Логотип «Мәйдан» журналы

Агай

Хикәя.

Олы юлдан зур тизлек белән җилдергән «Жигули», клуб янындагы тыкрыктан урамга төшеп, зәңгәр коймалы өй янына килеп туктады. Капканы хуҗа – җитез хәрәкәтле, калын гәүдәле Вафа ачты.
– Һо-о-о! Ару гына килеп җиттегезме? – диде ул, һәр сүзен сузып.
– Шәпме?
Туганнар кочаклашып, җылы гына күреште. Соңгы очрашуларына ару гына вакыт үтте шул.
... Кичә көтмәгәндә агасыннан телеграмма алган иде. Укып чыккач, төрлечә уйлады Вафа. «Берәр бәхетсезлек булса, чакырып язарлар иде. Ә монда... үзләре кайта».
Ике ай элек, Вафа өчен авыр, кайгылы көннәрдә, агасын чакырып телеграмма сукты. Үзе генә түгел, барлык туган-тумача көтте ул көнне Хисмәтне. Тик юкка – ни агасы, ни хәбәрләре булмады. Вафа борчылып, балаларының каникулында, шәһәргә хәл белешергә барырга уйлап тора иде, хәтта. Кичә, хәбәр алгач, шатланып бетә алмады. Һәм менә...
– Хәзер, агай, хәзер олы капканы ачам, – диде Вафа шатлыклы тавыш белән. – Машинаңны ихатага кертерсең.
– Юк, мәшәкатьләнмә, энем, – дип бүлдерде аны агасы хатынына карап. – Без озакка түгел. Төшкә кире юлга чыгарга кирәк.
– Һе, ничек... Бер кич тә кунмагач. – Вафа капканы ача башлады.
– Барасы җирләребез бар. Җиңгәңнең мәшәкатьләре муеннан...
Вафа ярым ачык капканы кире ябарга мәҗбүр булды. Йөрәге нигәдер авыртып куйды. Шәп итеп кунак итәргә, таң атканчы сөйләшеп утырырга уйлаган иде ул, агасы һәм җиңгәсе белән.
– Алай булгач... Әйдәгез, өйгә, – дигән булды хуҗа рәнҗүле тавыш белән. Үзе капканы яхшылап ябар өчен урамга чыкты һәм туктап калды. Көн артык суык түгел, һава шундый саф. Шомырт ботакларын сырыган бәс, кошлар сикерешкән саен, аска коела һәм матур булып кар өстенә җәелә. Мич торбаларыннан зәңгәрсу төтен өскә бөркелә.
Вафа карашын икенче якка борды. Урамның теге очында, кибет алдында, бер төркем хатын-кыз бу якка карап бәхәсләшә, нидер сөйли иде.
Вафа гомере буе агасы белән горурланып яшәде. Авылдашлары да аның хакында яхшы фикердә. Бәй, шулай булмый ни. Армиядан кайткач, буш кул белән шәһәргә чыгып киткән егет бит ул, Хисмәт. Эшләп йөрде, кич укыды, эшендә гел югарыга үрләде. Менә хәзер күңеле көр, дөньясы җитеш, дигәндәй. «Кайчан гына шушы урамда агач арба өчен талашып, елашып йөриләр иде. Хәзер монда... машина тора. Тик нишләптер иске «Жигули»е белән кайткан Хисмәт. Кыйбатлы чит ил машинасын күз карасыдай саклый шул, күбрәк гаражында тота...»
Вафа бала чакларын искә алып елмаеп куйды. Кинәт күңелендә шатлык хисләре ташып киткәндәй тоелды. Менә ул, малайларча, аяк астында яткан кар кисәген тибеп җибәрде дә, капканы ябып өйгә кереп китте. Бәләкәй көчеге, хуҗасының аягы белән «шаярып» килде дә, борын төбендә генә ишек ябылгач, канәгатьсезлек белдереп, оясына кереп ятты.
– Телеграмманы алгансыздыр, югыйсә, болай көтмәс идегез? – Агасы бәйрәмчә әзерләнгән өстәл ягына ымлады.
– Әйе, алдан хәбәр биреп яхшы эшләгәнсез, – диде Вафа түрдән урын күрсәтеп. – Әйдә, рәхим итегез!
– Яңа клуб салганнар икән, – диде агасы, алдына чигүле тастымал җәйгәч. – Кыйбатка төшкәндер?
«Эш хактамы ни», – дигәндәй, Вафа агасына караш ташлады һәм сүз башларга гына торганда, аны җиңгәсе бүлде.
– Җитмәсә ике катлы. Бәләкәй генә бер авылга... – Ул, сумкасын ачып, өстәлгә төрле-төрле пирожныйлар, келиндер чыгарып тезде. – Болары шәһәр күчтәнәче!
Вафа рәхмәт әйтеп баш какты, күңел күтәргеч сүз сөйләргә тырышты.
– Менә, үткән атнада сыер бозаулады. Рәшит белән Азат дәрестән кайта да мал арасында ботала. Абзардан куып чыгарып булмый үзләрен. – Вафа алдындагы салатны бер-ике капты да кашыгын тәлинкәгә сөяп куйды. – Ә сарык бәрәннәрен күрсәгез! Шундый матурлар... Агай, хәтерлисеңме, бәләкәй чакта бәрән белән сөзешкәндә, берсе маңгаеңа «фонарь» куйган иде.
Туганнар көлешеп алдылар да тынып калдылар. Сүзсез утырмыйк дигәндәй, Вафа тагын да әллә ниләр сөйләп ташлады. Агасы «әйе», «ыһы»дан башка сүз әйтмәгәч, ялыкты, тынып калды. Ашаган арада каш астыннан гына агасына караш ташлады. Нык кына үзгәргән шул, картайган. Калыная төшкән, ияк асты кабарып чыккан. Яшь чагын күз алдына китерү мөмкин түгел хәзер. Бигрәк тә агасының сүзсез утыруы гәҗәпләндерде Вафаны. Әле, ашап утырганда, симез йомранны хәтерләтте ул. Тәүбә... Кешене тормыш үзгәртәме, әллә кеше тормышнымы, аңлап кара. Язмыш Вафага күпме генә авырлыклар китермәсен, ул үзгәрмәде – шул килеш калды. Ә агасы?.. Менә бит... Теге чакта телеграмманы алганнармы? Нигә кайтмаганнар? Ни өчен җавап бирмәделәр? Бу сораулар Вафаның башында инде ике ай кайнаша, тынгы бирми. Әле, сүзне шул хакта башламаслармы дигәндәй, әйтеп салды.
– Агай, Хәмдия әбине хәтерлисеңме?
– Кайсы Хәмдия... әбине?
– Ачыгып йөргәндә, гел аларга кереп, катык эчеп чыга идек.
– Ә-ә-ә, Хәмдия әбине онытып буламы ни.
– Шулай инде, онытылмый. – Вафа соңгы сүзен агасына төрттереберәк әйтте. – Әнә шул әби... өченче көн үлеп китте.
– Ә-ә-ә, шулаймыни? – Агасы, бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга теләгәндәй, энесенә карады. Ә Вафа, киресенчә, сораулы күзләрен аңа төбәде. Тегесе башын иеп:
– Мәрхүмә булган икән. Үтә шул гомерләр. Нишлисең инде? Авыр туфрагы җиңел булсын, – диюдән башка сүз әйтә алмады.
Озак кына сүзсез утырдылар.
– Без бит, энекәш, сиңа зур йомыш белән кайттык, – дип көтмәгәндә телгә килде Хисмәт.
– Йомыш? Нинди йомыш, агай?
– Гөлчәчәкне кияүгә бирергә әзерләнәбез. Озакламый туйлары була.
– Гөлчәчәкнең туе? Ә кияү нинди кеше?
– Программист егет. Болай бик өметле күренә. Ит, дип килгән идек: сыер, казныкы булса, шәп булыр иде.
– Бар, бар. – Вафа канатланып китте. – Гөлчәчәк өчен бер нәрсә дә кызганыч түгел.
Яхшы хәтерли Вафа агасының төпчек кызын. Авылга кунакка кайткан чакларында: «Сине күрше малаена кияүгә бирәм», – дигәч, Гөлчәчәк көлә-көлә: «Бирсәң-бирерсең. Тик туйның иң түрендә син булырсың», – ди иде...
Кирәк нәрсәләрне багажникка чыгарып төягәч, кире өйгә керделәр.
– Бәлки кайтып керерләр, дип уйлаган идем, – диде Галия җиңгәчәсе, сумкасын ачып. – Бу свитер олы улыңа... Рәшит бит әле? Азатка уенчык та бата...
Вафа елмаеп бүләкләрне диванга алып куйды.
– Ә менә монысы – киленгә. – Галия эре чәчәкле күлмәкне ничек, матурмы дигәндәй, үзенә үлчәп күрсәтте. – Гөлниса эштән тиз кайтмас инде, күреп булмады. Хисмәт, кайтышлый фермага, килен янына кереп чыгарбыз, бәлки, ә?
Вафа тертләп китте, тамагына ниндидер төен килеп тыгылды. Ул чак-чак:
– Телеграмманы... көз көне... алмадыгызмы әллә? – дип сорый алды.
– Нәрсә? – диде Галия бер ни аңламыйча. – Кайчан? Нәрсә булды?
– Гөлниса операцияны күтәрә алмады... Җирләшергә чакырган идем.
Шул чакта Хисмәтнең симез бите тартышып куйды. Карашын яшерергә маташты, әмма үзен кулга алды һәм:
– Галочка, тынычлан, син сырхауханәдә идең. Мин алган идем ул күңелсез хәбәрне. Эш күп иде... Килен – килен инде, әткәй яки әнкәй түгел...
Хисмәт акланып сөйләнде дә сөйләнде. Ә Вафаның колагында тик агасының «килен-килен инде, әткәй яки әнкәй түгел» дигән сүзләре генә яңгырап торды.
– Мин бит, Вафа, белмәдем... – Галия яшьле күзләрен читкә яшерергә тырышты. – Җитмәсә... бүләк алып кайттым.
– Бүләк алганыңны белмәдем, – дип лыгырдады һаман Хисмәт. – Килен хакында әле... китер алдыннан сөйләшербез дип уйлаган идем.
Тынлык урнашты. Тышта көчек өрә башлагач кына, урыннарында кузгалышып куйдылар. Күп тә үтмәде, веранда ишеге ачып ябылды һәм кемнеңдер сукрануы, таяк тыкылдатканы ишетелде. Вафа көтелмәгән кунакны шул тавыш аша таныды. Ул гына җитмәгән иде монда. Галия, елавыннан туктап, олы якка кереп китте.
– Һи-и-и, кунаклар бар икән, – диде Бибисара әби юри аптыраган булып. Әйтерсең дә, капка төбендә торган машинаны күрмәгән. – Әллә үзебезнең Хисмәт инде? Саумы, улым? – Бибисара әби, кунак белән күрешкәч, диванга килеп утырды. Хисмәт тә, Вафа да бу әбинең төп кәсебен күптән беләләр. Кайчандыр, берәүгә кыз димләргә кергәч, атасы кызып китеп, үзен баскычтан очырып төшергән, диләр. Шуннан бирле таякка таянып йөри икән. Ә төп кәсебен ташламаган. Яшьләр хәзер «дим»че җибәреп тормый бит. Ә Бибисара һаман диңгез кичә. Ул Вафага электән үк кереп чыгарга өлгергән иде.
– Менә, агасы кайткач кереп чыгыйм әле, мәйтәм. Атасы урынына калган кеше, энесенә азырак акыл бирер, өйрәтер, димен. Үзегез беләсез, Вафа ялгыз калды бит инде. Үлгән артыннан үлеп булмый... Йорты, мал-туары, үсеп килгән ике малае бар! Йорт-урынга хуҗабикә, бала-чагага әнкәй кирәк, әйе... Андыйлар авылда бихисап. Менә кибеттә эшләгән Хәнифәне генә алыйк. Кайчан кермә, өстәлендә чәй дә бал... Үзе уңган, тырыш. Әнә, теге чокыр башы Бибине...
– Кара әле, Бибисара түти. – Вафа торып басты. – Теге чакта сөйләшкән идек ләса.
– Ул чакта икәү генә идек. Хәзер агаең соңгы сүзен әйтергә тиеш!
– Агай, дип ни... Мин нәрсә әйтә алам?.. Вафа бала-чага түгел, үзе белер... – Хисмәт китәргә вакыт дигәндәй урыныннан торып басты. – Ярар, энекәш, гафу ит... Менә ничек килеп чыкты бит! Берчак җыелышып сөйләшербез, аңлашырбыз әле. Галочка, әйдә, кузгалыйк.
Күрше бүлмәдән чыккан «килен»не күргәч, Бибисара әби аңа да эндәшеп, үгетләп карады. Тик тегеләр, йомышны йомышладык, җитте, дигәндәй саубуллашып бер-бер артлы чыгып киттеләр.
Машина, торган җирендә төтен калдырып, кузгалып китте. Капкадан чыккан Бибисара әби төкергәндәй итте дә:
– Ай-һай! Мондый агаеңның булганыннан булмаганы яхшы, – дип, нәфрәтләнеп әйтеп куйды.
Гүя, моны машинадагылар ишетте. Китеп барган «Жигули» кинәт туктады да артка чигенә башлады. Бибисара әби капка артына кереп яшеренде.
– Әйтергә онытканбыз бит! – Машинаның ачык тәрәзәсендә Хисмәтнең башы күренде. – Туйга килергә онытма. Малайларыңны да алып кил...
– Ә-ә-ә? – Вафа бер-ике адым алга атлаган иде дә, машина кузгалып киткәч туктап калды.
Актырнак өрә-өрә, машинаны тешләрдәй булып алга ташланды. Куып җитә алмаганын аңлагач, кире борылып, хуҗасының аягына сырылды. Вафада аның кайгысы юк иде. «Ә кайчан... Гөлчәчәкнең туе кайчан була соң, агай?» – дип пышылдады аның иреннәре.
 

Мөдәррис МӨСИФУЛЛИН

 

Фото: vk.com

 

 

 

 

Комментарийлар