Өлешенә тигән көмеше
Берәр язучының яки шагыйрьнең юбилей кичәсе үткәрелгәндә юбилярга сәхнәдә тәхет сыман махсус урын әзерлиләр һәм кайбер очракларда юбиляр янәшәсенә хәләл җефетен, ягъни, мәсәлән, хатынын утыртып...
Берәр язучының яки шагыйрьнең юбилей кичәсе үткәрелгәндә юбилярга сәхнәдә тәхет сыман махсус урын әзерлиләр һәм кайбер очракларда юбиляр янәшәсенә хәләл җефетен, ягъни, мәсәлән, хатынын утыртып куялар.
Юбилярны күккә чөйгәндә, кайчакларда аның хатынына да мактау сүзләре эләгә. Юбилярның уңышларында фәлән ханымның да өлеше бар, диләр.
Түр башында утырудан башы әйләнеп киткән юбиляр хатыны, «күрәсезме мине» дигәндәй, залга карап тора; юбиляр үзе, «булдымы инде күңелең?» дигән сыман, иҗатына өлеш керткән хатынына күз төшереп ала. Юбилей шау-шуы узгач, язучы үзе онытылган кебек, керткән өлеше белән бергә аның хатыны да онытыла, әлбәттә.
Кагыйдәдән искәрмә буларак, минем бер шагыйрь хатыны турында шагыйрьнең юбилей кичәсе җиткәнче үк язасым килә. Чөнки түзеп тора алмыйм. Бигрәк тә яратам, бигрәк тә хөрмәт итәм шул үзен.
Ул ханымның исеме Фирая. Шагыйрь Зөлфәтнең хәләл җефете.
Бар иде заманалар: Бауман урамындагы Матбугат йортында татар язучылары, шагыйрьләр, драматурглар, тәнкыйтьчеләр, журналистлар мәш килеп кайнашалар иде. Бәхәсләрдән, фикер алышулардан, мәзәк сөйләшеп көлешүләрдән хәтта коридорлар да гөрләп тора иде. Тавыш, шау-шу кинәт кенә тынган чаклар да була. Сәбәбе: коридордан, кәс-кәс басып, зифа буйлы, чибәрлеге белән теләсә кайсы ир затын шаштырырлык гүзәл кызыкай үтеп китә. Без, сихерләнеп, аны соклану тулы карашлар белән каршы алабыз да, кем бәхетенә үсте икән бу сылу, дип озатып калабыз.
Шагыйрь Зөлфәт бәхетенә үскән булып чыкты сылуыбыз. Без бу кавышуны дөрес дип кабул иттек. Зөлфәт үзе дә егетләр асылы иде шул. Гөнаһсыз зәп-зәңгәр күзләр, мин сиңа әйтим, кызлар үтеп киткән җилдән дә җилфердәп калучы бөдрә чәчләр, әкиятләрдәге батыр егетләрдә генә була торган буй-сын... Иң өстене – татар шигърияте патшалыгында Зөлфәт дигән исемнең шаулаган чагы. Әйе, әйе, хәтта Равил Фәйзуллин исеменә күләгә төшереп, шигърияткә Зөлфәт белән Мөдәррис томырылып килеп кергән чак иде ул еллар. («Томырылып» дигән сүзне, ялгышмасам, әдәбиятка Зөлфәт алып килде).
Шушы урында әз генә тукталып, Зөлфәт белән булган бер вакыйганы сөйләп китү урынлы булыр. Әллә кайчан, Зөлфәт Казан университетында укып йөргәндә булган ди ул хәл.
Студентларны бер авылга эшкә җибәргәннәр. Шул авылдагы унбиштән алып егерме яшьтәге бөтен кыз-кыркын берьюлы Зөлфәткә үлеп гашыйк булганнар. Мондый хәл, әлбәттә инде, авыл егетләренә ошамаган. Һәм алар, җыйнаулашып, Зөлфәтне акылга утыртырга җыенганнар. Авылда кыйнау килешмәс дип, кызлар башын әйләндерүче бөдрә чәчле студентны авыл читенә алып чыкканнар. Эшнең нидә икәнлеген сизенгән Зөлфәт бер тауга таба йөгерергә тотынган. Егетләр куа киткән.
Берзаман Зөлфәт, кыя өстенә менеп баскан да, кыя астына чабышып килеп җиткән егетләргә шигырь укый башлаган. Егетләр авызларын ачып, шигырь тыңларга керешкәннәр. Зөлфәт укудан туктагач:
– Тагын берне укысаң, тимибез, – дигәннәр. Зөлфәт укыган, һәм егетләр белән Зөлфәт авылга бергә җырлашып кайтып кергәннәр. Менә шушы хәзинәгә хуҗа булып алды Фирая.
Иңнәренә гаҗәеп авыр йөк төшкәнен соңрак аңлагандыр ул. Зөлфәт кебек шагыйрьнең хатыны булуның ни икәнен бик тиз төшенгәндер.
Зөлфәт тә Фираяга өйләнеп зур байлыкка ия булды. Ләкин иңнәренә йөк алмады. Киресенчә, үзенең иңнәрендә эчпошыргыч йөк булып торган тормыш мәшәкатьләреннән котылды. Зөлфәт көнкүрештәге көндәлек ыгы-зыгыны иҗат белән бергә бәйләп алып бара торган шәхес түгел. Ходай аны бары тик шагыйрь итеп кенә яраткан. Ул йә шигырь язарга яки бетәргә, югалырга, онытылырга тиеш иде. Фирая Зөлфәтебезне саклап калды.
Кайвакытта әйтәләр, матур кызларның акылы булмый, Ходай бер кешегә матурлыкны да, акылны да бирми, диләр. Бу очракта Аллаһы Тәгалә Фираяның кем белән яшәячәген алдан белгән шул. Мин кабатлап әйтәм, Фираяны күтәргәндә Зөлфәтне һич кенә дә төшерәсем килми. Шагыйрь итеп яратылган Зөлфәт башкача була да белми. Ул йөргәндә дә җиргә карап йөрми, аның башы чөелгән, карашы күктә:
Таң калып мин карап торам
Кабынган йолдызларга...
Һич аңлатыр хәлләрем юк:
Ни булды бу дөньяга?
.....................................
Шушы мәлдә йөрәгемә
Йолдызлар оялады...
Бервакытны Мәскәүдә Зөлфәт белән бергә Югары әдәби курсларда укып йөргәндә Фирая килде. Шунда мин Фираяга:
– Сеңлем, син бу Зөлфәт дип аталган иреңә бераз әйткәлә инде, – дидем.
– Нәрсә әйтим инде мин аңа, Туфан абый, ул шагыйрь бит, – дип җаваплады Фирая.
Мин бүтәннәргә охшамаган бу хатынга сәерсенеп карап тордым, аңа сокландым, мәгънәсез, ахмак сүз әйткәнем өчен үземне битәрләдем.
Икенче тапкыр мин Фираяның бер-бер артлы балалар табуына аптырадым. Дүртәү бит. Казанда яшәп. Акчасыз, хыялый шагыйрьгә ышанып...
Бу бары тик гомерлеккә дип сайлаган кешеңә табынганда гына була торган хәл. Бөек мәхәббәт галәмәте.
Мәхәббәт дигәндә, Зөлфәт тә Фираяның үзе өчен кем икәнлеген белеп яши. Әлбәттә, күккә карап йөргән кеше абынгалап та куя (җир тигез түгел бит). Чәчәкле болыннан атлыйм дип уйлап, уҗым басуына кереп чыга. Ләкин Зөлфәт, бәхетенә күрә, олы хисләрне көндәлек мавыгуларга алыштырмады.
Шик туса кинәт җаныңда әгәр,
Йә килсә сиңа куркыныч хәбәр
Мин йөргән яктан, ерак-ерактан,
Ышана күрмә, — һаман яратам.
Ашыга күрмә, ялгыштан саклан,
Һаман яратам, һаман яратам.
Беркөн сөйләделәр: Зөлфәтнең егет чагында, Фираяның кыз вакытында берсе Матбугат йортының дүртенче катыннан, икенчесе беренче катта торып, бөтен бинаны яңгыратып, болай дип сөйләшкәннәр, имеш:
– Мин сине яратам, Фирая!
– Мин дә сине яратам.
– Мин сине синнән ныграк яратам!
– Мин дә шулай...
Булгандырмы мондый сөйләшү, юкмы – әмма мин аңа ышанам. Чөнки әлеге диалогның кайтавазы шагыйрьнең хисләрендә һәм аның җан сакчысының күңелендә бүген дә яңгырап тора.
Мин Фирая турында гына язарга теләгән идем, үзем дә сизмәстән Зөлфәт ягына да авышкалап алдым. Бу табигый. Зөлфәтнең мин өнәп бетермәгән кайбер гадәтләре булса да, мин аны яратам. Ул чиста күңелле кеше. Андыйларны безнең авылда, яратып, ыштансызлар дип йөртәләр. Бигүк матур сүз түгел-түгелен, әмма мәгънәсе яхшы: эче-тышы чип-чиста күренеп торган, юмарт җанлы, хәйлә-мәкерсез кеше, дигән сүз.
Заманында, аңардан өлкәнрәк булудан файдаланып, мин аны бу «кат-кат тунлы» дөньяда яшәү серләренә өйрәтергә тырыштым. Ул өйрәнә алмады. Мәскәүгә Югары әдәби курсларга укырга килгәч, әйтә бу миңа:
– Беләм инде, Туфан Абдуллович, монда сине ни өчен җибәргәннәрен: мине тәрбияләргә килдең инде син, – ди. – Ләкин ялгышасың: син мине түгел, мин сине тәрбияләп кайтарачакмын Казанга, – ди.
Ике ел укыдык, мин дә аны «акылга утырта» алмадым, ул да мине тәрбияләп җиткермәде. Ходайның биргәненә шөкер, икебез дә төрле булып калдык. Күрәсең, Зөлфәтне «тәрбияләү» Туфан Миңнуллинның кулыннан килми, аның өчен Фирая кирәк.
...Декабристлар урамындагы Матбугат йортыннан, «бишенче баласы» – Зөлфәтне ияртеп, Фирая чыгып килә. Зөлфәтнең сирәгәя башлаган бөдрә чәчләре җилдә җилферди, карашы һаман да күктә – йолдызлар арасында, Фираяның күзе Зөлфәттә. Фирая яшь чакта без, аның чибәрлегенә сокланып, аны күрүгә үк өнсез кала идек. Бүген инде Фирая печтек кенә олыгайган. Буй-сыны элеккечә зифа булса да... Хәер, анысы нигә кирәк? Тышкы чибәрлектәмени хикмәт?! 50 яшьлек Зөлфәте бар аның! Һәм ул Зөлфәт һаман да әле мәхәббәт, матурлык, дөньяда яшәүнең асылы, мәгънәсе турында шигырьләр, поэмалар, балладалар яза.
Менә алар троллейбус тукталышына таба атлыйлар. Мин Зөлфәт өчен сөенеп, Фираяга сокланып карап калам.
Карашларың,
Сулышларың белән
Бар дөньямны, минем җылыттың –
Бу ярсулы дөнья уртасында
Ярый әле сиңа юлыктым...
Комментарийлар