Аппагым (Хикәя)
Кәбирә карчык көндезге аштан соң табак-савыт юу белән мәшгуль иде.
Күз кырые белән генә стенада текелдәгән тукмаклы сәгатенә дә карап алды: тавыкларына җим бирер чак та җитеп килә икән. Анысына җаны тыныч ичмасам, кичә генә Сөн буеннан ат кузгалагы җыеп кайткан иде. Ачыган катык салып, көрпә генә өстисе. Үлепләр китәләр инде шул ризыкка, ә дигәнче чукып та бетерделәр, бәгырькәйләр. Тавыклары авылда бер, зарланырлыгы юк, күкәйләреннән дә зуррак. Аллага шөкер, үзенә дә, алыш-бирешкә дә җитә.
Үз уйларына мавыгып, ул ишек ачылганын да абайламыйча калды. Гөлгенә килеп кочаклагач, бермәл исе китеп, аңына килә алмыйча торды. Аннан соң гына оныгының күкрәгенә елышты. Алар шулай озак кына идән уртасында сөешеп-яратышып басып тордылар.
– И, балам, аппагым минем, сине дә күрер көннәрем бар икән, сары сагышларга салып, җир тишекләренә китеп югалдың бит, ходаем, – дип сөйләнде карчык күз яшьләре аша.
– Мин дә сине бик сагындым әбекәем, менә укуымны төгәллим дә, аннан ары гел бергә яшәрбез.
– Рәхмәт, балам, яхшы ниятеңә. Болай да телдән төшмисең инде, сораштырып кына торалар. Гөлгенә авылыбызның мактанычы диләр.
Гөлгенәне әбисе үстерде. Кыз әти-әнисен бик аз хәтерли. Алар юл фаҗигасына эләккәндә аңа нибары өч яшь иде. Әбисе бик карады, өстенә тузан да кундырмады. Үзе дә бик итагатьле, бик тыңлаучан кыз булып буй җиткерде. Яхшы укыды. Йөзгә-меңгә бер генә була андый бөтен яктан килгән бала. Шуңа күрә университетка укырга керүенә берәү дә гаҗәпләнмәде. Шуннан аны чит илгә җибәрделәр. Кәбирә башта, чит-ят җирләрдә ни булмас дип, бик кайгырды. Кыз баланың исеме кыл өстендә, кыл өстеннән төшсә, ил өстендә бит ул. Акрынлап күнде тагын. Ә Гөлгенәсе матур-матур хатлар юллады. «Борчылма, әбием, мин оҗмахта яшим, монда кар яумый, кырау төшми, агачлар елга ике-өч мәртәбә җимеш бирә», – дип яза иде. Күчтәнәчләре дә килгәләде. Ул оныгының бик бай, ифрат та җитешле җирдә яшәвенә тәмам ышанды. Кеше баласы, әнә, әти-әнисеннән суыра, ә аның Гөлгенәсе үзе әйбер җибәрә. Ераклыгы гына авыр, күрешмәгәннәренә дә дүрт ел үтеп киткән иде ич.
– Исәр кешеләр сыман идән уртасында кочаклашып басып тормаек инде, балам, – дип иң элек Кәбирә карчык аңына килде.
– Хәзер гөҗләтеп самауырымны яңартып җибәрәм, син өстеңне алыштыр, бераз хәл ал, юл газабы – гүр газабы дип әйтә торган ие ерак бабаң. Ә үзе Һаман сәфәр китәр ие... И-и, карасинагай, ике-өч көн сул күз кабагым тартып йөргән ие, күрешергә булган икән. Менә бит ул Ходай кушкач...
Төймә җебе өзелгәндәй кинәт кенә Кәбирә карчыкның сүзләре киселде, соскыдагы күмерләре идәнгә сибелде. Ишек катыннан аңа идәнгә чәчелгән каен күмере шикелле кап-кара, көзге бәрән йоныдай кыска бөдрә чәчле бер малай томырылып карап тора иде. Саташам ахры, дип ул үз күзләренә үзе ышанмыйча керфекләрен җилпештереп алды. Әмма кара малай барыбер күз алдыннан югалмады.
Ул арада Гөлгенә туп кебек йомры әлеге малайны аның янына алып килде.
– Әбекәй, бу минем улым Әхмәт, – диде. Аннан соң: «Әбиең белән күреш, улым», – дип малайга мөрәҗәгать итте. Тегесе аю табаны шикелле түгәрәк учын кыяр-кыймас кына Кәбирәгә сузды.
– How do you do, мэм,.. исән-ме-сез...
Ләкин карчык бу җирәнгеч кара кулны күрүгә йөзен чытты.
– Әстәгефирулла, әйттем исә кайттым, каян таптың бу мунча төннеген, адәм рисвае булганчы тизрәк олактыр...
Гөлгенә шушындый мөгаләмә буласын алдан ук белеп торган иде, күрәсең, әбисенең сүзләрен якынга алмады.
– Әхмәт минем улым, әбекәй, аның әтисе негр, шуңа кара тәнле ул, – диде.
Кәбирә карчык сыгылган кер шикелле җебеп төште, хәлсезләнеп артсыз урындыкка чүмәште. Ил-көндә булмаган хәл ләбаса бу. Ояты ни тора? Камыш тамырыдай ап-ак хатын шушындый кара чутыр бала таба ди мени? Негр дигән олы авызлы, калын иренле гыйфрит адәмнәрне телевизордан күрсә дә коты алына иде аның. Уф. Кияү дигәне дә кайтты микән әллә? Ул куркуыннан тагын да бөрешә төште. Менә-менә ишектән Алып гәүдәле негр килеп керер дә буып ташлар кебек. Бәхетенә, хәвеф-хәтәр булмады, бераз гына эченә җан керде.
Гөлгенәне ул үзе кабул итеп алды, кендеген дә үзе кисте. Фәрештә канатыдай ап-ак иде бәләкәч. Шуңа күрә аның икенче исеме Аппагым булып китте: Гөлгенә – Аппагым. Бик ятышлы иде.
Кәбирә карчык күзгә туры карап сөйләшергә яратмый, аны мәнсезлек дип саный. Ул Гөлгенәне дә үз гадәтләренә өйрәтеп үстерде. Сөенеп бетә алмый иде. Җете кызыл тиз уңа ди, баксаң, ул гадәтләреннән җилләр искән икән инде. Аның каршында бөтенләй башка зат. Чәчләрен кистергән, буянган-ясанган. Күлмәгенә генә кара, итәге тез капкачларын да капламый бит исәркәем. Тардыр үзе, бар шәрәфләре калкып-бүртеп тора...
Гөлгенә алып кайткан күчтәнәчләрен өстәлгә сипте. Улы кая барып төртелергә белмичә ялт-йолт карана. Өем-өем мендәр-ястыклы, чаршау-пәрдәле, тәрәзә кашагаларына чуклы сөлгеләр эленгән татар өен аның беренче күрүе иде. Малайның игътибарын бигрәк тә өйнең яртысын диярлек биләп торган фил баласыдай бүән корсаклы мич җәлеп итте. Аны капшап карыйсы килде: эчендә ни бар икән? Уенчыклар күптер анда, әнә нинди зур. Тик рөхсәтсез бернәрсәне дә тотып карарга ярамый. Әнисе шулай өйрәтте. Тыңламасаң, почмакка бастырып куярга да күп сорамый ул.
Кәбирә карчык чын-чынлап дуларга исәнләгән иде дә, бераздан кайтып төште тагын. Бер кичкә, бер мичкә, күп торсалар, ике-өч көн торырлар, озакка кайтмаганнардыр әле, дип үзен юатты.
Иртә белән карчык иң беренче эш итеп Әхмәтнең урын-җирен күздән кичерде: корымы буялмаганмы, япмасы пычранмаганмы? Анысы ярый икән әле, буялмый икән, дип җиңел сулап куйды. Югыйсә, төн буе кайгырып яткан иде. Аннан соң батырчылыгы җитеп, баланың әтисе хакында белеште.
– Ул Фарук исемле, – диде Гөлгенә. – Тик ул мине алдады, гаиләсе барын соңыннан гына белдем. Икенче хатыны итмәкче иде дә ризалашмадым.
Ачуыннан Кәбирә карчыкның йөзенә тимгелләр бәреп чыкты. Бу минутта ул алдакчы негрны ботарлап ташларга әзер иде. Әмма негр еракта. Каф тау артында, шуңа күрә кача йодрыгын селкештерү белән генә канәгатьләнергә туры килде.
– Үзекәйләрем булсамы...
Гөлгенә көлемсерәп әбисенең аркасыннан сөйде.
– Мин аны яраткан идем шул...
– Кит аннан, шул гыйфритнеме?
– Бу хакта сөйләшергә соң инде, – диде Гөлгенә, – буласы булган. Хәзер бөтен ышаныч синдә, әбекәй. Бик зур үтенеч белән кайттым бит әле мин. Дипломны Америкада якларга диделәр: шунда барышым. Дүрт-биш ай Әхмәтне карап тормассыңмы дигән идем.
Карчык бу юлы бөтенләй өнсез калды. Гүя искәртмәстән баш чүмеченә китереп суктылар. Ничек инде? Булмаганны. Кыямәт көнендә ул шайтан баласы өчен дә җавап тотасы килеп тормый әле. Моңа кадәр саф-пакь яшәде, алга таба да күңеленә кер төшермәс. Үзебезнең заттан булса, биш ай түгел, биш ел карар ие анысы. Юк, юк, Ходай сакласын, намазга басар чагында теге...
Гөлгенә әбисенең дәшми торуын ризалык билгесе дип аңлады, күрәсең, шатлана-шатлана тәтелдәргә кереште. Чөнки үзе дә бик борчылып, икеләнеп кенә кайткан иде.
– Татарча аңлый ул, әбекәй, кайбер сүзләрне кайтарып та әйтә. Ничек тә аңлашырсыз. Акыллы, ипле бала...
– Соң...
Эченнән ничек кенә кыбырсынмасын, Кәбирә карчык Гөлгенәнең күзләрендәге сөенеч чаткыларын сүндерергә батырчылык итмәде, «юк» дип әйтергә кыймады. Тагын ике көннән исә әбисенә улы белән бергә тау кадәр гайбәт калдырып, Гөлгенә китеп тә барды. Ә авыл гөҗ килде. Көтү куганда да, суга барганда да, кибет юлында да шушы вакыйганы чәйнәделәр. Имеш, Гөлгенә уйнаштан бала тапкан өчен кәҗә билеты биреп, укуыннан чыгарганнар икән, инде эш хәстәреннән йөри икән, бер җирдә дә алмыйлар икән... Монысы югары оч гайбәте. Түбәночларныкы башка. Алар гөманнавынча, негрларның барысы да СПИД дигән азгыннар зәхмәте белән авырый икән, бу чир әтисеннән Әхмәткә дә йоккан, имеш. Гөлгенә баласын үләргә кайтарган, имеш...
Кәбирә карчык урамга чыкмас булды. Кибеткә дә бур кеше шикелле җә кич-кырын, җә иртән иртүк ындыр арты сукмагыннан гына баргалап кайткалый. Сүз кушмасыннар дип йөзен-битен яулыгы белән каплап бетерә. Ләкин сукыр чебенне томалап бетереп була димени? Үтә әрсезләре күзләрен ертып бусагадан ук үтеп керә башладылар. Керсеннәр, анысы өчен бөртек тә кыенсынмый Кәбирә, күрше-күлән, дус-иш белән чөкердәшеп яшәү ата-бабадан килгән бик күркәм гореф-гадәт. Чәй табынында гәпләшеп утырып, эчеңне бушату үзе бер гомер.
Беркөнне, Һич уйламаганда, Гали Сәлихасы ишек какмасынмы. Югыйсә, аралары эт белән мәче кебек иде, яшьлекләрендә көндәшләр иде.
– Кара малаегызны үз күзләрем белән күреп кайтаем дидем, әнәтрәк, әллә ниләр сөйли анда халык, инәң башы...
– Үзеңнекеләрне бел, – диде Кәбирә күркә шикелле кабарып, – берсе сәрхүш, икенчесе сакау...
Сәлиха яшьтиенең сүзләрен колак очыннан гына очырды. Ул өстәл почмагына сыенып утырган Әхмәткә баккан иде.
– Бәй, кешегә ошап тора бит бу, инәң башы...
– Бар, бар, юлыңда бул, – дип Кәбирә Сәлиханы куа ук башлады, – Бишбүкән базары түгел бу сиңа, аю биетмиләр.
Сәлиха чәнечкеле сүзләрен соңгарак калдырган икән, угын ишек катында кадады.
– Гөлгенә тач үзең икән, Кәбих, яшь чакта син дә теләсә нинди егеткә каплана иең бит...
Әлеге хәлдән соң Кәбирә карчык Әхмәткә тагын да ныграк каныкты. Кулларына ирек бирә башлады, чеметергә өйрәнде. Җае туры килгәндә Һич тә буш калдырмый. Тегесе еламагач, отры котыра.
Ә бүген Әхмәт тә характерын күрсәтергә уйлады, ахры: «Nou мэм, юк, ашамый», – дип тәлинкәсен читкәрәк төртеп куйды да, әбисенең чеметеп алуын көтеп, муенын җилкәсенә батырды.
Ә Кәбирә карчыкның мыскылы нигәдер теленә төште.
– Әт-тәт-тәт, карагыз берәүгә, олы түрә диярсең, ну-ну, дип кенә җиффәрә. Ашамасаң, б...ны аша, вәйт!
Әхмәт әбисе оршынган арада өйдән чыгып китте. Гадәттәгечә, күтәрмә башыннан күзләрен чагылдыра-чагылдыра кояшка текәлде. Ерактагы өйләрендә дә кояш бар иде. Монда да бар. Мондагысы нигәдер сүрән, кыздырмый, җылыта гына. Әйбәт түгел. Кояш та, кешеләр дә әйбәт түгел монда. Барысы да ачулы.
Әнисе, мин кояш белән кайтам, диде аңа, күп-күп итеп кояш сана, диде...
Көндәгечә күтәрмә идәненә шоп итеп бер таш килеп төште. Әхмәтнең башы урам ягына борылды. Анда койма ярыгы саен бер чәчти баш күренеп тора иде. Бу – малайлар. Беркөнне әнә шулай иртән аның өйдән чыкканын көтеп алалар. Үзләре куркак, Әхмәт баскычтан бер басма түбән төшүгә, чыр-чу килеп качалар. Кызу кояшлы өйләрендә Әхмәтнең дә дуслары күп иде. Алар таш атмый иде, бергәләшеп уйныйлар иде.
Бала таяныр, яратыр кеше булганда гына елый да, иркәләнә дә, киреләнә дә. Баланың ятимлеге боеклыгыннан күренер, ди. Әхмәт тә үзенең сөймәс сөяк икәнлеген бик тиз төшенеп алды. Аягын атлаганчы, ниндидер гамәл кылганчы шомланып иң элек әбисенең күзләренә карый. Ә бу күзләр Һәрвакыт кырыс, салкын, мәрхәмәтсез. Аның хәзер бөтен юанычы – әнисен көтү. Ул аның йомшак нәфис кулларын Һәрдаим тоеп тора. Менә әнисе аның башыннан сөя, ике учы белән бит алмаларыннан сыйпап, иреннәрен үбеп ала. Шушы рәхәтлектән ул да куллары белән әнисенең озын муенына урала. Эче-тышы әнисенең исе белән тула. Чәчәк шикелле хуш исле аның әнисе. Иснәгән саен иснәсе генә килеп тора. Үзе чибәр. Ул аны көн саен төшендә күрә. «Әнием, мин сине бик сагындым», – ди Әхмәт. «Озакламый кайтам, тагын бер генә кояш калды инде», – диде әнисе кичә.
Бүген аның әнисе кайтачак. Ул аны каршы алырга барыр. Юлны белә, машина тәрәзәсеннән күреп торды. Юл буенда биек-биек ап-ак агачлар үсеп утыра иде.
Әхмәт сәгатьләр буе әбисен сагалады. Аның каядыр китүен теләде. Чөнки ул Әхмәтне капка янына якын да китерми. Ә әнисен каршы алу өчен иң әүвәл капкадан урамга чыгарга кирәк. Әбисе Һаман тавыклары янында кайнаша. Авызында такмак:
Кыш салдым күкәй,
Яз салдым күкәй.
Тутыралмыйм нормамны
Үпкәләмә түтәй.
Әхмәт чебиләр ярата. Ул аларны учларына утыртыр иде, томшыкларыннан үбеп алыр иде. Әбисе генә рөхсәт итми.
Менә, әбисе кулына озын саплы себеркесен алды. Ишек алдын чистартканнан соң ул суга төшеп китә. Гаҗәп тә соң монда. Суны чиләк белән ташыйлар. Өйдә ванна да, туалет та юк. Комган дигән очлы борынлы савыттан юыналар. Аларның да бар андый савыты. Ләкин ул шкаф өстендә тора, аңа су да салмыйлар, юынмыйлар да.
Малай әнә шулай әбисенең Һәр хәрәкәтен, Һәр гамәлен күңел иләгеннән үткәреп, тавышсыз-тынсыз гына аларга үзенчә бәя биреп утырды. Ә күз алдында – әнисе. Бик-бик сагынды ул аны. Алар тиздән икәүләшеп үз өйләренә кайтып китәчәк. Анда кызу да, матур да...
Кәбирә карчык, ниҺаять, көянтәсен асты. Әхмәт әбисе артыннан ук атылып урамга чыкты. Аны беркем дә күрми калды. Кәбирә карчык әле судан кайткач та шактый ара ишек алдында юанып йөрде. Хуҗалыкта мәшәкать бетә мени ул, кайда тотынсаң – шунда эш. Ашау ягына Әхмәтне кысмый үзе. Таба ашларын да көн аралаш диярлек пешереп тора, сөт-катыгыннан да өзми. Әле дә, теге килмешәккә бер-ике күкәй куырып бирим дип, өйгә керде. Ләкин Әхмәт күренмәде. Әллә бәрәңге бакчасына чыкты микән дип, тиз генә аннан урап керде, абзар-кураны тикшереп чыкты, хәтта чолан ишегенә дә башын тыгып карады. Әхмәт бер җирдә дә юк иде. Шуннан соң күршеләргә йөгереп керде, малай-шалайлардан сораштырды. Тегеләре җилкәләрен генә җыерды, чөнки Әхмәтне ул үзе үк беркем белән дә аралаштырмый иде. Инде кая барып бәрелергә, кемнән белешергә? Әгәр тапсамы? Ишәчәк әле ул аны, измәсен изәчәк... Кара йөрәк, алпамша, кәтәнә...
Карчык күңелендәге орыш сүзләрен телендә әйләндереп йөри торгач, олы юл чатына барып чыкты, ни сәбәпледер, аяклары шунда тартты. Бермәл кулын каш өстенә куеп, тирә-юньне күзәтеп торды.
ҖиҺанны кичке манзара биләп килә иде, офык читләренә инде эңгер-меңгер пәрдәсе эленгән. Дымлык. Чәч селкетерлек тә җил исми. Якында гына сыер мөгерәгән, эт өргән тавышлар ишетелеп киткәли. Әмма Кәбирә карчыкның ачуын бу күркәм кич тә баса алмады.
Шунда ул куаклыктагы саесканнар тавышына игътибар итте. Гадәттә, саесканнар кеше булган җирдә керкелдәшәләр Һәм ялгышмады. Әхмәткә ул шунда юлыкты. Бер юан каенга терәлеп утырган да мышык-мышык елый иде.
– Алланың каҺәре төшкере нәмәстә, шыңшып утырган була тагын...
Кәбирә килә-килешкә малайга кизәнде. Тик сугарга өлгермәде, ирексездән куллары салынып төште. Бер мизгелдә ул Әхмәтнең күзләрен күреп алган иде. Сагыш, моң белән мөлдерәмә тулы күзләр! Алардан чарасызлык, мескенлек хисләре ташып тора иде.
Картайганда тартайган, ди, нишлим мин, ә, дигән уй килеп кадалды карчыкның йөрәгенә, шушы сабый балага ни дип каныктым соң әле мин? АллаҺы Тәгалә барча бәндәләрне дә тигез яраткан ләбаса!
– Je Son, кояш... китермәде әни, – дип акланды Әхмәт.
– Күтле-кирле сөйләргә сине куш инде, – дип сукранды карчык.
Әхмәт арыган иде. Кәбирә карчыкка аны күтәреп кайтырга туры килде. Кайткач та уятмый гына урынына китереп салды.
Беренче мәртәбә күргәндәй ул малайга дикъкать белән карап торды. Күр, аяк табаннары якты икән ич бу баланың. Сөбханалла!
Әхмәт рәхәтләнеп бер киерелеп алды да, әйләнеп ятты.
Тишек борын, дип көлемсерәде карчык, ирәеп ятуына кара, мунча төннеге.
Бәрәч, ияге нәкъ әнисенеке кебек икән ич дип, тагын бер куанды Кәбирә, нәкъ уртасында сөйдергеч уемы бар. Бәләкәй чакта Гөлгенәнең шул төшен үбә-үбә ялап бетерер ие...
Карчык яңадан-яңа охшашлыкларга тап булды. Тора-бара негр малаеның ямау шикелле бүселгән кашларыннан да, табак битеннән дә, хәтта кипкән борчак кузагыдай бөрешеп беткән кечкенә колакларыннан да Гөлгенәсенең чалымнарын тапты. Шуңа шатланулары! Үзебезнең нәсел, дип пышылдады аның иреннәре, гүәрдин Тимерша нәселе.
Ә Әхмәт бу вакытта төш күрә иде. Имеш, джунгли урманы. Тирә-як ямь-яшел. Агачтан-агачка сикерешеп маймыллар таган атына, ыргак борынлы чуар попугайлар чыелдаша. Күктә – кояш!
Шушы гүзәл урман эченнән япмасы төрле-төрле чәчәкләр белән бизәлгән биниҺая зур фил атлый. Адымнарына тәңгәл рәвештә күкрәгенә эленгән киң каешта вак-вак кыңгыраулар чыңгылдап китә. Тамаша буласы, шунда ашыгалар. Әхмәтнең кулында озын таяк, ул әледән-әле филнең колак яфракларына орынып-орынып алгалый. Иң шөҺрәтле урында күктәге кояш кебек әнисе балкып утыра. Әбисе дә шунда. Ул да елмая. Усалланмый, чеметми дә. «Аппакларым», – дип әнисенең дә, Әхмәтнең аркаларыннан сөеп-сөеп ала. И, рәхәт. Баксаң, әбисенең дә кулы йомшак икән ләбаса.
– Мэм, I love you ... мин... яратам...
Марат ӘМИРХАНОВ
Фото: https://pixabay.com
«Мәйдан» архивыннан
Комментарийлар