Алтмыш дүртнең яңгырлы августы (ахыры)
...Пароход гудок бирә. Менә ул, теләр-теләмәс кенә ярдагыларны калдырып, Идел-суга омтыла. Мин ярдагы халыкны күзәтәм. Бәлки Кәшифәм килгәндер. Әнә-әнә, ак күлмәкле кыз ул түгелме?
Мин төн җиткәнче пароход койрыгыңда кайтам. Эх! Әгәр мөмкин булса, су юлыннан чаба-чаба сөйгәнем янына китәр идем дә, аның зәңгәр күзләрен, керфекләрен, чәчләрен үбәр идем.
Күккә карыйм. Йолдызларны күзлим. Әнә, ике йолдыз башкаларга караганда яктырак та төсле, матуррак та җемелди кебек. Кәшифәм, син дә бүген мине искә төшерәсеңме икән? Әллә хатны укып, хафага калдыңмы?
...Пароход алга баруын дәвам итә. Казан ерагайганнан ерагая бара. Мин азәрбайҗан карты карамагындагы бер капчык он кырыена елышам. Бабайның үз хәле хәл. Төпчек кызын кияүгә бирәсе икән. Моңа шактый акча кирәк, ди. Ул да таулар чолгап алган авылын, гаиләсен, балаларын сагына, күрәсең, үзенчә моңлана:
Геми гелюер геми, диңгезне яра-яра...
...Иртән безнең пароход Балык Бистәсе пристанена туктады. Мин йөгемне күтәрдем дә, һәр адымны саный-саный, өскә таба юл алдым. Ни әйтсәң дә, капчык үзен сиздерә. Биш йөз адым атлыйм да ял итәм. Менеп җиткәнче нәкъ алты мәртәбә туктап хәл җыйдым.
Бер-ике сәгать вакыт узгач, заготзернага ашлык китергән полуторка автомашинасына утырып, Тегермәнлегемә сәфәр тоттым. Кузовка ир затын нык ярата торган Шәргыя апа да утырды. Ул Чистайга йомырка сатарга барган. Шофер Казан кешесе икән, безнең кызыл балчыклы юлларны сүгә.
– Җире дисәң, уңдырышсыз, әзрәк яңгыр сибәләсә, дүрт аяклы маллар да таеп егыла. Мондый юллар фәкать сездә генәдер. Ничек яшисез монда? – ди.
Әйе, ул хаклы. Авылда йортлар саны биш йөзгә җитсә дә, ни урта мәктәбе юк, ни колхозыбыз бай түгел. Игеннәрнең һәр гектарыннан 7–8 центнер ашлык алу рекорд санала, һәр хезмәт көненә 100 грамм ашлык, 5 тиен акча бирәләр. Көне-төне фермада иза чиккән мескен хатын-кызлар да елына 5–6 капчык арыш-бодаен, 100 тәңкәләп акчасын ала. Менә тормыш алып бар син, мескен Тегермәнлек халкы! Ә күршедәге урыслар яши! Кульга, Осиновка, Байтирәк авылларында, мәсәлән, эшләр кеше юк, ә җир уңдырышлы да, күп тә. Татарлар ялланып игенен дә игә, утынын да кисә. Мин үзем генә дә, әни белән дә йомыркасын, маен урыс авылларына алып барып сата идек. Ә үзебез бәрәңге, катык, сөтле аш белән гомер итәбез. Өстәвенә, мал асрарга болыны, утын әзерләр өчен урманы юк.
Җитмәүчелек авыл халкы рухына тискәре йогынты ясаган да инде. Шуңа күрә бездә сүз йөртү, кешедән көлү һәм масаю буенча тиңнәр юк.
...Автомобиль туп-туры барган җиреннән кырт борылып басу читенә туктады.
– Ике тәүлек ял иткән юк. Йокыга кителгән. Бераз черем итми ярамас. Әле яшисе килә, – ди Казан шоферы.
Шәргыя апа да шуны гына көткәндәй:
– Туктагач-туктагач, берәр урман кырые булсын иде ул. Тамагын да ялгап алырбыз, – дип сүзгә кушыла.
Шофер абый күнә. Үзенең кызарган күзләрен угалап, башын 4–5 мәртәбә уңга-сулга боргалый да, кабат кабинага кереп утыра. Учина авылын чыгып бераз баргач, урман башлана. Аннан безнең авылга нибары 5 чакрым.
Шәргыя апа машинаны бер матур урынга туктата да, күз ачып йомганчы табын әзерләргә керешә.
Йомырка ташый торган чемоданнан помидоры да, колбасасы да, бер ярты «Чистай» егете дә чыга. Тол хатын шоферның бер алдына, бер артына төшә. Ир Шәргыянең бу игътибарыннан җеби бара. Арганлыгын онытып, табын кырыена утыра.
Әзрәк аракы эчкәч, тел ачыла. «Егет» Шәргыягә матур-матур сүзләр әйтә. Бераздан алар «буыннарын язып» йөреп киләләр. Күренеп тора, хатын үз максатына дөрес атлый. Ике айга якын командировкада йөреп хатын-кыз күрмәгән ирнең күзләрендә очкын кабыза. Мин ике арадагы яратышу уенын күзәтәм. Тагын ни булыр?
Шәргыя апа телгә килә. Ул Чистайда ишеткән анекдотларын сөйли:
– Яз көне ир белән хатын урманга чыкканнар ди. Тегесе матурына тәкъдим ясый икән. Шул чакны күке кычкыра башлаган. Хатын күкедән ничә ел яшәячәге белән кызыксынган. Шунда кош телгә килеп:
– Әгәр юеш һәм салкын җирдә ятсаң, бер ел дә яшәмәссең, – ди икән.
Шофер авызын ачып «хы-хы-хы» дип көлә. Аңа җиз кыңгырау тавышы күк Шәргыя апаның кеткелдәве өстәлә. (Бу: «Син, энекәш, китә тор. Безгә урын кирәк», – диюне аңлата булып чыга түгелме соң?)
Мин, берни аңламагандай, шофер абыйга күз кысам да, әкренләп авылга атлыйм. Бераздан алар мине куып җитә. Икесе дә канәгать. Шәргыя апа инде Казан «егетенең» иңнәренә башын ук куйган. Тегесенең дә авыз колакта.
...Хатын-кызга табигать тарафыннан нинди зур көч бирелүенә шаккатам. Алар өчен йөрәкләр дә ярыла, сугышлар да ачыла, кораблар да убыла, көчсезләр дә терелә икән... Хәер, моны мин үзем дә яхшы аңлый башладым. Ашаганым – аш, эчкәнем – су түгел. Күңелемдә зәңгәр күзле, сары чәчле сылу Кәшифә.
...Мин исән-имин генә туган йортыма кайтып җиттем. Әни әллә ниләр уйлап бетергән. Үзе елый, үзе аркамнан сөя.
– Атаң камыл чабарга барган иде. Бераз коелган арыш учмасы да салган. Шунда Комиссаров (ул елларда район халкын кан елаткан партия контроле председателе) тотып тикшергән, өйгә тентү кертте. Атаң: «Сугыш инвалиды өстеннән көлергә хакыгыз юк, Хрущевка кадәр барып җитәм», – дип, сәнәк күтәреп каршы чыкты. Хәзер аны милиция Гатаулла Шәрифе төрмәгә кертәм дип яный. Нәдерша бабаңның да уфалла арбасын ватып ыргыткан комиссар. Арба тартып йөреп партиягә тап төшерәсез, – ди икән.
Әтинең дә күңеле тулды бугай. Ләкин сер бирми. Бер капчык онны каккалап:
– Булдыргансың, молодец, – ди.
Әни шатлыгыннан мичкә ягып җибәрде. Он беренче сортлы булып чыкты. Мең рәхмәт сиңа, Рузалин! Тиздән өйгә, ишек алдына тәмле коймак исе таралды. Кайтуымны дустым Ризван аеруча сагынган. Ул авыл хәлләрен сөйли. Минем үз хәлем хәл. Гыйшык утында янам. Төн җитә. Ике рәтле хромка гармунымны кулыма алам да яңа җыр сузам.
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә...
Каяндыр илһам килә, Кәшифәмә багышлап язган сүзләргә көй кушыла. Ул урамнарга, болыннарга агыла.
Иртәгесен бригадир Кара Гаяз эшкә әйтергә килде.
– Озак гулять иттең, анаңны еккыры. Бүген чәчү бетә. Анда өч капчык арышны алып кал. Соңыннан сөйләшербез, – ди.
Мин быел үзем өйрәткән Җирән Кашка белән басуга китерелгән орлыкны чәчүлек агрегатына ташыйм. Анда эшләүчеләр зар җылый: «Бу симәнә кызган бит. Ул ничек тишелсен», – диләр. Дүртләр тирәсендә эш бетте. Эшчеләр өйләренә таралышты. Мин бригадирны көтәм. Бераздан, тарантаска утырып, үзе дә килеп җитте.
– Хәбир, арышның берсе сиңа, ә икесен Галия апаларга кертерсең, – ди.
– Илтә алмыйм. Мин аларны чәчтердем, – дим.
Гаяз ярсый:
– Син нәрсә, сопляк, миңа каршы барырга уйладыңмы? – дип өскә ыргыла.
– Халыкның ашарына юк, өстәвенә дәүләт талый, ә син, белә торып та кызган симәнә чәчтерәсең. Бу бит, бу – вредительство! Мин моны газетага язам, – дип, тегене куркытам. Кара Гаяз буйга кечерәк булса да, утызның теге ягына чыккан ир уртасы, һичсүзсез, миңа караганда көчлерәк. Ул, күп уйлап тормый, яңагыма чалтырата. «Ых» дияргә өлгерә алмыйм, яңадан йодрыгы белән эчемә суга. Тын ала алмыйча бөгелеп төшәм. Тез буыннарым калтырый. Бераз хәл кергәч, ниндидер могҗиза белән тапталмыйча калган зәңгәр чәчәкне күрәм. Зәңгәр чәчәк, зәңгәр күзләр. Болар Кәшифәм төсе. Тәнгә көч кергәндәй була. Мин аякка басам. Алдымда бөеренә таянып Гаяз тора.
– Монысы әле баласы гына. Күп такылдасаң, муеныңны да борып ташлармын, – дип яный.
Мин, гафу үтенергә теләгәндәй, кулны сузып хәйлә белән аның янына барам. Килеп җиткәч, яшен тизлегендә маңгай белән борынын сөзәм. Ә аннан, чәчләреннән тартып, башын теземә бәрәм. Ул җиргә мәтәлә. Мин тиз генә атыма утырып өйгә җилдерәм. Арттан Гаяз кычкыра: «Мин сине зинданда черетәм, авылда яшәтмим...» Кыр капкасына килеп җиткәндә, мине участковый Шәриф белән колхозның халык контроле председателе, укытучы Вакыйф абый каршылады. Арбаның буш булуын күреп, туктатып тормадылар. Көн-төн эчүдән кызыл йөзле милиционер Шәриф ачы итеп сүгенде дә, тарантасына утырып, каядыр китеп барды.
Шул мизгелдә: «Нүжәли әти өчен үч алалар?» – дигән сорау баштан узды. Кара Гаязның «юмартлыгы» да моңа бәйле түгелме икән? Вот кабахәт, ә?
Иртәгесен атны алырга килделәр. Шулай итеп, үзсүзлегем, дөреслегем өчен атсыз да, эшсез дә калдым. Хәзер нинди чара кылырга? Кая барып егылырга? Бәлки, дәү абый янына – Воркутага китәргәдер?
Әти белән әнинең һич кенә дә җибәрәселәре килми. Ни әйтсәң дә, мин аларның куанычы да, туйдыручылары да булырга тиешле төпчек малай бит.
Казаннан, Воркутадан хатлар көтә-көтә, августның яңгырлы көннәре дә үтеп китте. Мин үзгәрдем. Бер ай эчендә аз сүзле, уйчан, моңлы кешегә әверелдем. Ниһаять, сентябрь азагында абыйдан хат килде. «Кил, эшкә урнаштырырмын», – дигән. Кирәкле белешмәләр җыеп, мин сәфәргә әзерләнә башладым. Мәскәүгә кадәр Ризван белән икәү барабыз. (Аның әнисе белән әтисен август аенда бер-бер артлы җирләдек. Апасы Халидә кияүгә чыкты.) Анда аны Зогорскида яшәүче абыйсы каршылый. Бик озак көттереп, Кәшифәдән дә хат килде. Ул хәзер студент инде. Группалары белән Кукмара якларыңдагы колхозда бәрәңге алалар икән.
Хатның соңгы битләрендә түбәндәге юллар аеруча тетрәндереп җибәрде:
«...Хәбир, сиңа үпкәм юк, мин синең белән бик авыр чакта таныштым. Миңа сыеныр кеше кирәк иде. Ул чактагы ярдәмең өчен мең-мең рәхмәт. Ихлас, чиста күңелең һәм сабыйларча яратуың минем йөрәгемне әсир итте.
Безнең киләчәгебез ничек кенә булмасын, мин сине сагынып яшәрмен. Ни әйтсәң дә, син минем беренче мәхәббәтем, беренче ир заты да...
Бәлки, кабат очрашмабыз,
Үз сукмагым белән атлармын.
Образыңны кадерле сер итеп,
Йөрәгемдә генә саклармын.
Хәзергә менә шулар. Киләчәгебез фәкать үз кулыбызда бит. Аның өчен, әйдә, көрәшик!
Синең Кәшифәң. Кукмара. Казаклар авылы ».
Хатны кат-кат укыйм. Рәхәт тә, моңсу да, кызганыч та. Төне буе йокламыйча авыл урамын урыйм. Ни әйтсәң дә, туган җир – туган җир инде ул! Миңа бик авыр. Үз-үземә сорау бирәм. Ни өчен соң әле мин әти-әни канаты астында рәхәтләнеп көч җыясы, җитлегәсе урында, әллә кая – каторжаннар яши торган Воркутага китәргә тиеш? Туган илем, авылдашларым, минем сезгә нинди начарлыгым тиде? Ни өчен мине яраткан Кәшифәм яныннан читкә озатасыз?
Әйе, ФЗОларга, Донбасс, Кузбасс шахталарына, Ерак Көнчыгыш төзелешләренә көчләп җибәрелгән авылдашларым да, туган җир белән саубуллашканда шундый сүзләр әйткәндер, шундый хисләр кичергәндер... Болар бары да кыю һәм горур бабаларыбызның кара көчләр алдында баш имәү кайтавазы түгелме? Ул ничәмә-ничә еллар инде дәвам итә...
Шигърияткә омтылыш, музыкага һәвәслек Тегермәнлек җирендә, Тын күл буйларында калды. Бөреләнеп килүче үсентеләр Воркутаның 40–50 градус суыкларында өшеп юкка чыкты. Беренче мәхәббәтем Кәшифәгә багышлап язган җырны да инде беркем бүтән ишетмәс...
Үземнең кеше булуымны исбат итү, киләчәгемә ныклы адымнар белән бару өчен яп-яшь башым белән җиргә төкерек төшмәслек салкыннарда такта ташырга, бүрәнә сөйрәргә, кичә генә төрмәләрдән чыккан эчкечеләр, рецидивистлар арасында тулай торакта торырга да туры килде. Аллага шөкер, укырга да, спортзалга йөрергә дә көч җитте. Ә ул күпме җелекне суырды! Моны үзем һәм Бөек Тәңре генә белә!
...Мин яшьлегем, туган авылым белән саубуллашам. Авыл, Казан артта кала. Бөек СССР державасы Мәскәү каласының Ярославль вокзалында Левитанның тавышы ишетелә.
– Сегодня состоялся внеочередной Пленум ЦК КПСС. Пленум удовлетворил личную просьбу Никиты Сергеевича Хрущева и освободил его с поста первого секретаря ЦК партии.
Илдә Леонид Ильич Брежнев хакимлек иткән чор башланды.
Ә мине кеше сөякләре өстендә салынган тимер юл кан һәм күз яшьләре елга булып аккан Воркута шәһәренә китерде...
...Еллар узды. Мин бүген илле яшен тутырган ир уртасы инде. Шушы вакыт эчендә Хабаровск, Благовещенск, Таллин, Чита, Ленинград, Хайхэ, Будапешт һәм башка күп шәһәрләрдә булып, андагы матурлык белән хозурланырга туры килде. Әмма култык астына капчык кыстырып ипигә килеп, туфлиләрен, акчасын югалткан 15 яшьлек үсмер егетне кабул иткән Казан миңа аеруча кадерле. Казан минем өчен – истәлекләр, бәхетле минутлар каберлеге. Мин анда тыныч йөри алмыйм. Күпме урыннар ул көннәрне хәтерләтә. Әле һаман да урамнар 1964 елның яңгырлы августында яланаяк килеш атлаган эзләремне саклый күк. Каяндыр инде күптән фани дөнья белән саубуллашкан дустым Рузалин, Әмир абый, фаҗигале төстә һәлак булган сылу Кәшифә килеп чыгарлар да:
– Хәбир, әйдә, Казансу буендагы каенлыкны урап киләбез, – диярләр сыман.
Рахман ШӘФИГУЛЛИН
«Мәйдан», август, 2001 ел.
Комментарийлар