Балан чәчәге (хикәя)
Ургылып-ургылып аккан суга озак карап торды Маһинур...
Суның агышын да күрмәде, тавышын да ишетмәде үзе. Жанының әрнүе шулай ургып-ургып чыга да дөньяны тутырып шау итеп ага иде. Шуны гына тойды, шуны гына ишетте. Аның бу су белән агып китәргә уенда да юк. Бары әрнү-газаплардан теткәләнеп беткән йөрәген генә ташкыннарга саласы килә... Бәлки, йөрәге актарылып агып киткән хыял-өметләрен куып житәр. Шушы суларда, шушы бозлы суларда киләчәге китте лəбаса аның! Җаны белән иманыннан аерылмаса да, казак камчысыннан куркып, тәре астында билдән суда торганга Ходайның каргышы төштеме - шул көннән, бөтен эченә суык тиеп, бала таба алмас булып калды. Ул вакытта ук сулар белән агып китәсе булгандыр да... Тик... Аның өмете-нарасые, бердәнбере бар иде шул ул чакта. Инде... Инде газаплы бу тормыш белән бәйләп торган ни калды?
— Анасы! — дип, җилкәсенә кулын салган Миңнәхмәтнең карашындагы куркудан гына үзенең нәрсә эшләргә җыенганын аңлап алды Маһинур. Аңлады дa cискәнеп китте. Үзенең уеннан үзен аклагандай:
— Юк, — диде, әкрен генә баш чайкап. — Юк! Мин бу ташкын суга сикерергә җыенмадым.
— Әйдә, — диде ире пышылдап, — өйгә керик. Шунда сөйләшербез.
— Башкача сөйләшеп тормабыз, атасы. Сөйләшәсе сөйләшенгән. Мин баламны кяфер зиратына илтә алмыйм!
Миңнәхмәтнең сискәнүдән яңак сөякләре кысылып куйды.
— Минем... баламны шунда илтеп саласым киләме?! Азагын уйлыйм...
— Уйлыйсы-нитәсе калмады... Кемнең ни эше!
— Эше барлыгын үзең дә беләсең бит, анасы. Тынгылык бирмәсләр.
— Балаң кяфер зиратында ятканда тынычлап йоклармын, дисеңме?
— Димим дә инде... — Ир гаҗизлектән көрсенеп куйды. — Ни кылсак та, тынычлыклар юк инде ул безгә!
Фәһригөл карчык караңгы төшкәч кенә керде. Як-ягына каранып, шикләнерлек кеше тапмагач:
— Йә, ничек хәл иттегез? — дип сорады.
Маһинурдан:
— Мин үз сүземдә калам, — җавабын алгач, җиңел сулап куйгандай итте.
Карашын кайгысын күтәрә алмаудан бөкрәеп төшкән Миңнәхмәткә төбәде. — Без шулай килештек инде, — диде анысы басынкы гына.
Мәетнең ике ягында кара-каршы утырган ике карчык Әсмабикә белән Бибигөлҗамал да, килешкәннәрен белдереп, баш кагып куйдылар.
— Ярар, тәхлил әйтә башлыйк, — диде Фәһригөл.
— Мин инде бишне әйттем, – диде Әсмабикә.
— Мин дә икене әйттем, — дип өстәде Бибигөлҗамал.
Фәһригөл карчык тәхлил укырга кереште. Башкалары дисбе тартырга, дөресрәге, бармак буыннарын санап укырга тотындылар. Дисбеләр инде ерак яшерелгән. Кирәк чагында да кулга алырга куркыта, үрәтник күрә калса, миһербан көтмә!
Маһинур бертуктаусыз «Лә иләһә илләллаһу!» дип кабатласа да, сүзләренең мәгънәсенә төшенми, ничә кабатлаганын да санамый иде. Башында бер-берсен кысрыклап уйлар кайный. Авырайган башыннан шул уйларны, дөресрәге, әле бер, әле икенче кешедән ишеткән аерым җөмләләрне ике куллап кысып чыгарасы килә. «Оҗмах кошы, оҗмах кошы» дип тукылдап торган уй өстенә «Kяфер зираты, кяфер зираты» дигәне чүкеч белән бәргәндәй китереп суга. «Бакча арты кулай булыр...», «Котылды инде бәбекәчем...», «Тилмерепләр ятты ла сабыем!», «Сине оҗмах ишеге төбендә каршы алыр...», «Абау, аяклары сап-салкын...», «Үрәтник белә калса!», «Кәфенләргә, кәфенләргә...» бер-берсен этә-төртә башны тутыралар. Күкрәккә ут капкандай – тынны кыса. Пыш-пыш укынып утырган карчыклар томаланып бер югалалар, бер тoмaн таралып киткәндәй була...
Төнне аңгы-миңге үткәргән Маһинур улкаен юып кәфенләгән-чалмалаган вакытта да шулай ук ушсыз булып утырып торды. Кәфенләп салып, укыйсын укып бетергәч: «Алып чыгарга вакыт, хушлашыгыз!» — дигән сүзләрдән генә кисәк айнып, килеп баласының аяк очыннан тотты. «Бәхил бул, балам, бәхил бул, балам!» — дип гасaбиланып пышылдады. Бөтен җаны-бәгыре белән кычкырса да, сүзләре бик әкрен чыкты. Тамакны утлы төер тотып алган, күкрәкне ут булып яндырып торган тойгы күздән қайнар әрнү булып түгелә иде.
Кәфеннәрен ачып улын тагын бер карыйсы, бөдрә чәчләреннән, чытырдатып йомган озын керфекле күзләреннән, елмаюга охшап беркадәр ачыла төшкән иреннәреннән үбәсе килде. Туктаусыз «балам, балам...» дип пышылдавына Бикмулла карт «сабыр, сабыр» дип торды. «Сабыр», — дип, иңнәреннән килеп тоткан иренең сизелер-сизелмәс куллары калтыравын тойгач, бу югалтуның икесенең дә яртышар җаны өзелү икәнен анлап: «Атасы!» – дип, иренең кочагына авасы килсә дә, алай эшли алмады. Алай эшләргә – сабырсызланырга, кычкырып-тәгәрәп еларга, кеше күзендә ир кочагына аварга ярамый. Ярамый! Ул — татар хатыны. Ул — мөслимә!
Әле кояш күтәрелмәсә дә, офык читләре агарып, таң шәүләсе төнне кысрыклаган мәл. Барысы да изрәп йоклыйлар. Алдагы йокысыз төннәр, борчу-газаплы көн Әсмабикә карчыкны да, Миңнәхмәтне дә тәмам эштән чыгарып алҗыткан.
Маһинур шыпырт кына кара өйгә чыкты да арткы бакчага караган кечкенә тәрәзәгә капланды. Балан куагы белән каен арасындагы карасу-кызгылт калкулыкка карап: «Аллага шөкер!» — дип куйды. «И, балам, салкын җир куенында беренче төнеңне үткәрдең», — дигән уйдан сулкылдаган йөрәген уң кулы белән кысты да: «Әгүзе билләһи мин әшшайтан ир-рәҗим. Бисмилләһи-ррахман ир-рахим. Әлхәмде-лилләһи раббeлгаләмин əррахман иррахим...» — дип укый башлады. Үзе укыды — үзенең күз алдыннан туктаусыз улкае Нурисламының уйнап йөрүләре, «әнием!» дип муенына сарылулары, «эчем авырта» дип бөгәрләнеп-бөтерелеп елаулары, хәлсез куллары белән бармакларына ябышулары кичте. Күзалдында сулып барган баласын кочаклап: «Үлмә, үлмә, сиңа үләргә ярамый, син кяфер зиратында ята алмыйсың», — дип тәкрарлап елаган үзен күрде. Күрде дә... йокысыннан уянгандай сискәнеп, уеннан айнып китте. Кабат бакчадагы калкулыкка карап: «Аллага шөкер!» — дип кабатлады. Елыш халкын көчләп чукындыра башлаганнан бирле күргән михнәт-әрнүләрдән парәләнеп беткән йөрәге өзеләм-өзеләм дип калтыранып торды.
Иртәнге чәйгә утырганнар гына иде, аякларын лыш-лыш сөйрәп, Фәһригөл карчык килеп керде. Үзенең әллә ашыгудан, әллә каушаудан тыны беткән. Сәламләшеп тә тормастан:
— Ай, күршекәйләрем, хараплар гына булдык. Үрәтник безнең урамга менеп килә... – дип, әйтәсе җөмләсен әйтеп бетерә алмастан, сулышы кысылып калды.
— Тукта әле, Фәһригөл түти, әйдә, үт әле, утыр, — диде Маһинур, урыныннан кубып.
Күрше карчык табынга таба атламады, мичкә терәлеп торган сандык өстенә чүкте.
— Ай Аллам, нигә шултиклем каушадың, — дип, сүзгә кушылды Әсмабикә карчык. — Ике көннең берендә безнең урамны әйләнә ләбаса ул. Болай таркалма, шикләндерерсең генә.
— Ул... ул... — диде Фәһригөл, һава җыеп, — үзе генә түгел, казаклар белән... әллә өч, әллә дүрт атлы казак иярткән.
Бу хәбәрдән өстәл артындагылар өнсез калды. Чынлап та, каушатырлык, өнсез итәрлек хәбәр иде бу. Атлы казакларның кем икәнен, ни икәнен яхшы белә бу авыл!
Карчыга карашлы, җирән сакаллы үрәтник озын буен бөгеп бусаганы атлаганда, ак өйдә аны Миңнәхмәт кенә каршы алды.
Атлы казакларын иярткән бу җан савучы йөрәкләрне селкетеп өй каршына килеп туктаганда, Миңнәхмәт хатын-кызларга:
— Барыгыз, кара өйгә чыгыгыз, — диде. — Үзем генә сөйләшермен. Сез катышсагыз, начаррак кына булыр.
Үзен, ни ишетсә дә каршы дәшмәскә дип, ныгытып куйды хуҗа. Кара-каршы талашу файдасыз, ахыры начар булачак. Бу кяфердә иман әсәре юк. Моннан ике ел элек Елыш халкы, кире мөселманга чыгабыз, дип баш күтәргәч китереп куйган полицай бөтен барлыгы белән татарны күралмас бер урыс иде.
Казакларын ишегалдына калдырып кергән «кунак»ның:
— Михаил Исакович... — дип сәламләвенә:
— Хәерле көн, Василий Иванович, — дип җавабын бирде. «Ни йомыш белән йөрисез?» — дип сорамакчы иткән иде дә, кире уйлады. Ни белән йөрүе аңа мәгълүм. Сүзен үзе башласын. Нигә аңа басма салып торырга? Шулай да: — Әйдәгез, түрдән үтегез! — дип чакырды.
Башка чак булса, дәшеп тормас иде. Бүген ничек тә йомшаграк сөйләшергә, бераз җайларга кирәк. Сөйләшү авыр булачак... Шулай да Миңнәхмәт җиңәргә, үзенекендә калырга тиеш!
Василий Михаилдан мондый түбәнчелек көтмәгән иде. Аптырап калды. Ишектән килеп керүгә кычкырырга әзерләнгән «Бала кайда?» сөале күкрәктән ярсып чыкмады. Аның урынына:
— Кайгыларыгыз булган икән. Кайда соң үзе? Мәетне әйтәм. Кая куйдыгыз? — дип гөлдерәде.
— Җирләдек инде, — диде хуҗа, сабыр булырга тырышып.
— Да-а, сезнең халык мәетне озак тотарга яратмый шул, — диде тегесе, төрттереп. — Кая җирләдегез? Зиратта яңа кабер күренми.
Үрәтникнең үзеннән-үзе кайный башлавын сизде Миңнәхмәт. Әлегә ташкын төптән күтәрелә, тышка бәреп чыкмаган. Тик... бәреп чыгачак! Бу давылга әзер булырга кирәк. Әлбәттә, полицай зиратта булмаган, анда яңа кабер бармы, юкмы, күрмәгән. Баланың бакчага җирләнгәнен дә яхшы белә. Нәкъ менә шуның өчен дә монда ул...
- Каберне бакчага гына казыдык, — диде Миңнәхмәт, гадәти хәбәр җиткергәндәй сөйләргә тырышып. — Ни бит... Сабый бала... Анасының да еракка куясы килмәде. Аннан ни... ташу вакыты да... су китеп бетмәгән, диюем. Елга аша йөрүләре читен...
Үрәтникнең эчендә кайнаган ярсу бәреп чыкты — тәрәзә пыялалары зеңләп куйды.
— Бакчагамы? Бакчаң синең каберлекмени? Бәлки, син анда кеше үтереп күмеп ятасыңдыр!
Миңнәхмәт «әстәгъфирулла»сын чак кына авызыннан ычкындырмады, иреннәре генә кыймылдап куйды.
— Мөселманча күмдеңме? Әйт, мөртәт!
— Юк. Христианча җирләдек...
Хуҗаның ялганы һәр авазында кычкырып тора иде.
— Кемне алдыйсың син! Мине җүләргә саныйсыңмы? Атаң Исак юлыннан китәсең киләдер. Аякларыңны богаулап, этап белән. Җибәрербез! Җибәрерлек эшләр бар монда. Үткән айны кача-поса ураза тотканыңны да чыгарырбыз. Сизмәде дип уйлагансыңдыр. Ут алмагач та... Сиздем. Бәйләнешәсем килмәде. Hәселегезне сөймим. Киребеткән үҗәт нәрсәләр!
Кяфер ярсыганнан-ярсыды.
— Бакчасында зират ясамакчы, имеш. Ясатырмын мин сина зират! Атаң кебек кай туфракка ятып калганыңны да белмәсләр. Анысы, халык котыртып, күпме дөнья бутап йөрде. Татарга чыгарга, имеш. Патшага прошение язалар да, вәссәлам, янәсе. Йә, чыктымы Елыш татарга? Ә атаң кайда хәзер? Бәлки, аның да этләр талаган гәүдәсенең калдыкларын, Себер юлыннан табып алып кайтып, бакчаңда күмәрсең? Ха-ха-ха...
Тешләрен кысудан Миңнәхмәтнең яңаклары тимгелләнде. «Чыкты Eлыш татарга! Чыкты түгел, аның чын-чынлап чукынганы да булмады. Яртысыннан күбесе бүген дә ислам динен тота, Аллага шөкер!» — дип кычкырасы килсә дә, түзде. Дәшмәде. Дәшеп ни файда. Зыяны булыр. Эш зурга китәчәк. «Кем ислам динен тота?» — дип допрослый башлаячаклар... Хәер, кача-поса намаз укуларын, дини бәйрәмнәрне, йолаларны үтәүләрен сизмимени алар?! Сизеп торалар. Әнә, әйтә бит, ураза тотканыңны белдем, ди. Тотты шул. Иншалла, тагын тотар! Һәр йортка икона аскач та, үз диненнән язган дип булмый бит ул халыкны. Ул иконалар көн-төн ябулы-каплаулы, үрәтник-фәлән бусагадан атлаганда ачып торсалар да, аңа күтәрелеп карарга да куркалар бит мөселманнар. Исем үзгәртеп кенә дә христиан ясап булмый. Мария, Галина, Анастасия, Феодосияләрдә Маһинурдагы, Әсмабикәдәге, Гөлҗамалдагы, Фәһригөлләрдәге гөл дә, нур да, бикә дә юк татар өчен. Бу исемнәр иясенең асылын аңлатмыйлар. Тойгы-хисләрен җиткермиләр, килеш-килбәтен, акыл-фикерен белдермиләр. Күңелләрне кытыклап гөл исләре аңкымый, таң нурлары сирпелми, бикәләрнең горур сыннары тоемланмый анда.
Старостаның яшелле-зәңгәрле тавышы уйларыннан сискәндереп җибәрде.
—Кем сиңа рөхсәт бирде бакчаңа мәет күмәргә? Христиан зираты ярамыймыни сезгә? Мөселманча күмәргә кирәкмени? Халык арасында коткы таратырга син калдыңмыни хәзер... атаң урынына?..
— Кем әйтте мөселманча дип? Кем...
Миңнәхмәткә сүзен әйтеп бетерергә бирмәде Иванович.
— Кем әйтсә дә, кем әйтмәсә дә, сиңа фәрман шул: хәзер үк казып ал да зиратка илтеп күм балаңны!
Миңнәхмәт, башына күсәк белән органдай, миңгерәп китте. Бертын дәшми торгач, үзен кулга алып:
— Василий Иванович, бала инде күмелгән. Мәетне борчырга ярамый. Бер дин дә якламый бу эшне, — дип, ярсыган полицайны суытырга маташты.
— Дин, дин! – дип, тагын да кызуланып җикеренде тегеcе. — Шул «дин» дип үлемгә барасыз инде. Фәрман бер — казып алып, христианча зиратка күмәргә! Ничу монда коткы таратырга!
Шап итеп ябылган ишектән өй селкенеп китте. Миңнәхмәтнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды.
— Үзем, үзем, — диде Миңнәхмәт, пыр тузып каберне актарып яткан казаклар янына килеп. Кабернең инде яртысыннан күбесенә төшкәннәр иде. Бакча тулып халык җыелган. Нәфрәттән һәм газаптан кыл кебек тартылган шомлы тынлыкны мышык-мышык тавышлар гына бүлә. Каенга сарылып тораташ булып каткан Маһинур җансыз сын кебек тора...
— Үзем! — диде Миңнәхмәт.
Казакларның берсе кулындагы көрәген ана сузды. Калганнары да, көрәкләрен ташлап, читкә китеп бастылар.
— Үзем казыйм... Үзем алам!
Бала ләхетләп күмелгән иде. Үрәтник тә, казаклар да моны яхшы күрде.
Ата кәфенләнгән нәни төргәкне кулына алды. Ике күзеннән ихтыярсыз аккан яшен мәет өстенә төшермәскә тырышып, башын беркадәр уңга борды.
— Йә, һаман да, мөселманча күммәдем, дисеңме? — дип җикеренде полицай. — Нәрсә катып торасың анда? Куй балаңны өскә. Мен үзең!
Миңнәхмәт мәетне Бикмулла картка сузды. Картның куллары гына түгел, бөтен гәүдәсе, бизгәк тоткандай, тоташ калтырый иде, төргәкне көчкә генә кулына алды.
— Йөз камчы! — дип кычкырды үрәтник.— Башкаларга үрнәк булсын!
Җыелган халык әлеrе фәрманның мәгънәсенә төшенеп җиткәнче, ике казак өнсез торган Миңнәхмәтне кабер чокырыннан өстерәп алдылар...
Миңнәхмәт аякка басканда, каен ышыгындагы балан агачы саргылт-ак чәчәккә күмелгән иде инде. Каенга сөялеп, нишләптер, бик озак шул баланга карап торды ул. Балан чәчәгенең исе тамак төбенә утырды...
Әллә ул шулай коры елга аръягындагы урыс зиратына барырга көч җыя идеме?.. Барырга... Ничек тә барырга кирәк. Анда аны ике газиз кешесе — ике кабер көтә.
Берсе нәни генә, әнисенә сыенган болан баласыдай, зуррак кабергә ышыкланган.
Кырыeннан язгы су агып, балчыгын юганлыктан, зур кабер өстендәге «Николай кызы Маша. 1835-1867 ел» дип уеп язулы агач тәре читкә янтаеп төшкән...
Илсөяр ИКСАНОВА
1997 ел, 16 апрель.
Переделкино
Фото: https://unsplash.com/Ando Shev
Комментарийлар