Әти бүләге
Безнең авылда Сабан туен элек-электән җыен диеп йөртәләр. Җыен җитәр алдыннан авылга бер-бер артлы кунаклар кайта башлый.
Мин үзем дә күптәннән шәһәрдә яшим инде. Әмма туган як һәрчак истә, сагындыра...
Быел мин җыенга кызым белән кайттым.
Безнең авылда җыен үткәрүнең борын-борыннан килгән гадәтләре бар. Иң әүвәл яшьләр гармунга кушылып җырлый-җырлый яулык җыялар. Алар артыннан бер көтү бала-чага иярә.
Икенче көнне иртүк әрәмәлеккә уенга чыгалар. Бик матур ул безнең әрәмәлек. Элегрәк елларда тау битендә челтерәп чишмәсе дә агып тора иде әле. «Изгеләр чишмәсе» дип йөртәләр иде аны. Күрше-тирә авыл кешеләре чишмәнең суын шешәләргә тутырып алып китәләр иде. Кызганыч, ул чишмә хәзер юк инде...
Кызым белән икәүләп, мәш килеп, әрәмәлек буена уенга барырга әзерләнәбез. Әзерләнәбез дигәч тә, мин күптән әзер инде. Кызым гына һаман кием шкафы янында кайнаша. Әле бер күлмәген алып киеп карый, әле икенчесен. Ә мин аның кыланышларына елмаеп карап торам да үземнең балачагымны искә төшерәм.
... Җыен якынлашып килгән көннәр иде. Ул вакытта безгә әни болайрак итеп әйтеп куя: «Балам, бәрәңге төпләрен җыенга хәтле йомшартып бетерәсе иде. Персидәтел абыең тагын бер атнадан яулык җыябыз дип әйткән, ди».
Җыен алды мәшәкатьләрен сөйләү белән мавыгып, иң кирәклесен әйтергә онытып та торам икән әле. Хикмәт шунда: бәйрәмдә кияргә әниләр безгә яңа күлмәк тегәләр.
... Ул җәйне миңа нәкъ җиде яшь тулган иде. Мәктәпкә барыр көннең кайчан килеп җитәсен бармакларымны бөкли-бөкли саныйм, мич капкачына күмер белән сыза-сыза аны якынайтырга тырышам. Тик минем бар белгәнем егерме саны тирәсенә җиткәч бутала да бетә. Әмма мин бер нәрсәне яхшы беләм: мәктәпкә керәсе елның җыенында кияргә миңа, һичшиксез, яңа күлмәк кирәк! Әнә күрше кызы Халисәгә әтисе Казан кадәр Казаннан күлмәклек алып кайткан. Кызыгудан күзләремә яшьләр килде, тамагыма төер утырды, телсез калдым.
– Аның әтисе бар шул, – дип көрсенде әни. – Умарталары бар. Зиннәт абыең калада бал сатып кайтты.
– Ә безнең нишләп умарта юк?
– Әтиең сугыштан әйләнеп кайталмады шул. Кайталмады...
Шул көннән соң мин әтиле кешеләрне ни өчендер чит күрә башладым. Халисәнең әтисе эшкә дә ат җигеп йөри. Урманнан утынын да ат белән ташый. Ә безнең әни урманга сыерыбызны җигеп бара... Нигә болай тигез түгел икән бу дөнья? Түзмәдем, әнидән елый-елый күлмәк сорадым. Ни хикмәттер, бу юлы әни мине ачуланмады, башымны күкрәгенә кысып, тынып калды...
Кичен әни ястыкның сүрүен алып, инештә юып менде.
...Җыенга минем дә күлмәгем әзер иде. Чебиләп беткән тәпиләремне үги ана яфрагы белән әйбәтләп юдым. Аннары әни чәчләремне үрде. Энәдән-җептән чыккан күлмәгемне дә киеп җибәргәч, мине танырлык та түгел иде. Һәрхәлдә, мин шулай уйладым. Инде хәзер җыен әйләнәсен йөз кат әйләнеп чыгачакмын. Күрсеннәр! Менә минем дә өр-яңа күлмәгем бар! Кеше-кара күрмәгәндә күлмәгемнең җиңнәреннән тотып-тотып карыйм. Халисәнең күлмәгеннән бер дә ким түгел! Яңа күлмәгемне киеп, әрәмәлеккә уенга чыгарга да хыялланам. Урта Дисәтинә аланлыгындагы җиләкләр күз алдыма килә. Тик менә әрәмәлек ягына чыгуның бер кыенлыгы бар. Тирән инеш аша күпер юк. Безнең урам агайлары басма салалар салуын, әмма көчлерәк яңгыр яуса, ул агып китә. Бу юлы да анда басма күренмәде.
Егетләр, кызлар аргы якка чыгу өчен көймә чиратын көтәләр. Көймә дигәч тә... Чокылган ике бүрәнәгә калын такта кадакланган улак инде шунда.
Халисәнең абыйсы Хөснулла бик эре кыяфәт белән генә яшьләрне аргы якка ташый. Әрәмәлеккә чыгарга теләүче абый-апалар артына мин дә килеп чиратка бастым. Әмма Урта Дисәтинәдәге җиләкләрнең тәмен татып карау миңа насыйп булырмы – белгән юк. Чиратым якынлашкан саен, шикләнүем арта гына: «Алып чыгар микән, юк микән?» – дип баш ватам. Өч көн элек кенә Хөснулланың ачуын чыгарган идем шул. Көтүдән кайтып килүче сыерыбызга чыбыркысы белән сукканын күргәч: «Ник тиясең безнең сыерга, Икебаш!» – дип кычкырган идем. Икебаш дигәнгә җен ачуы чыкты тегенең. Такыр итеп кырылган башының куш чикләвек шикелле билләнеп торуына мин гаеплемени? Сакау теле белән: «Күлсәтәм әле мин сиңа икебасыңны!» – дип, янап калган иде Хөснулла ул вакытта.
Менә чират килеп тә җитте. Көймә борыны ярга төртелүгә, беренче булып кереп утырырга әзерләнеп торам. Ялгыш таеп китеп, күлмәгемә су чәчрәмәсен дип, ипләбрәк бастым. Көймә килеп туктады. Бер аягым белән көймә кырыена басуым булды, Хөснулла ишкәге белән аягыма китереп тә төртте. Мин чайкалып суга мәтәлдем...
Гарьлегемнән күлмәгемнең пычрануын да онытып, кызу-кызу яр башына үрмәләдем. Яшьле күзләремне Хөснуллага күрсәтмәс өчен артыма борылып та карамадым.
Җыенның иртәнге уенын күрергә миңа насыйп булмады. Кичен авылның яше-карты Черек Күл буена уенга чыгачак. Авылны урталай бүлеп аккан Кече Үзән инеше буендагы урам Черек Күл урамы дип атала. Бик матур урам ул. Анда үскән бәбкә үләнен чалгы белән чабып алырлык. Кичке уенга чыкмыйча калмыйм инде! Алдан ук барам. Эңгер төшкәнче барсам, күлмәгемне башка урам кызлары да күрәчәк.
Җил капканы ачып урамга чыксам, ни күрим – каршыдагы Саимә апалар бүрәнәсендә Халисә утыра. Мин аны күрмәмешкә салышып үтеп китмәкче булдым. Ләкин Халисә үзе дәшеп туктатты:
– Миңлегөл, кил әле монда.
– Кирәк булса, үзең кил.
– Кил әле, бер әйбер бирәм.
– Нәрсә?
– Килгәч күрерсең.
Ә мин Халисәнең кулындагы тәлгәшләп җыелган җир җиләкләрен күреп өлгергән идем инде: бар горурлыгымны җыеп, каршысына килеп бастым.
– Йә, нәрсә бирәсең?
– Күлмәгең матур икән...
– Рәхмәт. Ә безнең әни яңа күлмәкне котлыйлар, дип әйтә.
– Һе, беләсеңме, әнә теге чыпчыкның күлмәге синекеннән матуррак! Аның күлмәгендә каз мамыгы юк.
Мин дә бирешергә теләмәдем:
– Чыпчык – кош ул. Аның күлмәге гел бертөрле! Беләсең килсә, әни миңа күлмәклекне Казаннан да ерактан кайтартты! Укырга барганда кияргә дип кенә тектерми торабыз!
Әйтәсемне әйттем дә кырт борылып үз юлым белән киттем.
Халисә белән сөйләшү күңелдә авыр тәэсир калдырды. Моңа кадәр укырга керер көнемне түземсезлек белән көтсәм дә, хәзер аның ул кадәр тиз килүен теләми идем инде. Казаннан да ерактанрак алып кайткан күлмәклекне каян аласы?
Көннәр үтә торды. Сентябрь җитәргә атна-ун көн кала кич белән безнең өйгә бик тә сөйкемле бер апа килеп керде. Әни белән озаклап сөйләшеп утырды.
– Бусы – төпчегем... – дип, әни миңа ишарәләде. – Әтисенең йөзен дә күрә алмады, балакай... Дүрт бала белән калдым...
Мин килгәндә, мәктәп ишеге бикле иде әле. Болай иртәләвемнең сәбәбе шул: кеше вакытында барсам, Халисә миннән юлда ук көлә башлаячак. Ә монда башкалар белән ыгы-зыгы килеп йөрсәм, игътибар итмәячәк.
Укытучы кергәнне көтәбез. Ьәм менә ул елмаеп килеп тә керде. Карасам, бәй, беркөн әни белән сөйләшеп утырган сөйкемле апа ич бу! Апа башта һәммәбез белән дә танышып чыкты. Аннары укытучылар бүлмәсенә барып, зур гына төенчек алып килде.
Дәрестә ул безгә сугыш турында, янган авыллар, җимерелгән шәһәрләр, һәлак булган батырлар турында сөйләде. Ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән авылыбыз кешеләрен искә алды. Аннары укытучы апабыз әбиләр урамында яшәүче Мөгыйнне үз өстәле янына чакырды.
– Менә сиңа өр-яңа костюм-чалбар. Бу киемнәрне киеп гел «биш»ле билгесенә генә укы! – дип, ул Мөгыйннең башыннан сыйпады, аннары кулына шактый зур төргәк тоттырды.
– Заһидуллина! Менә сиңа күлмәк белән туфли!
Мин үз колакларыма үзем ышанмый тордым. Аннары икеләнеп кенә укытучы апа янына атладым.
– Мә, Миңлегөл, уңышлар сиңа! – Укытучы апа йомшак куллары белән иңнәремә кагылды.
– Сезнең әтиләрегез барыбызның да бәхете өчен гомерләрен корбан иттеләр. Бу киемнәрне аларның бүләге итеп алыгыз, балакайлар...
Мин күлмәккә йөзем белән капланып, тынып калдым. Ә үзем күңелемнән генә туктаусыз бер үк сүзне кабатладым: «Әти... Әти бүләге...»
Сәйдә ЗЫЯЛЫ
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар