Әнисез бер көн
Мәктәптән кайтуга, мине өйдә күңелсез хәбәр көтеп тора иде – әнине больницага алып киткәннәр.
– Әнине эт тешләгән.
– Почта өләшкәндә, Түбән урамдамы шунда.
– Юк, Түбән очта. Теге, бар бит
әле иң кырыйдагы өй... Мәсләвитләрме шунда... – дип бер-берсен бүлдерә-бүлдерә аңлатырга тырыштылар энем белән сеңлем.
Һәм шул арада тарткалашып та киттеләр:
– Ха! Мәсләвит! Син үзең Мәсләвит! Кешенең исемен дә дөрес итеп әйтә белмисең бит син! Хәчтерүш! Мәүлит ул!
– Ә син! Ә син ваще... мокыт... Апа, ә әни кайчан кайтыр микән? Бүген үк кайтыр микән ул?
Мин мәктәп сумкамны аяк астына ташладым да, өс-башымны алыштырып та тормыйча, кире урамга йөгереп чыктым. Як-ягыма каранып тора идем, кинәт каршы як күршебез Сания апаның карлыккан тавышы ишетелде:
– Әниеңне эзлисеңме, Нурия кызы? Бүлнискә алып киттеләр.
Сания апа, гадәттәгечә, капка төбендә кәҗәләренә ипи турап утыра икән. Капкасы да, өс-башы да, хәтта йөзе дә караңгы төстә булгач, күрми дә торам бит. Шундук янына йөгердем.
– Сания апа, син үзең күрдеңме соң әнине? Хәле ничек иде?
– Юк, күрмәдем. Мин чыгып җиткәнче, машинага утыртып алып киттеләр. Әнә Фәрзәнә сөйләште аның белән. Котырган эт кенә тешләгән булмасын инде.
– Ә котырган эт тешләсә, нәрсә була?
Сания апа мине ишетмәгәндәй, ипи табагын тотып, ишегалдына кереп китте. Ачык калган капкадан аның кәҗәләре белән сөйләшкәне ишетелде:
– Аһ, мур кыргыры! Туктап тор дим бит, тыкма табакка башыңны! Җиргә куйыйм башта! Бу Беленьканың тамагы туя белми, китче, ач тамак! Бүтәннәргә дә ирек бир, син генәмени дөньяда!
Мин, җәһәт кенә борылып, Фәрзәнә апаның капкасына таба йөгердем.
Сания апа, эшеннән бүленеп, минем арттан кычкырып калды:
– Кайтыр! Котырган эт кенә булмасын!
Тәрәзәдән карап торган, күрәсең, Фәрзәнә апа мине чоланга ук чыгып каршы алды.
– Фәрзәнә апа!
– Әү! Әйдә, кер!
– Фәрзәнә апа, әнине больницага алып киттеләрмени?!
– Әйе.
– Фәрзәнә апа, котырган эт тешләсә, кеше үләмени?
– Кем әйтә аны?
– Сания апа.
– И, әҗәткана, белгән сымак сөйләшә инде, – диде Фәрзәнә апа, көлемсерәп. – Брач караган бит инде әниеңне, укул кадаганнар. Терелеп кайтыр, Аллабирса, борчылма, олан, яме. Кайтыр, озакламас. Бүлнистә озак тотмыйлар ул безнең ише прастуй кешене. Әйдә, чәй эчәргә утыр.
Фәрзәнә апа һәрвакыттагыча нык тавыш белән, ышандырырлык итеп сөйләшә иде – минем эчкә «җылы йөгерде». Тизрәк өстәл янына барып утырдым. Тәмле ак күмәч, сары «эшләпә» кәнфит, мин яраткан кура җиләге вәринҗәсе...
Фәрзәнә апа куе итеп сөтле чәй ясады. Мин, тамагым ачканны тоеп, күрше апаның үзе пешергән күмәченә үрелдем.
– Фәрзәнә апа, синең ипидән май тәме килә. Син аңа май да саласыңмы әллә?
Фәрзәнә апа җавап бирмәде, елмаеп кына куйды.
...Урамга чыкканда, мин инде бераз тынычланган идем. Фәрзәнә апа сезне чакырды, дип әйтергә дә өлгермәдем, энем белән сеңлем, минем каян чыкканны күреп, үзләре үк йөгерешеп кереп киттеләр.
Кемгә-кемгә, ә Фәрзәнә апага керергә яратабыз шул инде без. Бөтенебез дә! Әни йомыш кушса да керәбез, йомышсыз да кереп, чәй эчеп чыгабыз. Әни берәр тәмле әйбер пешерсә, үзен чәй эчәргә чакырабыз, ял көнне мунчага дәшәбез. Мәктәптә булган кызык хәлләрне дә аңа кереп сөйлисе килә әле. Әнинең бик вакыты юк, аның почта өләшәсе бар, өйдәге маллар да аның өстендә, безгә кунак та гел кайтып тора. Әти дә эчеп исереп, Фәрзәнә апа әйтмешли, әнинең «нирбысын боза». Ә менә Фәрзәнә апаның «нирбысын бозар» кешеләре юк, ул берүзе, аның вакыты да күп, чөнки «пинседә».
Өйгә керсәм, әти инде эштән кайткан. Үзе генә түгел, югары оч Самат абый белән өстәл янына утырышканнар. Алларында – башланмаган шешә. Аларны күргәч, шундук кире борылып чыгып китәсе килгән иде дә, әти артымнан кычкырып туктатты.
– Кызым, кая безгә закускага бакчадан суган кыягы җыеп алып кереп бир әле.
Дәшми-тынмый чыгып киттем. Суган кыяклары әле бәләкәй бит, яңарак тишелеп чыкканнар. Аларны ничек кызганмыйча өзәсең инде? Яратмыйм әтине эчкән чакта. Кыяк та җыясым килеп тормый әле, ул сорый дип! Аек чагында безнең әтинең сүзен тыңламый кара! Кот чыгып тора аннан! Ә исерек чакта тыңлыйсы килми. Суган түтәле янында бераз басып тордым да искесе белән рәттән – бакча ягына таба салынган яңа өйгә кереп киттем.
Әти аны әле быел гына төзеп бетерде. Эчендә караваты да, өстәле дә бар. Әти еш кына үзе кереп йоклый бу өйгә. Ә без урам яктагы өйдә яшибез, чөнки ул зуррак, «алты почмаклы», әни әйтмешли.
Әни өстәлгә юган керләрне алып кереп куйган икән. Үтүк тә өстәлдә тора. Бу керләрне үтүкләп куйсам, әни сөенәчәк инде. Кызым зур үскән шул, эшкә ярый башлаган, диячәк. Әни әле бүген кайтмас ул. Иртәгә дә кайтмас. Бер атнадан да кайтмаса? Әти аракы эчеп утыра. Бүген башлаган икән, димәк, әле ул өч көн эчәчәк. Өйдә олы кеше булып мин калдым. Шуларны уйлый-уйлый кер үтүкләп маташа идем, ишегалдыннан теге бала-чагаларның:
– Апа, көтү кайта! – дигән тавышлары ишетелде.
Мин тизрәк тышка атылдым.
Зур сарык үзе чаптырып кайта безнең, капканы ачып кертеп кенә җибәрәсе. Ишегалдында тукталып та тормый, туп-туры абзарга чаба. Ә менә бәләкәй бәкәйне эзләп табасы була әле. Җәй башында көн саен шул хәл. Башта берәр каян үзе килеп чыкмасмы дип чатта көтеп торасың. Көтү кайтып бетеп, өен эзләп йөрүче бәрәннәр берән-сәрән генә калгач, ике урамның берсен сайлап, йә Югарычка менеп, йә Түбән урамга төшеп китәсең.
Әнә бит, бу «Н» хәрефлесе безнең бәкәй. Әни Нурия исемле бит, шуңа бәкәйгә дә зәңгәр буяу белән зур итеп «Н» хәрефе язылган. Бер төркем булып, олы сарыкка ияреп, теркелдәп кайтып киләләр. Мин артларына чыккач, шундук өркеп тизлекләрен арттырдылар. Аһ, чаттан борылгач, Түбән урамга гына китә күрмәсеннәр инде тагын! Тик чатка җитәргә өлгермәдек, уң кулын каш өстенә куеп, як-ягына карангалап басып торган Сәкинә апа, тиз-тиз капкасын төбенә кадәр ачып куйды да, мин куып килгән төркемнең каршына ук чыгып басты бит. Бәкәйләрем, ачык капканы күрүгә, бер-бер артлы җилдереп кереп тә киттеләр. Җитмәсә, Сәкинә апа борын төбемдә шарт иттереп капканы ябып та куйды.
– Безнең дә бәкәй бар анда! – дип кычкырдым мин, аның артыннан ишегалларына йөгереп кереп.
– Капканы яп, чыгарып җибәрәсең бит инде кире! – дип кычкырды Сәкинә апа. – Хәзер үзем алып чыгам бәкәеңне.
Шул арада безнең «Н хәрефен» өстерәп диярлек абзарыннан килеп чыкты бу. Бер-берсенә чөйләнеп бәйләнгән иске оеклар белән тегенең корсак астыннан ук эләктергән.
– Нурия кызы бит әле син? Мә, ныгытып тот, ычкындыра күрмә, бауны яңадан китереп бирерсең.
И-и-и, бау белән бәйләп бәкәй алып кайтуны җиңел дип белде микән әллә бу Сәкинә апа? Бераз алдан өстерәп, бераз артыннан этеп, капка төбенә
кайтып җиткәнче, бер тамчы хәл калмады минем. Ниһаять, кайтып җиттек дип сөенеп, капканы ачып кына җибәргән идем... яңа өйнең баскычыннан әти төшеп килә.
– Өйне яндыра яздың бит, кызый! – дип кычкырып җибәрде ул мине күрүгә.
Өйне? Яндырдым? Мин? Ах! Үтүкне розеткадан алырга оныттым бит! Бәкәйне кертеп, артыннан капканы шапылдатып яптым да, тыкрыктан су буена йөгердем.
«Мин өйне яндыра яздым...» «Яңа өйне яндыра яздым...» «Яңа өйне...» «Яңа өйне...» «Яңа өйне...» Үзем чабам, үземнең башта бертуктаусыз шул бер-ике сүз әйләнә. «Нишләргә инде миңа хәзер?» «Нишләргә?» «Нишләргә?» Йөрәгем ярылырдай булып тибә!
Су буеннан икенче урамга туры гына чыга торган сукмак бар. Йөргәләп торалар инде аннан. Шуңа күрә кеше күзенә чалынасы килмичә, куаклык эченә үк кереп утырдым. Һәм... нишләргә дип уйлый башладым. Өйне яндыра яздым бит! Нигә шулкадәр хәтер юк микән минем? Мин шулкадәр начар кыз микәнни инде? Нигә тудым микән мин, тумаган булсам, ничек әйбәт булырые. Кая китәргә соң инде миңа? Ничек яшәргә? Иртәгә мәктәпкә дә барасы бар, җитмәсә, чын җәй җиткәнче, ике көн уку калды бит әле. Нишләргә?
Аннары өй турында уйлый башладым. Кай төше янды икән? Мин су буена качкач, бөтенләй янып беткән булса? Монысын уйлагач, йөрәкләр жу итеп китте. Юк, әти «яндыра яздың», диде бит. Димәк, сүндергән. Сүндерсә дә, өйгә кайтасы килми шул. Эх, әни өйдә булса... «И кызы-ы-м», дияр иде дә инде ул... Шуннан артык ачулана белми бит безнең әни. Әни өйдә булса, мине эзләп, су буена да төшкән булыр иде күптән. Мин як-ягыма каранып куйдым. Караңгы... Безнең су буенда Су анасы бар микән? Әй, әкияттә генә буладыр ул... Ну монда да нәрсәдер бар шикелле. Шомлы... Су өстендә бакалар сикерә. Тар инешнең теге ягында теп-текә ярдан асылынып төшкән агач тамырлары кисәк кенә Шүрәле бармаклары кебек тоелып китә. Шүрәле шул озын кәкре бармаклары белән миңа үрелә...дер... сымак... Мин, куркудан сикереп торып, кеше йөри торган сукмакка атылып чыгам. Һәм шул тизлекне һич кенә дә киметә алмыйча, басма аша йөгереп узам да, тыкрыктан өскә, урамга таба чабам. Арттан кемдер куа килә кебек тоела миңа. Шул кемдер тыкрык буенда куе булып үскән агач ябалдашлары арасыннан озын кулын сузар да мине чәчемнән эләктереп алыр кебек...
Сулуым кабып, тыкрыктан атылып-бәрелеп килеп чыксам... урам тып-тын. Уф! Менә безнең капка төбе. Ишегалдында шылт иткән тавыш та юк. Энем белән сеңлем күптән ятып йоклаганнардыр инде. Әти дә исереп йоклады микәнни? Капка ярыгыннан ишегалдына карыйм. Өй исән-сау! Аннары бакчаның кадагы купкан киртәсен кыегайтып, үзем сыярлык кына тишек ясыйм да, эчкә үрмәлим.
Бакчадагы утын лапасында, иске пинжәкләргә төренеп, куркып-калтыранып утыра торгач... йокыга киткәнмен.
– Ләйләгөл... Кызым...
– Әни! Син кайттың дамыни?!
Авырлык белән генә күзне ачсам, янда әни түгел... әти утыра икән.
– И, кызым, – ди ул башымнан сыйпап. – Куркыттың бит. Бакча башларын, наратлыкларны әйләнеп төштем. Бу лапасларны да бер кереп караган идем бит инде байнак. Әле ярый киче җылы. Туңмадыңмы? Мин сине ачуланмыйм, курыкма, кызым. Ну, башка вакытта игътибарлырак бул инде, ут-күз калдырма. Без генә түгел, бөтен күрше-тирәне утка очыра яздык бит!
Әти мине торгызды да җитәкләп, лапастан алып чыкты. Аннары лапас ишеген терәтеп ябып куйды. Безнең өй кыегыннан яп-якты булып, ай карап тора икән. Ай нуры астында олы карт имән дә, тезелешеп торган алмагачлар да ап-ачык күренә. Төнлә алар тере дә кебек әле, ничектер.
Әти туктап, кыяр түтәлләрен каплап йөри. Ә мин күзләрне уа-уа йокыдан уянып киләм. Шулчак кинәт сискәнеп китәм: әти аек! Чынлап та аек! Мин әтинең эчкәнен-эчмәгәнен тавышыннан да, күз карашыннан да аерам бит!
– Әти, син исерек түгелмени?
– Нишләп исерек булыйм мин?
– Сез бит эчеп калганыегыз Самат абый белән.
– Әәә! Әле шешәне ачкан гынаек бит. Балалар өй яна дип йөгереп керделәр дә... Ничек өлгердем әле, Алла рәхмәте. Тәрәзә пәрдәсе янып беткән иде инде. Түшәмнең ике ниргәсе кап-кара булган. Струклап куярмын, Аллабирса.
– Струклагач, әйбәтләнер микән суң?
– Ник, элеккечә була инде ул.
– Әти, ә әнинең хәле ничек микән? Үлмәс микән ул?
– Нишләп үлсен әниең, булмаганны! Врач әйтте бит, ике атналап ятыр, диде.
– Әти, ә синең Алла бабайны күргәнең бармы?
– Алланы бабай дип әйтергә ярамый, кызым. Аны бер кешенең дә күргәне юк. Күренмәсә дә, бар инде ул.
Әти бакча ягы ишеген бикли, ә мин аның артында басып торам. Безнең янда ук сыер утары, аның шаулап тын алуы, ара-тирә күшәп куюы ишетелә.
– Ә сыерны кем сауды бүген?
– Кем саусын инде, кызым, үзем саудым.
– Син сыер сава беләсеңмени?
– Башыңа төшкәч, өйрәнәсең.
Өйгә кергәч, ай яктысында табын япкычын ачып, кармаланып кына прәннек белән сөт табып алып эчтем дә, мич артындагы урыныма – йомшак түшәккә чумдым. Аралык дип йөртәбез инде без аны. Монда ай яктысы төшми – күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгы. Ләкин мин инде курыкмыйм. Үзебезнең өйдә бит мин...
Шул арада... өй эче кояш яктысы белән тулды. Аһ! Күзләрне чагылдыра бит бу кояш! Әти мине кулына күтәргән дә, зыр-зыр әйләндерә, имеш... Нәкъ кечкенә чактагыча! Рәхәт тә, куркам да.
– Әти, төшер, егасың! – дип кычкырам.
Әни дә кайткан! Ул да елмая, үзе әтине әрләгән була:
– Әкрен, әкрен, – ди, – ега күрмә!
Әти барыбер туктамый – көлә-көлә әйләндерә...
Шулчак уянып киттем. Янымда әти дә, әни дә юк. Аралыкка каяндыр нәзек кенә булып кояш нуры төшкән – мине шул иркәләп уяткан икән.
Димәк, яңа көн туган...
Ризидә ГАСЫЙМОВА
Фото:
«Мәйдан» № 11, 2023 ел
Комментарийлар