Логотип «Мәйдан» журналы

Алла ярдәме белән

Хикәя.

Тагын җомга. Кулларын иягенә терәп, тагын үз бүлмәсендә утыра бирә Таңсылу. Күңелсез аңа. Аны бүлмә тәрәзәсеннән төшкән яз кояшының назы да, каршысындагы компьютер һәм хәтта әнисе пешереп куйган бер таба бәлеш тә кызыктырмый. Альбомы һәм өстәлендә чәчелеп яткан төсле карандашлары да инде күптән аны җәлеп итмиләрдер күк.
– Тагын җомга инде, – дип авыр сулап куйды ул. – Тагын җомга... Ник атнада алты гына көн түгел икән? Нигә җомга шулай тиз килә дә җитә? Яратмыйм шуны! Бар җаным-тәнем белән яратмыйм! Ни уйнап, ни кич чыгып, ни кем белән дә булса сөйләшеп булмый бу көндә... Җомга гына җитә, бөтен дусларым, бөтен туганнар, әти-әни мәчеткә китеп бара. Ни калгандыр инде шунда?! Берьялгызыма өй саклап калырга туры килә...
Таңсылуның җомга көнен яратмавының сәбәбе шунда да инде: бөтен якыннары мәчеткә китү белән, күңелсезлек һәм бушлык баса аны. Инде ничә тапкыр әти-әниләре мәчеткә йөрергә өндәде югыйсә, дус-ишләре дә бик кыстап карады үзен. Тик Таңсылуның кирелеге үзенекен итте: бер-ике көн мәчеткә йөрү белән, туктады, бу изге эшне бик тиз ташлады кыз.
– Нәрсә дип баралардыр шул мәчетенә! Изге эш, савап китерә, дигән булалар тагын. Сафсата! Беләм мин аларның ни өчен баруларын... би-и-ик яхшы беләм... Үзләре дә теләп бармый алар, башкалар янында тәртипле һәм иманлы күренәселәре килә. Менә мин икейөзле түгел: теләгәнемне эшлим, ә теләмәгәнне – юк!
Әйе, аңламый иде Таңсылу мәчеткә йөрүнең асылын. Югыйсә, әти-әнисе мең тапкыр акыл тукып карады үзенә.
– Нигә шундый кире син, кызым? Яшьтәшләреңә кара! Алар бит җомга саен мәчеткә бара – савап ала. Атнасына бер барып, Аллаһка мәдхия җырлау, Аллаһны данлау авыр түгел, үзеңә дә зур савап. Син, гомумән, кирелегең белән үзеңә һәм киләчәгеңә чикләр куясың, – ди алар. Әмма Таңсылу бер генә сүзгә дә колак салырга теләмәде...
Бүген ул барлык күңелсезлекләргә дә нокта куярга уйлады. «Нигә әле мин күңелсезләнергә тиеш ди?» – диде үз-үзенә. Өстенә җиңелчә кофта, аягына зәңгәрсу бәрхет крассовкаларын киде, җилкәсенә апасының кып-кызыл сумкасын асты да чыгып йөгерде. Берәүгә дә берни дә әйтмичә киткәне юк түгел, шуңа әллә ни шүрләп маташмады, курку хисен тоймады кыз.
Таңсылу, гомумән, бик кыю һәм чая кыз. Үзенекен әйтә, әйткәнен эшли, ошамаганын туры бәреп аңлата белә. Шуңа дуслары да күп түгел: күршедәге Рөстәм исемле егет тә, күрше авыл кызы Язгөл һәм сыйныфташ кызы – күзлекле Диләрә – шулар белән генә аралаша ул. Бу дуслык та нинди дәрәҗәдә якын булгандыр инде – билгесез. Яратмый иде Таңсылу исе-акылы китеп төче телләнергә. Шуңа турыдан әйткән «күзең кысык», «борының кәкре», «киемең зәвыксыз» ише сүзләр дә Таңсылуның гадәти сөйләменә әверелә килә иде.
– Имансыз син! Аз гына мәчеткә йөрсәң, догалар өйрәнсәң, азан тыңласаң, шундый булмас идең. Аллаһтан оял әзрәк! – дип әйткәне булды шундый ук туры сүзле һәм дингә якын сыйныфташы Суфияның. Әлбәттә, бу сүзләр аны уйланырга мәҗбүр итте. Тик холкы һәм вөҗданы арасандагы көрәштә холкы көчлерәк булып, җиңеп чыккан, күрәсең.
Менә ул кояшта җемелдәп торган сирәк яңгыр тамчылары астында каядыр бара. Яңгырның шифалы суы аның тулып пешкән алма кебек кып-кызыл битләрен, җилкәләренә сибелеп төшкән җирән чәчләрен, озын кара керфекләрен юып үтте. Аларыннан бигрәк, бүгенге салмак яуган яңгыр Таңсылуның күңелен дә әллә-нинди бозыклыклардан юадыр сыман... Асфальт җәелгән киңлекләр, зур биналар, таныш булмаган кешеләр аның күңелендә салкынлык тудырмый иде бүген, киресенчә, кайнардан-кайнар өр-яңа хисләр булдырды.
«Кая барам соң мин? – дип уйлап куйды ул барган җиреннән туктап. – Кем янына һәм кая барам? Барыр урыным, көтәр кешем булса икән! Вәт мин тиле!»
Караңгы иде инде. Артык соң иде. Фараларның яктылыгы да барлы-юклы гына. Таңсылу кесәсендә һәрвакыт кечкенә генә фонарь йөртә. Бер-бер хәл булса, шул фонарен алып, яктыртып ала. Ә бүген ул, урамда дөм караңгы булуына карамастан, кесәсеннән фонарь чыгармады. Әллә нәрсә яктырта иде аның барыр юлын. Әллә нинди бер яктылык... Нәрсә булган икән соң ул? Бәлки, өметтер?
Таңсылу туктап калмады. Күпер яннарын, элеккеге ташландык мәктәп тирәләрен, үзәк урамнарны урады. Аяклары кая дәште, шунда атлады ул. Аяклары гына түгел, уйлары да әле бер тарафка, әле икенчесенә дәшә иде сыман. Сәгатенә карамаса да, артык соң икәнен Таңсылу инде сизенә иде. Шуңа кайтырга дип атлады.
«Әти-әниләр инде өйдәдер, – дип уйлап куйды ул. – Инде барысы да мине көтәләрдер... Һы, көтсеннәр дә, миңа гына җомга саен интегергә димәгән бит!»
Өенә кайтыр өчен Таңсылуга мәчет турысыннан үтәргә кирәк иде. Ул, мәчет тирәсендә кайнашкан халыкны күреп, аз гына көтәргә булды. Җене сөйми карт әби-бабайларның сорау алышуларында катнашуны.
Халык сирәгәя башлауга, кайтырга кузгалды. Караңгылык аркылы берни дә аермачык күренми иде. Әмма каршысына инвалид таякларында атлап килгән, кулына сумка тоткан кечкенә генә буйлы бер әбине ул ерактан ук күреп алды. Бик әкрен атлады әби. Шуның өстенә, әзрәк барган саен, тукталыш ясап барды. Якынайган саен, әбинең авырдан атлавы яхшырак күренде. Кинәт аның кулындагы сумкалары җиргә төшеп китте. Аларны алырга үрелгән әбекәй, аяклары таеп, егылып ук китте.
Таңсылу алдына-артына каранып алды. Берәү дә юк. Секунд эчендә бар көченә әби янына йөгереп килде, аны торгызды, инвалид таякларына бастырды, пакетларыннан төшкән бер өем дога, намаз китапларын тутырышып, әбинең кулына тоттырды.
– Рәхмәт сиңа, кызым, – диде әби.
Әби үз көенә атларга кереште, тик Таңсылу аны берничек тә болай гына җибәрә алмый иде.
– Авырдыр болай яшәү, – диде озак дәвам иткән тынлыктан соң.
– Юк, кызым, болай яшәү – зур бәхет ул, – диде әбекәй серлелек сакларга теләгәндәй. – Ә моннан кырык ел элек яшәү рәвешем, чыннан да, бик авыр иде.
– Ә нәрсә булды моннан кырык ел элек? – дип кызыксынды кыз.
– Күп нәрсә. – Әбинең бу кадәр сер сакларга теләвен Таңсылу бик үк аңлап бетерми иде. – Иң башта, ирем ташлап китте мине... балам белән булгач, ялгыз калмадым, әмма икебез өчен дә эшләргә туры килә иде. Тулай торакта яшәдек, мин эшләдем. Бик авыр иде ул чакта, кызым... ярый, яшь әле син, яшь башыңны катырмыйм...
Кызга кызык иде. Юк, ниндидер таныш булмаган әбинең гомер юлы түгел, аның шушы тормышына карашы кызык иде. Үткән белән бүгенгенең очрашу ноктасы кызык иде.
– Юк, әби, сөйләгез инде! – диде Таңсылу.
Әби ялындырмады.
– Ә аннан кинәт кенә сәламәтлегем начарайды. Озак кына вакыт йөрәк авыртулары белән йөрергә туры килде. Табиблар бер айдан үләсемне әйтте миңа. Күз алдыңа китереп кара син, кызым! – Әбинең күзләреннән тамчы-тамчы яшь тамды. – Өйдә утыра башладым. Шул чакта кулыма дога китаплары кергәләде. Апамның нияте белән намазга өйрәндем. Көн дә мәчеткә бардым, дога кылдым.
– Шуннан нәрсә булды? – дип ашыктырды Таңсылу.
– Шуннан шул булды... Мин үлмәдем! – диде әби күз төпләрен сөрткәләп. Аның ябык һәм алсуланган иреннәре юешләнде.
Таңсылу әбинең үтә катлаулы һәм гади булмаган тормыш юлын сораулар бирми генә йотлыгып тыңлады.
– Ул гынамы соң? – дип дәвам итте әби, – авариягә дә эләктем әле мин. Исән калуыма өмет юк иде инде... Әмма мин исән калдым! Әйе, кызым, исән калдым.
– Ничек? Ничек алай була ала, әби?
– Алла ярдәме белән, – диде әбекәй озак уйлап тормый гына.
Бер кулына сумкаларын тотты, икенчесе белән култыклап алды да, артык сүз дәшми генә, әбине өенә озатып куйды Таңсылу.  Кайтыр юлында, мәчет турысыннан узган чакта, кесәсенә җыеп килгән тиеннәрен чыгарып, сәдака салды һәм шыпырт кына үзалдына пышылдады:
– Алла ярдәме белән...
 

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

 

Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар