Логотип «Мәйдан» журналы

Алма коела

Моңсу хикәя.

Инде караңгы төшеп килсә дә, Илнур белән Гүзәлия әтиләренең  үзләрен алырга киләсенә һаман өметләрен өзмиләр әле. Нечкә күңелле Илнур Дәү әнигә күрсәтми генә балавыз сыгып та алган – монысын тәтелдек Гүзәлия «чиште». Дәү әнисе Илнурны, тегесенең отыры күңеле йомшарасын белсә дә, син зур егет бит инде, улым, ун яшь тулды, елау бер дә килешми, дип, кочаклап юаткан булды.
Илнур Дәү әниләр бакчасына баштан ук әлләни атлыгып тормады. Анда теге күз бетергеч, җан адаштыргыч «шайтан тартмасы» юк шул. Илнур кебек малай-шалай да, якшәмбе киче җитүгә, әти-әниләре белән бергә шәһәргә тайды. Ә Илнурларны Дәү әни берәр атна булса да торырлар әле, дигән иде. Ике көндә балалар матур гына ял иттеләр, бакча артындагы Идел култыгында рәхәтләнеп су да коендылар. Атна башында исә бакча тып-тын булып калды. Кеше заты түгел, хәтта «бомж» песиләр дә күренмәде. Тегендә сугылды Илнур, монда бәрелде, үзенә урын таба алмый үрсәләнде, үзеннән бер адым да калмый торган  Гүзәлиядән качып та китеп карады, ләкин «ә» дигәнче әйләнеп кайтты – бер малай да калмаган иде бакчада. Гүзәлия бәләкәйрәк шул әле – Дәү әнигә ияреп йөрде шунда. Мең төрле соравы белән тынгы бирмәсә дә, Дәү әнигә рәхәт иде эре кара карлыгандай зур кара күзле кызчыгы белән. Ләкин менә кичкә таба өйгә җыена ук башладылар балакайлар. Яу кыры кебек тузгып яткан өске кат бүлмәсе минут эчендә җыйнакланды. Ә Дәү әни аларны барыбер бүген үк китеп барырлар, дип, һич тә уйламаган иде шул. Менә берзаман… урам якта озын итеп машина кычкыртканы ишетелде. Илнур белән Гүзәлияне икенче каттан җил очырып төшердемени – балалар икесе берьюлы аска томырылдылар. Өч көн түгел, өч ел буе күрешмичә торганнар диярсең. Әтиләренең дә авыз колакта иде. Дәү әни генә сүзсез калды – бу тамашага шаклар каткан иде ул. Менә сиңа мә! «Дәү әни!» – дип өч көн буе аяк астында бөтерелеп йөргән Гүзәлиянең ничек итеп машинага кереп утырганын да сизми калган. Әниләренә дә күңелсез икән йөрәк парәләреннән башка. Дәү әнигә күңелсез түгел микәнни? Аның нигәдер үпкәлисе килеп ките. Дәү әти дә йомыш белән калага кайтып киткән иде, үч иткәндәй…
Әтиләре ашыктырды – караңгы төшкән иде шул инде. Балаларны ай күрде, кояш алды. Машина артындагы ике кызыл «күз» генә, җем-җем килеп, ераклашканнан-ераклаша барды…
Бакчада берүзе калды Дәү әни. Тып-тын. Ара-тирә бакчада шап-шоп алма коелганы гына ишетелә. Алма икәнен белеп торсаң да, сискәндерә кайвакыт.
Алма коела… Ә Дәү әни күзеннән – яшь. Бик тә күңелсез булып китте аңа. Кинәт кенә бер хакыйкатьне аңлаган кебек булды Дәү әни: кешеләр үлемнән түгел, ялгызлыктан күбрәк курка икән.
Алда аны дәрья кебек очсыз-кырыйсыз, ялгыз, ялыктыргыч озын төн көтә иде…
 

Фирая ЗЫЯТДИНОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от aleksandarlittlewolf


 

 

 

 

 

 

Комментарийлар