Логотип «Мәйдан» журналы

Кечкенә генә бер истәлек

Без студент чакта, Казан университетында шаулап-гөрләп яшь каләм тибрәтүчеләрнең әдәбият-иҗат түгәрәге утырышлары уза, коридорның буеннан-буена сузылган «Әдәби сүз» дигән стена газетасы чыга иде.

Әдәбият-иҗат түгәрәгенә еш кына күренекле шагыйрь һәм язучыларны чакыра идек. Сибгат Хәким, Гомәр Бәшировлар белән очрашкан мизгелләр, аларның чыгышлары әле дә минем күңелемдә якты хатирәләр булып саклана. Шундый утырышларның берсенә (1962 нчеме, 1963 нчеме елда – анысы төгәл истә калмаган) без шагыйрь Зыя Мансурны да чакырдык. Тәбәнәк буйлы, ыспай гына киенгән шагыйрьне безнең университетның химкорпусы коридорында каршы алуыбыз хәтердә калган. Бу утырышта ул безгә иҗат серләре, шигырьнең ничек язылуы турында сөйләде, соңгы шигырьләрен укыды. Аның, башын кырынрак салып, үзенең «Юл тазартам» шигырен сөйләве әле дә хәтеремдә:

Ә мин
Каен себеркемне уңга селтим, сулга тартам:
Кешеләргә бөтен яктан
Гел яхшылык, бәхет теләп,
Юл тазартам,
юл тазартам, юл тазартам! –


дигән сүзләргә аеруча басым ясап сөйләгән иде ул. Шул чагында без «Юл тазартам» дигән сүзләрнең эчке мәгънәсе дә барлыгына, шагыйрьнең үз иҗаты белән җәмгыятьтәге «чүп-чарлар»га каршы көрәшүен аңлатканлыгына төшенгән идек. Ул вакытта инде шагыйрь авырый иде – үзенең чыгышы вакытында берничә тапкыр ютәлләп алгалады. Без «Авырса да, безнең түгәрәккә килде бит әле», – дип, аңа сокланган идек.

 

Әнвәр ШӘРИПОВ,
филология фәннәре докторы

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар