Логотип «Мәйдан» журналы

Бар икән күрәселәр

Хикәя.

Халисә җиңгинең өч малае да кеше алдында әллә кем иделәр. Бер-бер артлы үстеләр. Усалдан-усал, үҗәттән-үҗәт булдылар. Үзара кыйнашып, баш тишеп, кул-аякларын авырттырып бетерсәләр дә, кем дә кем берәрсенә тия күрмәсен, өчәүләп тиң өзеп кенә ташлый торган иделәр. Бары тик уртанчылары, иңгәбуйга бер чамада ясалып, Халисә җиңгинең нәкъ үзенә охшаганы гына, арада сабыр холыклы һәм акыллырак күренә иде. Олысы укудан әллә кем булмаса да, хезмәттә-эштә җир җимертте. Кечесе, ике абыйсының ни майтарганын карап-күреп кенә, иркә үсте. Егет булып җитүләренә, бөтен авылны бердәй тотар кебек иделәр. Тирә-күршеләре генә түгел, хәтта якындагы авылларныкылар да, боларның өчесеннән берсе күренүгә, җан калтыранып өрки, әгәр кара-каршы очраша-нитә калсалар, әйләнеп узу яки барган юлларын үзгәртү ягын карый торган иделәр. Алла сакласын, юләрнең акылында ни булмас!

Армия хезмәтенә әүвәле олысын алдылар. Ул китүгә, авыл халкы бераз хәл алгандай җиңел сулап куйды. Егетләр дә үз кызларын курыкмыйча озата башладылар. Клубта да шау-шулар бераз басылды. Икенчесе дә киткәч, бөтенләй дә дөньялары иркенәеп, күрше-тирә авылларныкылар да күзләре төшкән кызларны озатырга килгәли башладылар.

Ике ел күп вакыт икән ул. Кемнәр өйләнешеп, кайсылары кияүгә чыгып өлгерде. Теге-бу түгел, Халисә җиңгинең олы малае тагын да калынаеп, типсә, тимер өзеп, авызына сигарет капкан кыяфәттә кайтып төште. Бу елларда баш чыгарырга өлгергән яшь-җилкенчәк шым булды. Этләргә кадәр, куркышып, нигез асларына посты. Ни дә булса булырга тиеш иде. Әмма кече малайны хәрби комиссариатка чакырттылар.

– Абый,– диде ул, аулакка чакырып, – минем кыз кала... Кәримә... Кара чәчле, чибәр генә. Син аны беләсең. Югары оч Хатирә апаның кызы. Күз-колак булырсың, ярыймы?

Энесе ни үтенсә, олысы шуны кабул итте.

– Борчылма, бер кешенең дә кулын тидертмәм. Хәтерләп-нитеп торырмын. Синең өчен җан фида. Әмма дә афәрин икәнсең үзең. Инде кочаклашып-үбешеп йөрим, дисең, ә? Шулаймы?..

– Юк ла инде, абый... Әлегә сөйләшеп кенә йөрибез...

– Үбеп тә карамадыңмы?

– Кая ди ул!

– Ә яратканын каян белдең?

– Менә, кулъяулык чигеп бирде...– Егет кызарынып кына кесәсеннән яулык чыгарды, чигешләрен иркәләп сыпырып, «Сөйгәнемә бүләккә» дигән язуларын да күрсәтте.

– Кулга оста икән,– дип мактады, кызны хуплап абыйсы.

Кече малай җиңел күңел һәм олы ышаныч белән хезмәткә китеп барды. Аны озатып, инде сагына да башлауларына бер ел узды дигәндә, уртанчы уллары армиядән кайтуга, һәммәсен зур сөенеч көтеп тора иде: олы малайның туе!

Кәримәне килен төшергәннәр. Шунда ук уртанчыларына кисәтеп тә куйдылар:

– Энеңә аны-моны язасы түгел! Ишетсен колагың!

– Ә нәрсәгә?

Кияү мәртәбәсен алган абыйсы үзе аңлатып бирде:

– Энекәш миңа, ни, Кәримәгә күз-колак булырга кушкан иде. Сүземдә торырга туры килде. Кәримәне әйтәм, бер күзәтәм, ике, өч... Күзәтә торгач, сизелмәгән, йөреп кителгән. Менә шул. Бераз тотканрак чагым иде, әрсезләнелгән, саташылган. Аулак өйдә бергә йокладык та, хәзер чигенеп булмый, эш узган...

Уртанчы малаеның акыллы икәнлегенә Халисә җиңги ышана иде. Ул, чыннан да, энесен яклап, абыйсына бәйләнеп, тавыш чыгарып маташмады:

– Булган – беткән,– диде дә онытты.

Туйдан соң думбра инде ул. Өч көн баш төзәттеләр. Дүртенчесендә уртанчы малай юлга җыена башлады. Әйтми-нитми китәргә маташуын хәтерләп өлгергән Халисә җиңги ни тавышлар чыгарып карады. Әмма тотып кала алмады. Улы бөркет булып үсеп җиткән, канатларын ныгыткан, кайда тели, шунда очарга ирекле иде.

Халисә җиңгинең башын бүтән бер уй урын таба алмыйча гаҗизләргә тотынды. Әгәр дә кечеләре кайтып төшүгә, килен Кәримә бала тибрәтеп бишек янында утырса, эшләр – харап! Башка чыгарырга иде үзләрен...

Олы малайның эшкә уңганлыгы сөендерсә дә, җае-көе юклыгы бераз читенрәк иде. Кешенең кыек-санак баласын да бәхет баса, ә моның, ни ару ирнең, һичбер тапкыр юлы гына булса да уңмады. Умырып эшләү белән генәмени ул!

Әмма, Ходайның рәхмәте, кече малайлары һәммәсен шаккатырды. Кайтып җитмәде, кечкенә чемодан тоткан бер кызны әйдәп кертте дә:

– Бу – минем хатын! – дип таныштырды.

Халисә җиңгинең өне качты. Бала тибрәтеп утырган Кәримә киленнең тәкате китте һәм:

– Сине, хайванны, бары тик мине генә яратасыңдыр, мине генә уйлыйсыңдыр, сагынасыңдыр, дип ут йотып монда ятам, ә син өйләнеп йөрисең икән!..

Бу сүзләрне ишеткән Халисә җиңгинең күзләре маңгаена менеп, бәгыре уелып төште. Олы киленен ничек дип тә аңларга белмәде. Ә кече улының авызы ерык, һичнигә исе китмичә алга узып, үзе артыннан хатынын да түргә әйди бирде. Кәримәгә исә:

– Хәзер кешене кеше көтә торган замана түгел, һәркем үз җаен карый. Үзең дә буш ятмагансың әле, – дип әйтеп ташлады.

Яшь килен дөньяның беренче чибәре иде. Аны күрүгә, бөтен авылның күзе ут булды. Кәримә килен исә, йортның тарлыгыннан зар кылып, баласын күтәргән хәлендә кайтып китте. Эштән килешли ире дә аның янына шылды. Хәлләрнең болай җиңел генә үз җайларын алуы Халисә җиңгине сөендерде исә дә, кече улына тавыш күтәреп бер сүз дә әйтә алмаслыгын аңлап саруы кайнады. Әгәр нидер кузгата башласа, шунда ук:

– Кәримәне абыйга белә торып алдырткансыз әле, анда ни карадыгыз! – дип, авыз-телләрне томалап куя торган булып китте. Ә хатыны белән чөкердәшеп яши бирде.

Халисә җиңгинең бер генә таянычы да калмады.

– Эһ, кызыбыз булмады... Бар икән күрәселәр!

Ул хаклы иде.

 

Фәрит ЯХИН

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар