Логотип «Мәйдан» журналы

Ашкын йөрәк

Зөлфәт туктаусыз хәрәкәттә иде.

Уе-фикере, хис-кичерешләре белән, сөйләгән сүзләре белән, йөз чалымнары, кул ишарәләре белән. Зөлфәт утырып торганда да сабырсыз, нидер китереп чыгара, җилкенә, очкынланып, чәчрәп тора. Аның ашкын йөрәге гомеренең азагына кадәр тынгы белмәде. Бер елны Зөлфәт, башы белән бик каты бәрелеп, инсульт алды. Ул яткан травмотология больницасына хәлен белергә баргач, мин үз гомеремдә беренче мәртәбә аның бик кыенлык белән хәрәкәтләнүен күреп хәйран калган идем. Зөлфәтнең мондый хәлдә булуына һич тә ышанасы килмәде. Аның авыруы шактый озак сузылды. Казанга баргач, хәлен белеп чыгыйм дип, әлеге больницага кабат сугылсам, Зөлфәт бер көн элек кенә терелеп кайтып киткән. Фатирына баргач, кочаклашып күрештек. Зөлфәтнең башы күккә тигән, йөзе кояштай балкый.
– Малай, көн саен шигырь яздым да шигырь яздым, — ди. — Әле син аларның нинди шигырьләр икәнен белсәң! — Шулай диде дә өстәлгә шигырь язылган бер кочак кәгазь китереп салды.
Фирая «ә» дигән арада мул табын әзерләде. Әлбәттә, Зөлфәт сеңлесе Назиләнең гаилә хәлләрен сораштырды. Назилә мин җитәкләгән район газетасы типографиясендә 1978 елдан бирле эшли иде. Минем Казанга барасымны белсә, ул «абзыкайга бездән сәлам әйт», дип өзгәләнеп кала. Мин аларның сәламнәрен Мөслимнән Казанга, Казаннан Мөслимгә күп еллар буе намус белән ташучы кеше буларак, бу юлы да сеңлеләренең сәламнәрен бөтен шартына китереп, кайнар килеш аларга җиткердем. Ниһаять, Зөлфәт төп эшенә — яңа шигырьләрен укырга кереште. Мин аларны сокланып та, гаҗәпләнеп тә тыңладым. Башы җитди яраланган, инсульт алган кешенең мондый шигырь язуы могҗиза иде! Фирая ханым да шушы хакта аның врачыннан сораган булган икән. «Башы зарарланса да, аның интеллектына тимәгән», — дип җавап биргән врач.
Без төне буе шигырь укыдык, шигырь укудан туктаган арада дөньяны үзебез аңлаганча сүттек тә җыйдык, сүттек тә җыйдык. Аның икебезне дә биләп алган җилкенүле халәте безгә дөньяны гына түгел, җиһанны сүтеп җыярлык та көч биргән иде ул сихри төндә...
Зөлфәтнең башкаларны буйсындыручы, үзенә тартучы магниты бар иде. Ул иярмәде, аңа иярделәр. Зөлфәт беркайчан да җилгә уңай бармады, һәрчак күкрәк киереп, йөзен карлы буранга куеп, башын югары чөеп атлады. Ул әзер юлны яратмады. Туры юлдан барган чакта, нишләптер, кинәт кенә читкә борылып, үз сукмагын салды. Алдын-артын артык карап та тормады кебек.
Район газетасы редакторы булып эшләгән еллар. Мең төрле мәшәкать, эшнең берсен башлыйсың, икенчесен ташлыйсың, туктаусыз телефон шалтырый, типография материал сорый, райком колхоз-совхозларга чыгарга ашыктыра, бюро белән куркыта... Бу эшләр мәңге бетмәс, шул мәшәкатьләреңнән ничек котылырга белмичә өзгәләнгәндә, коридорда Казаннан кайткан Зөлфәтнең көр тавышы ишетелә, ул да булмый, ишекне ат арбасы сыярлык киереп ачып, кояштай балкып, Зөлфәт үзе дә килеп керә. Күрешеп бер мизгел үтүгә, аның халәте сине тулысынча биләп ала, күңел күтәрелә, теге мең төрле мәшәкатьләр шундук онытыла... Бүлмәгә аны якын иткән дус-ишләр дә җыелыша башлый. Хәзер дөньяга син хуҗа түгел, ул хуҗа. Нинди эшләр белән йөрүен, кайчан, кемгә, ничә көнгә кайтуын да сорый алмыйсың, сорасаң да, бернинди ачык җавап ала алмаячаксың. Чөнки ул моны күп чакта үзе дә белми. Бәлкем әле төп юлдан читкә каерып сиңа керүедер. Теге мең төрле мәшәкатьләрең хакында аңа сүз кузгатуның да файдасы юк, ул аларны ишетми. Ул җилкенеп-ашкынып туктаусыз нәрсәдер сөйли. Бу сөйләү – ни турында гына булса да – туган җирне сагыну авазы. Бу – Мөслим белән, безнең белән очрашу шатлыгы. Ул ни сөйләсә дә, авызына гына карап торасың. Теле телгә йокмый. Бөдрә чәчләре тагын да кабарыбрак китә, зәңгәр күзләре очкынланып яна, тавышын Илһам Шакировны тыңлаган кебек тыңлыйсың. Менә бусында авылдашы Әсгать Хәеркәев турында сөйли. Әсгать шигырьләр яза, бер-ике кечкенә китап та чыгарды, Түбән Кама районының Прости дигән авылында управляющий булып эшли. Үз дәрәҗәсен саклый торган горур кеше. Казанга Зөлфәтләргә гел барып йөри Әсгать, бер-берсен үлеп яраталар. Шуның турында Зөлфәт менә болайрак сөйли:
– Әсгать үтә дә ярдәмчел бит ул. Кеше өчен соңгы ыштанын салып бирә. Нефтьчеләр аңардан ниндидер ярдәм сораганнар, Әсгать тегеләрнең күңелләре булырлык итеп ярдәм иткән. Нефтьчеләр бай халык, моңа акча биреп карыйлар — Әсгать алмый акчаны. Бәлкем хуҗалыгыңа кирпеч, цемент, торба китерербез, диләр нефтьчеләр. Кирәкми, ди Әсгать тыныч кына. Аптырый егетләр, берәр ярдәм күрсәтик инде сиңа да, дип ялыналар, еламыйлар гына. Шуннан Әсгать тегеләрне шаккатырып болай ди: «Акчагыз да, кирпеч-цементыгыз да, торбаларыгыз да үзегезгә булсын», — ди. Әз генә туктап тора, тегеләр колакларын шомрайтып, авызларын ачып, бу ни әйтер микән дип тын алмыйча көтәләр. «Сабантуй көнне вертолетыгыз мине авыл сабантуеннан әйләндереп алып килсә, шул җитә», ди. Шапылдатып кул сугып ризалашалар, нефтьчеләр өчен бу пүчтәк бер нәрсә. Бәйрәм җитә, вертолет дөр-дөр килеп төшә, Әсгать менеп утыра. Кайтып җитәләр болар Сәет сабантуена. Бәйрәм менә башлана-менә башлана дип торганда, зәңгәр күктән чикерткә кебек канатларын болгап, мәйдан янына вертолет килеп утыра. Бөтен халыкның күзе шунда. Бөтенесе баш вата: кем килгән, Мәскәүдәнме, Казаннанмы, президент үземе, әллә министр-фәләнме? Менә вертолет ишегендә Әсгатьнең пәһлеван гәүдәсе күренә. Түп-түгәрәк акыллы йөз. Шикәрдәй ак күлмәк, затлы костюм-чалбар, иностранный галстук. Кемнәрдер йөгерешеп килә, чак маңгайларын җиргә бәрмиләр. Әсгать акрын гына төшә, малай. Гәүдә, кыяфәт куди чурт! Вәкарь белән генә атлап, мәйдан буенча китә. Кайсының кулын кыса, кайсына бармагының очын гына тигерә, кайсына баш кына кага, кайсы белән исемен әйтеп исәнләшә, кайсына баш кына ия. Мәйданның күзе Әсгатьтә, Әсгатьнең күзе мәйданда. Менә бу бервакыт бәйрәмне оештыручылар, колхоз җитәкчеләре турына җитә. Үзе өчен мөһим дип санаганнары белән кул биреп күрешә. Бөтен мәйдан күзәтә: Әсгать нишләр? Бу бит инде сиңа министр гына түгел. Үз вертолеты белән каян кая кайткан. Колхоз, авыл җитәкчеләрен әрләп ташласа да, бер сүз әйтә алмыйсың. Әсгать – акыллы егет. Нишләп сабантуй көнне аларны әрләп торсын ул?
– Шушлай дәвам итегез! – ди дә салмак адымнар белән вертолетына юнәлә, күтәрелеп ишегенә баскач, кул изи һәм, марҗа көянтәсе кебек пырылдап вертолет һавага күтәрелә...
Зөлфәт Әсгатьне хурлап түгел, яратып сөйли. Моны тыңламыйча мөмкин түгел. Ул ни генә сөйләсә дә, күз алдына тере тормыш күренеше, кемнеңдер матур характер сыйфаты чагыла.
Зөлфәт беркайчан да сүзгә кесәгә кермәде. Миңа сөйли:
– Академия театрына кереп киләм, ишектә Празат белән очраштык. Кулына бер чиләк балчык күтәргән.
– Нәрсә ул? – дим.
– Туфрак, — ди Празат.
– Авыр туфрагың җиңел булсын! – дидем дә кереп киттем.
Аның бу искиткеч тапкырлыгыннан күтәрелеп көләбез. Андый очракларның барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел.
1977-1978 еллар булгандыр. Өй кечкенә, һич югы язып утырырга бер бүлмә булыр дип, бәләкәй генә янкорма ясап ятам. Түбәсе ябылган, тәрәзәләр куелган, баз казылган. Идән сайгаклары өрлекләр өстенә аркылы-торкылы таратылган. Тәртипле генә эшләп ятканда, һәрчак тәртипне бозучан Зөлфәт килеп керә.
– Әйдә, өстәл янына утырабыз, – дип мин дә, хатыным Сәйденур да кыстыйбыз.
– Юк, — ди Зөлфәт кистереп. – Мин коммунизмның ничек төзелгәнен үз күзләрем белән күрәсем килә.
Аңлашылды. Ризыкларны таратып ташланган сайгаклар өстенә ташырга мәҗбүр булды Сәйденур. Талантлы татар шагыйренең бөек хыялларын сүндерә алмый иде ич инде ул. Зөлфәт белән озак гәпләштек. Соңыннан Зөлфәт болай дип сөйләп торды: «Мәскәүнең иң кәттә рестораннарында типтереп йөргән булды, ну мондыен таба алмадым. Монда бит ашарга гына түгел, төшеп дөмегергә базына кадәр әзер иде!..»
Ләкин очрашу моның белән генә бетсә, ул Зөлфәт белән очрашу булмас иде. Төнге сәгать икенчеләр киткәч, ул «Сәеткә китәбез», ди башлады. Юллар шыр бозлавык, әгәр юлга чыксаң, кәфенеңне муеныңа урап кына чык.
– Зөлфәт, дим, бу вакытта авылга кайтып, ничек кеше уятып йөрмәк кирәк, дим.
Тарткалашу шактый барды. Зөлфәт ахырда әйтә:
– Фоат, мин шушының белән генә яшим бит, — ди. – Миңа тәэсирләр кирәк, – ди.
Яшермим, мин аны Сәеткә илтә бармадым. Әмма барыбер аның теләген канәгатьләндердем. Беләм – аңа карышып булмый, аның аурасы барыбер сине буйсындырачак. Ул төн уртасында авылга кайтып кемнәрне уяткандыр, ниләр сөйләшкәндер – анысы миңа караңгы...
Зөлфәт, тирән фәлсәфи шигырьләр язуына карамастан, үзе сабый бала кебек иде. Ул сине бүген кочаклап алса, иртәгә исәнлек бирмәскә дә мөмкин. Ул табигать төслерәк иде. Табигать – стихия бит. Үзенең ник давыллаганын, ник тынганын белми. Әмма стихия табигать кануннарына төгәл буйсына. Зөлфәт шундый иде. Кызганыч, андый кешеләр юк инде. Табигать тә буталды, кешеләр дә үзгәрде. Зөлфәтне мин бу дөньяның беркемгә дә буйсынмаган тере җаны буларак сагынам. Ул үзенең бөтен иҗаты белән шуны раслады. Теләсә кем сине былбылдан чактырып, елан сайравын тыңлата алмый.
Зөлфәт Ходайга багышлап бик күп шигырьләр язды. Ләкин әтисе Госман абыйны ул Ходай белән тигез санамады микән? Кыска гына очрашуларда да аның әтисенә булган олы хөрмәте сизелми калмый иде. 1993 елда Госман абый бик нык авырып китте. Гомере буе тимерче булган кеше, яңа мәчет салдырып, әле генә аның аен куйдырган мулла бу дөньядан китәргә тиеш түгел иде. Зөлфәт 1993 елның 18 маенда шигырь язды, ул шигырь районыбызның «Авыл утлары» газетасында басылып та чыкты:
 
Берүк!
(Әткәбезнең яман көннәре)
 
Берүк, әткәй, үлә генә күрмә! –
Әле генә көтү көттек бит,
Дөнья йомгагының җеп очларын
Табып, шул йомгакны сүттек бит...
Син үләргә тиеш түгел, әти! –
Шигырь иттең бит син тимерне...
Никтер язмыш шул тимерне түгел –
Нәкъ үзеңне килеп җимерде.
Әйттең: «Мин дә шигырь чыгардым бит...
Онытылган ләкин, нишләтим?
Кил, кочаклап утыр әле мине,
Уртак булсын шушы бишмәтем...»
Өннәреңне, моңнарыңны саклап,
Күпме генә еллар үтелде –
Язылмаган,
Ләкин онытылмас,
Үзәк өзгеч шигырь шикелле.
Үлмә, әткәй, үлә генә күрмә!
Гөнаһсыз син Дөнья алдында.
Бирсен сиңа Ходай яшәү көчен,
Сеңгән аңа
Тимер һәм Дога.
Кирәк түгел безгә кем булуың...
Үлә генә күрмә тик бары –
Безгә очсын сиңа төбәп куйган
Җәһәннәмнең утлы уклары.
Җанкаеңны синең җылытырга
Йолдыз өепме ут дөрләтим?
Синнән мәхрүм калган җир ятимме?
Син ятимме җирсез – кем ятим?!
Берүк, әткәй, үлә генә күрмә!
Шартлат чыбыркыны! –
Шул чакта
Күкнең эре якты бер йолдызы
Очкын булып тамсын учакка.
 
Ни аяныч, 24 майда, табигать шау чәчәккә күмелгәндә, дөньяга Зөлфәт дигән талантны биргән гади тимерче мәңгегә күзләрен йомды. Каты тимерне кайнар утта кыздырып, ни тели шуны ясаган ил агасы әдәбиятка иң нечкә, иң нәзакәтле хисләрне җырлаучы улын калдырып китте. Парадокс, әлбәттә. Ләкин бу тормыш парадокслардан гына тора түгелме соң? Без шул парадоксларны күргәндә бәхетле, күрмәгәндә бәхетсез, дип әйтергә дә мөмкиндер. Госман аганың вафатын Яңа Сәет кешеләре дә җиңел кичермәделәр. Авыл изге кешесен, элекке тимерчесен, хәзерге мулласын, җиде бала атасын югалтты. Ул җаны-тәне белән мәчет салдыру өчен тырышып йөргән, аның манарасын күтәргәч, менеп азан әйткән һәм... берничә көннән дөнья куйган. Күрәсең, Госман мулла изге кеше булган. Авыл картларының сөйләвенчә, зиратка барганда аның җеназасының дүрт почмагы турында һавада дүрт кош талпынып барган... Шагыйрьнең газаплы кичерешләрен дә, кайнар күз яшьләрен дә бизмәнгә салып булмый. Ләкин әтисенең җидесен үткәреп, Мөслимгә сеңелләренә кайткач, аңа нидер була: бәгыре өзгәләнеп йөри-йөри дә кулына каләм ала һәм ак кәгазь битләренә яралы күңелен бушата башлый. Бу көн 29 май була. Шагыйрь көне буе шигырьләр яза, авыр кайгы дөньясыннан хәят яктысына талпына. 29 май көнне шагыйрь Зөлфәт кичергәннәрне без укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык. Ә, юк, кичергәннәрне түгел! Бу юллар – аның йөрәк тибешенең, кайнар уй-тойгыларының кайбер мизгелләре генә.
Минем шушы сүзләр белән ул шигырьләр «Авыл утлары» газетасында басылган иде. Менә аларның кайберләре:
 
Мулла Госман мәчете
(Яңа Сәет авылында мәчетнең кабаттан күтәрелүе шәрәфенә)
 
Иблис җанлы бәндәләрне
«Алласыз», — диләр иде.
Азган-тузган авылларны
«Мулласыз», — диләр иде...
Сафлыгын саклап авылның,
Барлык чиста горефен,
Әткәй җаным,
Адым саен
Дога укып йөрешең.
Салих муллабызның йортын
Шыр «кызыл» талаганда,
Мәгълүм комсомоллар килеп,
Уйнап-шаркылдашып көлеп
Манара аударганда.
Минзәләдән күренгән ай
Туфракка чумган мәлдә,
Уйлы картлар уйлагандыр:
«Болар соң нинди хәлдә,
Киләчәктә яшәрләр дә,
Иманнары ни булыр?
Йә Хода!
Аларга
«Мөртәт»
Дигән тамга сугылыр»...
Менә шундый фаҗигадән
Коткарырга халыкны,
Әткәй, синдәй муллалары
Бу халыкның калыкты.
Гомерең буе хыялланган
Мәчетең ачар көндә,
Җаннардан иблис кавеме
Еракка качар көндә —
Гарешләргә аштың ләса...
Юк,
Түгел гүрләреңнән –
Ишетелер синең пакь догаң
Шул мәчет мөнбәреннән.
Мулла Госман мәчетенә
Ярлыкау сорый-сорый,
Килерләр яңа буыннар,
Юллардан урый-урый.
Килерләр яңа буыннар...
Искә алырлар сине...
Әткәм рухы!
Гомерлеккә
Гел юлдаш булсаң иде.
Тарихларның кәүсәрендә
Юыйкчы йөзебезне.
Бисмилләһиррахмән-иррахим –
Ярлыка, Ходай, безне!
Хаклыгын күрсәт Син юлның
Мең юллар арасыннан!
Мәхдүм Дөлфәт догасы бу,
Кабул кыл, Ходай,
Тәмам.
 
***
Сине түгел – тарихны мин күмдем.
Хәер, күмдем түгел, җирләдем.
Хатирәңне әмма,
Хәтереңне
Юк,
Вакытка, әткәй, бирмәдем.
Ил чорлары китте синең белән,
Газаплысы, авыр, карасы.
Сез яшәгән еллар
Кешеләрнең
Һичбер төзәлмәслек ярасы.
Барысы да хәтеремдә сыман,
Тик
Берни дә юк сыман исемдә,
Син килеш мин телсез килеш
Шыр адашып йөрим Мөслимдә.
Ә Мөслимдә чәчәк коелган чак.
Ах, дулады шомырт бураны –
Бураннарның
Кара җир өсләрен,
Кайгыларны аклый торганы.
Вакыт түгел – язмыш иркендә шул,
Барысы да язмыш иркендә -
Хатирәңне әмма
Хәтереңне
Беркемгә дә бирмәм, беркемгә!
 
Дүрт кош
 
Күп нәрсәләр онытылыр,
Әмма калыр исемдә
Картларның тын гәп корганы
Әткәйнең җидесендә.
Ил картлары! Терәк – сездә
Тәңренең үз алдында,
Никахсыз бер гаиләгә
Әйләнеп бара дөнья.
Түбәтәен басып куеп,
Әйтә иде әткәбез:
— Нишләде халык? Без тәмам
Явызланып бетәбез!
Улларым минем, кызларым
Усалланышса әгәр –
Каберемне онытыгыз,
Көтмәгез миннән хәбәр!
... Әткәй,
Илләр сугышса да,
Тату булыр кавемең –
Тере җанны яратырга
Өйрәтүче син идең.
Тимер суктың син бу җирдә,
Иктең, агач үстердең.
Быжаннар белән сөйләштең,
Кырмысканы үз күрдең.
Без яшәгән зур дөньяның
Үзәге кебек идең.
Сөйләшә картлар
Тын гына –
Дөньялар дәвам итә -
Фәрештә канаты җиле күкләрдән тиеп китә.
Сөйләделәр: соңгы йортка
Саф җанны илткән чакта,
Безнең өстә нәкъ шул дүрт кош
Талпынып очып йөргән –
Күренмәс фәрештәләрне
Догалы картлар күргән...
Белмим,
Хакмы ул манзара,
Япа-ялгыз калганда.
Дүрт кош дүрт сагыштан әрнеп,
Сыкрана бу җанымда.
Инде хәзер чиксезлектән
Карыйм сиңа мин тынып –
Җеназаның дүрт чатында
Дүрт кош тора талпынып.
Күп нәрсәләр онытылыр...
Бары-югы була тора,
Әткәемнең җидесе бу,
Картлар әңгәмә кора.
Еллары үтеп тора –
Йомгакны сүтеп тора.
Алда ниләр көткәннәрне
Ходайдан гына сора.
 
Яз
 
Бу дөньяда ак болытлар
Кайлардан килә дисәм,
Мөслимнең чәчәк җилләре
Болытлап менә икән!
Болытлап менә икән дә
Җирнең бизәге булып.
Тарала икән илләргә
Мөслимдәге һәр шомырт.
Өй түрендә туктый гүя
Оҗмахның болытлары.
Оҗмах болыты шикелле
Мөслимнең шомыртлары.
Шомырт йөзә бакчадагы
Ак болытлар өстендә.
Яз булмый бүтән җирләрдә,
Яз була тик Мөслимдә.
 
 
Зөлфәт гомер буе ашыкты. Аның тыныч чагын минем күргәнем булмады. Шагыйрьләр шулай янадыр ахрысы. Ул үзенең юбилеенда Академия театры сәхнәсеннән:
- Шагыйрьләр 27-37 яшьтән үләләр инде ул. Миңа бирелгән 60 ел гомер аерым бүләктер, — диде.
Шуннан соң Зөлфәт озак тормады. Без аны Мөслимнән килеп зурлап җирләдек. Гомер буе кояш кебек балкыган, туктаусыз кабаланган, ашыккан Зөлфәтебез мәңгегә күзләрен йомды... Ышанасы да килми. Ләкин ни хәл итәсең? Дөнья шулай корылган. Кемнең кайчан китәсен белеп булмый.
 

Фоат САДРИЕВ,

 

Татарстанның халык язучысы.

 

 

 

Комментарийлар