Логотип «Мәйдан» журналы

Серле төен

Сәер халәт: мин яшьлектә язларда гына яшәгәнмен ахры. Ел фасылларының калганнарын җандагы ялкын, дөньяны чиксез яратуым барыбер яз ясаган, һәм җаным аша туктаусыз язгы ташкыннар ташып торган. Шуларга...

Сәер халәт: мин яшьлектә язларда гына яшәгәнмен ахры. Ел фасылларының калганнарын җандагы ялкын, дөньяны чиксез яратуым барыбер яз ясаган, һәм җаным аша туктаусыз язгы ташкыннар ташып торган. Шуларга шигъри ташкыннар да килеп кушылгач, мин сәер халәткә кергәнмен.
Сәер халәт. Әле генә шулай дим дә, ул чакларда мин җанымның  давыллар иркендә икәнен аңлый идеммени! Җаныма хис өермәсе булып бәреп кергән шигырь ташкынын кузгата алган җанны – шагыйрьне эзләвемне дә аңламый гына, аккан су, искән җил, сибелгән нур кебек, җаным теләгән тарафка бара гына идем һәм... менә ул – тере ут өермәсе минем каршымда басып тора!
Әйе:
 
«Толпар бирегез миңа!
Кешеләр,
Ник дәшмисез?
Мәхәббәтне аңларга
Әллә артык картмы сез,
Әллә артык яшьме сез?» –
дип, бар дөньямда күкрәгән зат минем яз-тәрәзәмдә пәйда булды. Мин ул «Ярсу»ның күзләрен шул мизгелдә үк таныдым, чөнки минем гомер дип аталган унсигез ел Вакыт эчендә бүтән андый күзләрне очратканым булмады. Нәкъ җаннан ташкан ярсу ташкын ярларын эзләгәндә, яз тараткан яфраклар хисләремне хуплап, туктаусыз кул чабып торганда, минем ярсуыма икенче ярсу килеп кушылды. Балкып янган лампа үз нурлары белән янындагы бар нәрсәне каплагандай, мин фәкать аның күзләрен генә күрдем һәм... алардагы тарту (кичер мине, җирем) җирнекеннән көчлерәк тоелды миңа. Мин аның кебек тулпар да таләп итеп тормадым, күкнең җиденче катына күтәрелдем дә, шунда яши башладым. Мондый күккә ашуның җирдәге чагылышы бик гади дә булып тоелыр, ә ни хәл итәсең, без җиргә сөрелгән гөнаҺлы бәндәләр генә шул. Мин – гап-гади авыл кызы, хыялым белән күзгә-күз очрашуны, минем уемча, ул чакта бик лаек кичердем. Егылып та китмәдем, шашып кычкырмадым да, йөземне кулларым белән капладым да, бүлмәдән чыгып йөгердем. Кызлар гына миңа ни булганын аңлап, инде тәрәзәгә капланганнар да, аны күзәтәләр Һәм бу хәлнең хаклыгына ышана алмый иделәр.
Әйе, яз иде. Бөреләр ни буласын, ни күрәсен белми, чишелеп беткәннәр, ә кояш... Шул кояшны бер күрер өчен генә, бер мизгелгә генә дөньяга килсәң дә ярый икән дигән уй миемне яндырып узган иде ул чакта. Аның күзләре әллә ниткән сихри нурлар белән шул кояшка тоташкан. Ә ул, әллә аның җирдән артык ерак китәсе килмәгән, Һаман оран сала:
 
«Толпар бирегез миңа,
Кыйссалар буйлап чабыйм;
Үземнең сөюемә
Тиң булган сөю табыйм».
Мин исә шул күтәрелүемнән, күкнең җиденче катыннан төшәргә уйлап та карамадым. Абынуларымны күк кантарларына абыну дип кенә кабул иттем, ә җирдәгеләр, минем өчен алар минем уртак сукмактан йөрмәвемне күреп тә, аңлап та торалар Һәм үз сукмакларына кертергә тырышалар, ә мин карышам.
Аны күргәннән, аның җан ташкынына кергәннән бирле, минем яшәешем канатсызлар, хыялларына таба очмаучылар белән тарткалашуга әверелде, ахры. Хәер, мин үземне шәйли башлаганнан бирле очам бугай, тик башкаларга шуны сиздермәс өчен мең ялган уйлап табам, үз-үземне, уй-хисемне яшерә-яшерә, тәмам артист булып беткәнмендер. Алай түгел, мин икенче дөньядан башкаларның яшәешен күзәтеп торучы затка әверелдем. Минем мондый халәтемне ул да белми Һәм белә дә алмый, чөнки минем үзем төзегән дөньямны ялгыш кына да җимертәсем, җиргә төшәсем килми иде. Тойгыларымны да ялгыш кына да сиздермәскә иде... тик учактан очкын чәчрәми каламыни!
Еш кына минем яшерен эчке халәтемне бүлмәдәшләремә төшләрем фаш итә иде. Шундый хыялый яшьлек күкләрендә очып йөргән бер таңымда сихри музыка мине йоклап яткан урынымнан тартып торгызган да, төшемдә гармун уйнап, җырлап баручы егетнең кем икәнен күреп калырга әйдәгән. Мин сикереп торып, форточкадан бил тиңентем тыгылгач, Нурия (Нурия Әхмәдиева) йөгереп килеп мине туктаткан. «Тукта, егыласың бит, юләр!» – дигән тавышка уянып киттем Һәм бу сихри моң, ак күлмәкле гармунчы егетнең төштә генә булуына шулкадәр үкендем, күз яшьләрем бәреп чыкты. Үзем сизмәстән, беркемгә дә күрсәтелми торган төнге «шигырьләр сандыгы»ннан (җәймә астыннан) кулъязмаларымны тартып чыгардым. Нурия исә шуны гына көткәндәй, берничәсен кулымнан ук тартып алды да укый башлады... Ул елларда Нуриядән башка беркем дә минем төннәр буе шигырь язуымны белмәде. Ә Нурия сер саклый белә иде. Аңлады ул минем халәтемне. Үзе миннән яшьрәк булса да, кайчакларда бүлмәдәшләрнең фани дөнья ваклыклары белән бәйләнүеннән дә яклап кала иде әле. Шул мизгелләрдән күңелемдә «Аналарча җылы яклау» дигән хис саклана.
 
***
Мөдәррис университеттан чыгарылган булса да, тулай торактан китмәде. Китә алмады ул яшьлек дөньясыннан! Ул чактагы тулай торактагы яшьлек тормышының нинди гүзәл икәнен сөйләсәң, бүгенге яшьләр ышанмас кебек. Ул тулай торакның Һавасы ук ярсу, мәхәббәт, яшьлек тантанасы иде! Ә кичләре... Ә кичләрен җирдәге барлык кылганнар да күккә – минем янга күтәрелә. Яшәү – яшьнәү! Мөдәррис яңа язган шигырьләрен миңа укырга барыбер вакыт таба, чөнки аның бер сәер сыйфаты бар: гавамнең бәйрәм арбасыннан төшеп кала белә иде ул, Һәм аның бу сыйфаты безгә икәүдән-икәү генә шигырь укырга мөмкинлек бирә иде. Дөресрәге, аңа – укырга, миңа – тыңларга, чөнки мин ул чакта аңа бер генә шигыремне дә укымадым, әмма Мөдәррис үтә сизгер, гаҗәеп күзәтүчән иде. Коридор төннәренең берсендә тәрәз каршында шигырь укыды-укыды да сорап куйды:
– Менә шунда басып торганда, син ниләр күрдең?
– Кайда? – дим.
– Кайда-кайда? Айда! Маңгай күзләрең ни күрде дә, күңел күзләрең ниләр күрде, ниләр тойдың, дим мин сиңа. Бер дә алдашмый гына әйт әле, бу бар нәрсәне хәл итәчәк, аңлыйсыңмы?!
Мин аның бу үтенечен үтәдем. Тамчы да ялгансыз, бар күргән-тойганымны әйтеп бирдем, тик күңел күгемдә аның да минем белән бергә очып йөрүе хакында ләм-мим бер сүз әйтмәдем. Мөдәррис бер мизгелдә генә әллә ничек картаеп, бабай булып алды да, сакалын нәкъ шуларча сыпырып куйды. Нидер сорамакчы булды, кире уеннан кайтты. Мин:
– Бер уйлагач, ник сорамадың инде? – дидем.
– Син каян белдең аны? – диде ул, сәерсенеп.
– Белдем, ә ни иде соң?
– Сорап алып булмый торган нәрсәләр бар, шуларның берсе иде...
Шулай диде дә, тынып калды. Ул сорау... язмышларны хәл итәргә тиешле төен шул сорау Һәм җавап эченә төйнәлеп калуын ул чакта белми идем әле мин. Әмма Мөдәрриснең гаҗәеп горур җан икәнен аңларга өлгергән идем. Ни хәл итим, үзем дә шул хәлләрдә, әмма җан халәтемне бер ым, хәрәкәт белән генә дә күрсәтмәс өчен, аның янында сын кебек басып торам. Ул да минем халәтемне ул чакта ук аңлаган булган. Соңыннан әйтте: «Син минем янда статуэтка кебек тик тора идең бит», – дип. Шул сүзләрне әйткәндә, аның күзләрен моң, үкенеч болыты каплаган иде. Мөдәррис миңа «Кыңгырау» китабының да, «Учак урыннары»ның да корректурасын алып килде. Күзләремә карап, Һәр шигырен укып чыкты. Һәркайсын укыганда, ул шул шигырьне яздырткан халәткә керә бара иде. Мондый әверелешне минем башка бер генә шагыйрьдә дә күргәнем булмады.
Әйе, менә ул алма бакчасында йөри Һәм бар булганы белән ул сине шул гүзәллек дөньясына алып керә, алма исен иснәтә, сокландырта...
Менә ул тарих буйлап китеп бара. «Ә ничек?» – диярсез. Шулай. Ул үзенең күз карашы, барышы, йөреше, тагын әллә ниткән үзенә генә хас тылсымнары белән тарих буйлап баруын барыбер аңлата, үзе белән бергә атлата, ут йота, сусый, ага, сикерә, оча, егыла, тора... Хәтта әбисе кочагына ятып та күрсәтте ул миңа. Димәк, аның театр даирәсенә тартылуы. Чаллы халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшләп йөрүе дә юктан гына булмаган. Тик мин үземдә аңа эчке халәтемне сиздермәслек көч таба идем Һәм шундый була алуым белән горурлана да идем әле, юләр... Аннары... әгәр дә мин шушы серле дөньямны берәрсенә ачсам, дөньяның бөтен яме бетәр, минем халәтемнән бар кеше көләр, мине юләр, шашкан дип көләрләр дә, дөньяларда яшәвемнең мәгънәсе югалыр, яшәү утым бөтенләй үк сүнәр кебек тоела иде шул.
Үз-үзеңә бикләнеп яшәүләрнең афәте яшәү, иҗатта соңлау булып кайтасын мин ул чакларда, әлбәттә, белә алмаганмын һәм аңлатучылар да булмаган шул инде. Хәер, мин генә түгел, бу татар дип аталган бөтен бер милләтнең халәте сыман тоела миңа бүген. Минем «Яшәргә соңларга ярамый! Ачыгыз җаннарыгызны. җан ачкычы – Туган тел!» – дип, бар милләттәшләргә ишетерлек итеп аваз саласым килә. Кычкырам да инде. Ишетмиләр. Ишеттермиләр...
 
Бикләнгән җаннарга дәшәм:
кайтыгыз үзегезгә!
Киләчәгебез мохтаҗ бит
туган телдәге сүзгә!
 
Каранмыйм да, тиргәнмим дә,
оран салам, тыңлагыз:
Дәүләткә лаек халык без,
исбатламый тынмагыз!
 
Инде Мөдәррискә кушылып минем болай дип тә сорыйсым килә:
 
җавап бирегез миңа!
Кешеләр.
Ник дәшмисез?
Хакыйкатьне аңларга
Әллә артык картмы сез?
Әллә артык яшьме сез?
 
Юк, Мөдәррис минем серле мәхәббәтен җиргә тартып төшерүемә Һич кенә дә үпкәләмәс иде. Шагыйрь мәхәббәтен кешеләр җаннарына кертә алса, шагыйрьләрчә кабынырлар да, алар белән бергә сафлык иленә атлар иде дип, һаман ышанып яшим бит әле мин...
 

Аккошларын көтә Аккош күле


 
Студент еллары. Казан – әкияти башкала Һәм кайдадыр Казан читендә серле Аккош күле, ә аның янында язучыларның иҗат йорты урнашкан. Ә ул йортта инде язучыларның гади «үрдәк бәбкәләре» генә түгел, Аккош булып өлгергәннәре генә яши икән.
Бу әкиятне дә миңа студент чакта Мөдәррис Әгъләмов сөйләгән иде. Мин аннан шул серле Аккош күлен, андагы чын аккош булып өлгергән бер генә язучыны булса да күрсәтүен үтендем. Алып барды. Юл буе яңа әкиятләр сөйләде. Ул урманда аңа бар да таныш: агач башында тиеннәр дә аны каршыларга чыккан, кәккүк тә аның белән сөйләшә. Ә мәгърур наратлар исә ул гына аңлаган телдә аңа гына нидер пышылдый...
Аккош күленә килеп җиттекме дисәм, Мөдәррис әйтеп куйды: «Аккош күле юл буенда калды, монысы – Кече тирән күл... Мин сиңа иң моңлы аккошны күрсәтәм. Тик син акыллы бул: якын барма, дәшмә, куркытма, ул чыннан да ак».
Күл өстендә бер генә аккош та юк иде, ә яр буенда ак күлмәкле, ап-ак чәчле бер кеше утыра.
– Күрәсеңме? – диде ул пышылдап кына, – шушында гына тор, мин хәзер киләм.
Мөдәррис ак күлмәкле кешегә таба атлап китте. Мин калкулыкка баскан килеш аларның сөйләшүләрен карап тордым. Ап-ак чәчле, ялан аяклы Аккош шагыйрь Хәсән Туфан йөзле иде. Ә хәрәкәтләре миңа, чын-чынлап, аккош талпынуын хәтерләтте. Алар күл буендагы сукмактан киләләр. Хәсән ага су өстендә йөзгән аккош кебек салмак кына атлый. Бара-бара да талпынып-талпынып куя. Сәер, Мөдәррис тә шулай... Бермәл алар кара-каршы басып, шулай талпынышып тордылар да кул бирешеп аерылыштылар. Мөдәррис бик зур эш эшләгән кыяфәт белән минем янга килеп басты. Хәсән ага күздән югалгач кына: «Ул миңа өр-яңа шигырен укыды. Мин дә аңа бүген язган шигыремне укыдым», – диде. Ул чакларда мин Мөдәррис әкиятләренең асылында олы чынлык ятканын белми идем әле. Сорап куйдым:
– Ә чын аккошы юкмыни бу күлнең?
– Иң чын аккошы шушы инде. Анысы да яңарак кына кайтты бит... Аның мәхәббәте... аккош тугрылыгы... син белергә тиеш...
Ул сүзләрен шулай өзек-өзек кенә әйтте дә, башын түбән иеп, ауган каенга барып утырды. Озак, бик озак уйланып утырды ул. Андый мизгелләрдә мин аңа ялгыш сүз, бернинди хәрәкәт белән генә дә комачауламыйм, хәтта сулышымны кысам Һәм... аны урап алган уй агымын тоям, күргәндәй булам. Талгын җилдә тавышсыз диярлек җилфердәгән яфракларны да тотып туктатырдай булам әле. Мөдәррис шулай ун–унбиш минут та, сәгать буе да утыра. Вакыт агымына ияреп әллә кайларга китә, Вакытны тоймый, бөтенләй югалта ул аны. Мин дә үз хыял дөньяма чумам...
Шул халәткә кереп адашкан мизгелләр аркасында әллә нинди маҗараларга тарыйбыз. Эшкә соңлаулар турында сөйләп тә торасы юк. Шундый «адашулар»ны кемгә ничек сөйләп ышандырып булсын! Сөйләмибез генә. Сөйләргә мәҗбүр булсак, алдашабыз бит инде, сәерлектә гаепләнәбез.
Әнә, ул бу юлы да фәкать күңел хатирәләренә буйсынып, кайту сукмагыннан китеп бара. Инде урманнан чыгып җитте дә туктап калды. Һәм... бу ни булды соң әле дигәндәй артына борылып карагач кына, «уянып китте» дә, кире борылды, минем каршыма килеп басып, күзләребез очрашкач та, «Син анда юк идең бит» дигән күзләр белән карап торды.
Мөдәррис ярты сәгать түгел, бер минут та үтмәгәндәй, сүзен дәвам итте:
– Аның мәхәббәте хакында син белергә тиеш... Ул шулай көтә белүче аккош пары булганга гына тәмугтан да исән кайта алгандыр...
Бәлки Мөдәррис сүзеннән туктап калгандыр, бәлки мин аның әйтергә теләгән сүзләр урманына алданрак та кереп киткәнмендер, минем хыял күгемнән ул көтә белгән аккош пары канатларын җәеп күл өстенә килеп төште дә әллә ниткән кеше-кош тавышы белән сөйли дә башлады:
– җир йөзендә генә түгел, бар галәмдә Вакытның үзенә дә буйсынмый торган бердәнбер хикмәт бар. Ул – Мәхәббәт!
Чү! Бу – аның «Лу»ы лабаса, күлнең уртасында? Ә теге Хәсән Туфан йөзле аккош ярдан күл уртасына – аңа чәчәк тулы көймәне этеп җибәрә. Берне... икене... өчне... Бөтен күл өстен чәчәк-көймәләр каплап ала. Кинәт ике көймә килеп бәрелешә дә, күл уртасында чәчәкләр өеменнән чәчәк-кабер пәйда була... Мин гаҗиз калам, кемнәндер ярдәм сорамакчы булып, кулларымны аңа сузганмын икән, Мөдәррис мине кулларымнан алып: «Әйдә, бәгырь, барып җитә алганыбыз юк бит әле» – диюгә, бер мизгелдә барысы да юк булды. Кече тирән күл, урман Һәм минем белән янәшә атлап баручы, инде Аккош күле иясенә үк әверелгән Мөдәррис кенә калды.
 
Без бу табигать уентыгындагы иҗат йортына 1990 елның язында икәү бергә килдек. Беренче тапкыр язучылар йорты ихатасына аяк баскач, Мөдәррис мине тиз генә өенә алып кермәде. «Монда Ибраһим ага Гази, монда Сибгат ага Хәким, монда Нәби ага Дәүли, монда Гомәр ага Бәшир, монда Хәсән ага Туфан яшәде...» – дип, күрсәтеп йөрде. Соңыннан гына күршесе Сафуан ага Муллагали белән таныштырды.
Мөдәрриснең өе эчендә дә, бакчасында да һәр җәнлек, һәр үсемлеккә тулы хөррият иде. Бил тиңелтен үскән үлән арасына ике кирпеч куеп, нәни учак яктык та чәй кайнаттык. Мөдәррис чәйнеккә карлыган, җиләк яфраклары җыеп салды. Өй эчендәге бердәнбер язу өстәле янына утырып хуш исле чәй эчтек тә урманга чыгып киттек. Ул мине үзе белгән һәр нәрсә белән – гөмбәлек, мәтрүшкәлек, кузгалаклык, каен җиләклек, чикләвеклек – тагын әллә күпме тылсымлы урыннар белән таныштырып йөрде. Аннары кызу-кызу каядыр китеп барды да югалып торды. Күпмедер йөргәннән соң, ул да, мин дә юлга килеп чыктык. Ул минем кулдагы үләннәргә карап торды да:
– Мин юкка гына вакыт әрәм иткәнмен... син үзең урман кешесе икән бит, – диде дә кабат урманга кереп китте. Ул кайтуга, мин үзем белгән урман тәгамьнәреннән аш пешереп өлгергән идем инде. Мөдәррис бала шикелле шатланып сикергәләп алды да: «Болай булгач, яшибез икән!» – дип, мине җилкәмнән каккалап куйды. Тагын берни әйтеп тормастан, каядыр йөгереп китте. Кабат әйләнеп килгәндә, аның кулында гаҗәеп матур чәчәк бәйләме иде.
Бу язда без Аккош күлендә ай буе яшәдек һәм мин көнсаен битемне чәчәк таҗлары назлавыннан уянып китә идем. Дөньяда шуннан да илаҺирак, шуннан да ләззәтлерәк башка бер мизгелне дә хәтерли алмыйм бүген.
ИлаҺи Аккош күле. Бу әкият иле турында мин оныгыма да сөйләдем. Әлбәттә, әкият итеп. Ышанмады. Алып барып күрсәттем. Аккош күле аңа мин сөйләгәннән дә серлерәк әкият булып тоелды. «Миңа бик ошады, яшәргә калам монда», – дип урманга кереп качты ул. Эзләп табып, кабат килергә антлар эчкәч кенә, Казанга кайтырга ризалашты.
Оныгымның соклану да, гаҗәпләнү дә тулы күзләре Аккош күле турында әллә күпме шигырьләр яздырды. Аккош күле итеп, анда булган һәр нәрсәне башкаларга, бигрәк тә балаларга күрсәтәсем килде, чөнки балаларга сөйләү, аларга күрсәтү минем өчен бүгенге могҗизаны киләчәккә күчерү белән бер иде. Шундый уйлар белән янып йөргәндә, язмыш мине  талантлы рәссам Морат Сәхипгәрәев белән очраштырды. Аккош күле аны да бик тә кызыксындырды. Алай гына да түгел, ул минем шигырьләремне тотып, үзе Аккош күленә юл алды Һәм озак та үтмәде, Аккош күле урманының гаҗәеп манзараларын кәгазьгә төшереп килде.
Ә менә Аккош күленә олы ямь биреп торучы агач сыннар инде, Тукаебыз әйтмешли, бер дә булмагандай җимерелгән, юк булганнар. Аларны Казанның төзелеш архитектура институты талиблары, көллият укучылары ясаган булган икән. Башка бер дәүләттә булса, бу кадәр тарихи шәхесләрнең эзләре калган сукмакларны махсус саклар, алай гына да түгел, гүзәл табигать кочагында тиңе булмаган музей ачарлар иде...
Шатлык чыганакларын саклый торган хан гаскәре булдырыр идем мин үз дәүләтемдә! Ул чакта аккошлары да күлләренә кайтыр иде...
 

Нәҗибә САФИНА


 

Комментарийлар