Логотип «Мәйдан» журналы

Атлы балачак

Нәсер.

Урамнан юыртып, дөресрәк итеп әйтсәк, биеп, елкылдап торган куе яллы, муенын аккоштай бөгә төшкән алмачуар ат бара. Җайдагы исә – якынча җитмеш яшьләр тирәсендәге, аттан башка тормышын күз алдына да китерә алмаган Нәҗип абзый. Беләм, гаиләсендә дә аның ат асравын өнәп бетермиләр. Халыктан да төрле сүз-фикерләр еш ишетергә туры килгәли. Их сез, аттан бизгән адәм балалары! Матурлыкны аңлый, күрә-тоя белмисез сез! Менә сандугачлы язгы иртәдә, өеңнән чыгуга йөрәккә сары май булып ятар ат кешнәгән тавыш ишетелә... Сине күрмәсә дә, яраткан хуҗасын аяк тавышларыннан ук таный ул. «Хәерле иртә, саумы хуҗам, озак тордың, сагындырдың!» – ди. Сарай ишеген ачуга, яныңа килеп, тутырып сиңа карый да башын җилкәңә сала. Кеше акыллары бар бит аңарда. Нәрсә әйтергә теләгәнеңне, кәефеңне әллә кайдан сизенә, белә ул! Менә шуннан соң ничек итеп дүрт аяклы дустыңны яратмыйсың да, гомер юлдашың итеп санамыйсың?!
Милли бәйрәм, көтеп алган Сабан туе җитәргә дә санаулы көннәр калып бара. Нәҗип аганың Алмачуары ярыш-бәйгеләр өчен яратылганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Киң күкрәк, чапканда юл тузанын артта калдырырлык, җилне узып китәргә әзер аяклар, күзләреннән ургылып чыккан ярсу дәрт-гайрәт дисеңме? Яшь чакта Нәҗипкә тиң атменәр үсмер егетләр юк иде тирә-якта. Һәр елны уздырыла торган сабантуйларда авыл, район күләмендә беркемгә дә беренчелекне бирмәде! Их, менә хәзер, берәр авылдашның капкасы ачылсын да аннан бөтерчектәй тере авыл малае атылып чыгып: «Нәҗип абый, бер атнадан ат узышлары, Алмачуарга атланып чабасым килә!» – дисен иде. Юк шул, хәзерге мәлдә күпчелек көндезен дә бикләп куелган тимер капкаларны ачучы күренми... Сирәк-мирәк малайлар да бар, юкса, авылда. Аталарыннан ат ярату йокмаган аларга. Кызганам мин ат яратмаган малайларны. Туган җирнең, табигатьнең кабатланмас манзарасын тәшкил иткән матурлыктан мәхрүм алар! Атка атланган Нәҗип ага авыл буйлап сәяхәтен дәвам итте. Ә мин исә малай чакта ялларына ябышып үскән, миңа аеруча якын бахбайларны кабат искә төшердем. Безнең, узган гасырның илленче еллар малайларының, авылда һәрберсенең үз атлары бар иде. Әлбәттә, моны өйдә тота, асрала торган дип аңларга кирәкми. Бишенче класста укыганда ук җәй көннәрендә җигеп тирес, печән һәм башка йөкләр ташыган колхоз атлары иде алар. Егермеләп тиктормас малайның егерме аты бар дигән сүз. Таңнан торып ашык-пошык чәй эчкәннән соң, атлар янына йөгерәбез. Утарга кереп аларны тотабыз, тәртә арасына кертеп җигәбез дә төрлебез төрле җиргә эшкә тарала. Төш вакытында исә малкайларны тугарып, буй салып та төбенә төшеп җитмәслек мул сулы Шушмада су кертәбез, чистартып юабыз. Ә кичләрен исә һәркем үз атын болынга сусыл үлән утлатырга, сакларга алып төшә. Барганда-кайтканда малай халкы тик тора беләмени – ат узыштырабыз. Минем атның исеме – Спорт. Чапканда койрыгын болгап томырылганга шундый исем кушканмындыр инде аңа. Моннан тыш, әле клуб каршында идарә атлары асрала. Болар авыр йөк ташый торганнардан түгел, болар – аксөяк атлар. Әйтик, авыл советы председателе Гайнуллин Шәһит абыйның Күк алашасы үзе генә дә ни тора! Аны махсус бизәкләп эшләнгән трантаска гына җигәләр. Мондагы Сары алаша – минеке. Тигездә узышканда ул әллә ни алдыра алмый, әмма үр тауга менгәндә аңа тиңнәр юк! Әлеге дә баягы Күк алаша дустым – Илгизәрнеке. Арабызда ат өстендә атланып аннан да әйбәт йөрүче бар микән ул! Җан-фәрман барганда тезгенне җибәреп ат өстенә аягүрә менеп баса, нәкъ оста циркачларча атының корсак астыннан еландай шуып чыгып сыртына кире менә. Кайвакыт узышканда Илгизәр белән атларны алышабыз. Бервакытны шулай мин Күк алашада, дустым исә Сары алашада кушаяклатып Кутыртаудан төшәбез. Күк алашаның чабып төшкән мәлгә кисәк туктап кала торган начар гадәте бар. Бу юлы да шулай булды – ат шып итеп туктады, ә мин исә ат өстеннән алга, җиргә очып төштем... Ат иясен ташламый диюләре хак икән – күзләремне ачканда Күк алаша берни булмагандай янымда басып тора иде. Сабан туендагы бәйгеләрдә исә Илгизәр Күк алашага атланып гел беренче урынны алды.
Авылның үзәк урамыннан җайдаклы ат кайтып бара. Йөреш-кыяфәтләреннән кәефләре юклыгы әллә кайдан сизелеп тора. Никадәр генә эзләсәләр дә, ат җене кагылган, Алмачуарның ялына тотынып «ә» дигәнче сыртына менәр, бөтерчектәй малай табылмады. Димәк, быел да бәйгеләр өчен яралган чабышкы сабан туенда катнаша алмаячак. Атлы балачак шунда өзеләчәк, бары хәтердә генә яшәвен дәвам итәчәк... Чү, ашыкмагыз, атлы балачак бетә дип әйтә алмыйм, алай дияргә телем әйләнми минем. Кул селтәмик, милли бәйрәмгә, татарны татар иткән Сабан туена әле бер атна вакыт бар! Әй, ат җанлы татар малае, кайда син?! Ашык, бәйгеләр өчен туган Алмачуар сине көтә!
 

Таһир ШӘМСУАРОВ

 

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар