Логотип «Мәйдан» журналы

Ата каргышы

«Ана каргышы – ахирәттә, ата каргышы дөньялыкта төшәр». Бала чактан ук әбием авызын-нан еш ишетә идем бу сүзләрне. Ләкин мәгънәсе әле генә кызыксындыра башлады. Ни өчен берсенеке – ахирәттә, икенчесенеке дөньялыкта соң?

Ниһаять, кышкы каникулда авылга – әбием янына кайтырга җай чыкты. Алтын әби ул минем. Өч төрле имляда укый–яза белә. Хәтере дә әйбәт.

– Дөньялыгы аңлашыла инде, әби, – дим, бервакыт каршына утырып. – Каргышын да, нәләтен дә, рәхмәтләрен дә күп ишетергә туры килә бу тор­мышта. Ә ни өчен берсенеке – дөньялыкта, икенчесенеке ахирәттә төшә? Барыбер түгелмени соң?

– Түгел шул, балам, – ди әби. – Ничек кенә әрнемәсен, рәнҗеш-каргышларын яудырмасын, ана күңеленең ерак бер читендә, үзе табып үстергән баласын жәлләү хисе уяна. Соңыннан ул барыбер үкенә. Баласының акылга килеренә ышана. Газиз анасын рәнҗеткән өчен тәүбә кылырына, тезләнеп гафу сорарына өмет итә. Тик бала моны әнисе исән чакта эшләргә тиеш, аның хәер-фатихасын алып калырга тиеш. Ә аталар катырак бәгырьле була. Теле белән каргый икән, яңадан тәүбә итү, үкенү хисе уянмый аңарда. Шуңа күрә ата рәнҗешеннән дөньялыкта ук куркырга кирәк, балам.

– Менә ничек икән. Тормышта очрыймы соң андый хәлләр?

– Очрый шул, балам, – ди әби, көрсенеп кенә. – Утыр алайса янәшәмә, бер гыйбрәтле кыйсса сөйлим үзеңә. Сугышка кадәр дә, әле сугыштан соң да без Кабан күле буенда агач коммуналкада яшәдек. Ике катның берсендә бабаң белән без, икенчесендә Әхмәтнур белән Солтания исемле бер пар яшәде. Кечкенә генә ишегалды да бар иде. Анда карт алмагач, ялгыз каен, миләш белән шомырт үсә иде. Каен белән алмагач безгә кадәр үк бар иде кебек, хәтерләмим дә инде. Шомырт белән миләшне бабаң утырткан иде. Агач тө­бендә шомарып, ялтырап беткән эскәмияләр белән өстәл тора иде. Җәй көннәрендә шунда утырып чәй эчәбез. Мужиклар карта уйный, дәминә суга…

Әхмәтнур күп сөйләшми торган, тыныч холыклы егет иде. Тик менә хаты­ны... Елан белән бер, билләһи. Әти-әнисе сәүдәгәр. Кызлары да эре, тәкәб­бер булды. Ничек табышканнардыр, ничек эләктергәндер егетне? Йомшак агачны корт баса, диюләре хак икән...

Заводта токарь булып эшли иде Әхмәтнур. Кулы алтын, диләр, аның. Эш­тән арып кайтса да, бикле ишек каршылый үзен. Ашарына пешереп көтеп торучы юк мескенне. Үзе чәен кайната, үзе бәрәңге чистарта, ашын пешерә. Ипине генә Солтания алып кайта. Йә тауар көттек, йә ипи кабул иттек, дип, кара төнгә дә калгалый бу. Көнләшү хисе дә уянды бугай егеттә. Солтания­нең эш урынына барып, читтән генә күзәткәләп тә кайтты. Тегесе, моны сизенеп, ут каптырды иренә. Янәсе, мине кеше алдында мыскыл итәсең. Башка мине тикшереп йөрмә, кайчан кайтасын үзем белермен...

Күрәм, аралары суынып бара боларның. Нинди шәп, чибәр егеткә игъти­бар юк, йөрәк әрни. Солтанияне туздырып ташларга да җыенган идем хәтта. Тик бабаң: «Кермә араларына, үзләре белер», – дип туктатты. Шуннан егет тә салгалап кайта башлады. Ашарына да пешермәс булды, ач килеш ятып йоклый. Белмим, ни белән бетәр иде араларындагы бу хәл. Сугыш башла­нып китте...

Бабаң белән икесе дә сугышның башыннан ахырынача фронтта булдылар. Ул елларны сөйләсәң сөйләп, көйләсәң көйләп бетерерлек түгел инде, балам. Ачлык башланды. Кибетләрдә берни дә калмады. Вәт шунда типтерергә тотынды инде Солтания. Борынын күккә чөйде бу. Күршеләре белән дә исәнләшмәс булды. Чөнки кешеләргә иң кирәкле тауар – ипи иде ул чакта. Кеше башына 200 граммлап кына җибәрәләр, талон белән. «Төзелештә егы­лып төшеп, аягымны сындырдым, дөрес ялганмаган» дигән сылтау белән инвалидлык юллап алган һәм фронтка китми калган бер азгын, хәйләкәр явызны директор итеп куялар кибеткә. Ачлыктан интегүче күпме кешенең, тол хатыннарның канын эчтеләр Солтания белән икәүләп. Ипи талоннарын сатып, алтын-көмеш бизәнү әйберләренә, кыйммәтле мехларга алыштырып баеп яттылар. Ипигә алыштырырлык малы булмаган яшь хатыннар теге азгынга үзен тәкъдим итә инде. Солтаниягә дә кайтып кундылар болар бер­ничә кат.

Беркөнне түзмәдем, әйттем мин моңа йөрәктә кайнаганын. Ирләр фронтта кан коя, дидем, син шушы хәшәрәт белән себерелгәнче Әхмәтнурга тәмәке, җылы оекбаш-мазар белән посылка салыр идең ичмасам, дидем. Шулкадәр зәһәр итеп карады бу миңа: «Үз артыңа гына хуҗа бул, кешенекен тикшермә, – дип чәрелдәргә тотынды. – Алар фронттан әллә кайта, әллә юк, мин ичма­сам үзем теләгәнчә яшәп калам бүген, ә синең гомерең шәһәр читендә акуп казып үтәр», – дип пырылдап чыгып китте.

Теге азгыны да бернинди төзелештә эшләмәгән икән аның. Мехчылар клубында культмассауик булып, гармун шыгырдатып йөргән. Үзе кебек бер азгын хатын янында кунып ятканда тегенең ире кайтып кергән икән. Бу мәлгунь икенчеме, өченчеме каттан тәрәзәдән сикергән. Аягын да шунда сындырган, дип сөйләделәр. Әнә шундый бәндәләр дә күп иде ул заманнар­да, балам.                                                                                      

Аллаһка шөкер, сугыш бетте. Ирләр исән-сау әйләнеп кайтты. Тик бабаң гына кантужын иде. Янәшәсендә үк снәрәд шартлаган икән. Үзем бары белән тәрбияләп, мунчаларга алып барып йөргәч кенә бераз тернәкләнеп-тазарып киткәндәй булды, бахыр... Аннан Галия апаң, Рәшит абыең, әтиең туды. Шулай итеп ун ел яшәдек, тормыш та рәтләнеп китте кебек. Тик бабаңның гына гомере кыска булган икән, 55 нче елны вафат булды, мескенем.

Ә күршеләрегезнең балалары булдымы соң, әби?

– Әхмәтнур чибәр, таза егет иде. Ләкин сугыштан нык үзгәреп кайтты. Бик тиз кабынып, ярсып китүчәнгә әйләнде. Шул ук заводка бишкуллап чакырып алдылар үзен. Әллә нинди катлаулы детальләрне дә әйбәт итеп ясый, диләр иде. Сручный заказ дип, нәчәльникләре хәтта ял көннәрендә дә алып киткәли иде. Акчасын да яхшы алды. Тик араларында гына җылылык сизелмәде. Солтания үзе теләгән вакытта кайта. Иргә кадер-хөрмәт юк. Әллә Әхмәтнур фрунтта чагында Солтаниянең маҗараларын да җиткерделәрме, ул да үз иркенә күчте. Көн дә салып кайта торганга әйләнде. Үз эшен бик яхшы белгәнгә күрә эшендә дә күз йомдылар бу гадәтенә.

Бала кирәк! Бала булгач, бәлки, аралары рәтләнер дип уйлап, киңәш тә итеп карадык. Чөнки Әхмәтнурның бала җанлы булуы сизелеп тора иде. Алар бездән ике-өч яшькә яшьрәк иде. Галия апаңны да үз баласыдай яратты. Кайткан саен йә кәнфитен, йә прәннеген чыгарып бирә иде кесәсеннән. Шуннан, Ходайның рәхмәте, Сталин үлгән елны боларның кызлары туды бит. Зөһрә дип куштылар исемен. И сөенде, и сөенде Әхмәтнур. Ун елдан артык булмаган иде ич балалары. Хәтта салгалап кайтуын да туктатты күр­шебез. Баласының ыштан-чүпрәкләрен дә үзе юа, боткасын да үзе пешерә. Яшь ярымнан яслегә бирделәр кызны. Анда да үзе чапты Әхмәтнур, үзе илтә, кичен үзе алып кайта...

Тик Солтаниядә азгынлык чире янәдән кузгалды. Әнисе дә гүләйт итте, диләр. Кызы да шуңа охшаган, күрәсең. Ни җитмәгәндер инде аңа. Сугыш елларында ире барлыгын онытып йөрүе хакында бездән чыкмады анысы, берни дә әйтмәдек. Ә ир кеше ишетмиме соң? Эчүгә сабышуы да хатынының соңга калып кайтуыннан ич. Эшендә дә, күрше-күлән дә, Яңа Бистәдә яшәү­че апасы-җизнәсе дә бик кызганалар иде Әхмәтнурны. Бәлки тагын бер бала алып кайтыргадыр, диючеләре дә табылды. Зөһрә янына Таһиры да булса, бер-берсенә иптәш, терәк булып яшәрләр иде, янәсе. Солтания дә өйдә генә утырыр, бала карар, дип уйладык барыбыз да.

Зөһрә янына Таһирны алып кайттылар-кайтуын, ләкин әниләре тәмам ялкауланды. Симереп тә китте. Әхмәтнурга да җылылык, кадер-хөрмәт артмады...

Шулай бервакыт Әхмәтнур эшеннән шактый гына салып кайта. Ни күзе белән күрсен, ишектә йозак эленеп тора икән. Өй эченнән бала елаган тавыш ишетелә. Тәрәзәдән исә Зөһрәнең үксегәне күренә. Беренчеме, икенчеме сыйныфта укыган чагы иде. Безнең фатирда да, ничектер, беркем булмаган ул көнне. Солтания бер яшьлек баланы яслесендә йоклатып калдырган, ә кызы дәресләрен әзерләргә утырган. Өсләреннән бикләмәсә дә ярый иде. Ә бу бикләгән. Кайда озаклагандыр, Аллаһ белсен. Баскыч астында бозлар чаба торган лом кебек тимер бар иде. Әхмәтнур шуның белән йозакны кае­рып өйгә керсә, малае яслесенә тотынып баскан, муеннан буялып беткән, бүсере кабарып чыккан икән тегенең елый-елый. Аңа кушылып кыз елый икән, күтәреп идәнгә төшерергә көче җитми, юып-сөртеп тә ала белми... Солтанияне бик нык кыйнаган, ди, ул кичне Әхмәтнур, күгәрмәгән җирен калдырмаган, ди. Үзе дә чыгып китеп Яңа Бистәдәге апаларында кунган.

Шуннан көн саен салып кайта торган булды күршебез. Кайта да, идәнгә такы-токы җәеп, шунда йоклый. Астына җибәрә дип, мендәр-матрас та бир­миләр икән моңа. Ашарга пешерү турында әйтәсе дә юк инде. Башыннан ахырына чаклы сугышта йөреп тә бу кадәр бетеренмәгән иде Әхмәтнур, чәчләре ап-ак булды, бөкре картка әйләнде, бахыр.

Эшләгән урыны да «Аромат» фабрикасы белән янәшә иде ичмасам. Шун­нан спирт алып чыгып эчәләр икән. Спирт булмаганда адикалуны да бара. Кайбер көннәрендә күтәреп тә, ике култыгыннан сөйрәп тә китерәләр. Андый чакларда Солтания ишекне эчтән бикләп, утларын сүндереп куя. Үзебезгә кертеп салыр идек, Галия апаңнар, әтиеңнәр күрә, алар – мәктәп баласы. Зөһрә белән Таһир дә мәктәпкә йөри ич инде. Нишләсен, йә ишегалдындагы өстәлгә башын куеп, йә баскычка утырып йоклый иде.

Иртәгесен тирә-юнь алкашлары, шешәдәшләре уятып китә моны. Айнык кайткан чаклары да була үзенең. Хурлана да кеше алдында, үкенә дә соңын­нан. Хәтта ишегалдындагы эскәмиядә миңа елап-зарланып алган чаклары да булды мескенкәйнең. «Уңмадым мин хатыннан, апа, – ди бахыр. – Ну хәзер балалар жәл, аларны миңа каршы котырта, балалар да мине санга сукмый», – дип, башкайларын өстәлгә куеп үкси иде...

Солтаниясен әйтер идем, ирне ир итеп тота торган булмады. Балалар атаны хөрмәт итәргә тиеш, каршы куйма аларны, дип, ничә тапкырлар әйткәләдем үзенә. Әхмәтнур начар кеше түгел, бәлки дәвалау турында сөйләшеп караргадыр, дидем. Колагына да элми, ул алкашны дәваларга тотасы акчаны мин, ичмасам кызыма бирәм, ди бу. Ә Зөһрә инде, сигезне тәмамлап, химия-тихналугия тихникумына урнашкан иде. Солтания үзе шул ук кибеттә эшләвен дәвам итте. Ләкин атадан тәмам читләштеләр. Бернинди ашау-эчү дә, тәрбия дә, йокы-ял да юк мескенгә.

Беркөнне әтисе Зөһрәдән мазутлы-тузанлы эш киемнәрен юып бирүен сораган. Кыз, сабын-парашук юк, кайнар су юк, дигән сылтау белән, айлар буе су күрмәгән керләрне бер капчыкка җыеп тутырган да, апаларыңа ба­рып юдырт, дип, кулына тоттырган. Ә чоланда тартмасы белән Әхмәтнур эшеннән алып кайткан парашук тора икән. Ул чагында сабын, парашук ише нәрсәләргә кытлык булып алды берзаман. Йә эш урыныннан хезмәт хакы хисабына, йә талунга гына бирәләр иде аларны.

Нишләсен, гаепле кешедәй башын аска иеп, капчыгын асып китте Әхмәт­нур апаларына. Ярый инде алар ул мескенне ашатып, юындырып-йоклатып, киемен юып-киендереп җибәрәләр иде. Ач йөрмә дип, җизнәсе күрмәгәндә акчасын да төртәләр, ашарына да төреп бирәләр. Ә хезмәт хакына алган акчасын тиененә кадәр өйгә кайтара торган булган үзе. Алтын куллы рабучый на­чар алмый иде бит зарплатны. Алай да ата ярамады. Аны бөтенләй фатирдан куып чыгарырга җыендылар хәтта. Участковый чакыртканнар берчакны, көн дә эчеп кайта, кыйный, тавыш чыгара, янәсе, аерыгыз. Бәхеткә, Әхмәтнур аек кайта ул көнне. Чыкмыйм мин фатирдан, ди, монда тудым – монда үләм, ди. Хакыгыз да, хокукыгыз да юк, дип кырт кисә.

Шул елларда безнең тирәдәге агач йортларны сүтәләр икән дигән хәбәр таралды. Безгә дә Ленин районына яисә Имәнлек бистәсенә күчәргә тәкъдим иттеләр. Солтания дә бу форсаттан файдаланып калырга тырышты бугай. Яңа фатирга үзләре генә күченеп, Әхмәтнурны урдерга кертмичә, аны иске йортта калдырырга иде исәбе. Йортлар идарәсендә аңлатканнар моңа. Фа­тирның төп хуҗасы ризалыгыннан башка күчерә алмыйбыз, дигәннәр.

Балалар белеп бетерми ич андый нечкәлекләрне. Солтания аларга хәлне киресенчә аңлаткан. Янәсе, әтиегез яңа матур фатирдан баш тарта, коммуналкада калырга тели, без түгел, күрше алкашлары кадерлерәк аңа, шулар­дай аерыласы килми... Шуннан тегеләре бөтенләй дошман күрә башлады әтиләрен.

Бервакыт Әхмәтнурның тәненә бер-бер артлы чуан кебек сызлавык–шешләр чыгарга тотынды. Салкын тидергәнсең, дигән табиблар. Ә Зөһрә бөтен туганнарына хәбәр таратып чыккан: әти йогышлы авыру эләктергән, йә алып китегез, йә дәваларга салыгыз, дигән. Бөтен белгәннәре, апалары-җизнәләре пошаманга төшкән мескеннең. Кызым, ник болай мыскыл итәсең кешеләр алдында, дип елаган Әхмәтнур.

Алай да булмагач, диваналар йортына шалтыраткан кызы. «Әти бертуктау­сыз эчә, аңарда гәрәчке өянәге башланды, тавыш-гауга куптара, нишләгәнен белми», – дип язып биргән. Мәҗбүри дәвалау хастаханәсенә алып киттеләр моны. Участковыйдан да раслатып кул куйдырганнар. Айдан артык ятты бугай анда. Ник бер тапкыр барып карасыннар янына. Чуаннары да салкын окопларда яту, салкын идәннәрдә, ишегалдындагы эскәмияләрдә йоклау нәтиҗәсе, билгеле. Организмы тәмам хәлсезләнгән икән бахырның.

И гарьләнде дә соң Әхмәтнур кызының шулай кимсетүләренә. Бульнискә алып киткәндә әнисе белән кызы икәүләп: «Безгә мондый эчкече, алкаш ки­рәкми, киткән җиреңнән кайтмасаң иде!» –дип кычкырып калды артыннан. Тирә-күрше алдында шундый сүзләрне ишетүе ай-һай авыр булгандыр мескенгә.

– Гомерең эчкече белән узса ие, – диде Әхмәтнур, рәнҗүле күз яшьләренә буылып…

 

* * *

– Ә малайлары, Таһир дисеңме әле исемен, ул кайда иде соң, әбекәй?

– Иптәшләре алдында аңа да оят булгандыр инде, ишегалдында күренмәде ул көнне. Хәер, анысын да үз ягына аударды Солтания. Үзе кебегрәк үсмер­ләр төркеменә ияргән, дип тә сөйләделәр Таһирны...

Тиздән без Әмирхан урамындагы яңа фатирга күчтек. Алга таба ниләр булганын Әхмәтнурның икетуган апасы аркылы гына ишетеп белдем. Әхмәт­нур бульнистә ятканда, Солтания рәхәтләнеп типтерергә тотынган. Эшендә кибет директоры белән дә йөри икән бу, тауар ташучы шуфирлар белән дә кунып калгалаган. Азынуы җиткән.

Көннәрнең берендә Әхмәтнур хастаханәдән кайтып керә. Эчмәгән, тазарып-матурланып та киткән хәтта. Ишектә йозак эленеп тора икән. Кичкә ка­дәр көтеп йөри бу. Күршеләр дә күченеп беткән диярлек. Эскәмиядә утырып та арый, урамнарны кат-кат әйләнеп кайта. Испирант чатындагы сыраханә яныннан үткәндә заводта бергә эшләгән әшнәсен очрата. Сыраханәгә кереп «билгеләп» тә чыгалар очрашуны. Кызмача килеш өйгә юнәлә Әхмәтнур. Кайтса, ишегалдындагы өстәлдә берничә үсмер көлешә-көлешө карта суга. Араларында Таһир да бар.

– Улым, нихәл? – ди ата, шатланып. – Әниең, апаң кайда?

– А–а–а, папаша, привет! – дип җавап бирә тегесе салкын гына. – Зухра СКда, икенче сменада. Мама в магазине, наверно, – ди малай, карта уйна­выннан аерылмыйча.

– Мин арыдым, улым, ишекне ачсаң, әниең кайтканчы бераз ятып торыр идем...

Бөтенләй чит-ят, ташландык өйгә кергәндәй була Әхмәтнур. Шкафтагы күлмәге, кәчтүм-чалбары да юк, чөйдә эленеп калган эшләпәсе белән пәлтәсе дә юкка чыккан, туфлие дә күренми.

– Киемнәр кайда икән минем? – дип сорый Таһирдан.

– Не знаю, – ди тегесе. – Может Зухра куда-то унесла, к твоим родственникам что ли?.. Остальные шмотки в мешках да в сумках. В Дубравную переехать предлагают...

– Әниең ник озаклады? Шул ук кибеттәме? Әйе, дигәндәй башын кага улы.

Солтания тимер юл вокзалы янындагы ипи кибетендә эшли иде. Әхмәтнур барып җиткәндә сәгать кичке тугызынчы киткән, кибет ябылган була инде. Ләкин йозак тишегеннән ут ноктасы күренеп китә кебек. Эчтә кешеләр бар бугай, дип уйлый Әхмәтнур һәм кибетнең ипи кертә торган арткы тәрәзәсенә килә. Чыннан да, эчтә көлешкән, пышылдашкан ир-ат, хатын-кыз тавышлары ишетелә.

– Солтания, син мондамы? Әйдә чык, мин кайттым, – дип тәрәз кага Әх­мәтнур. Тавышлар бер мәлгә шып туктап кала.

– Эш беткәч тә нишләп ятасың биредә? Чык, дим, өйгә кайтабыз!

Җавап–мазар ишетелмәгәч, Әхмәтнур арткы яктагы тимер ишекне дөбер­дәтә башлый. Кирәк бит, хәерсезгә җил каршы дигәндәй, нәкъ шул вакытта янәшәдән постовойлар үтеп бара икән.

– Сез нишлисез монда, гражданин? – дип килеп бәйләнә алар. – Күрми­сезмени, кибет ябык, кассага керергәме әллә исәп?!

– Юк ла, егетләр, минем хатын анда, аны алырга килдем, валлаһи менә...

– Фу–у, абзый кеше, син салмыш, ахрысы. Аек булсаң, бикле кибеттән хатын эзләп йөрмәс идең... Сыпырт моннан яхшы чакта!..

– Билләһи, әле генә тавышларын ишеттем, йозак тишегеннән ут та күренә иде, ир-ат тавышы да ишетелде...

Алгы ишектән барып карасалар, бернинди ут та күренми.

– Анда алар, анда, утны сүндергәннәр генә...

– Документларың да юкмы? Күзеңә тагын ниләр күренә? Безнең белән барасың алайса! – дип, Әхмәтнурны милиция бүлегенә өстерәп китәләр. Айныткычта кундырып чыгарганнар мескенкәйне.

Икенче көнне өйгә кайткач кара тавыш куба. Бөтен кабахәтлекләреңә түз­дем, зина кылып йөрүең турындагы сүзләргә дә ышанмадым, гайбәттер, дип уйладым, хак булган икән алар, инде түзәр әмәл калмады, фахишә, хәшәрәт, дип, елый-елый кыйнаган Әхмәтнур хатынын. Хәтта кабыргасынмы, кулын­мы сындырган, дип сөйләделәр.

Кызы кайткач милиция чакырталар, табиб килә. Әхмәтнурны ябып куялар. Җинаять эше кузгаталар. Прокурор эшне судка җибәрер алдыннан Таһир белән Зөһрәне чакырып та сөйләшкән икән.

– Әтиегезгә срок яный, бәлки, әниегезне күндерерсез, гаризагызны кире алырсыз. Эш буенча сездән башка шаһитлар юк бит. Үзе фронтовик, үзе авы­ру, миңа жәл ул. Төрмә тормышын күтәрә алмаячак, кызганам бичараны.

– Утырсын! – диләр тегеләре беравыздан. – Әнине кыйнавы хак!..

– Аңлавымча, әниегез дә әүлия түгел ич. Уйлагыз, судка киткәч соң бу­лачак...

– Анда да шул ук фикеребезне әйтәчәкбез, – дип кайтып китәләр.

Һәм тиздән суд була. Әхмәтнурны биш елга хөкем итәләр. Солтания судка үзе бөтенләй бармый.

– Үсә төшкәч кемнең гаебе күбрәк булуын аңларсыз, балалар, үкенерсез әле. Ләкин белегез: йөрәгем белән рәнҗеп калам сезгә, – ди күз яшьләрен тыя алмаган ата соңгы сүзендә.

 

* * *

Әбинең сөйләгәннәрен туктаусыз тыңлыйсы килә, тормыш чынбарлыгы, гыйбрәт тулып ята иде аларда. Ләкин ике сәгатьләп гәпләшеп утыргач, ары­ды бугай, мескенкәем. Аннан: «Рәхим, чәй куеп җибәр әле, балам, шулпаны да җылытырга куй», – дип, әңгәмәне туктатып торырга ишарә ясады. Үзем ул әйткәннәрне эшли торам, ә күз алдымда әби сөйләгәннәр киносериал кадрлары кебек җанлана.

Әти белән әни икесе дә заводта эшли иде. Мәктәпне тәмамлагач, мине химия-технология институтына димләделәр, ләкин конкурстан узмадым. Шул ук имтихан нәтиҗәләре белән Әлмәт нефть институтына мөрәҗәгать итеп караган идем. Анда әңгәмә үткәрү нәтиҗәсе белән кабул иттеләр. Ин­де менә өченче курста укып йөрим, кышкы каникулда авыл һавасы суларга дип, әбием янына кайттым.

Туктале, Таһир белән Зөһрәнең алдагы язмышы ничек бетте икән соң? Әти-әни белән бер мәктәптә укыганнардыр әле алар, бер үк сыйныфта түгел микән? Икенче көнне, әбинең кәефлерәк чагын туры китереп, шул сорауларны бирдем.

– Әхмәтнур кәҗүнни йортка күчкәч, Солтаниягә дә Имәнлек бистәсендә өчме-дүртме бүлмәле яңа фатир биргәннәр, – дип башлап китте әби. – Әрсез­лек бар инде үзләрендә, анда да фрунтавик гаиләсе дип, бер бүлмәне артык ала болар. Зөһрә, тихникум тәмамлагач, кайсыдыр химзаводта эшли башлый. Кыз акрынлап картая, төскә-биткә әтисе кебек матур гына булса да, холкы белән тач әниләре иде инде. Егетләр дә карамый үзенә. Дорфа, тискәре.

Шулай бервакыт шәһәр урамында үзе белән бергә тихникумда укыган Нәгыймне очрата бу. Сөйләшеп китәләр. Нәгыйм җиде еллап Түбән Камада, нефтехимда эшләгән икән, өйләнгән, бер малае үсеп килә, кечкенә генә булса да фатир биргәннәр. Тик хатын белән тыныша алмадык, ди икән. Аз гына салгалап кайтсаң да кара тавыш чыгара, өйдән куа. Кыскасы, киттем, ди икән бу. Инде менә атнага якын Казанда йөрим, эш эзлим, дигән.

– Безнең заводта буш урыннар булгалап тора, дипломыңны алып кил, – дигән Зөһрә. – Тик эчкән кешене кайда да яратмыйлар. Ә торыр җирең бармы соң?

– Танышларда, тулай торакларда кунып чыгам инде шунда, – ди Нәгыйм.

– Ә үзең кайда торасың?

Кыскасы, картаеп барган кызның күңелендә ниндидер өмет чаткысы уяна.

Егет тә Зөһрәнең ялгызлыгын, дүрт бүлмәле фатирда яшәвен белгәч, «син дә ялгыз, Зөһрә йолдыз, мин дә ялгызым гына...» дип такмаклап-көйләп йө­ри башлый, нигә ике йолдыз янәшә булмаска тиеш, янәсе, һәм бер көнне Нәгыймнең кыршылып–яньчелеп беткән кечкенә чемоданы һәм замугы ае­рылган сумкасын күтәреп Имәнлеккә кайтып керә болар.

– Бу нинди чакырылмаган кунак тагын? – дип каршы ала ике бөеренә таянып баскан Солтания.

– Тихникумда бергә укыдык, хәзер менә безнең заводка эшкә урнашырга йөри, исеме Нәгыйм була, – дип таныштыра Зөһрә әнисен.

– Кайсы як мужигы?

– Мин мужик түгел үзем, Казанныкы, Ямскида үстем...

– Бирнәңә караганда, кала егете дип әйтерлек түгел шул, – ди Солтания, аяк очы белән генә тегенең фәкыйрь чемоданына төртеп. – Каян таптың бу бомжны, кызый?

– Беренче тапкыр күргән кешегә болай дорфа бәрелмә әле, әни, – ди Зөһрә, кабынып китеп. – Син торасы түгел бит аның белән, мин яшисе. Без өйләнешәбез. Квартирант булып түгел, ә ирем буларак яшәячәк ул бездә!..

– Әгәр атаң кебек булса?

– Тамчы да эчмәячәк! ..

– Яхшы беләм мин Ямский алкашларын...

Зур туй үткәрмичә генә, язылышып кына кайта болар. Химзаводта эшли башлый Нәгыйм. Ләкин күпмедер вакыттан соң алиминт кәгазе килеп төшә моңа. Түбән Камадагы хатыны эзләтеп тапкан икән. Кайда эшкә урнашуын да, кемгә өйләнеп, йортка керүен дә бәйнә-бәйнә җиткергәннәр. Беренче хезмәт хакыннан ук тиешле процентын тотып калалар.

Солтаниягә дә ишетелә алиминт хәбәре.

–  Бу килмешәк урынына квартирант кертсәң файдалырак булыр иде, – дип, кызын битәрләп торганда, ишектән Нәгыйм кайтып керә. Салмыш. Беренче зарплатын юганнар. Акырыш-бакырышны колагына да элми бу, исереккә диңгез тубыктан, диләр бит. Калган бөтен акчасын кесәсеннән чыгарып өстәлгә сала да бер бүлмәгә кереп ята.

Иртәгесен башы авырта. Зөһрә эшкә киткән. Махмырны басарлык акча сорап, Солтания бүлмәсенә шакый. Ә тегесе: «Хәзер үк чыгып китмәсәң милиция чакыртам!» – дип кычкыра. Китми кая барсын Нәгыйм. Эш уры­нында төзәтәләр моның башын. Завод мәйданына кергән поезд составының берсендә спирт цистернасына тап була эшчеләр. Шуның астына кереп, кеч­кенә генә тишек бораулаганнар. Кеше–мазар күрмәгәндә тутырып кына килә икән болар агач чөй тыгып куйган тишектән спиртны. Нәгыйм көн дә исерек кайта башлый. Бер сүз дә каршы әйттерми бу тегеләргә. Бервакыт Таһирга да әләкләп карыйлар. Ә ул Нәгыймне нишләтә алсын? Җизнәсе аңа караган­да ике тапкыр озынрак, куллары да каты. «Туктат эчүеңне!» – дип әйткән сүзенә: «Көш–ш, наркоман! Үзеңне бел!» – дип куып чыгарган. Кыскасы, мәхшәргә әйләнә боларның тормышы. Солтаниянең чәчләре агара, йөрәк өянәге белән караватка егыла. Зөһрәдә дә шикәр авыруы табалар, күзләре яшьтән кипми.

Нәкъ шул көннәрнең берсендә әтиләреннән кыска гына хат килеп төшә. Яңа адресны апалары аша тапкан икән. Әхмәтнурның төрмәгә керүенә инде бишенче ел киткән була. Сугыш инвалиды – җизнәсе күптән вафат. Өч ел элек апасы да үлеп киткән. Кыскасы, мөрәҗәгать итәр кешесе калмый мес­кеннең. Бу хатны Таһирга язган икән. «Улым, мин гепатит белән төрмә бульнисендә ятам. Хәлем бик авыр. Озак тормам, ахрысы. Мине моннан алып чыгып күмсәң иде. Соңгы гозер белән, әтиең», диелгән була хатта.

Киров районында утырган иде ул. Ерак барасы да түгел. Отряд номерлары да билгеле. Ләкин. Солтания белән Зөһрә монда да каршы төшәләр. «Сары авыруы йогышлы, куркыныч, үзеңә дә йогуы бар», – диләр егеткә. Шунда үлеп кала мескен Әхмәтнур.

 

* * *

...Әбинең соңгы сүзләреннән тетрәнеп киттем. Атага, үз каныңа шундый мөнәсәбәт булырга мөмкинме соң?! Бер-береңә терәк булмагач, шатлыгын да, сагышын да уртаклаша белмәгәч, нигә кирәк соң ул гаилә кору?! Мәхәб­бәт – бер-береңә хөрмәт дигән сүз дә бит әле. Ярату булмагач нигә кияүгә чыгарга? Нигә балалар үстерергә? Ни өчен аларны да бәхетсез итәргә? Кеше­нең соңгы гозерен бөтенләй җиде ят та, хәтта дошман да үти бит. Киноларда да күргән бар бу турыда, китаплардан да укыган бар...

Ниһаять, аңладым мин әбинең хәдискә тиң сүзләренең мәгънәсен. Зөһрә­нең гомере эчкече белән узачагы мәгълүм. Таһир нинди рәхәт күрер икән тормышта?

– Әбекәй, Зөһрә исән микән соң? һаман да шул ире белән тора микән? Ишеткәнең юкмы? Таһирның язмышы ничегрәк икән?..

– Ничек ишетелмәсен, улым, хәзерге заманда хәбәр яшен тизлеге белән йөри. Күршеләрендә минем бер ахирәтем тора. Тилифуннан еш сөйләшәбез. Нәгыймнең беренче хатыны, иремне тартып алдың, дип, Зөһрәгә туктаусыз янап, куркытып тора икән. Бар, әтиеңне күреп кайт, дип, берничә тапкыр үсмер малаен да җибәргән. Адресны ничек эзләп тапкан диген. Зөһрә дә ап­тырашта калган. Малай әйтә икән: «Мин Казанга һөнәр училищесына укырга кердем, фатирда сездә торсам, әтигә эчәргә бирмәм», – ди икән. Солтания белән Зөһрәнең күзләре шар була. Алкашы гына җитмәгән, малаен да асрап ятасы бар икән, диләр болар.

Икенче көнне мескен бала, биштәрен күтәреп, боларга килә. Ләкин Солта­ния малайны кертми. Теге ишек төбендә утырып, кич җиткәнне көтә. Менә эшеннән Зөһрә кайта, уңга-сулга карамыйча, ачкычы белән ишеген ачып керә һәм эчтән шартлатып бикләп тә куя. Нишләсен мескен бала, кая бар­сын, әтисе кайтканны көтә башлый. Инде караңгы төшеп, төнге уннар җитә.

Малайның ашыйсы, йокысы килә, күзләре йомыла. Бәлки, өйдә көтәргә рөхсәт итәрләр дип, звонок төймәсенә баса.

– Кем ул анда? – дигән ачулы тавышы ишетелә Зөһрәнең.

– Әтине өйдә көтеп торырга ярыймы, апа? Мин ишек төбендә генә уты­рырмын. Подъездда салкын...

– Юк, кертмим! – ди Зөһрә, чәрелдәп. – Әтиең янына бар әнә! Мөгаен, Нәгыйм бу көнне малае киләсен дә белмәгәндер. Төнге унике якынлаша. Ә ул һаман юк та юк.

...Ишектә звонок чылтырый. Зөһрә исерек ире кайтты дип, сорамый-нитми ишекне ача. Шулвакыт караңгыда кисәк кенә ниндидер тимер ялтырап китә. Зөһрәнең күз алдында утлар чәчелгәндәй була. Ул көчле авыртудан шәрран ярып кычкырып җибәрә һәм һуштан яза...

Нәгыйм кайтып керсә, шакката, айнып китә бу. Бусага төбендә кан, ашыгыч ярдәм табиблары Зөһрәне носилка белән күтәреп чыгып килә. Күз төпләре кап–кара тегенең, ияген-борынын ураган бинт, мамык аркылы кан саркып тора.

– Ни булды? – ди Нәгыйм, көч-хәл белән акылына килеп.

– Синең малаең кызымның авызына кастет белән сукты, хәшәрәт! – дип арттан акырып чыга Солтания. – Икегезне дә утыртам, зимагурлар, каба­хәтләр...

– Ә сез үз күзегез белән күрдегезме соң сугучыны? – дип сорый табиблар белән бергә килеп җиткән милиция хезмәткәре.

– Шушы алкашның малае булмый, кем булсын, – ди Солтания, Нәгыймгә ымлап. – Ул гына йөрде ярты көн буе ишек төбендә, әти кайтканчы өйгә кертегез, дип каныкты.

– Ишекне дә сез ачтыгызмы?

– Юк, мин үз бүлмәмдә идем, кызым ачты...

– Әгәр башка кеше булса ул сугучы?.. Ярар, боларын тикшерербез, – дип чыгып китә хезмәткәр.

Нәгыймне дә, Солтанияне дә күп тапкыр чакыртып йөртәләр тикшерүче­ләр янына. Ләкин балигъ булмаган һәм Түбән Камада пропискада торган ма­лайны гаепләрлек дәлилләр һәм шаһитлар җитми, күрәсең. Хәер, аларын бел­мим дә инде, улым. Зөһрә ике айлап хастаханәдә ятып чыга. Теш казналары, яңак сөякләре чәрдәкләнеп беткән була, ди, борчак кебек кисәкләрдән җыйганнар, ди. Ул да малайның йөзен караңгыда күрми кала.

Шулай да Нәгыйм һәрвакыт бульнискә барып-кайтып йөрде, салмыш килеш булса да Зөһрәне карады, яннарында утырып чыкты, дип сөйлиләр. Солтания ай буе аны да өйгә кертмәгән икән. Каты бәгырьле иде бит ул. Ирне ир итеп тотса, Әхмәтнурны да кеше итәргә, туры юлга күндерергә була иде. Балалары да бу көнгә калмас иде.

– Әби, ә Таһир кайларда иде икән соң бу вакытларда?

– Ир балага ата тәрбиясе кирәк шул, улым. Ә Таһир үз иркендә үсте, урам малайларына иярде. Солтания аңа бөтенләй игътибар бирмәде, әтисенә кар­шы куйды. Нәтиҗәдә, Казакъстан якларыннан әфьюн, анаша алып кайтып, шулар белән сәүдә итүчеләр төркеменә эләккән икән. Ә бит әнисе белгән бу турыда. Хәтта улы алып кайткан парашукларны күргәч тә кисәтмәгән Таһирны. Шул кыек кәсептән кергән акчага риза булып торган.

 

* * *

Әби кыйссасын сөйләп бетергәч тә, фаҗигале язмышка дучар булган гаилә әгъзаларының шәүләсе озак вакыт күз алдында торды. Фаҗиганең сәбәбе нәрсәдә? Хыянәтме? Эчүчелекме? Туктатырга, киртә куярга мөмкин идеме бу афәткә? Аз гына ихтирам-хөрмөт, җылылык-мәрхәмөт җитми калган кебек ич.– Бик аз гына! Ник шуларны бирми икән кешеләр бер-берсенә?! Кибеттән акчага сатып аласы түгел ич аларны...        

Әнә, ишегалдындагы өстәлгә башын куйган Әхмәтнур абый; әнә ул төрмә тәрәзәсеннән моңсу гына карап тора... Нидер гозер итеп, тимер рәшәткәләр арасыннан кулын суза. Әнә, фатир ишеге төбендә баскычта моңаеп бер үсмер утыра... Әнә, бармагы саен йөзек-балдакларын ялтыратып, симез гәүдәле ха­тын ач кешеләргә телемләп ипи өләшә... Ияге җимерелеп, тешләре ыржаеп торган Зөһрә... Упкын ярында басып торучы ап-ак күзле Таһир...

Чү! Әллә чыннан да шулмы?..

Күзем телевизор экранына төште. Криминаль хәбәрләр турында сөйли­ләр иде. «...Казакъстаннан Россиягә чыкканда чик буе һәм таможня хезмәт­кәрләре тарафыннан шикле машина тоткарлана... Хезмәткәрләр машина утыргычлары астына шыплап тутырылган 200 килограммга якын наркотик матдә табып ала. Наркокурьерларның өчесе дә Казаннан. Тигр кушамат­лы машина хуҗасына һәм аның ике әшнәсенә озак вакытлы төрмә срогы яный...»

Бу шул Таһирмы әллә, дип, күрше бүлмәгә атылып чыктым. Анда әби кулларын күкрәгенә куеп намазлыкка баскан иде. Ахшам намазын укый иде ул.

 

 

Хөсәен ВӘЛИӘХМӘТОВ

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар