Күңеле керсез иде
Гомер баешына килеп җиткәч, шуңа ачык төшенәсең: гомер дигәнең сабан туенда бер бөтерелеп биеп алган кебек кенә икән.
Минем илле елга якын гомерем газета редакцияләре диварлары арасында узды. Күпме юллар узылды, күпме кешеләр белән очрашырга, аралашырга, иңне-иңгә куеп иҗат итәргә туры килде.
Хикмәт икән бу: кеше олыгая барган саен узган юлына ешрак борылып карый, хәтер йомгагын сүтә-сүтә, күңел төпкелендәге хатирәләрен барлый. Йокысыз төннәремдә мин дә күңелем белән Чаллы каласының ГЭС бистәсендәге биш катлы йортның беренче катына – «Якты юл» газетасының элекке редакциясенә кайтам. Килеп керүгә беренче бүлмәдә хатлар бүлеге урнашкан. Редакциягә язучылар, кала журналистлары еш килә иде. Чөнки ул вакытта «Якты юл» – татар телендә чыга торган бердәнбер газета. Бүген кулыма каләм алуга, күз алдыннан барысы да кино тасмасыдай узды.
…Менә ишектән ипле генә итеп, ак плащын кигән, тыңлаусыз кара чәчләрен пөхтә итеп артка тараган Кадыйр Сибгатуллин килеп керде. Үзе төз гәүдәле, башын бераз кырын салган, уйчан. Сизелеп тора: күңелен нидер борчый. Ләкин ул тиз генә туарылып китә торганнардан түгел.
Ул да булмады, зур-зур атлап (аның Һәр минуты исәпле иде), кулына сумка тоткан Нәҗип Мәдияров килеп керде. «Яңа шигырьләр булса, бирегез. Укып чыгармын, авторларына хат җибәрермен», – дип, ашыга-ашыга чыгып та китте. Ә әнә ул төз, озын гәүдәле, пөхтә итеп сакал-мыек йөрткән, кулына кара папка тоткан чибәр егет – Газиз Кашапов.
– Әдәбиятыбыз аксакалы Хәсән Туфан турында роман язам. Күп мәгълүмат тупладым, шагыйрьнең сөргендә булган урыннарын күреп кайттым, – дип, шатлыгын уртаклашырга килгән.
Күңелнең хәтер-тасмасы әйләнүен дәвам итә. Менә бөтерчектәй җитез, коңгырт бөдрә чәчле, бәхәсләшергә, эзләнергә ярата, гел камиллеккә омтыла торган яшь журналист Ирек Диндаров, тирләп-пешеп, басудан кайтып керде. Без аның белән бүлмәдәшләр идек.
– «Гигант»тагы кыр эшләре турында репортаж яздым әле, агайне. Әйбәт чыкты, әмма үтерически «баш» кирәк иде. Синдә күп бит алар, әйт әле. Ә мин сиңа шигырь язармын. – Монысы – озын Һәм төз гәүдәле, киң маңгайлы, халык театры сәхнәсендә дә бик килештереп уйнаучы талантлы журналист – сөйкемле сөягебез Гамир Гайфетдинов.
Эш көне башланган гына, сигез дә тулмаган. Телефоннан мәгълүмат җыям дип, иртәрәк килгән көн. Шул арада ишектән базык, тулы гәүдәле Хәниф Хөснуллин «тәгәрәп» килеп керде.
– Килгәнсеңдер дигән идем, тыңла әле, иртән генә яздым, – дип, шигырен укырга тотынды. Кулларын болгый-болгый укый, битләре алсуланып чыккан, ул инде тыңлаучысы барлыгын да онытты. Ә мин әсәрләнеп тыңлыйм. Гади генә юллар, ә үзләре күңел кылларын зыңгылдата, бәгырьне актара:
…Әкрен генә әнкәй җырлый,
Кеше тыңлар дип түгел,
Газеталар, радиолар
Мактап зурлар дип түгел…
Тавышы аның көчле түгел,
Тетрәнми ишек-өрлек,
Ә шулай да дөньядагы
Бар кеше ишетерлек…
Әкрен генә әнкәй җырлый,
Күңелгә моңы йога,
Тарала җилдән-җилләргә,
Тарала илдән-илләргә
Ярымҗыр,
Ярымдога –
Күңелгә моңы йога.
Үзем шигырь тыңлыйм, ә битемнән кайнар яшь ага. Мәрхүм инәкәем авыл җырчысы иде… Хәниф әнисен бик ярата, аңа багышланган башка шигырьләре дә бар…
Уйларымнан айнып китәм. Йа Раббым, мин телгә алган бу иҗатташларымның берсе дә арабызда юк инде. Барысы да, ашкынып иҗат итәр чакта, бик иртә киттеләр. Әле ярый мирас булып әсәрләре калды. Без дусларының күңелләрендә якты хатирәләр яши.
Әгәр исән булса, 2 нче февральдә шагыйрь, журналист Хәниф Хөснуллинга 75 яшь тулыр иде. Ә аның арабыздан китүенә уналты ел. Якын дуслар идек. Бик күп шигырьләренең беренче укучысы, бәя бирүчесе мин идем.
Беренче танышуыбыз 1963 елда булды. Чаллы шәҺәре Һәм районының «Коммунизм байрагы» («Знамя коммунизма») газетасының кабат Алабугадан Чаллыга «кайткан» чагы. Мин тәрҗемәче булып эшлим. Ул елларда шигырь язучылар күп иде. Бәхеткә, тәрҗемә газета булса да, басманың кырык процентына үз материалыбызны бастырырга рөхсәт иттеләр. Шигырьләре чыга башлауга, авторларыбыз күзгә күренеп активлашты. Хәниф Хөснуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, Фәннур Сафин Һ.б. өметле каләм ияләре еш язалар иде.
Бер көнне баш күтәрми полоса укып утырабыз. Ишекне шакып, тәбәнәк буйлы, бераз гына сипкелле, җирән чәчле, күзләреннән сабый балаларга хас эчкерсезлек бәрелеп торган егет килеп керде.
– Газетагызны шигырьләр белән чүпләүче Хәниф Хөснуллин булам мин, – дип таныштырды ул үзен.
Тәрҗемә басманың редакторы Хәнәфи ага Маннанов иҗат кешеләренә бик игътибарлы иде. Сөйләшеп киттеләр. Егет кыю фикерле, белем багажы саллы күренә – әдәбият дөньясында иркенләп йөзә. Хәниф бер дәфтәр шигырьләр калдырып китте. Ә Хәнәфи абыйның башына уй керде:
– Менә бит нинди өметле яшьләребез бар! Әгәр дә әдәби берләшмә оештырып, утырышларына Казан язучыларын чакырсак, булачак шагыйрьләребезгә иҗат өчен зур этәргеч булыр иде, – дип куйды.
Өлкән тәрҗемәче, үзе дә шигырьләр язучы, сугыш елларында редактор булып эшләгән Зәйнәп апа ҖиҺаншина бу фикерне күтәреп алды. Республиканың Язучылар берлегендә бу тәкъдимне хупладылар. Озак та тормый, берләшмәнең беренче утырышы булды. Бу 1963 елның ноябре иде, ахрысы. Беренче утырышка Зәки Нури килде. Әдәби берләшмә җитәкчесе итеп ул Хәниф Хөснуллинны тәкъдим итте. Күрәмсең, Язучылар берлегеннән үк искәртеп җибәргәннәр. Чөнки Хәнифнең шигырьләре республика матбугатында да күренгәли иде.
Хәниф Хөснуллин ул чагында Биклән урта мәктәбендә укыта иде. Бу җәмәгать эшенә ул җиң сызганып алынды. Атнага, яисә ике атнага бер редакциягә килеп, шигырьләр укый, анализлый, ай саен берләшмәнең утырышын үткәрә. Утырышларның Һәркайсында олпат язучылар катнаша. Берләшмәдә күп кенә яшь талантлар каләм чарлады. Мөдәррис Әгъләм, Разил Вәлиев, Фәннур Сафиннар зур шагыйрь булып танылды.
1976 елда шәҺәр Һәм районда «Якты юл» исемле беренче саф татар газетасы чыга башлады. Хәниф Хөснуллин әле бүген дә чыгып килүче бу басмага нигез салучыларның берсе булды. Авыл хуҗалыгы бүлеген дә җитәкли иде ул. Басу-кырдан кайтып кермәсә дә, шигырь сөючеләр белән шөгыльләнергә вакыт таба иде. Кече күңелле, садә җанлы, хәйлә-мәкернең ни икәнлеген дә белми торган Хәниф тирәсеннән кеше өзелеп тормады; кемгәдер киңәшен бирер, гаделлекне якларга ярдәм итәр, шигырь сөюче мәктәп балалары белән нәкъ менә алар телендә аңлашыр иде.
Редакция планеркаларында атна дәвамында чыккан саннарга чиратлашып күзәтү ясау гадәте бар иде. Хәнифнең чираты җитсә, күңелгә шом керә. Чөнки, кем булуга карамастан, язмаларда кимчелекләр таба. Кем әйтмешли, туры сүзе таш яра, сырланып, сырпаланып торырга яратмый. Шул ук вакытта дусларча акыллы итеп киңәшен дә бирә.
Мин белә-белгәннән бирле, Хәниф, ниндидер билгесез көч әйдәгәндәй, уйлары белән нәрсәдер эзләде, күңеле белән каядыр ашкынды. Кемнәрдер салган сукмактан атлау аны канәгатьләндермәде. «Якты юл»дан китеп, төзелешләрдә эшләде, Минзәлә районы газетасында каләмен сынады Һәм кабат безнең редакциягә кайтты. Әнә шул эзләнү-бәргәләнүләре, вакыт-вакыт керсез күңеленең тулып ташулары сәбәп булганмы, хәмер белән юанырга омтылулары да булды. Бу аның алтынга тиң вакытын йотты, каләм куәтен сүрелдерде. Озак еллар фатир алалмавы, гаиләсе, балалары булмавына да эчтән көйде, тыштан белдермәскә тырышты. Ул әрнүләре аның кайбер шигырьләрендә дә чагылып китә.
Туксанынчы еллар башында Хәнифне каты авыру урынга екты. Терелерлек түгел, диделәр. Сеңлесе танышлары аша аны Түбән Кама шифаханәсенә салды. Рәшит Бәшәр, Хәмит Мөхәммәтшин, Дамир Вәгыйзов, Йосыф Җоманголовлар белән бергә аның хәлен белергә баруыбыз хәтердә. Хәле авыр булганлыктан, янына берәмләп кенә керттеләр. Хәниф бик ябыккан, хәлсезләнгән иде. Шулай да елмаеп: «Яшибез әле, эшләр төгәлләнмәгән бит», – диде. Килүебезгә ихластан сөенде. Ул, чыннан да, авыруын җиңде, акрынлап тәмам тернәкләнде. «Якты юл»да кабат бергәләп эшләдек.
Сабыйларча саф күңелле, пакь җанлы, әрсезлекне белми торган зат иде Хәниф. Бер вакыйга гел истән чыкмый. Сабан туеннан репортажны чиратлашып яза идек. Ул елны редактор бу эшне Хәниф Хөснуллинга йөкләде. Дүшәмбе эшкә килдек, репортаж көтәбез. Хәниф җитди, зур мәкаләләрне өендә язып килә иде. Төш вакыты якынлашып килә, ә ул Һаман күренми. Редакторыбыз Халидә Гомәрова, хәлен белеп кайтырга дип, аның янына Д.Мирзаяновны җибәргән. Әмма Хәниф аңа ишеген ачмаган. Миңа:
– Барып кайт әле, ни булмас, бәлки, чирләп ятадыр. Сине тыңлый бит ул, – диделәр.
Мин килгәндә, фатирының ишеге ачык иде. Хәниф йоклый. Күрәсең, ул алдагы көнне яхшы гына «бәйрәм иткән». Өстәлне җыештыргач, Хәнифне уятырга керештем. Бүлмәсендәге китапларның күплегенә хәйран калырсың. Идәндә дә, өстәлдә дә бите ачылган, кәгазь кыстырылган, тамга ясалган китаплар ята. Тирән белем, бик күп нәрсәләрдән хәбәрдарлыкны шулардан «чумыра» икән бу, дип уйлап куйдым. Шулар арасыннан Сабан туенда язган блокнотын табып алдым да, редакциягә кайтып, репортаж язарга утырдым.
Бәйрәмне үзем дә күргән идем бит. Әлләни тырышасы да булмады. Хәниф бәйрәм барышын җентекләп язган, интервьюлар алган, исем-фамилияләр ярылып ята. Пөхтәлек, төгәллек искитмәле. Күчереп кенә яздым да мәкалә ахырына «Х.Хөснуллин» дип куйдым.
Үземә эләкте соң яңадан. «Ник минем фамилияне куйдың, мәкаләне бит син язгансың?» – дип пыр туздырды. «Кеше хакына керәсем юк», – дип, гонорарын да алмады. Шулай итеп, ул чакта дуслыгыбыз аздан гына бозылмыйча калды. Ә бүген мин шул көннәрне сагынып искә алам.
Шушы язмамны әзерләгәндә, мин Хәнифнең сыйныфташы – район ветераннар советы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина белән сөйләшеп-әңгәмәләшеп утырдым.
– Хәниф белән мәктәптә дә, китапханәчеләр техникумында да бергә укыдык. Искиткеч саф күңелле, хыялый иде ул. Кечкенәдән шигырьләр язды. Бер генә стена газетасы да аның шигыреннән башка чыкмады. Бик матур, тигез, Шәңгәлченең үрнәк гаиләсендә үсте ул. Әниләре җырчы иде, шигырьләр дә чыгарды. Өйләрендә хәтта кычкырып та сөйләшмәделәр. Хәнифнең күңел пакьлеге, белемгә омтылуы, таланты калебеннән килә. Исән булса, әле бик күп китаплары дөнья күргән булыр иде, – диде Гөлфидә Рәүфовна.
Х.Хөснуллин Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде, дүрт китап чыгарды. Аның турында язарга ниятләгәч, китапларын кабат кулыма алдым. Шигырь-поэмаларын укый башлаган идем, аерыла алмыйм. Әйтерсең лә, беренче тапкыр укыйм. Чыннан да, Шәңгәлче авылы егете Хәниф Хөснуллин зур талант иясе булган икән. Бу хакта без аңа үзе исән чакта әйтә алдык микән…
ЗаҺидә НӘБИУЛЛИНА,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
«Мәйдан» № 1, 2010 ел
Комментарийлар