Логотип «Мәйдан» журналы

Ана гөнаһы

Чаллы шәһәрендә яшәгән, гомерен игелекле һөнәргә – шәфкать туташы хезмәтенә багышлаган Мөхәллилә Нәҗметдинованың якты истәлегенә.

– И-и, Мөхәллилә апа, шаккатам, ничек түзәсең син? Үзеңнең дә өч нарасыең бар бит, көне-төне кеше балалары белән мәш киләсең. Икешәр эштә эшлисең. Мин шушы эштә генә йөреп тә эт булып арыйм, – диде табибә, эш кәгазьләрен тәртипкә китереп утыручы шәфкать туташына озак кына төбәлеп утырганнан соң.
– Нәрсә әйтим инде сиңа, сеңлем... Менә шулай, өч балаң да булгач, ару-талуны аеруча онытып торырга туры килә икән ул. Безнең мондагы хезмәт хакы белән генә иркенләп яшәп булмый шул. Мөмкинлек булганда тыз-быз чабасың инде.
– Ник, син бит үз йортыңда яшисең. Бәрәңгесе, йомыркасы үзеңнеке, дигәндәй. Нургаян абый да тик ятмый торгандыр.
Шәфкать туташы, эшеннән бүленеп, табибә кызга карады. Валентина, ялгышрак сүз әйтеп ташламадыммы, дигәндәй, сүзен тәмамларга ашыкты:
– Әз генә дә кызганмыйсың үзеңне...
– Шушы һөнәрне сайлагач, нишлим соң инде?! Булмады түгел, шөкер, башка эшкә керү мөмкинлекләрем дә булды. Минем кебек шәфкать туташы булып эшләгән күп кенә иптәш кызлар «КАМАЗ»га, акчалы эшкә күчте. Бер туганым шунда кадрлар бүлегендә эшли, мине дә чакырган иде. Бармадым инде. Ничек китим? Мин дә китсәм, мәйтәм, кем генә бу эшне алып барыр? Кечкенәдән күреп үскән, күнеккән бит, ничек алыштырыйм ди?!
Табибә урындыгын Мөхәллилә янынарак шудырды. Стена сәгатенә күз төшереп алды.
– Теплоход килгәнче бер сәгать бар икән әле... Ничек бу эшкә киләсе иттең син, апа?
– Чаллыда алты айлык шәфкать туташлары курсы эшли иде. Гөлфия апам шушы курсны тәмамлагач, аны терапия бүлегенә эшкә алдылар. «Апаңа иптәш булырсың, караңгыда курыкмасын», – дип, әнием шуңа ияртеп җибәрә торган иде. Шул вакытлардан шәфкать туташы эшенә ияләшкәнмендер инде, – Мөхәллилә урыныннан торды. – Ярар, әйдә, туктат сорау алуыңны, бүлмәне җыештырып алыйк...
Ял бүлмәсен тәртипкә китергән, уенчыкларны барлаган арада пристаньга бер теплоход килеп тукталды. Пермьнан килгән бу теплоходта пассажирлар әллә ни күп түгел иде. Мөхәллилә белән Валентина андагы медпунктка кереп хәл белделәр, кирәк-яраклар тапшырып, тиешле кәгазьләргә кул куйдылар, мөһер суктылар да үз медпунктларына кереп киттеләр.
Артларыннан ук диярлек, нәни бала җитәкләгән бер яшь хатын килеп керде.
– Нәрсә, үскәнем, еракка юл тотасызмы? – Шәфкать туташы, бераз гына иелә төшеп, балага кулын сузды. – Исәнме, егет.
Бала, Мөхәллиләнең кулын тотып, атсыз бармагындагы балдагын нәни куллары белән капшап карады да шәфкать туташының күзләренә текәлде.
– Ничә яшь инде?
Монысы малайның әнисенә аталган сорау иде. Ана кеше нарасыеның өс-башын рәткә китерде.
– Өч яшь тә дүрт ай. – Баласы тыпырчына башлагач, кулын ычкындырды.
– Һич тыныч кына тора алмый инде бу шайтан малае, – диде яшь ана бераздан, шул арада уенчык машина белән мәш килеп идәндә бөтерелүче нәни баласына ишарәләп. – Астрахань теплоходы килгәнче ничек түзәргә инде...
– Нишләп шайтан малае булсын ул, име, үскәнем. – Валентина малай янәшәсенә чүгәләде. – Каяле, бергәләп уйныйк әле.
Малай да яшь табибәне үз итте булса кирәк – уйный торган уенчыгын аңа сузды.
– Бр-р-р, кая барабыз без машина белән, ә...
Ана кеше бер Валентинага, бер баласына карап торды да, Мөхәллиләгә таба иелә төшеп, башкалар ишетмәслек итеп кенә пышылдады:
– Рөхсәт итсәгез, мин кибеткә чыгып керер идем. Астраханьга кадәр ерак бит, ашу-эчү әйберләре юнәтмичә булмас.
Шәфкать туташы каршы килмәде. Баласы да алай бик көйсезгә охшамаган, әнә, табибә белән икәүләп рәхәтләнеп шайтан чабалар. Азык-төлек кибете дә әллә ни ерак түгел.
– Ярар, ярар, барып килегез, – диде Мөхәллилә яшь анага.
«Безгә дә ипи алырсыз әле» дип, бер ипилек акча да тоттырды...
Кич җитте. Пермьнан Астраханьга баручы пароход кузгалып китәргә дә санаулы минутлар гына калып бара. Мөхәллиләнең хәтеренә кылт итеп көн дәвамында ана һәм бала бүлмәсендә уйнап утырган нәни бала, каядыр китеп югалган яшь ана төште.
«Пароходка утыручылар арасында бер дә күзгә чалынмадылар бугай бит болар, әллә игътибарга алмыйча гына калдыммы?»
Күңеленә шом кергән шәфкать туташы эш урынына, пристань шифаханәсенә ашыкты.
Ни хикмәт, өч-дүрт сәгать элек кибеткә дип киткән яшь ана һаман килмәгән, ә нарасые уйнап арыган – идәнгә утырган килеш кәнәфигә башын терәп йоклап киткән.
«Кайда булыр бу хатын? Кайтыр, кайтмый калмас. Сөт кибете эзләп, Элеватор тавына ук менеп киткәндер йә. Пароходка соңга калыр инде калуын. Ярар, баш бәласе түгел, кунар җирләре булмаса, үз өемә булса да алып кайтырмын. Нәни бала белән урамда калдырып булмый бит инде...»
Мөхәллилә өметен өзмәде. Пароход киткәч тә, эш сәгате бетеп кайтыр вакыт җиткәч тә, көтте ул баласын онытып калдырган яшь ананы. Төн уртасы якынлашып килгәндә генә, нәни баланы киендереп урамга чыкты.
Соңгы өмет чаткыларын туплап, ярты сәгать чамасы әрле-бирле таптанганнан соң, пристань шифаханәсенә кире кереп, төнне шунда гына үткәрделәр. Иртәгесен, тәвәккәлләп, икенче эш урынына –балалар йортына юл алды...
Мөхәллилә, янәшәдән тырык-тырык атлап баручы нәни баланы күтәреп алып, кочагына кысты.
Үзенең нинди хәлдә калуын аңлап булса кирәк, бала борынын тарткалый башлады, сулышы ешайды. Бераздан үксеп еларга кереште:
– Ән-ни-и, ән-ни-и...
– И бала, юк шул, әниең кайтмады... Ә син елама, хәзер кайтып җитәрбез. Тәмле итеп ашарбыз, юынып йокларга ятарбыз...
Үзе өч бала табып үстергән ана бу мизгелдә көчсез иде – баланы ничек юатырга да белмәде.
«Ничек шулай үзеңнең газиз балаңны ниндидер чит-ят кешеләргә ышанып калдырырга була икән соң ул? – дип уйланды Мөхәллилә. – Күр инде, бөтенләй ташлап калдырды бит! Үз нарасыен, йөрәк парәсен!..»
Күптән түгел генә Мөхәллиләнең үз башыннан да җан әрнеткеч вакыйга узган иде...
* * *
Көннәрдән бер көнне, кечкенә Рәдифне кайчандыр кайнатасы ясап биргән бишеккә салып йоклаткач, йорт-җирне тәртипкә кертергә керешкән генә иде, кылт итеп исенә төште: «Бүген пристаньда эшләгәннәргә азык-төлек өләшәләр бит. Чәй янына печинҗә-перәннек ярап куяр иде үзе. Ничек тә барып кайтасы иде бит. Әллә соң...»
Аяк очларына гына басып, бишек янына килде, челтәр каплавычын күтәрә төшеп, нарасыена күз ташлады.
«Йоклый... Яңа гына йокыга китте балакаем, беразга калдырып китсәм ничек булыр икән? Нариманнар кич кенә кайтыр инде, аларны көтсәм соңга каласым көн кебек ачык...»
Берара уйланып утыргач, Мөхәллилә, тәвәккәлләп, пристаньга барып кайтырга булды. Тавыш чыгармаска тырышып кына тышка чыгып, ишекне бикләде дә, артык булмас дигәндәй, колагын ишек ярыгына терәп, берара тын гына басып торды...
Ул пристаньнан кайтып җиткәнче бер сәгать чамасы вакыт узды. Өйгә керде дә бишеккә карап куйды. Барысы да ул киткәндәгечә кебек.
«Шөкер, балакаем да уянмаган бугай»...
Хуҗабикә мич капкачын ачып бәлешкә күз ташлады да акрын гына бишек янына килде.
– Каяле, укым, йокы чүлмәгем минем, инде торсаң да була... И-и, балакаем. Әттәсенә, абыйларына тәмле мәммәм алып кайттым мин аның. Хә-әзер, минем улым да ашап алыр...
Бишек каплавычын ачып җибәрүе булды, күз аллары караңгыланып китте. Газиз баласы, Рәдифе... бишектә юк иде.
Мөхәллилә, үз күзләренә үзе ышанмыйча, буш бишеккә байтак вакыт карап торды. Хәрәкәтләренең мәгънәсезлеген аңласа да, кечкенә мендәрне, юка чүпрәкләрне кармалап карагандай итте.
Гәүдәсенең калтырана башлаганын тойган хәлдә, астын-өскә китереп, өй эчен айкап чыкты. Аптыраганнан, хәтта базга ук төшеп менде.
Юк! Пристаньга киткәндә бишектә йоклап калган Рәдифе беркайда да юк...
Мөхәллилә уйларына да, кыланышларына да хисап бирерлек хәлдә түгел, бөтен күзәнәкләре буйлап таралган коточкыч шом, курку хисе аны акылын җуяр хәлгә китереп җиткергән иде. Иләсләнеп, шашкан кыяфәттә, ишек тупсасына абына язып ишегалдына атылды. Болдыр баскычына аягы әллә тиде, әллә юк – ул, өзми-куймый: «Балам, улым, балам...» – дип бертуктаусыз кабатлый-кабатлый, абзар-кура тирәсенә йөгерде. Анда да беркем юк иде.
Мөхәллилә капка төбенә чыгып, бүрәнәгә утырды.
«Нишләргә? Кая барырга? Ходаем, әтисенә ни дип әйтермен? Милициягә барыргамы?»
Мөхәллиләнең бәгырен мең төрле сорау бимазаларга тотынды.
Урам чатында гына малай-шалайлар мәш килә. Хатын әкрен генә торып басты да шулар янына атлады.
– Күптән бу тирәдә уйныйсызмы, малайлар?
– Иртәдән бирле инде, апа. Бүген ял көне бит, – дип җавап кайтарды малайларның берсе.
– Безнең өйгә керүче-чыгучы мазар күрмәдегезме соң? – дип сорады Мөхәллилә, әллә ни юньле-рәтле җавап ишетүгә өмете булмаса да.
Малайлар бер мәлгә тынып калдылар.
– Ә, әле яңарак кына бер кешенең тәрәзәгездән чыкканын күрдек...
– Эһе, карак булды бугай ул. Төенчек сыман нәрсәсе дә бар иде...
– Талаганмы рәхәтләнеп?..
Малайлар, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, тәрәзәдән төенчек тотып чыккан кешенең ир уртасы булуын, кайчандыр бу тирәдә моңа кадәр дә күренгәләгәнен сөйли башладылар, булдыра алганча ул кешенең төс-кыяфәтен тасвирлап бирделәр.
«Йа Ходаем, төенчеге дә бар иде, ди... Балам, бәгърем...»
– Нәрсә, балтаң суга төштеме әллә, төс-кыяфәтеңдә бер рәт калмаган...
Бер урам аркылы гына яшәүче Мәхмүт җизнәсе, Хәтирә апасының ире, Мөхәллиләне һәрвакыттагыча елмаеп каршы алды.
– Рәдиф сездә түгелме? – дип сорап куйды Мөхәллилә үзе дә сизмәстән, бер апасына бер җизнәсенә карап торганнан соң.
Мәхмүт пырхылдап көлеп җибәрде.
– Бәрәкалла, бишектәге Рәдифең йөри дә башладымы әллә инде?!
Мөхәллилә, тотлыга-тотлыга, кичергәннәрен сөйләп бирде.
– Бала хәтле баланы... Ишегең бикле булгандыр бит?
– Соң, җизни, шаяра дип уйлыйсыңмы әллә мине?! – Мөхәллилә елый ук башлады. – Нишләргә инде?..
– Ярар, утыр әле, кызый, тынычлан.
Мәхмүт Мөхәллиләне, иңнәреннән кочып, кәнәфи янына китерде. Ул утырып бераз тынычлана төшкәч, кырысрак тавыш белән дәвам итте:
– Бишектәге балаңны берьялгызын гына калдырып кая бардың? Шулай ярыймы инде? Башыңа тай типтеме әллә?
Инде күпме еллар белеп тә, Мәхмүт җизнәсен бу кадәр җитди, усал кыяфәттә күргәне юк иде әле Мөхәллиләнең. Ул, йөзен учлары белән каплап, кабат үксеп елап җибәрде.
– Җитте дим, балавыз сыгып утырма!
Мөхәллилә җизнәсенең күзләренә текәлде. Мәхмүт... канәгать төстә елмаеп тора иде, ә кулында...
– Балам!!!
Мөхәллилә, сикереп торып, җизнәсе янына атылды, йолкып диярлек, аның кулыннан биләүгә төрелгән нарасыен алды һәм кабат җизнәсенә сораулы караш ташлады.
– Менә шулай, кызый, баланы ташлап теләсә кая йөрмиләр ул...
Мөхәллилә бераз тынычлана төшкәч, Мәхмүт Рәдифнең ни рәвешле алар йортына килеп эләгүен сөйләп бирде:
– Капка төбендә вак-төяк эшләр белән мәш килеп йөргәндә, бер малай килеп, өегездә бала елаган тавыш ишетелүен әйтте. Уйлап-нитеп тормыйча, шунда ашыктым. Тәрәзә янына килеп тыңлап карадым – өйдән, чынлап та, бала елаган тавыш ишетелә. Шундук: «Ялгызын гына калдырганнар инде моны!» – дигән уй килде башка. Нишләргә? Ишек-капка бикле. Газаплана торгач, түр яктагы тәрәзәне ачып кердем...
* * *
Балалар йорты ишегеннән керүгә, аларны бер көтү малай-шалай чорнап алды. Телефоннан шалтыратып, тагын бер бала кайтачагын хәбәр иткән иде инде Мөхәллилә. Яңа иптәшләрен тизрәк күрәсе килептер инде – төн уртасы җитүгә дә карамастан, малай-шалай, кыз-кыркын йокламый иде әле.
– Мама, ә аның исеме ничек?
– Озакка килдеме безгә бу малай?
– Безнең бүлмәгә ятса ярыймы?
– Сез аны кайдан алдыгыз?..
Ятим балалар «мама»ларына сорау артыннан сорау яудыра башладылар. Мөхәллилә, иркәләп, балаларның башларыннан сыйпады:
– Барыгыз, балалар, йоклагыз, – диде ул тыныч кына. – Ул бик арыган, аны да йокларга яткырыйк, яме. Иртәгә, боерган булса, барысын да белерсез.
Балалар, йөзләренә бераз үпкәләгән кыяфәт чыгарып, үз бүлмәләренә таралыштылар...
– Карале, Мөхәллилә апа, бу бала бүген монда килгән иде бит инде...
Тәрбияче кызның сүзләреннән Мөхәллилә сагаеп калды.
– Әйе, әйе, – дип дәвам итте Галя. – Көндез бер яшь кенә хатын монда сугылган иде. Миннән дә яшьрәктер әле. Шушы малайны җитәкләп керде дә, озак кына сүз башлый алмый газапланды. Түзмәдем, үзем сорадым: «Нинди йомышыгыз бар?» – дидем. Нәрсә уйлап йөргәнлеген болай да чамалый идем инде чамалавын. Һәм мин уйлаганча килеп чыкты да. «Мин, – дип сөйләп китте бу, – берүзем генә калдым, – ди. – Ирем белән аерылышкан идек, әти-әнием кабул итмәделәр, куып чыгардылар. Берәр эшкә керермен дип монда килгән идем дә, янымда балам булгач, бер эшкә дә алмыйлар. Инде нишләргә? Сезнең янга килергә булдым», – ди. Күзләрен тутырып миңа карый. Ә мин нәрсә, исән-имин анасы була торып, нәни баланы алып кала алмыйм бит инде...
– Әйе, Галя, дөрес эшләгәнсең, – диде Мөхәллилә, күңелен биләп алган авыр уйлардан арынмыйча гына.
...Тәрбияче Галя сөйләгәннәр, көн дәвамында үз күзләре белән күргәннәр Мөхәллиләгә өенә кайтканда да, кайтып үз нарасыен кочагына алгач та тынгылык бирмәде.
«Берәве баласын кешегә дә санамый, икенчесе үзенең газиз нарасыен ташлап калдыра!.. Кая бара бу тормыш, йа Ходай? Хәзерге иркен дөньяда да үз газизен берни уйламыйча язмыш кочагына ыргытучы, чит кешеләр кулына тапшырырга, аңа кул күтәрергә җөрьәт итүче хатыннарны «Ана» дип олылау мөмкинме соң? Акчасызлыкны, торыр җир юклыкны, башка шундый вак-төяк кыенлыкны сәбәп итеп, юып булмаслык пычракка, олы гөнаһка кереп батучыларны гафу итеп буламы?..»

 

 

 

 

Амур ФӘЛӘХ

 

 

Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар