Логотип «Мәйдан» журналы

Әтнәби

Хикәя.

Лиза, аякларын авыр сөйрәп, икенче катка күтәрелде. Кулындагы швабрасы, юеш чүпрәкләре белән «чәп-чеп» килеп, баскыч басмаларын санап, аңа иярде.

И-и, бар иде вакытлар! Мондый баскычлардан Лиза атлап та, йөгереп тә түгел, очып кына үтә иде! Очып кына. Каршы килүчеләр, аның белән очрашкач, үз-үзләрен белештермичә, каерылып артыннан карап калырлар иде..- Үтте, үтте шул ул көннәр...

Коридордагы көзгегә күзе төшкәч, үз шәүләсен күреп тәннәре чымырдап китте.

Әстәгъфирулла! Улмы соң бу? Кайчандыр спорт чалбары вазифасын үтәгән, тезләре чыгып асылынган чүпрәк сәләмәсе белән юыла-юыла, нинди төстә булуы күптән онытылган футболка аламасы кигән; үкчәләре ашалып, икесе ике якка авышыбрак торган түфлиле бу хатын аңа бик чит һәм ... чиркангыч булып тоелды.

Хатын, ярсып, башындагы төссез яулыгын сыпырып төшерде. Озын авыр толым, иреккә чыгуына шатлангандай, буй булып сузылып төште. Тормыш бәсләреннән бүгенгә кадәр сакланып калган бу кара толым Лизаның бердәнбер горурлыгы иде. Элеккеге Лизадан әле һаман «бәс сармаган» шул толым гына калды инде.

И-и, матур да иде соң Лиза! Ул сәхнәгә чыгып биегәндә күпме кеше, әсәренеп, сулыш та алмыйча аңа төбәлер иде. Чибәр түгел иде Лиза, ә матур иде! Матур иде! Жырларда җырлангандай, кашлары да каләм, күзләре дә чем-кара түгел иде аның. Кара кашлары, шактый мул булып, берберсенә тоташып үскәннәр иде. Күзенең төсе дә бер караганда яшел, бер караганда – зәңгәр, ә кайчагында соргылт булып тоела иде...

...«Ходай яратканын сынар», диләр. Ай-яй, сынады да соң тормыш Лизаны! Алтмыш биш яшең тулганда, швабра өстерәп кеше артыннан җыештырып йөр инде! Бу эш табылуга сөенә-сөенә, җитмәсә. Сөенмәссең! Картаеп килгәндә, күзенә карап торучы унҗиде яшьлек оныгың булса!

Лиза, Нуриясен искә төшереп, елмаеп куйды. Нурия... Нур иясе... Кыз быел мәктәпне бетереп институтка керергә хыяллана иде. Юк, институтка түгел! Сәнгать академиясенә! Факультеты да... Нинди әле? Тагын исеннән чыкты лабаса. Ә-ә-ә... «Декоративно-прикладной», диде, ахры.

Улы Айдарны хулиганнар чәнчеп үтергәндә, оныгы Нуриягә әле ике генә яшь иде. Килене озак көенмәде, бер урыс белән тормышын бәйләде. Әй үртәлде дә соң Лиза оныгының Нуриядән «Нюрка»га әйләнүен күргәч! Күп тә үтмәде, шәһәр төзелешенә Рязаньнан килгән урыс үз якларына җыена башлады. Лиза аларның аяк астына егылып ялварды:

– Калдырыгыз Нуриямне! Минем аннан башка беркемем дә юк! Зинһар, аермагыз мине Нуриядән!

Урыс шундук ризалашты. Кулына ике яшьлек баласын тоткан, корсагы шактый түгәрәкләнеп килгән (тагын берне көтәләр!) хатынын көйләргә дә булышты хәтта.

Дөрес, килен башта елады. Аннары, «вакытлыча гына», Нурияне калдырырга риза булды. Хатлары баштарак ике-өч айга бер хатлары килеп торса да, яши-яши алары да сирәгәйде. «Вакытлыча» калдырылган Нурия, шулай итеп, Лизада бөтенләйгә торып калды. Кызның унбиш яше тулгач төшкән фотосы салынган конвертның, «адресат выбыл» дип кире әйләнеп кайтуына да елдан артык вакыт узды инде...

 

***

 

...Лиза, яңа гына җыештырып чыгарган аудиториясенә карап, канәгать елмайды.

– «Кетер булды»...

Чынлап та, бүлмә ялт итеп тора иде. «Кетер итеп» юып чыгардым, дип кабатлады ул тагын үз-үзенә. «Кетер итеп» ... Бу сүзне ярата иде Лиза.

Нәфисә карчык сүзе... Аның Лиза сүзенә әверелүенә дә күпме вакыт үткән! Күпме соң? Йа, Раббым, кырык елдан артык! Ул чакта Нәфисә карчыкка да алтмыш биш яшь иде. Лиза яше! Лизаның хәзерге яше!

Әтнәдән бөтенләйгә күченеп киткәч тә Лиза Нәфисә карчыкны гел сагынып яшәде. Берәр эш башкарырга җыенса: «Нәфисә апай нишләр иде икән?» дип, күңелдән генә аның белән киңәшләште

Нәфисә апай... Күни Нәфисәсе!

Беренче тапкыр аның белән очрашканда Лизага унсигез яшь кенә иде.

Унсигез яшь! Кемгә ничек, ә Лизаның иң авыр, четерекле чаклары иде.

... Лиза әти-әнисен бөтенләй хәтерләми. Сугыш башланган елны татар авылына шәфкать туташы булып эшкә килгән аның әнисе. Чуаш кызы Анна... Күп тә үтмәгән, дөньяга Лиза аваз салган. Анна кызын бик яраткан диләр... Медпунктның бер бүлмәсендә яшәгән алар. Лизаның туган йорты да, беренче нигезе дә – шул медпункт булган. Кызчыкка ике яшь тулгач, Аннаны сугышка алганнар.

Лизаның икенче нигезе «детдом» булды. Татар авылындагы шул ятим балалар йортында Лиза унсигезен тутырды. Сугышырга, тырнашырга, үзен якларга өйрәнде.

Берлин өчен барган сугышлардан Анна әйләнеп кайтмаган. Аның гәүдәсе белән бергә «әти» дигән кеше турындагы серне дә җир үз куенына алган. Документта гына «әтисе» графасындагы «Лазарь» исеме, сергә уралып, бүгенгә кадәр яши бирә. Кем идең син, Лазарь? Татармы? Русмы? Әллә чуашмы?

«Лиза Лазаревна» дип дәшәләр иде аңа.

Беренче тапкыр шулай олылап директорлары Фәния апасы атады. Атады да, кулына паспорты белән аттестатын тоттырды.

– Сиңа унсигез яшь, Лиза Лазаревна! Тормыш юлыңны хәзер үзен сайлыйсың, – диде.

Аннан, кинәт йомшарып, Лизаны кочаклап алды.

– Бәлки, калырсың, Лиза? Кечкенәләр группасына няня кирәк. Соңрак тәрбияче итеп урнаштырырбыз...

– Юк! – диде Лиза, катгый итеп. – Фестивальгә генә барып кайтам да, – укырга – Мәскәүгә китәм.

Казандагы фестивальдә Лизаны кат-кат сәхнәгә чыгардылар. Зал «гөр» килде. Әле «Әпипә»гә, әле «Калинка», «Лезгинка», «Краковяк»ка тыпырдады кыз. Битләр алсуланды, аяклар – ут янды, йөрәге, күкрәген бәреп чыгардай, дөп-дөп килде...

Баянчы егет Азатка әнә шул фестивальдә гашыйк булды ул. Җитәкләшеп, Бауман урамыңда йөрделәр. Идел буена төштеләр... Лиза шунда үз гомерендә беренче тапкыр туңдырма ашады... Беренче тапкыр үбеште... Ул бик бәхетле иде...

Ике атнадан кыз көтмәгәндә Казан вокзалында Азатны тагын очратты. Егетне күрүенә шатланып, үкси-үкси күз яшен түкте ул.

Башкала институтында Лизаны сайлап алу турында ук төшереп калдырганнар иде. Әти-әнисен югалту ачысын хәтерләмәгән кызга моннан да зур кайгы булуы мөмкинме соң?

– Сөрт яшьләреңне! – диде Азат кыю гына – Киттек!

– Кая?

– Кая булсын? Әтнәгә! Мин анда музыка укытам. Сиңа да эш табылыр... Азат бер кулы белән Лизанын кыршылып беткән чемоданына тотынды, икенчесе белән кызны җитәкләп тә алды.

Мәктәп директоры Лизаны сәхнәдә күреп белә икән. Жәй уртасы булуга карамастан, кызны эшкә алды.

– Пока Каенсарда пионер лагеренда эшли торырсың, сентябрьдә – күз күрер, – диде ул.

Ә сентябрьдә алар Азат белән бергә тора башладылар. Авыл Советына барып язылышып кайттылар да – вәссәлам!

«Мәктәп квартирасы» дип аталган йорт «детдом кызы»на оҗмах булып тоелды.

– Йомышың төшсә, Нәфисә апайга кер! Ул бик ярдәмчел хатын...   Күниләр нәселеннән... – диде директор, ачкычларны тапшырганда.

Йомыш шунда ук төште. Тамак ягын кайгырта башлагач, тоз юклыгы билгеле булды.

Лиза Күниләргә юнәлде...

Иң элек тәрәз төбендә ут янып утырган кып-кызыл яраннарга игътибар итте ул. «Мин дә шундый гөлләр үстерермен!» – дигән уй сызылып китте аның аңында.

Өр-яңа ук булмаса да, шактый төзек тоелган йорт-җир гаҗәп күркәм һәм килешле күренә.

Детдом гадәте буенча баскычтан очып кына үтмәкче иде – кисәк туктап калды. Ышкып юа-юа ак сөяк төсенә кергән шоп-шома баскыч такталарына, түфлиләрен салган булса да, бармак очларына гына басып үтте ул.

Жыйнак кына веранда аша салкынча чоланга узып, өй ишеген ачып җибәрде. Күзләре, кояшка чагылып, бермәл, берни күрмәс булды.

«Сөбханалла!»

Бу сүзне Лиза үз гомерендә беренче тапкыр әнә шунда кулланды бугай.

Зур-зур тәрәзәләргә эленгән ап-ак челтәр пәрдәләре, караватта кукраеп утырган ап-ак мендәрләре, тиешле урынына бик белеп урнаштырылган шкаф-диваннары белән йорт эче нурга коенган иде. Исем-кушаматлар тырнап язылган, чуарланып беткән детдом мичен күреп гадәтләнгән Лизаны шундый да ап-ак мич булу мөмкинлеге гаҗәпкә калдырды хәтта...

Мич артында кыштырдаган тавыш ишетелде.

—Кеше бармы әллә?

Лиза, тавыш иясенең күренүен көтеп, тынып калды.

Ак чаршау салмак кына ачылды да, аннан, ак оекбашлары белән йомшак кына басып, йорт хужасы күренде.

Ап-ак яулыгын дүртпочмаклап таратып бәйләгән карчык үзе дә ак йөзле иде. Маңгай сырларының тирәнлеге язмышының бик шома булмавын дәлилләп торса, колакларындагы зур божраны хәтерләткән алтын алкалары кайчандыр бай һәм бәхетле булган тормышның шаһиты иде.

...Лиза аны шул күрүдән үк яратты.

Хәтерендә әнисе образын тудырырга тырышып, аны күз алдына китерергә омтылган чакта, томан аша пәйда булган серле шәүләнең әлегә кадәр йөзе-бите шәйләнгәне юк иде. Шул билгесезлек, унсигез ел буе, кызның күңелен нәүмизләп, җанын сыкратып, күзен ачыттырып килде.

Лизага кинәт рәхәт һәм җиңел булып китте.

– Сез минем әниемә охшагансыз... – дип сулкылдады ул.

– Әниләр бар да шулай инде, бер-берсенә охшыйлар, – диде карчык.

Лизанын «әни» сүзен беренче тапкыр әйтүен Нәфисә карчык ул чакта белми иде әле.

 

***

 

...Кош баласы, очарга өйрәнгәндә, башта үз оясы тирәсендә генә әйләнә, диләр. Канатларын җилпеп, читкәрәк талпынса да, оясын күздән югалтудан куркып әйләнә дә әйләнә. Тик серле дөнья нәни кошчыкны һаман ераккарак дәшә, таныш түгел хәят, ымсындырып, үзенә әйди. Канатлары талып, хәлдән тайгач кына, сабый кош үз оясын эзли башлый. Уңга карый, сулга борыла... Тик, ни кызганыч! Тирә-якта чит дөнья, чит хәят...

... Лиза шул сабый кош халәтендә унсигезен тутырды. Туган оясы булмаудан, бу «кош»ның бәгыре телгәләнә, күңеле сыкрый иде.

«Күни»ләр гаиләсе ярым-ялгыз Лизаны үзенә сыендырды...

 

***

 

– Бу дөньяга алты кыз бала тудырдым, – дип кабатларга ярата иде Нәфисә карчык. Бераз торгач, исемнәрен санап китә: – Рәүшәниям...(Өлкән кызы Раушанияне ул, назлап, шулай атый иде). Надия белән Нуриям...(Бу исемнәр белән бергә керфекләре арасыннан сытылып чыккан сыңар күз яше җыерчыклар арасына кереп югала. Йогышлы чир афәте бу ике кызны сабый чакта ук үз куенына алган). Кадриям... Иң кадерле йөрәк ярам... Лүтсия белән Бинирам...(Люция һәм Венера исемнәрен шулай татарчалаштырып әйтә иде ул). Ялгыз башым дүрт кыз үстердем! Укыттым! Өчесе – укытучы, ә Бинирам – бырач! – ди ул, горурланып.

Дөрес, Венераның врач ук түгел, ә акушерка гына булуын Лиза белә иде. Хастаханәдә эшләүче ак халатлы бу «фәрештәне» «бырач түгел!» дип әйтергә авылда кемнең теле әйләнсен ди!

Лиза (Нәфисә карчыкча әйтсәк, «Илизау») акрынлап, бу гаиләгә шулкадәр ияләште, андагы тәртип-гадәтләрнең, сиздермичә генә, үзенә дә сеңә баруын тоеп, гаҗәпкә кала иде.

– Тормышны кетер итеп яшәргә кирәк...

Бу сүзне карчык шактый еш кабатлый иде.

«Кетер итеп»...

... Өең – кетер булсын, өс-башың – кетер булсын, эшләгән эшең – кетер булсын! Бу кагыйдә гаиләнең язылмаган канунына әверелгән. Нәфисә карчыкның дүртпочмаклап япкан ак яулыгы «Күни»ләр нәселе кагыйдәләренең дөньяви һәм гамәли чагылышы булып хәтердә уелып калган.

Карчык гел кетер яулык кына япты шул...

... Алар нәселенә кагылышлы күңелсез хәлләрне дә Лиза күреп һәм сизеп килде. «Өеңдәге хәлне күршеңнән сора», дип юкка гына әйтмиләр лә...

Өлкән кызының утыз яшендә яман чиргә юлыгып, өч сабыена ятимлек куркынычы янавы карчыкны тагын да бөрештереп, җыерчыкларын тагын да тирәнәйтүен күрше-тирә күрми-сизми дисеңме?

Язылмаган кануннарның икенчесе: «Күңелсез хәлеңне, чиреңне сөйләп, кешене ялыктырма! Авызың тулы кан булса да, читләр каршында төкермә!»

Кичен, морҗадан сыек кына төтен күтәрелеп, кызган майның тәмле исе тарала икән, димәк, карчык иртәгә, кызының хәлен белергә, Арчага җыена дигән сүз.

Тирә-күрше көтү озатып, биш минутлык иртәнге гайбәтне башлаганда, Күниләр капкасы тавышсыз гына ачылып, анда Нәфисә карчык пәйда була. Кетер яулыгы өстеннән ак затлы ефәк челтәр шәлен ябынган. Шәл читеннән зур алтын алкасы боҗраланып ялтырап тора. Эре бизәкле кара озын күлмәге, ак шәл чуклары белән уралып, арык кына ыспай гәүдәне шактый тулыландырып, ямьләндереп җибәргән. Баскан саен «шыгыр-шыгыр» җырлап торган затлы читекләре карчыктагы алиһәләр рухын бәян итә кебек...

Биш минутлык иртәнге гайбәт шып туктый. Хатыннар яхшы белә: Күни Нәфисәсе үзе дә гайбәт сатмас, сатучыларны да җене сөймәс.

– Рәүшәнияңә бездән дә сәлам әйт, Нәфисә апай...

– Рәхмәт, шулай итәрмен, Алла боерса...

Карчык, төз атлап, Арча автобусына ашыга...

 

***

 

... Хатирәләр, хатирәләр...

Соңгы көннәрдә Нәфисә карчык Лизаның хәтеренә килә дә төшә, килә дә төшә. Институт бинасындагы һәр бүлмәне, һәр коридорны юып чыгаргач. Нәфисә апайча, «кетер иттем» дип, шатланып куя ул.

Бу хәтирәләр нигә шулай гел бимазалый аны? Югыйсә, күрешмәгәнгә, кырык еллап үтеп киткән! Кырык ел! Йа Раббым! Кырык көн диярсең!

Барысы да хәтердә... Нәфисә карчыкның ачуланган чагы да исендә...

... Лиза, модага ияреп, чәчен кистереп, бөдрәләтеп кайткан иде. Көзгедәге сурәтенә карап, үзенә сокланып өнсез калды. Бигрәкләр дә килешә иде аңа бөдрә чәч!

Туп-туры Күниләргә чапты. Нәфисә апай күреп шаккатсын әле!

Карчык бер сүз генә әйтте:

– Чүриле марҗасы булгансың...

– Матур бит, Нәфисә апай...

– Тиле... Хатын-кызның бөтен күрке чәчендә... Толымны кисү – бәхетеңне кисү белән бер ул!

– И-и-и, Нәфисә апай...

– И-ләмә! Кара минем кызларга!

Лиза белә: Күни кызлары озын чәчләрен, өеп, бик матурлап йөртә иде.

Карчык ап-ак яулыгын башыннан сыпырып төшерде:

– Минем чәчне күрәсеңме?

Карчыкның, юкарып, коелып бетә язган чәчләре арасыннан баш тиресе дә агарып күренеп тора. Көмеш чулпылы тасмага кушып үрелгән нечкә генә кыска ике толымы, зәгыйфь үлән сабагыдай, арык җилкәсенә салынган.

– Татар хатыны толымлы булып гүргә керә...

Лизаның үз гомерендә беренче тапкыр Күни Нәфисәсе белән әрепләшәсе килеп китте:

– Ә мин татар түгел бит! Чуаш та, мари да түгел! Мин – советский!

– Әстәгъфирулла, диген, балам... Син – татар! Синең ирең – татар! Бисмиллаңны әйт. Бу дөньяда бисмиллалы эшнең генә кадере, бисмиллалы тормышның гына яме булыр...

Үртәшәсе килү теләге һаман үсә барды:

– Ә синең кызларың? Алар дүртесе дә коммунист бит! Менә алар бисмилла әйтәме соң?

Карчык дәшмәде. Акрын гына борылып, сак кына баскычтан күтәрелде...

...Лизага кинәт әллә ничек җайсыз булып китте.

Бугазына тыгылган төенне авырттырып йотып җибәргәндә, ике юл, битне юешләп, түбән сузылды. «Рәнҗеттем, рәнҗеттем бит карчыкны, – дип сыкрады ул. – Әниемдәй якын кешемне рәнҗеттем...»

Лиза, бармак очларына басып, өйгә узды.

Батып баручы кояшның соңгы нурлары өй эчен алсу пәрдәгә төргән иде. Карчык үзе күренми. Лиза белә: мич артындагы ак чаршау белән бүленгән почмакта Нәфисә карчыкның Лизага моңарчы таныш булмаган үз серле дөньясы бар. Кыз, ак чаршауны бармак очлары белән генә эләктереп, шул серле почмакка күз атты.

Ярым караңгыда күзгә ташланган беренче әйбер – бизәкләп эшләнгән шәмаил булды (аның шулай аталуын Лиза шактый еллар үткәч кенә белде). Янәшәдәге шүрлектә читләре теткәләнеп беткән иске китаплар тезелгән. Шүрлек читендә эленеп торган тәсбихка (бу атама белән дә ул соңрак танышты) Лиза сәерсенеп карады. Иң гаҗәбе: идәндәге намазлык өстендә утыручы (ул җәймәнең шулай аталганын белмичә күпме еллар үткән!) – Күни Нәфисәсе. Карчыкның ишетелер-ишетелмәс пышылдаган сүзләре, Лизаның колагын назлап, аңына барып иреште.

– Йа Раббым, үз нәселен, ата-анасын белмәгән бу баланың гөнаһларын гафу кыл. Мөхәммәт кызы Илизауның туачак баласына да, үзенә дә иман нуры иңдер! Амин!

Лиза, аяк очларына басып, шыпырт кына өйдән чыкты. Шәфәкъ нурына төренгән кичке һаваны комсызланып сулады.

...Тиздән ана булачагын ул әле белми иде...

 

***

 

– Малай булмаса, роддомнан да барып алмыйм! – дип кырт кисте Азат, хатынының авырлы икәнен белгәч.

Лизаның әле генә изге серне пышылдаган иреннәре дерелдәде, күзләрен яшь пәрдәсе каплады. «Нәрсә ди бит! Нәрсә ди! Ходаем, әле яралып кына килгән җан турында, үз сабыең турында шулай дияргә ярыймы!? Ничек җир йотмый аны?!»

Нәфисә карчыкның алдына башын салып, үкси-үкси елады Лиза, бераздан, башын күтәреп, аңа бакты.

«Ходаем! Әллә көлеп тора инде? Елмаюдан маңгай җыерчыклары да языла төшкән бит!

Карчык кытыршы учлары белән Лизаның чәчен сыйпады:

– Илизау, балам, тыңла әле, бер хикәя сөйлим үзеңә...

 

Нәфисә карчыкның беренче хатирәсе

... Кырыгынчы ел... Алтынчы авырымны күтәргән чагым... Төн... Чаршау артында без икәү...

Мөхәммәтҗан шыпырт кына колагыма пышылдый:

– Нәфисәү, монысы точно, малай булачак!

– Белмим шул, Мөхәммәтҗан... Мин үзем дә алты кызның берсе бит... Син үзең дә – алты баҗайның берсе... Беләсең лә...

– Алтыны бәхетле сан, диләр... Бер егет кирәк бит инде миңа да! Фермадагы бөтен хатын көлә үземнән... Апылый да көлә...

– Шулардан көлдереп торасыңмы?

– Юк ла инде... Болай гына әйтүем... Мин аларның утыз улларын Рәүшәниямнең бит очындагы бер бөртек сипкеленә дә алмаштырмыйм...

...Бинирам кырык бердә туды. Тагын кыз булганын белгәч, түшәмгә карап, шактый яттым. Мөхәммәтҗанның нәүмиз күзләре миңа бага кебек.

Шул чакта күңелемнән генә ант иттем: «Малай булганчы табачакмын! Мөхәммәтҗанга бер малайны, барыбер, табачакмын, Алла боерса!»

Сабыйларны имезергә китерделәр. Бүлмәдәшем Зәйтүнә бишенче улын имезә. Ә минем кызым имчәкне кабарга теләми, теле белән этә дә чыгара, этә дә чыгара...

– Күр инде, Нәфисә, бу галәмәтне! Миңа – бишенче улын, ә сиңа алтынчы кызын бирде Ходай...

Мин дәшмим.

– Синең улны – миңа, ә минем кызны, ялгышып, сиңа биргән... Әллә... Әллә димен... Ник дәшмисең?

Мин калтырап куям, тик дәшмим.

«Шык-шык-шык»... «Шык-шык-шык»...

Нинди тавыш дип тәрәзәдән карасам, Мөхәммәтҗанның тулган айдай балкыган йөзен күреп, каушап калдым.

– Нә-фи-сәү, Нә-фи-сәү... Улымны күрсәт!

Эсселе-суыклы булып киттем.

«Улым диме? Нинди ул»?

– Апылый әйткәч, йөрәгем ярыла дип торам! Шатлыктан кеше үлә микән, Нәфисәү? Я, күрсәт инде, Күни нәселен!

Мөхәммәтҗанга төкәлеп, өнсез калдым! «Карале бу Апылыйны! Ничек явыз шаярткан!»

Иремнең озынча какча йөзе, бераз гына кәкрерәк борыны, кояшта янган кара-кучкылт бите, хәтта, авызындагы чите кителгән теше дә шатлыктан елмая кебек.

– Мөхәммәтҗан, малай түгел шул... Кыз туды...

Әле генә балкыган йөзе кисәк сүнде, кашлары җыерылды...

– Барыбер... Күрсәт...

Мөхәммәтҗан тәрәз аша сабыемның йөзенә текәлде.

– Мөхәммәтҗан, Зәйтүнә бишенче малаен тапты... Кыз дип хыялланган булган... Бәлки...

Җыерылган кашлар дуга кебек бөгелде, күзләр ут чәчте, йодрыклар төенләнде... Ярый әле ике арада пыяла бар!

– Кешенеке – алтын булса да, үз бугым кадерлерәк!

Шыгырдатып тәрәзәне ачты. «Юаштан юан чыгар» дигәндәй, мин, куркудан, җыерылып килдем.

Ягымлы, назлы тавыш белән сүзен дәвам итте:

– Нәфисәү, монысы бигрәкләр дә чибәр булган. Алтыны бәхетле сан диләр... Дөрес икән... Бусы сиңа... Бәбәй бүләге...

... Мин, бер Мөхәммәтҗанның ераклаша барган какча гәүдәсенә, бер тәрәзә төбендә яткан боҗралы зур алтын алкага карап, үз алдымда пышылдадым:

– Малай булганчы табачакмын! Мөхәммәтҗанга бер малайны, барыбер, табып бирермен, Алла боерса!

... Бер атнадан сугыш башланды...

 

***

 

... Лиза әле дә бик яхшы хәтерли. Нәфисә карчыкның төпчек кызы Венера Әтнәдә бер чибәр иде! Ходай аннан матурлыкны бер дә кызганмаган. Кыйгач кашлар, коңгырт күзләр, килешле борын һәм ияк, чиядәй иреннәр... Алсу бит уртасына кечкенә генә миң төртергә дә онытмаган хәтта. Озын һәм купшы чәчләре нур өстенә нур диярсең... Матур йөртә иде Венера чәчен: әле күкрәгенә үреп сала, әле оста чәчтарашлар кебек, әллә ниләр кыландырып өеп куя...

Шулай да иң сокландырганы Венераның бәрхеттәй тавышы булгандыр. Башын бераз гына артка ташлап, колакны иркәләгән бәрхет тавышы белән көлеп тә җибәрсә! Мөгаен, оҗмах фәрештәләре дә Венера кебек чибәр түгелдер...

Хәтерли Лиза, нишләп хәтерләмәсен? Күниләр өе каршындагы куш өяңке йөрәкләре телгәләнгән күп гашыйкларга шаһит булды. Әллә кыз артык сайландымы, әллә артык горур булды инде. Очрашырга өметләнеп килгән егетләр, ярты төнгә кадәр көтеп тә, кыз күренмәгәч, төн караңгылыгына кереп югалалар иде.

Лиза үзе бәрхет тавышлы бу гүзәлгә сокланып та, кызыгып та карады. Улы Айратны тапканда, Венера аның “кендек әбисе” булгач, нечкә билле чибәрнең гаҗәеп оста шәфкать туташы булуын күреп шаккатты.

Соклану һәм кызыгуга хөрмәтләү дигән тагын бер хис килеп өстәлде...

 

***

 

Җәйге матур көннәрнең берсе иде. Улы Айратның йокысын саклап, ишек алдында китап укып утыра иде Лиза.

– Апа, бәби янына керим әле...

Башын күтәрсә, койма артында биш-алты яшьләрендәге нәни кыз басып тора.

Лиза, капканы ачып, кызчыкны эчкә үткәрде.

– Кер, әйдә, кер...

Нәни кыз сак кына коляскага кагылды, йоклаган сабыйга елмаеп карап торды.

– Синең энең, сеңелең бармы? – дип, сүз башлады Лиза.

– Мин үзем сеңел! Төпчек...

– Бәбәйләрегез юк икән... Күңелсездер инде...

– Булмаса ни... Минем апам, абыем бар!

Лиза нәни кызны үчекләүдән туктады. Кем кызы булыр бу? Моңарчы күренгәне юк иде.

– Кемнәрнеке син? Кунакка килдеңме?

– Мин – Күни кызы! Әтнәбигә килдем...

Лиза пырхылдап көлеп җибәрде. Күни кызы, диме? Димәк, Нәфисә апайның Раушаниясенең төпчеге...

–Нигә Күни кызы дисең? Күни – кушамат бит ул!

– Күни – кушаматмы...?

Кызчык бер мизгелгә генә аптырап калды.

–Булса ни... Кушамат начар була... Ә Күни... Күни ул – яхшы кушамат!

Нәни кыз, зәңгәр күзләрен тутырып, Лизага карады.

– Мин – Күни кызы! – дип кабатлады, башын горур чөеп.

...Кызчыкның Әтнәби, Әтнәби дигән яңгыравыклы тавышы җәй буе ишетелде ул елны.

 

***

 

Җиңү бәйрәмнәренең берсен Лиза яхшы хәтерли. Тәрәзәдән тышны күзләп тора иде, урам буйлап кайтып килгән ак яулыклы Нәфисә карчык, әллә ничек, бөрешеп кенә, күләгәдәй, үз ишек алдына узды.

Бер-бер хәл булганмы әллә? Лиза, шомланып, ашыга-кабалана, Күниләргә юнәлде.

Нәфисә карчык, бик уңайсыз итеп, башын иеп, бөкрәеп утыра иде. Тагын да кечерәеп, бөрешеп калаган.

– Нәфисә апай, ни булды?

Карчык елый иде. Тимердәй нык Нәфисә дә елый белә икән!

Лиза карчыкның үзенә таба сузылган учына күз салды. «25 лет Победы в Великой Отечественной войне» дигән сүзләр язылган саргылт медальгә төбәлеп, Нәфисә карчык телгә килде...

 

Нәфисә карчыкның икенче хатирәсе

...Без – Хәерниса белән Баһаветдиннең уңган-булган алты кызы идек. Башта – Камиләбану, Мәймүнәбану, аннан Нәфисәбану, Кәшифәбану, Зәйнәпбану, Фәйрүзәбану туган...

Сугыш алтыбызны да тол итте... Мин – дүрт кызым белән, ә өч сеңелем – берәр бала белән ялгыз калды.

«Җиңү көнне Баһаветдин карт күз яшьләре белән кычкырып елаган, диләр. Алты киявемне алды Гитлер явыз! Алты кызымны тол ясады, нәләт! – дигән, ди».

Бу сүзләрне Әтнәдә күпләр сөйләде.

– Әти, ялгышма! Мөхәммәтҗан хәбәрсез югалган... Ул кайта бит, – дип, каршы төштем үзенә...

Кайтмавы булды, ахры...

«Малай табып бирәм!» дигән вәгъдәмне үти алмыйча калдым.

Сугышка киткәндә, каерылып-каерылып, артына карады Мөхәммәтҗан.

– Нәфисәү, кызларны укыт, укытучы булсыннар, – диде.

Рәүшәниямне чакырып алып, колагына нидер пышылдады. Серләре килешә иде аларның! Нәрсә пышылдаганын, күпме сорасам да, Рәүшәниям әйтмәде. Соңыннан, сугыш беткәч кенә, билгеле булды серләре.

– Әни, мин башка фамилиягә күчәм, – диде Рәүшәния.

– Ни сөйлисең? Нинди фамилия? – дип, аптырап күзенә төбәлдем.

– Теге чакта әти: «Сугыштан кайтмасам, «Мөхәммәтҗанова» фамилиясен ал, кызым,» – дип пышылдады колагыма...

Ах, вәгъдәмне үти алмадым шул!

Кияүгә чыкса да, «Мөхәммәтҗанова» фамилиясен йөртте Рәүшәниям. Кияү дә каршы килмәде, аңлады кызымны...

Бигрәк ярата иде Рәүшәниям әтисен! Серләре бик килешә иде аларның...

...Иң авыры кырык бишнең августында булды...

...Ишек алдында Бинирамның «Әти кайтты! Әти кайтты!» – дигән тавышына тәрәзәгә атылдым. Карасам, Бинирам, бер солдатны чытырдатып кочаклаган да, «Әти!», «Әти!» дип кычкыруын белә.

...Тик солдат кына... Мөхәммәтҗан түгел иде шул. Шәрифулла исемле икән... Мөхәммәтҗан утырган машинага ничек бомба төшүен үз күзләре белән күргән... Шуны сөйләде. Ул чакта мин аңа тамчы да ышанмадым. Ә Рәүшәниям ышанган... Шәрифулланы озаткач, әтисенең серен чиште миңа... Фамилиясен «Мөхәммәтҗанова» дип үзгәртте...

...Илизау, Мөхәммәтҗанның кайтмавы хак булды, ахры... Вәгъдәмдә тора алмадым шул...

... Сары медальгә корыч Нәфисәнең күз яше тамды.

 

***

 

...Күниләр нәселенең тагын бер язылмаган кануны: «Тиккә вакыт уздырма! Кулың эш белсен!»

Бу йортта кич утыру гадәткә кергән. Бергә-бергә шәл бәйлиләр, җырлашып та алалар... Венераның бәрхет шаян тавышы барысын да шаккатыра:

...«Эй, моряк!

Ты слишком долго плавал,

Я тебя успела позабыть!»...

Көйләрне бик тиз отып ала, кинодан кайткан саен, нәкъ артистлар кебек кыландырып җырлый иде ул!

Нәфисә карчык, кызларының уңганлыгына, кулларының җитезлегенә соклана-соклана, оныкларына бияләй бәйли.

Лизага бишинә тотарга да ул өйрәтте. Йон язу, эрләү, кату серләре белән дә таныштырды. Улы Айратка бәйләгән иң беренче ап-ак нәни оекбаш әле дә күз алдында Лизаның. Бармак башлары, кызарып-чиләнеп, канап чыкса да, күңеле шат иде аның.

– Батыр ярасыз булмас! – дип көлде карчык.

Кулыңа бер тапкыр инә тотсаң, шәл бәйләргә дә өйрәнеп була икән! Уртасын бәйләүләре җиңел булса да, читендәге бизәкләре зур осталык сорый.

Күни кызлары исә, инәләрен чек-чек бәреп, әллә нинди бизәкләрдән шәл читенә матур сурәтләр тезә.

– Әни, син яраткан читне бәйлим, – ди бәрхет тавыш Венера...

 

Нәфисә карчыкның өченче хатирәсе

Болын-басу эшен бик ярата идем яшь чагымда. Җәйге печән өсләрен мәңге онытасым юк! Алдан, тугызлы чалгы белән, Мөхәммәтҗан бара... Аның артыннан бишле чалгы белән мин... Бишле чалгы – иң кечкенәсе... Кайчакта үртәлеп тә куям:

– Бала-чага кебек, бишле чалгы тоттырып... – дим, киреләнеп.

– Син үзең дә бөтерчек кадәр генә... Унҗиде яшьлек кызлар кебек ыспай, – ди Мөхәммәтҗан, мине юатып.

Хатын-кызны кадерли белә иде ул. Үзе сабый бала кебек хыялый тагын. «Ак тәлинкә – сары май»ны (ромашка) зәңгәр чәчәкләр белән аралаштырып, такыя үрә дә, сиздермичә генә килеп, башыма каплый.

Мин аңа ачуланам:

– Кит, җүнсез, кеше көләр... Кырыкка җиткәндә... Кина түгел лә бу! – дим.

– Бәхеттән көләләр ди мени, юләр...

 

***

 

... Нәфисә карчык җыерчыклы куллары белән шәл читен иркәли.

– Бусы – мин бәйләгән көлтәләрнең арыш башаклары... Бусы – без чапкан болындагы зәңгәр чәчәк... Ә бусы...

... Ах, бу хәтер дигәннәре! Лиза, күпме генә тырышса да, шәл читендәге бизәкләрне исенә төшерә алмады.

Онытылган... Онытылган бит!

Шул чәчәкнең исемен белсә, бизәген дә хәтерләр иде кебек.

«Нинди чәчәк соң? Нинди бизәк?»

Күпме шәлләр бәйләп сатты Лиза. Аңа карап, Нуриясе дә кул эшенә өйрәнде. Сәнгать академиясендә укырга хыяллануы да тегү-чигүне яратканнан. Оныгына дип бәйли башлаган шәле, Лизаның хәтерсезлеге аркасында, ярты юлда туктап калды лабаса. Нинди чәчәк соң? Нинди бизәк онытылган?

... И-и-и, ул Әтнә яклары... Күни Нәфисәсенең җыерчыклы ак йөзе... Искә килә дә төшә, килә дә төшә...

...Бәрхет тавыш Венера да, бөдрә чәчле кара егеткә кияүгә чыгып, күрше авылга китеп барды. Бәхете бар икән кызның. Эше Әтнә больницасында булгач, әнисе өендә еш кунак була. Нинди кунак?! Җиңнәрен сызгана да, «ә!» дигәнче, бөтен дөньяны «кетер итеп» чыгара. Тукта, тукта! Нәни кызын ияртеп килеп, атна буе куна кала түгелме соң? Әллә...? «Күни»ләр сер бирмәс, авыз тулы кан булса да, төкерүчеләр түгел!

 

***

 

...Азат эчкәли башлаган чак иде. Көн саен исереп кайта. Кайбер төннәрне кайдадыр кунып та кала.

Түзде, түзде дә Лиза, әйберләрен җыйнаштыра башлады. Кама буенда яңа шәһәр төзелешен ишетеп белә иде.

– Китәм! Күпме түзәргә була? Китәм!

«Ә менә Нәфисә апай ни дияр икән?»

Карчыкның алдына башын салып, үкси-үкси елап, эчен бушатасы, кызгандырасы килде аның.

Баскычларын очып кына үтмәкче иде, верандадагы тавышларны ишетеп, туктап калды. Карчыкның иң кадерле кызы – йөрәк ярасы елый:

– Чыдар хәлем калмады, әни! Тагын «ычкынды»... Өч көн буе айнымый... Чәй эчәргә чынаяк та калмады өйдә... Телевизор пыяласы да «чәлпәрәмә» килде... Тәрәзәләрне дә ватып бетерде...

Лиза белә: кадерле кызның ире кулыннан гөлләр тама. Белмәгән эше, булдырмаган һөнәре юк. Тик нишлисең? «Ычкына» торган гадәте бар... Ах, шул аракыны уйлап чыгарган явызны!

Кадерле, горур кыз – мактаулы укытучы – кара янган эзләрне, әллә ниләр сөртеп яшерергә тырыша. Авыл халкыннан яшерерсең, бар!

Әнә бүген тагын күз яшьләрен түгә:

– Әни, синең яныңа кайтыйм инде... Ризалыгыңны бир... Бәлки аңа да сабак булыр...

– Уйлама да!

– Әни, мин беләм бит... Венера инде атна буе синдә ята. Әйтмәгәч тә... Аңа ярый... Ә миңа?

– Син – малай анасы! Шуны онытма: әтисе янында үскән малай гына чын ир-егет булып җитешә! Малайларга хатын-кыз тәрбиясе генә җитми!

Кадерле кыз баскычтан төшкәндә, Лиза, верандага сыенып, качып калды. Күни кызы капкага таба атлады. Башы иелгән, муены да кыскарып, иңбашлары салынып төшкән. Менә ул капка келәсенә тотынды... Туктады... Купшы чәчле башын югары чөеп, иңбашларын сикертеп куйды. Зифа гәүдәсе грекларның таш сыннары кебек! Капканы ачты...

– Галимулла абзый, хәлләрең ничек? – дип, яңгыравыклы көр тавыш белән, күрше картка сәлам биреп узды.

... Лиза өйгә кереп тормады. Сиздермичә генә, чыгып китү ягын карады.

 

***

 

«Бу дөньяда берәүнең дә сандыгы буш түгел», – диләр. Нәфисә карчыкның тагын бер ярасы – Лүтсиясе булды. Матурлыгы белән аерылып тормаса да, бар җире дә килешле иде кызның. Үзе тыйнак, акыллы. Нәфисәнең үзенә охшап – туры сүзле. Кулыннан килмәгән бер эше дә юк. Тик кыз утызын да, кырыгын да тутырды... Кияүгә чыгарга гына ашыкмады. Чоланда, шкаф өстендәге пар мендәрләр, горур кукраеп, туй кыңгырауларының чыңлавын юкка гына көтте...

Кер дә кунмаган ап-ак мендәрләр әле һаман да шунда утыралар кебек тоела Лизага.

 

***

 

Лиза эшен тәмамлап килә инде. Коридорның теге башында гына юылмаган бер бүлмәсе калды. Ишек төбенә студентлар өелгән. Имтихан бара. Тәрәз төбенә тезелешеп утырган кызлар, Лиза килгәнне күреп, китапларыннан башларын күтәреп, кымшанышып куйдылар.

– Утырыгыз, утыр...Укуыгызны белегез...

Курчак кебек бер матуры дивар буена чүгәләгән. Кыска блузка белән чалбар арасындагы тәне, нәфис биле – шәп-шәрә. Арт йомрыларына кадәр беленеп, күренеп тора хәтта.

«Әстәгъфирулла! Нуриясе мондый кием кимәсен тагын! Кисәтергә кирәк».

«Матур курчак» телгә килде:

– Иң проблемный укытучы – шушы доцент. Ни имтиханда күчертми, ни взятка да алмый ичмасам...

Лиза колакларын торгызды.

– Йомшак җирен барыбер таптым үзенең. Бик таләпчән кыланса да, кешене кызгана икән... «Әни онкологиядә ята, шуны сакладым,» – дип, бер-ике бөртек күз яшемне чыгарган идем... Кызганды...

– Алдашып, «өчлеңне» алдың бит инде! Комачаулама әле, сөйләнеп, – дип, тәрәзә төбендәгеләр аның сүзен бүлде.

Матур кыз турайды: «Ну, пока!» – дип, кыланчык елмаеп, коридор буйлап китеп барды.

– Йөри шунда, сөйләнеп, – диде икенчесе, аны яратмыйча. – Бөтен укытучы да шушы доцент кебек булсын иде әле! Лекциясен дә менә дигән итеп укый, темасын да «ялт» итеп аңлата... Бер сорауны да җавапсыз калдырмый.

– Шуңа күрә аның дәресенә бар студент та бердәм йөри...

Аудитория ишегеннән берәү чыгып: «Дүртле!» – дип бәхетле пышылдады. Башкалар аны сырып алды.

Лиза ишек ярыгыннан эчкә күз салды.

«Син мине күрмисең дә, ә мин синең турыда күпме белеп өлгердем! – дип уйлады ул, бүлмәдә утырган хатынга карап. – Купшы чәчләрен матур итеп өеп куйган... Муены да шактый текә... Затлы костюмы иңбаш-аркаларын матур күрсәтә... Йөзе нинди икән? Күрәсе иде!»

Лиза кинәт үз өстенә күз салды.

«И-и-и, бигрәк инде... Нинди матур эш халаты караңгы бүлмәдә шкаф тартмасында ята югыйсә...»

Лиза, ялт борылып, кинәт китеп барды. Ун минут та үтмәгәндер, коридордагы көзгегә күз салып узды. Кара толымын баш түбәсенә өеп куйган, зәңгәр эш халаты кигән ыспай хатынны күргәч, елмаеп күз кысты.

Коридор бушап калган. Лиза, чиләк-чүпрәкләрен тотып, бүлмәгә килеп керде.

Доцент хатынны ул бер күрүдә үк ошатты.

«Менә син нинди икәнсең! Иллегә якынлашып киләдер... Талчыкканлыгы йөзенә чыкса да, зәңгәр күзләре бик нурлы күренә».

– Юа башласам, ярыймы?

– Ярый, ярый... Хәзер, әйберләремне генә җыям да, иркенләп җыештырырсыз...

Бәрхет тавыш колакны иркәләде.

Доцент хатын, урындык аркасына элгән мамык шәлен алып, иңбашына салды да китапларына үрелде.

– Ах!..

Лиза сыгылып төште.

– Нәрсә булды? Авырыйсызмы әллә?

– Әтнә шәле... – дип ыңгырашты Лиза.

– Әйе, Әтнә шәле!

Монысы – Нәфисә апай бәйләгән көлтәләрнең арыш башаклары... Бусы – болындагы зәнгәр чәчәк... Ә бусы... ?

Исенә төште бит Лиганың, исенә төште!

«Мөхәммәтҗан үргән такыя бизәге!»

– Сез... Әтнәдәнме?

Лиза, шулай дип, өмет тулы күзләрен аңа төбәде.

– Түгел... Әнием шуннан... Анда минем туганнарым яши... иде. Шәлне дә алар бәйләде... Соңгы бүләк...

– Сез кем?

Доцент хатын башын югары чөеп, купшы чәчләрен төзәтеп куйды. Кинәт кенә ун яшькә яшәргәндәй тоелды. Зәңгәр күзләре балкып китте. Зифа гәүдәсе – грекларның таш сынын хәтерләтә.

– Мин – Күни кызы!—диде ул горур гына.

 

***

 

... Лиза, инәләрен чек-чек бәреп, Нуриясенә шәл бәйли. Күзләре көлә, иреннәре елмая... Горур башын кара толымы бизәп тора...

Ачык тәрәзәдән бүлмәгә балаларның чыр-чуы килеп керде. Шәһәр шау-шуына кушылган бу эчкерсез авазлар арасында зәңгәр күзле нәни кызның «Әтнәби» «Әтнәби!» дигән тавышы да янгырап-яңгырап киткәндәй тоела…

 

Гүзәл ӘДҺӘМ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

«Мәйдан» журналы архивыннан (№ 11, 2010 ел)

Комментарийлар