Логотип «Мәйдан» журналы

Шамил йорты

1949 елдан Тирсә тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлау турындагы таныклык алганнан соң, документларымны, ни сәбәптәндер, Казан медицина училищесына юлладым.

Ни сәбәптәндер дигәнем шул – мин шагыйрь булырга хыяллана идем. Ул вакытта ук инде шигырьләрем район газетасы битләрендә күренгәли башлаган иде. Казаннан имтихан тотарга дигән чакыру килүен көтә башладым. Тирсәдә яшәүче әбием (әтием ягыннан), миңа, Казанга баргач, яшәү урыным турында кайгырта икән.
– Улым, син анда безнең туганнарыбызны – Зөләйха апаңнарны эзләп тап, шунда яшәрсең. Алар Шамил патша йортында яшиләр, ул йортны Казанда белмәгән кеше юк, – диде. Шулай итеп, фатир мәсьәләсе дә хәл ителеп куйды. Өйдәгеләр хуҗалыктагы бердәнбер сыерның сөтен, маен сатып, юлыма акча әзерләделәр.
Менә китәр көн дә килеп җитте. Бер түгәрәк арыш ипиен, бер банка сыер маен кирза сумкага салдым да җәяүләп Әгерҗегә юл тоттым. Ә өйдәгеләр хәстәрләп җыйган 115 сум акчаны өс киемемнең бер җөенә яшереп тегеп куйдым. Ниятем – Казанга «куян» булып, акча түләми генә бару. Һәм шулай эшләдем дә. Казан ягына таба китәргә торган бер пассажир поезды кузгалып киткәндә генә вагон баскычына менеп утырдым. Паровоз торбасыннан чыккан шлаклы төтен битләргә сылана, күзләрне әчеттерә. «Вятские Поляны» станциясеннән кузгалып китүгә битләре, күзләре корымга буялган, ертылып, теткәләнеп беткән киемле, җен кыяфәтле бер адәм вагон түбәсеннән шуышып төште дә минем янга килеп утырды. Минем котым очты – кайчан гына төртеп төшереп калдырыр икән бу мине дип уйланам. Башта барлык кесәләремне тентеп чыкты, ләкин бер тиен дә акча таба алмады. Үзе бер сүз дә дәшми, телсез кеше сыман. Аннан соң сумкадагы ризыкларны алып, озак кына ашады да кире вагон түбәсенә үрмәләп менеп китте. Шуннан соң Казанга имин генә барып җиттем.
Чыннан да, Шамил йортын Казанда белмәүче юк икән, тиз эзләп таптым. Ишекне Зөләйха апа үзе ачты. Кайдан килгәнлегемне, кем икәнлегемне аңласа да, бик ачылып китмәде ул. «Әтиең белән әниең тигез яшәгән булсалар, болай тилмереп тә йөрмәгән булыр идең», – дигән сүзләрне еш кулланды. Әйтерсең лә, мин аларга хәер сорашырга кергәнмен. Әйтерсең лә, миңа яшь ярым вакытта яшь хатынга өйләнеп, Ташкент якларына безне ташлап качкан әтинең кылган яманлыкларына мин гаепле. Миңа кухня ягына идәнгә ятак җәйделәр. Иртәгесен табада май белән нәрсәдер кыздырылган нигъмәт-ризыкларның исе борынны кытыклавына уянып киттем. Йә Хода, менә яшиләр икән болар. Өстәлләрендә ниләр генә юк. Ләкин күзне майландырырга иртәрәк икән шул. Ул өстәл артында миңа урын табылмады. Анда Зөләйха апаның кызы белән галстуклар так-кан зур түрә кыяфәтендәге кияүләре утыра икән. Үземнең өлешне – ике пирожкины кухняда гына капкаладым да училищены эзләп чыгып чаптым.
Белдерү буенча мин аның Зур Кызыл урамында урнашканлыгын белә идем инде. Ләкин минем аякларым ирексездән училищега түгел, Бауман урамының 19 нчы йортына таба атлады. Әгерҗедән Казанга кадәр араны вагон баскычына ябышып килергә батырлыгым җитсә дә, матбугат йортының икенче катына менәргә кыюлыгым җитмичә азапландым. Бер мендем, бер төштем, янә тагын мендем. Шунда бер мөлаем генә хатынны очратып, үземнең кайдан килгәнлегемне, шигырьләр язу белән мавыгуымны көч-хәл белән генә аңлата алдым. Ул ханым: «Сиңа яшьләр редакциясе кирәк булыр, әйдә әле, мин сине Сәхаб абыең белән таныштырыйм», – дип бер бүлмәгә алып кереп китте.
Ишектән керүгә, уң яктагы өстәл артында бик ягымлы кыяфәттәге бер абый утыра иде. Бу «Яшь Сталинчы» газетасы редакциясе иде. Ул үзен шагыйрь Сәхаб Урайский дип таныштырды. Әлбәттә, мин дә буш кул белән кермәгән идем, кесәмнән алып үземнең берничә кулъязма шигырьләремне Сәхаб абыйга суздым. Ул минем шигырьләремне укып чыкты да уңай, кимчелекле якларын әйтте һәм әледән-әле үзенең янына кереп йөрергә кушты. Минем ни өчен медицина училищесын сайлавым белән кызыксынды. Имтиханнарны уңышлы гына тапшыра алсам, мине педагогия училищесына күчерергә ярдәм итәчәген вәгъдә итте.
Мин иртән тору белән көне буе училищеда булып, шунда коры ризыклар белән туенып, кич белән йокларга гына кайтсам да, Зөләйха апаның йөзе көннән-көн караңгылана барды. Имтиханнарның нәтиҗәсен белер көн килеп җиткән иде бит, югыйсә. Түзмәде бит Зөләйха апа. Көне килеп җиткәч кенә үзәккә үтәрдәй сүз әйтеп ташлады шул.
Мин тиз-тиз генә киендем дә, кирза сумкамны эләктереп, саубуллашмый-нитми чыгып йөгердем. Училищега барышлый ук матбугат йортына – Сәхаб абый Урайский янына сугылдым, ләкин ул командировкада иде. Училищега барып, андагы укытучыларга бүгеннән соң торыр урыным юклыгын әйттем, һәм алар миңа фатирга кертергә теләүче өч кешенең адресын бирделәр. Шул адреслар белән Казан урамнарында күпме генә эзләп йөрсәм дә, мин ул фатирларны таба алмадым. Ахыр чиктә, документларны алып, кире авылга кайтып китәргә дигән катгый карарга килдем.
Училищеда документларны бирми интектерделәр. Чөнки мин имтиханнарны уңышлы тапшыручылар исемлегендә икәнмен.
Шулай да, яңадан Әгерҗе ягына таба китәргә торган поездның бер вагоны баскычына менеп кунакладым да Әгерҗегә юл алдым. Мин, җәяүләп Әгерҗедән авылга кайтып җиткәндә, бергә уйнап үскән дустым Илгиз Арслановны авыл башында очраттым. Ул мине юксынып, көн саен авыл башына чыгып, кайтуымны көтеп йөри икән. Өзелеп-йолкынып, юлыма дип биреп җибәргән 115 сум акчаның нәкъ 100 сумын өйдәгеләргә алып кайтып тапшырдым. Чыгып киткәнемә 15 көн булуга карамастан, 15 сум гына акча тотканмын икән. Шуннан соң мин бөтен гомеремне техника белән бәйләдем – күп еллар шофер булып эшләдем. Эш белән Казанга барып чыккан чакларымда Зөләйха апаларның хәлләрен белергә Шамил йортына кермичә калмый идем.
Бүгенге көннәрдә дә, Казанга барган саен, Шамил йортын читләтеп үткәнем юк, хәзер үзгәртелеп Тукай музее булды инде. Минем хыялый планнарымның чәлпәрәмә килүенең шаһиты булса да, бик якын миңа ул йорт. Музейда бөек Тукаебызның изге кулъязмалары, үз кулы белән орынган, эшләгән шәхси әйберләре дә саклана бит. Шуңа күрә бик якындыр миңа ул йорт. Музей директоры – күренекле шагыйрь, тарихчы Фәрит Яхин да мине әллә кайдан танып ала. Хәзер мин шул музейның үз кешесе кебек инде.

 

Чыңгыз МУСИН

Комментарийлар