«У лукоморья дуб зелёный» (А.С. Пушкиннан. Исхак Фәйзи тәрҗемәсе)
Бөек рус шагыйре А.С. Пушкин тууына 225 ел.
Су буенда яшел имән тора,
Алтын чылбырларга бәйләнеп.
Чылбыр буйлап анда галим-мәче
Көн вә төн йөри ди әйләнеп;
Уңга барса – җырлар суза икән,
Сулга барса – әкият укыла.
Гажәп анда: шүрәле дә йөри,
Су-анасы ярда утыра;
Анда: күз күрмәгән сукмакларда –
Күз күрмәгән җанвар эзләре;
Анда икеаяклы убыр йорты –
Ишек-тәрәзәсез төзегәне;
Анда урман һәм кыр – гел тамаша;
Комлы һәм буш ярга дулкын аша
Таң турында хәбәр салына,
Һәм шулвакыт диңгез ярына
Төз егетләр чыга чиратлашып,
Агалары санап тора, суга басып;
Барган шәпкә, анда, король улы
Әсир итә усал патшаны;
Һәм күренә урман-сулар кичеп
Бер батырны алып бер сихерче
Болытларга кереп качканы.
Бер зинданда патша кызы елый,
Тугры бүре, ана кушылып улый.
Убыр менгән киле, илереп,
Ары-бире йөри тилереп.
Анда – Кащей, алтыннарын саклый...
Кая баксаң – шунда руслык аңкый.
Мин дә булдым анда, бал да эчтем.
Су буенда күрдем имәнне.
Аның төбендәге галим-мәче
Әкият сөйләп миңа җибәрде.
Исхак Фәйзи тәрҗемәсе
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар