телефонда гына яшерелгән иде кебек. Хәзер бер хәбәр килер дә авыр киноның иң яхшы финалы булыр төсле.

Газизәнең Казан-Экспо каршына килеп басканына ярты сәгать үтте инде. Ә Фәниле күренми. Парковкада машина куяр урын да калмаган. Ничек кирәк, шулай бер почмакта урнашып, штаб каршына килде ул. Кертмәделәр. Озакламый полигоннан кайтасылар икән. Көтәр. Җир читенә китсә дә, көтәргә әзер ул аны. Кайтсын гына... 

Казаннан читтә – аэропорт янәшәсендә үк урнашкан Казан-Экспо күргәзмәләр үзәге берничә атна эчендә аерым бер дөньяга әйләнгән дә куйган. Әле ике ай элек кенә бу урын дөньяның төрле кыйтгаларыннан корылтайга җыелган, милли киемле, шат күңелле милләттәшләр җыр-моңына күмелгәндер дип һич әйтмәссең. Кайдадыр һаман шундый күтәренкелек бардыр. Әмма мобилизацияләнгәннәр өчен, аларның якыннары өчен яшәүнең элек һәм хәзер дигән чикләре барлыкка килде. Әнә Экспо ангарлары тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган, анда хәзер солдатлар яши. Кайда да хәрбиләр. Рәшәткәне дә хәрбиләр саклый, солдатларның үзләрен дә...

Газизә рәшәткәләрне учы белән кысып тотты. Тимернең салкынлыгы кайнар әрнүгә әверелде. Ниһаять, якын тирәдәге сөйләшүләр колакка чалынды.

– Әти! Әти! Син миңа тәти алып кайтасыңмы?

– Иң яхшысын, иң матурын алам билгеле!

Баланың челтерәп көлгән тавышлары Газизә колагын да иркәли.

– Әтисе, менә бу пакетта өч пар оекбаш, балаклава-башлык, бияләй...

«Әтисе» җавап биреп тормый, пакет кыштырдаган тавыш ишетелә – кулына алды ахры. Газизә чыдамый – аларга таба борыла. Бәләкәч сабын куыгы очырып уйнап йөри, әтисе әнисен  кочаклаган да тын калганнар. Кулындагы пакет җил искән саен кыштырдап тора... Ә Газизә бияләй алмады. Кулы катмаган булыр иде менә...

Кайдадыр исерек ирләр акырышкан тавышлар килә. Ә-ә... әнә бер компания килгәннәр дә машина капотына шешә, кабымлыклар куеп, сыйланалар. Мөгаен дусларын озаталардыр. Тычканга – үлем, мәчегә көлке... Бәйрәм итәргә сәбәп кенә булсын...

Телефон шылтырады. Иптәш кызы икән.

– Сәлам, Газизәкәй!

Ул гел шулай. Гел шат. Аңа үпкәләп булмый. Ул киселгән әфлисун кебек: тәмле телле, җор сүзле, җылы энергия чыганагы. Битендәге чокырлары да тулы бәхет аның. Үзе шуны башкаларга тараткан саен күбрәк өстәлеп тора шикелле.

– Сәлам, Айгөлем.

– Шундамы?

– Әйе. Фәнилне көтәм.

– Хәзер без дә килеп җитәбез.

– С 1 терминалы янында. Яме!

– Яме!!! Кара аны, көн болай да бозылырга тора, яшьләрең сыгасы түгел.

– Түгел инде, түгел...

Айгөл шылтыраткач, өмет уянды. Өметсез булмый. Буласы булган инде хәзер. Повестка килгән – үзе кебек ир-егетләр белән бергә ватан сагына басты Фәниле. Аны – Газизәне бер мәртәбә газап дигән уттан тартып чыгарган батыр да иде шул ул. Тагын сынатмас. Ил белән бит...

 

Газизәнең эшкә урнашып йөргән чаклары. Радиога! Алып баручы булып! Бәхетле көннәр. Айгөл белән әнә шул радиода якынаеп киттеләр дә инде. Бер бүлмәдә утыралар, берсенең компьютеры паролен икенчесе белә. Егетләр белән дә язышкалап алалар. Дамир белән язышкан Айгөлгә Газизә матур шигырьләрне табып кына тора. Шагыйрь егет ахры, Газизәнең экспромт шигырьләрен Айгөлнеке дип, тәмам хыялланды бит. Өзми дә куймый очрашуга чакыра башлады.

– Газизәкәй, кәгазь битенә шыпырт кына булса да фирменный шигырь юллары язып биргәләрсең, әйдә, әйләнеп кайтыйк. Иптәш егетен дә алып килмәкче. Үзем генә нишләп йөрим инде, хет туйганчы көләрбез, әйдә инде...

Шулкадәр өзгәләнеп сорый бит, чакыра белеп тә чакыра.

– Әйдә, тик алдан ук сөйләшеп куйыйк, теге егеткә мине кодалыйсы түгел.

– Түгел инде, түгел...

Аннан тәм табып көләләр. Кызларның чырык-чырык килүләрен ошатып бетермәүчеләр дә булды билгеле. Фирдания Сәлимовна – күрше кабинетта гына утыра. Трафик буенча бик күптәннән эшли торган «карт бүре». Күрмәгәне, белмәгәне юк. Радионың бөтен гайбәте дә, күзе дә анда. Түрәләр дә шүрләп тора бугай, эштә алны-артны гел карап йөрергә тырышалар. Аны күрсә, вахтер бабай да урыныннан торып, ишекне ачып кертә. Кызларның Дамир белән «эсвиданҗа»га киткәне дә сер булып калмады. Яшел машинаны тәрәзә жалюзилары артыннан күпне күргән «сканер» күзләр озатып калды.

Кызларның анда эшләре юк иде билгеле. Карап калмагае...

– Көнләшүдән шартлап үләр инде әбекәй... – Айгөл шыпырт кына Газизәгә пышылдады.

Газизә елмайды гына. Чөнки Фирдания Сәлимовна көн кадагыннан бик тиз төшеп калды, онытылды, эреп юкка чыкты. Егетләр бик «культур-мультур» булып чыкты. Кафега кереп каһвә, круассан белән сыйладылар, Казанны машинада аркылыга да буйга да әйләнделәр, аннан Бутлеров урамын җәяү иңләделәр. Гаҗәп, моңарчы ничек күрмәгән ул борынгы йортлардан гына торган тарихи урамны. Дамирның дусты Илнар медакадемиядә эшли икән. Бутлеровка терәлеп торган тыкрыкларда медицина корифейлары әлегәчә йөри кебек тоелды. Авызына каратып тора белә Илнар. Урам фонарьлары яктысында беренче кар бураннары вальс уйный башлады. Соң иде. Илнар кайтарып куярга булды. Башта Дамир белән Айгөлне озаттылар. Ахырдан, тулай торак каршында Газизә төшеп калды. Матур кичкә хисләнеп ишек катында кар бөртекләрен учында эретеп басып торды әле ул. Әмма кермичә булмый, 11дән соң ишекне биклиләр, таңга кадәр кар чүпләп басып торып булмас...

Икенче көнне эш телефонына шылтыратты Илнар. Әрсез, дип ачуланырга авызын ачкан гына иде, өлгермәде. Әй Аллам, ничек ди: «Кичә бияләйләрең махсус «онытып» калдырган идеңме?»

– Нишләп онытыйм! Алар үземдә ич минем!

– Менә бит. Ак йон бияләй. Синеке түгелмени?

– Дөрес, минем ак бияләй. Мин аны өйдә онытып чыкканмын дип торам.

– Ну чыгып ал инде.

– Әллә эшкә килдең?

– Килдем.

– Минем эфир вакыты. Тагын ярты сәгать.

– Көтәрмен.

Бу юлы алар Кабан күлендә үрдәкләр ашаттылар. Киләсе очрашуда зоопаркта маймыллар санап чыктылар.

Газизә кулга ияләшә башлаган иде инде. Илнар – аның өчен генә туган яр кебек. Яңа елга хәерле теләкләр генә теләргә кирәк. Быел ул бәйрәмне ялгыз үткәрмәячәк.

Бер көнне эфир вакытын төгәлләп, кабинетына менүгә:

– Минем Илнар шылтыратмадымы? – дип сорап куйды ул.

Фирдания Сәлимовна да шунда икән, ике урындыкны бер итеп утыра. Кылыч борынына элгән күзлеге белән җаныңны үтәли тишеп карап тора, нидер әйтергә җай чыкканга сөенеп сүз ала:

– Нишләп синеке булсын ул? Аның бит хатыны бар!

– ...

– Җаным, кеше ирләре белән йөргәнче, ахырын чамаларга кирәк. Гаиләсе бар микән моның дип уйлап та карамадыңмы? Әллә белә торып, кеше ирләре белән типтерергә җыенган идеңме? Билләһи, валлаһи, оят юк бу яшьләрдә. Менә рәхмәт әйтерсең аннан минем кебек апаңнар белән эшләгәнгә. Ышанмасаң менә кара, – дип, белешмә китап чыгарып өстәлгә куйды Насыйбулловна. – Укый беләсеңме? Белмәсәң, кычкырып укыйм: Илнар Гарифуллин, медакадемиядә АХЧ мөдире. Өйләнгән, ике баласы бар.

Башлары әйләнеп китте Газизәнең. Хезмәттәшенең шулкадәр тәмләп табышлары белән уртаклашуы күңелен болгатса, Илнарның интригалары аны тәмам гаҗиз иткән иде. Боларның икесенә дә цирк аренасы кирәк булган. Менә тамашачылар, уенчылар, корбаннар...

– Алай гына да түгел, җаным, Фирдания апаң күзләре күрмәгән бер генә адәм актыгы да юк бу дөньяда. Илнарның улы әнә каршыдагы гимназиядә укый. Класс җитәкчесе – минем ахири. Ышанмасаң, безнең бина артындагы гаражлар янына чык та көтеп тор – тәмәке тартырга өйрәнеп ята малае. Ничек танырмын дип карыйсыңмы миңа? Танырсың! Кулын сындырган узган атнада. Уң кулы – гипста. Булдымы? Рәхмәт әйтерсең әле менә үземә.

– Рәхмәт...

Газизә баскычтан аска очты. Беренче катка кереп бушанырга кирәк. Тавыш яздыру студиясе буш иде – әйбәт булды әле – елаганын беркем ишетмәс.

Фирдания Сәлимовна тантана итә иде. Күтәрелгән иякләре «Мин булганда чебен дә очалмас» дия иде кебек. Айгөл гадәттәгечә, елмаеп, бүлмәсенә озатты хезмәттәшен.

– Ай маладис, Фирдания апакаем. Белмәгәнең юк. Моның өчен сиңа мидәл бирерләр инде. Радиода эшлисеңме син, КГБдамы? Һич аптыраган менә.

– Белеп торырга кирәк. Кызлар башыннан йөри ул ирләр.

– Улы чынлап гимназиядә укыймы?

– Чынлап. Ышанмасаң, әнә кара... – Фирдания Сәлимовна тәрәзәдән гаражлар артына баручы өч-дүрт малайга ишарәләде. Айгөл тәрәзәгә бакты. Кулы гипслы малай коеп куйган Илнар иде.

Студиядә караңгы. Гадәттә, тавыш яздыру кабинасында Камил абыйлары утыра, менә бу микрофонга артистлар шигырь укый, җыр башкара. Бүген берәү дә юк. Күңел дә бушап калган.

Газизә телефоныннан таныш саннарны җыйды. Таныш тавышны ишетүгә бер сулышта соравын яудырды да:

– Илнар, син өйләнгән кешеме? – Трубканың аргы башында телсез калдылар. – Синең чыннан да ике балаң бармы?

– Ну син... булса ни... Мин бит вәгъдәләр бирмәдем.

– Рәхмәт яме. Дөресен әйткәнгә рәхмәт. Бәхетле бул. Башка мине эзләмә инде син, яме. Минем дә йөргән егетем бар. Яңа елга никахыбыз булачак.

– Аһ син сука... хатын-кызның барысы да бер камырдан. Давай, пока.

Газизәнең нишләптер елыйсы килмәде. Микрофон каршына килде дә шигырь укырга кереште:

Шаянлыгым өчен генә

Үпкәләр дә күбегез.

Тормыш бит ул – бер картина,

Ә бизәге үзебез.

 

Хисләр белән уратылып

Шау килеп гомер уза.

Кичерегез, йөрәгемә...

Бер генә кеше хуҗа!

Шулчак баян тавышы ишетелде. Моң иясе «Хәмдия» көен уйный иде. Газизә кем уйнаганын да сорап тормый, хискә бирелде, җырлап җибәрде.

– Яр гынай булып яралмаган, җаннар көйдерер өчен яралган... 

Җырга егет кушылды: «Хәмдиягә сүз әйтмәгез, зиһене таралган чагы...»

Газизәнең бөтенләй елыйсы килми иде инде. Киресенчә, кәефе күтәрелде. Кем бу егет? Йөрәк ярасын шулай юа алган баянчыга рәхмәтле иде ул. Фәнил белән ул әнә шулай танышты. Җыр яздырырга килеп, уңайсыз сөйләшүнең шаһиты булган, матур шигырь тыңлап, үзе дә уенга кушылган Фәнил аның тормышын үзе дә сизмәстән бөтереп тә алды.

Урамда кар бөртекләре куып йөрмәде алар. Бер кич туйганчы җырлаштылар, икенче кич шигырь укыдылар. Концерт киемнәрен, баянын Газизә бүлмәсендә калдырып торган көнне, бәлки миңа күченерсең, дип тәкъдим дә ясады. Яңа елга никах укытырбыз, диде. Тик... Күченү мәшәкатьләре белән янган көнне тагын бер сынау көтеп торган икән. Ачык ишектән ишек шакымый гына военкомат вәкиле килеп керде. Фәнил кулына өлешчә мобилизациягә повестка тоттырды...

 

Тимер рәшәткәләрдән суык үтә башлаганда, арттан кочаклап алдылар. Фәнил! КППдан күзен дә алмады лабаса. Кай арада чыгып җиткән диген.

– Тәрәзәләрдән ай караган, түшләренә мәрҗән кадаган...

Фәнил, Газизә генә ишетерлек итеп таныш җырны сузды. Кызның йөрәге учка тоткан чыпчык баласы кебек бәргәләнә, еламаска тырышып тыелган тәне калтырана иде. Солдат бушлатына сеңде ул. Тәмәке, тир исе – ирләр исе килә. Әмма ул кочакта тыныч һәм җылы иде. Аяк астында күшеккән яфраклар ятып кала, салкын тын күләгәсендә кар бөртекләре биешә. Бер бушлатта ике йөрәк тибә...   

Шул арада меңләгән халык арасыннан Айгөл белән Дамир да эзләп тапты үзләрен. Бер-берсенең күңелләрен күтәрергә тырыштылар. Шаярган булдылар. Көлеп саубуллаштылар.

– Ул әйләнеп кайтачак, – диде Айгөл, Фәнилне озатып өйгә юл тотканда.

– Кайтачак! – диде Газизә. – Тиеш.

Әмма вакыт бик акрын уза. Менә бер атна инде хәбәре юк. Газизә сабыр гына көтәргә вәгъдә бирде. Ул еламый, ул кайтыр көнне саный.

Унынчы кичтә почта әрҗәсендә бер кәгазь ята иде. Нидер килгән. Ә Ходаем, нинди хәбәр, нинди хат... дип, өйгә дә керми, кәгазьне алып, почтага очты. Анда исә кызга бер кечерәк кенә тартма тоттырдылар.

Өйгә кайтып җиткәнче, аяклары йомшарып, хәлсезләнгән иде ул. Украина чиге – Белгород өлкәсе пичәте сугылган. Куркып кына тартманы ачты. Ә андагы төргәктә... ак мамык бияләй ята иде. Һәм Фәнилдән хәбәр:

– Кулларыңны туңдырма!     

 

 Гөлүсә ЗАКИРОВА 

Фото: https://ru.freepik.com  

 

Комментарийлар