Логотип «Мәйдан» журналы

Җырга әверелгән «Җанҗиләгем»

Яраткан бәндәсенә бирсә бирә бит ул Ходай: Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм иткәндә үзебезнең Татарстан радиосы һәм «Яңа гасыр» телевидениесе тапшырулары аша «Килермен мин...» дигән җырыбыз яңгырады.

Иртән аны радио аша популяр җырчыбыз – Татарстан Республикасының халык артисткасы, М. Җәлил премиясе лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина башкарса, кичке якта телевизордан талантлы яшь артисткабыз Гөлсирин Абдуллина яңгыратты (милләтебез яшьләренең йөзек кашы булырдай ошбу искиткеч сөйкемле туташ, шәт, инде күпләрегезгә таныштыр – соңгы вакытта әлеге «калфаклы сандугач» зәңгәр экраннарда еш күренә, үзенең беркемне дә кабатламый торган тылсымлы-бәллүр тавышы белән күңелләргә бетмәс-төкәнмәс шифа-дәва бирә).
Радио-телевидение аша шул җырыбызны ишеткәч, өебезгә шалтыратучылар да күп булды. Беренче булып Чаллы шәһәрендә яшәүче бертуган сеңелем – атказанган җырчы-табибә Саҗидәнең һәм КамАЗ заводларының берсендә эшләүче Шакирҗан киявебезнең сөенечле тавышларын ишеттек:
– Телевизорыгызны тиз генә кабызыгыз әле! Аннан безнең яшьлегебез җырын башкаралар – «Килермен мин...»не!
«Яшьлегебез җыры...» Аларның шулай дип әйтүе мине, еллар томанына күмелеп, инде еракта калган кыңгыраулы мәктәп чорына – яшүсмер чагыбызга алып китте.
«Килермен мин...» җыры 1966 елның мартында туды. Моннан 50 ел элек! Ул чакта әле Татарстанның Мамадыш районындагы Түбән Ушмы урта мәктәбендә унберенче сыйныфта укый идем.
Ничектер, беркөнне безнең бүлмәгә җыр-музыка укытучысы Сәлим абый Гарипов килеп керде.
– Шаһинур, сине мәктәбебез шагыйре буларак яхшы беләбез – инде бер өр-яңа көйгә дә шигъри сүзләр язып, аңа канатлар куй да, ул, җырга әверелеп, күңелләр күгенә очсын әле! – диде остазыбыз, һәрвакыттагыча рухландыргыч, матур аһәңе белән.
Уку атнасы бетеп, шул шимбәдә унбер чакрым ераклыктагы туган авылым Арташка да кайтасым булгач (юл озын бит – уйланып кайтырга да, башка килгән шигъри юлларны куен дәфтәренә теркәргә дә вакыт бар!), бик рәхәтләнеп риза булдым. Шунда ук яңа көйне тыңлап та карадык. Сөйкемле сыйныфташыбыз Гүзәлия Мөхәммәтшинаның бертуган абыйсы – диңгезче егет Фатыйх Мөхәммәтшин язган булып чыкты аны. Барчабызга да бик ошады ул!
Композитор Мухаметшин_д Композитор Фатыйх Мөхәммәтшин, хатыны Дания ханым белән
Җыр, һичшиксез, илаһи мәхәббәт турында булырга тиеш! Безнең чор яшьләре өчен вальс рухында булса да әйбәт. Иң мөһиме – әлеге җырда ихлас сөю, тугрылык хисләре чагылырга тиеш!..
Үз-үземә әнә шундый изге максат куеп, бисмилламны әйтеп, эшкә тотындым. Хыялымда, күңел түрендә йөрткән ерактагы бер кыз – Сөйгән Яр образын күз алдыма китереп, аңа булган саф-садә хисләремне энҗедәй хәрефләр белән куен дәфтәремә тезә дә башладым. Җыр сүзләренең берничә вариантын эшләдем. Шигърият дөньясында гизеп, озын юлның кыскарганын сизми дә калганмын. Өебезгә кайтып кергәндә, үземнең күңелгә хуш килердәй шигъри юллар әзер иде инде:
Килермен мин тагын бер сезнең якларга,
Арада күп еллар, күп юллар ятса да.
Мәхәббәт – мәңгелек,
Яши ул гомергә,
Йолдыздай балкый ул
Күңелнең түрендә!

Җыеп кына әйткәндә, бәхетле булып чыкты бу җырның язмышы. Аны чорыбыз яшьләре дәррәү күтәреп алды. Шул ук елның җәендә Казан дәүләт университетына керү имтиханнарын бирергә килгәч, Кызыл Позиция урамындагы тулай торак тәрәзәләреннән яңгырап каршы алды безне әлеге җыр!..
Аннары ул үзебезнең 466 нчы төркем студентлары белән Биектау һәм Актаныш районнарында колхозчыларга бәрәңге алышканда да, Мари-Эл һәм Башкортстан республикаларында фольклор һәм диалектология буенча экспедицияләр үткәргәндә дә бергә булды. 1967–1968 елларның март-апрель айларында – ике ел рәттән! – Уфада үткәрелгән «Шигърият һәм җыр бәйрәме»ндә дә катнашып, татар һәм башкорт яшьләренең яраткан җырына да әверелде ул!..
* * *
Хәзер исә әлеге җырның тууына төп сәбәпче булган Дамирә Рафаил кызы Камалова турында сөйләргә дә вакыт җитте дип уйлыйм. Исеме телләрдә җыр булып тибрәлүче Чистай төбәгеннән иде ул.
...Чистай каласына иң беренче мәртәбә аяк басканда, 11 яшем тулып, бишенче сыйныфка күчкән чагым иде. Әле дә хәтеремдә: әтиебезнең газиз әнисе – искиткеч шәфкатьле Миңлекамал әбиебез, безне – оныкларын, кызлары Рәйсә белән Таһирә апаларны да үзеннән калдырмыйча, дәү аккоштай пароходларда гына йөздереп, Нократ-Чулман елгалары аша, Мамадыштан Чистайга алып килер иде. Шәһәр белән таныштыра-таныштыра, пристаньнан автовокзалга кадәр булган араны «тәпиләтеп» алып менгәч, автобуска утыртып, кече кызы Тәскирә белән кияве Әгъләмҗан Гатиннар яшәгән Тубылгытау авылына китереп җиткерер иде...
Тубылгытауга барып йөрүләр шактый еш булды. Һәр баруыбыз нинди дә булса истәлекле вакыйга белән бәйле. Шулар арасында иң мөһиме: мин биредә үземнең булачак сөйгән ярымны – Дамирәне очраттым! Аның Рокыя исемле тутасы безнең Тәскирә апа белән Тубылгытау янәшәсендәге Ленино авылында, урта мәктәптә бергә укыталар иде...
Шул апасына ияреп, Тубылгытауга – Тәскирә апаларга кунакка килгән чагында таныштык без әлеге сөйкемле кызыкай белән! Берничә көн дәвамында рәхәтләнеп авыл болынында, су буенда, мәктәп ишегалдында уйнадык. Рәйсә һәм Тәскирә апамнар мине баштанаяк диңгезче формасына киендереп, билемдәге каешка уенчык кечкенә кортик та таккач, мөгаллим Әгъләмҗан җизни, көлемсерәп: «Хәзер инде тәмам адмирал булдың!» – дигән иде. Дамирә миңа шул көннән башлап «адмирал» диеп кенә дәшә башлады...
Әле дә хәтеремдә: күбәләкләр куып, куышып, качышлы уйнап йөргәндә, Дамирә, ташка абынып егылды да тез башын җәрәхәтләде. Мин исә аның кан саркыган ярасына тиз генә әрекмән яфрагын яптым һәм зурлардан ишетеп калган сүзләрне исемә төшереп:
– Борчылма, туеңа хәтле төзәлер! – дидем... Иң гаҗәбе шул: кызыкай еламады, бары тик иртәнге чык бөртекләредәй ялтыраган күз яшьләре аша елмайды гына! Кояшлы ләйсән яңгыр кебек, хәтеремдә мәңгегә уелып калды аның шул тылсымлы карашы...
Инде әйткәнемчә, һәр елны җәен, әбием-апамнарга ияреп, Тубылгытауга килә торган булып киттем. Чистай каласына барып төшкәч тә: «Дамирә дигән кыз күренмәсме?» – дип, иске автовокзал каршындагы зур паркны, кинотеатр бинасын айкап чыга торган идем. Әмма чибәркәй күзләремә чалынмады... Апамнардан адресларын сорарга да уңайсызландым. Өстәвенә, Рокыя апа да башка җиргә күчеп киткән иде инде...
Ходай Тәгаләнең кодрәте-рәхимлелеге беләндер инде, без Дамирә белән еллар үткәч Кукмара эшчеләр бистәсендә очраштык. Биредәге данлыклы тегү фабрикасында эшләүче Рәйсә, Таһирә апамнар һәм бертуган Саҗидә сеңлем янына кунакка кайткач (ул чакта Казан дәүләт университетының көндезге бүлегендә II курста укый идем), мине тулай торакка мәҗлескә, 13 нче бүлмәгә дәштеләр. Авылдаш күршем Маһруйбикә апа Моратова туган көнен үткәрә икән!..
Инде шактый күңеллеләнеп алган мәҗлестәгеләр белән исәнләшкәннән соң, күзләрем табынның бер кырыенда тыйнак кына елмаеп утыручы ал күлмәкле туташка төште. Кинофильмнар аша күреп, күңелемдә иң тәүге гыйшык хисләрен уяткан СССРның халык артисткасы Вия Артманега охшаган иде ул. Түгәрәк ак йөзле, нурлы карашлы. Коңгырт-кара чәч толымнарын башына таҗ итеп ураган. Янында буш урын да калдырылган...
Шулчак Маһруйбикә апа колагыма болай дип пышылдады:
– Бер генә егетне дә үзенә якын җибәрмәгәне өчен «Кыргый роза» дип йөртәләр бездә әлеге чибәркәйне! Үзе – мишәр кызы! Казаннан килеп, безнең фабрикада мастер булып эшли, шушы бүлмәдә яши. Бик тәртипле, тырыш, гадел! Утыр әле аның янына... Курыкма, чәнечкеләре белән чәнчемәс!..
Ни хикмәттер, кыз да үзенең янәшәсеннән урын алуыма каршы килмәде...
Бераз сыйлангач, мәҗлесне алып баручы Хәлим абый:
– ...Инде хәзер Казан кунагын – авылдашыбыз Шаһинурны җырлатыр чак та җитте! – диде.
Янымда утырган туташ, шул сүзләрдән соң, ничектер, «дерт!»ләп китте һәм миңа карап алды. Карашында ниндидер таныш чалымнар бар иде аның! Кайда гына күрдем соң әле мин бу гүзәлкәйне?!
Тиз генә һушымны җыеп, яраткан җырымны сузып җибәрдем:
Эзләдем, бәгърем, сине,
Еллар буе тилмереп...
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп!

Вальс көе яңгырауга туташны танцыга чакырдым. Диңгезче-композитор егет Фатыйх Мөхәммәтшин белән берлектә иҗат иткән «Килермен мин...» дигән җырыбызны җырлый-җырлый вальс әйләндек без:
...Килермен мин тагын бер сезнең якларга,
Эзләрең бит синең һәр җирдә саклана.
Яшьлек чак – җырга тиң,
Тынуны һич белми,
Йөрәктә – мәхәббәт,
Сүнми ул, сүрелми!

Әлеге җырның сүзләрен язуымны да ишеткәч, туташ, түзмәде, сорап куйды:
– Сер булмаса, әйтегез әле: әлеге җырыгызны Сез кемгә багышладыгыз?
– Чистайдагы гүзәл бер кызга!
– Исемен дә әйтә алмассызмы?
– Дамирә исемле иде ул...
– Аңлашылды... Мин дә бит – Чистайдан, исемем дә – Дамирә!!.
Шул мизгелдә, хәтеремне яктыртып, ерактагы Балачак илендә калган ал күлмәкле, ак бантиклы кызыкайның кабатланмас образы-сурәте җанланды. Әйе, бу, чыннан да, шактый еллар буе инде хыялым түрендә саклап йөрткән ШУЛ ГҮЗӘЛКӘЙ иде!..
Инде мин Дамирә хакында, күптәннән кияүгә чыгып, балалар үстереп ятадыр, дип уйлап йөри идем. Баксаң, ул – шәһәр кызы – ун-унбер яшьлек чагында очраткан гади бер авыл малаена чын-чынлап гашыйк булып, шул гомердән бирле «Аның» белән очрашуны көтеп яшәгән икән!
Соңыннан Дамирәм шул хакта үзе әйткәч, тел вә сүз белән әйтеп-аңлатып бирә алмаслык тирән тетрәнү, ихлас соклану хисләре кичердем. Ә ул исә, балачактагы хатирәләрне тагын бер мәртәбә исенә төшереп, болай диде:
– ...Син бит миңа, тез башымдагы ярамны дәвалаганда: «Туебызга хәтле төзәлер!» – дигән идең. Мин һаман да синең белән яңадан күрешү көннәрен көтеп яшәдем...
Менә сиңа мә! Балачактагы Дамирәм «Туеңа хәтле төзәлер!» дигән сүзләремне «Туебызга кадәр...» дип аңлаган икән...
Әнә шулай, «Кыргый роза» белән дуслыгыбызны яңадан яңартып җибәрдек. Сеңлем Саҗидә исә Дамирәне үзенә ияртеп, туган авылыбыз Арташка да алып кайтып килде. Авыл башындагы Локман абыйлар өенә җитәрәк, ташка абынып егылып, ул тагын шул ук тез башын җәрәхәтли.
Әбиебез Миңлекамал исә моны яхшыга юрады:
– Безнең якның шифалы туфрагы да сине үз иткән, кызым! Бер дә борчылма, туеңа хәтле яраларың төзәлер... Күңелем сизә: Арташ килене дә булып куярсың әле, Аллаһы боерса!.. Тубылгытауда очраткан чакта ук бик ошаткан идем бит мин сине...
Юраганы юш килде әбиебезнең. Озак та үтми, һәр ике якның да хәер-фатихаларын алып, 1969 елның 22 декабрендә Мамадыш ЗАГСында паспортларыбызга «Мәңге бергә!» дигән мөһерләр суктырдык. (Ул чакта мин, әти-әниемә, туганнарыма матди яктан ярдәм итү максатыннан, университетның читтән торып уку бүлегенә күчеп, Мамадыш район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли идем.) Аннары Чистай шәһәрендә никах укытып, 1970 елның гыйнвары башында, якын туганнарыбыз, дусларыбыз белән бергәләп, Кукмарада гөрләтеп туй үткәрдек...
Тагын шунысын да искәртим: Дамирәмнең тез башындагы яралары «Җ» хәрефен хәтерләтеп җөйләнде. Җиләк яфрагыдай яшел, җиләк чәчәгедәй ак, җиләкнең үзедәй ал-кызыл төсләрне яратканга һәм, әлбәттә инде, тезендәге серле «Җ» тамгасын да искә алып, гомерем буена бик яратып, «Җанҗиләгем!» диеп йөрттем мин Аны.
Кадерле Әтиебез – Әхмәтсафа Мостафа улы белән сөекле Әниебез – Гөлзәйнәп Ибраһим кызы да, бертуган энеләрем һәм сеңелләрем дә бик яраттылар Дамирәмне. Тышкы матурлыгы белән эчке матурлыгы бик тә тәңгәл килгән иде Аның!
Тормышның җитди сынауларын Дамирәм белән кулга-кул тотынышып уздык. Бер-беребезне укытып чыгарып, җаваплы вазифалар башкардык. (Казанда хәләлем хокук һәм сәламәтлек саклау, төзекләндерү оешмаларында эшләде.) Балалар, оныклар үстердек. Катлаулы операцияләр кичергәндә бер-беребезгә ышанычлы, ныклы терәк булдык...
Дамирә безнең гаиләгә 13 нче кеше булып килде. Мәгълүм булганча, төрки дөньяда «13» саны иң бәхетле саннардан санала. Дамирәм дә ишле гаиләбезгә бәхет, шатлык-куанычлар гына китерде. Әти-әниебезне, үз әти-әниседәй күреп, ихластан хөрмәтләде. Кукмарага, аннары Казанга күчкәч тә, безнең туганнарыбыздан күңел җылысын кызганмады ул.
Биредә үзенчәлекле прозаик һәм журналист сеңлем Илсөяр Тимербаеваның Дамирәмә багышлап язган «Җиңгәчәй» дигән кыйссасыннан бер өзек китереп үтим әле:
«...Барыбызны да дисәм, ялгыш булмас, Әни белән Әти канаты астыннан чыккач та, безне Шаһинур абый белән җиңгәм тәрбияләде. Бары тик уныбызның өчесе генә «Кукмара мәктәбе» аша узмады. Чират гел кабатлана – беребез мәктәптә укуын тәмамлап, Кукмарага училищега килә торды, икенчебез һөнәр алып китә торды. Беребезгә дә һичкайчан караңгы чырай күрсәтмәгән нурлы йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле-шәфкатьле җиңгәбезгә рәхмәтләребезне әйтеп бетерә алдык микән соң?!
2007 елның августында Чаллыга соңгы килүендә дә: «Утыр әле яныма, рәхәтләнеп бер сөйләшик әле», – диеп, тормышның ачысын-төчесен инде күп күргән җиңгәм, киңәшләрен биреп, алдагы көннәргә ничегрәк карарга, үзеңне ничегрәк тотарга кирәклекне искәртте. Әйтерсең лә, саубуллашырга килгән... Барлык хатирәләрне яңартып, бик озаклап серләшеп утырдык. Ахыргы тапкыр булган икән шул. Юкка гына: «Бик яратып яшим Шаһинурымны!» – дип әйтеп калдырмаган. Өч ай да үтмәстән, аны Аллаһы Тәгалә үз хозурына алды. Әнисенең – Рабига кодагыебызның! – куенына ук барып ятты җиңгәм...»
Әйе, Дамирәмнең гомере бик вакытсыз – 2007 елның 1 декабрендә Казан-Чистай юлында, фаҗигале төстә, автоһәлакәттә өзелде. Әмма сөеклем миңа яңа «Мәхәббәтнамә» дастанын язарга рухи көч-дәрт, тылсымлы каләм вә күңеледәй чиста ак кәгазь калдырып киткән икән. Аның вафатыннан соң, көне-төне эшләп, «Җанҗиләкле гомерем мизгелләре» дигән шигъри китабымны «дөньяга тудырдым»...
«Дөньяга тудырдым» дигәч тә, балаларыбыз турында да бер-ике сүз әйтеп үтим әле. Без, Дамирәм – «Җанҗиләгем» белән бергәләп, Рушан һәм Гөлназ исемле иманлы-тәүфыйклы, җәмгыятебез өчен файдалы шәхесләр үстердек (улыбыз – Республикабыз башкаласындагы туристик фирмаларның берсендә җитәкче, хаҗи; кызыбыз – галимә, ветеринария фәннәре кандидаты). Кияү-киленнәрдән дә уңдык. Берсеннән-берсе сөйкемле, тырыш алты оныгыбыз – Динә, Морат, Җәмилә, Рәхимә, Ибраһим, Раил – күңелләрне сөендереп, тәртипле-иманлы булып үсеп киләләр, Аллаһыбызга мең шөкер! Динәбез, Казан дәүләт техник университетын (КАИны) уңышлы тәмамлап, Динар исемле булдыклы егет белән матур гына гаилә корып та җибәрделәр. Хәзер исә Булат исемле «дәү егет»не үстерәләр. Димәк, Тормыш җырын инде варисларыбыз дәвам итә!..
...Улыбыз Рушан элегрәк еш кына бездән: «Ничек сез шулай бер-берегезне бик яратып яшисез?» – дип сорый торган иде. Мин исә аңа: «Әниең гел сагынып көтеп торсын өчен, шактый вакытымны, эзтабар язучы буларак, командировкаларда йөреп үткәрәм бит... Шуңа үзем дә Аны бик сагынып кайтам!» – дия идем...
Дамирәм хәзер үзе дә озак сроклы командировкага киткән кебек. Гел сагындырып торыр өчен!.. Әмма без Аның белән киләчәктә – бакый дөньяда – барыбер очрашачакбыз бит! Кайчан да булса... Әйе, ул көн барыбер киләчәк... Мине әле хәзер дә «Җанҗиләгем»ә карата булган ихлас сөю хисләре яшәтә һәм рухи яшәртә!.. Чөнки Дамирәм һәрчак үзенә тартып торучы искиткеч якты балкышка ия булган изге затларның берсе иде. Аңа багышланган мәңгелек мәхәббәт җырын һәрвакытта күңелемнән көйләп йөрим. «Җанҗиләгем»нең гомере хәзер – җыр канатларында:
Килермен мин тагын бер сезнең якларга,
Йөрәктә урын юк, бәгърем, башкага.
Гомерем буена
Гел сине эзләрмен –
Нур сибәр юлымда
Һаман да күзләрең!..

* * *
...Инде ул еллардан соң күпме сулар аккан; сандугачлы, шау чәчәкле күпме язлар, җиләкле җәйләр, серле-сихри көзләр килгән. Студент елларында башкарган җырларның байтагы онытылган да инде. Әмма «Килермен мин...» җыры – һаман да халкыбыз телендә! Ул инде җыр китапларында да күптәннән үзенең лаеклы урынын алды. Шунысы куандыра: аны олысы да, кечесе дә бик теләп башкара. Әлеге җырны моннан ун ел чамасы элек бик үзенчәлекле яшь артистка Ләйсән Хафизуллина башкаруында да бик яратып тыңлый идек... Хәзер дә, һәр елны үткәрелә торган «Сабакташлар очрашуы»нда да, яшьлегебез җырын бергәләп яңгыратабыз. «Килермен мин...» җыры, үткән чорыбыз гимны булып, бернигә дә карамый, еллар күкрәгендә күкрәп яшәвен дәвам итә!..
 

Шаһинур МОСТАФИН

Комментарийлар