«Мәйдан» №5, 2005 ел.
Ветеран язмышы
Бөек Ватан сугышында катнашучылар, совет чорында җитәкче урыннарда эшләгәннәр, ягъни тулы бер буын — фидакарьләр буыны язмышы хакында сөйләгәндә, шәхсиләштерү аша гына дөреслеккә ирешергә мөмкин. Алар...
Бөек Ватан сугышында катнашучылар, совет чорында җитәкче урыннарда эшләгәннәр, ягъни тулы бер буын — фидакарьләр буыны язмышы хакында сөйләгәндә, шәхсиләштерү аша гына дөреслеккә ирешергә мөмкин. Алар арасында башкалар мәнфәгатьләрен өстен санаганнар, үзләренең сугышта катнашуын калкытып куймыйча, өстенлекләр таләп итмичә яшәүчеләр дә күп. Ветеран хокукларын дауламыйча, чиратсыз кермичә, хәтта бушка бирелә торган даруларны да сатып алып яшәүчеләр... Ләкин җәмгыять андыйларны күрер хәлдә түгел: массакүләм мәгълүмат чараларында хөкүмәт тарафыннан хәерче хәленә төшерелгән ветераннарның елга бер бушка мунча кергән яки йөз сум ярдәм алган өчен рәхмәт әйтүен, яки шушы «ярдәм» эләкмә-гәннәрнең шаулашуын гына очратасың... Ни кызганыч! Ә бит бушка мунча керүне мескенләнүгә санаган, әлеге «ярдәм»нәрне сорап йөрмәгәннәр дә санап бетергесез! Сүзебез шундыйларның берсе турында булыр.
Башкалар күңелендәге хатирәләрдә яшибез без. Тәкъдим ителә торган язма да шундый сәхифәләр рәвешендә язылган. Ул — Җир Кешесе, Республикада иң озак — кырык өч ел колхоз председателе булып эшләп ялга чыккан, Бөек Ватан сугышы инвалиды Фатих Салих улы Салихов хакында...
Беренче улы тугач та икенчесен көтә башлый Салих. Ләкин язмышның үз үлчәве дә үз чираты: юкса, яңа гомер бүләк итәр өчен ачлык — 1921 елны сайлар идемени? Алай гына булып калса икән: ачлык елны туган малай дөньяга аваз салуга, әнисенең күзләре мәңгегә йомыла...
Авыр кайгысын уртаклашырга килгән туган-тумача, Салихның малайга Фатих исеме кушарга җыенганын белгәч, дәррәү каршы төшә. Ничек инде ул: кул арасына керә башлаган олы малай (яшь аермалары ун ел) Фатих исемле, бүтән ат беткәнмени?
Ләкин Салих үз сүзен сүз итә: Фатих, димәк, юл яручы, җиңүче булыр улларым, ди. Аңлатып та бирә: «Әбелфатих — әти баласы, нәсел өчен терәк, ә Мөхәммәтфатих — ил-көн өчен терәк. Бер тамырга тоташкан, бер исем йөртәчәк имәннәрем алар!»
Әтиләре юраган юш килә. Әбелфатих үз ягында хөрмәтле карт булып дөньядан киткәндә ун бала, нәселдә җиде ир-егет калдыра. Холкы белән шаян-шук, җор телле, оста куллы, кешеләргә акыллы киңәш бирергә һәрчак әзер Әбел нәселнең тарихын, көлкеле-гыйбрәтле сәхифәләрне әллә белеп, әллә үзе уйлап чыгарып сөйләп утырырга ярата иде. Кызып китеп, нәсел башын төркиләрнең иң борынгы кешесенә үк алып барып тоташтыра. Кайчак Римга нигез салган, бүре имезеп үстергән малай нәселебез агачының орлыгы булып чыга! Кайчак Рим хакындагы риваять безнең нәсел тарихыннан «урлап, күчереп алынган» дигән нәтиҗә ясала... Шушы әкиятләргә кушып, дүр әти (дәү әти) әллә нинди кызыклар уйлап таба. Унга кадәр санарга өйрәнү аның ун газизенең исеме белән бергә ятлана. Беркайчан боегу белмәс, җор телле Әбел бүгенгеләр хәтерендәге гаҗәеп истәлекләрдә яши. Мәсәлән, бу нәселнең барлык баласы-чага-сы, оныгы-оныкчасы дүр әти-Әбелнең кар шөлләгәч куянга алып барасын көтә-көтә үсте. Әбел әйтүенчә, кар шөлләгәч куяннар авыл янындагы агачларны кимерергә киләләр дә, карга батып калалар икән! Шундый көнне барып, колаклары гына күренеп торган «кылый күз»ләрне җыеп капчыгыңа тутыру берни тормый! һәр балага шундый «ау»га алып бару вәгъдә ителә. Әй елның шул вакытларын көтүләр! Шул көннең дүр әти килә алмаган килеш узып китүләре...
Ә Мөхәммәтфатих — Фатих Салих улы Салихов гомерен ил-көнгә хезмәт итеп, кешеләргә файда китереп яши. Акыллы, зыя-лы-затлы, туры сүзле, бераз гына хәйлә-кәррәк-мутрак, ләкин бөтен барлыгын хезмәткә багышлаган бу улы белән дә горурланыр иде Салих.
Тупсаны атлап, урамга аяк басуга, мең төрле яңалык көтеп тора икән нәни кешене. Күрше малайлары белән танышу кай арада тәпәләшүгә барып җиткән дә, кем авызыннан төшкәндер инде ул шомлы сүз? Елаганын яшерергә теләгән хафалы улыннан нинди сорау ишетәсен белә Салих: бу нәселнең һәр нәни кешесе буыннан-буынга бирә килә, тормыш белән күрешүне шул сөальдән башлый.
— Әти, нигә бүре диләр безне? Без шулай усаллармыни?
— Бик борынгы заманнарда Бүре дигән кеше үз ырудашларын ияртеп башкорт урманнары койрыгына күчеп килгән. Мондагы җирләрнең уңдырышлылыгы, урманнарның байлыгы, елга-күлләрнең чисталыгы тарткан, күрәсең. Усаллыгы өчен түгел, акыллы, башкаларны үз артыннан ияртерлек булганы өчен Бүре дигәннәр аны. Вакытлар үткән саен, нәсел зурайган, ике тармакка аерылган. Ак бүреләр Ык елгасына якынрак җирләрне үз иткән, Соры бүреләр Сөн елгасы тирәсенә якынайган. Менә шул Соры бүре нәселе без, улым...
Бүген дә зур нәсел булып яши Бүреләр. Мөслим районы Татар Бүләре авылыннан чыккан токым инде кайларга гына таралмаган. Киләчәктә дә үзләренең Бүре икәнлекләрен, башкаларны үз артыннан ияртерлек булганга шундый кушамат алганнарын онытмасыннар иде.
Салих карт каты куллы, туры сүзле, гаилә дәгеләргә бик тә таләпчән булган, диләр. Имеш, кышкы утыз-кырык градус салкыннарда да малайларының бияләй киеп эшләвен өнәмәгән. Ир-егет ялан кул эшләргә, туңмаска, зарланмаска, җебеп тормаска тиеш, дип санаган...
Беренче хатыны үлгәннән соң, Салих хатын-кызны өлкән балаларына мөнәсәбәтенә карап сайлаган, сынаган, диләр. Аның өйләнү тарихлары да нәсел китабына кызыклы һәм гыйбрәтле хикәятләр кебек язылып калган... Ничек кенә булмасын, бер гаилә эчендә өч хатын тудырган алты бала бертуган булып тәрбияләнгән.
Укуга һәвәслекләре белән башкалардан аерылып торган ике Фатихны шәһәргә җибәрәсе килми әтиләренең. Замана тотрыксыз, икмәк белән сәүдә эшләре дә юкка чыкты. Авылда эшли торсыннар, тормышлар үзгәреп китмәсме әле, янәсе. Шулай да кече Фатихның Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә карар кылуын хуплый. Тик тормыш үзенчә хәл кыла...
Укырга китәргә җыенып йөргән малай — Фатих янына колхоз җитәкчесе килә, бухгалтер булып эшләп каравын сорый. Ул инде барысын хәл иткән: техникумга барып, ике айга малайны, башка студентлар бәрәңге алган вакытка дип, үзләрендә калдыруларын сорап кайткан. Ә гаиләгә хезмәт көне һич тә артык түгел!
Сигезьеллык белем белән бухгалтер һөнәрен башкару җиңел булмый. Баш бухгалтер бөтенләй эчүгә сабыша, язу-сызуын алып барып, укудан сораган ике ай үтүгә, отчет бирергә кирәклеге мәгълүм була. Колхоз җитәкчесе Фатихны тагын күндерә: инде укуның хыялда гына калачагы ачыклана.
Беренче отчет хезмәт юлындагы иң авыр сынауларның берсе кебек хәтергә уела. Аны төзеп бетергәч, тикшерү-төзәтү өчен җитәкче күрше колхозның тәҗрибәле белгечен дәшә. Ул килеп, отчетның дөрес төзелгәнен әйткәч, малайның җилкәсеннән тау төшкәндәй була. Инде үзен башкаларга ярдәмгә дәшәләр!
Сугыш алды елларын күпләр әле дә тормыш эзенә төшә башлаган вакыт буларак хәтерли. Фатихның туган авылында да халык бераз иркен сулый. Ләкин афәт көтмәгән яктан килә: 1941 елның якты иртә-сендә немецлар илгә һөҗүм башлый.
Башта олы Фатих ут эченә китә, гаип була. Ә Салих картның гаиләсе кечкенә түгел: җиткән ике кыз, үсмер ике егет бар. Алардан тыш, олы Фатихның хатыны, балалары... Ләкин гаилә тоткасына—кече Фатихка да чират җитә. Җәяүле гаскәрнең гади солдаты булып утка кергән Фатих татар егетләренең кыюлыгын-батырлыгын тагын бер тапкыр үз гамәлләре белән дәлилли — шуның истәлеге булып, күкрәгенә орден-ме-дальләр тагыла. Алар арасында Кызыл Йолдыз һәм Дан орденнары аеруча истәлекле.
Сталинград иттурагычында кулын югалткан яшь егет төшенкелеккә бирелә. Кулсыз... нишләмәк кирәк авылда? Аның күңелсез уйларын сизгән-аңлаганмы, эшне тарта алыр кешеләр булмау җәфасыннан аптырапмы — Калинин райкомы секретаре Себер якларында госпитальдә дәваланучы Фатихны чакырып хат яза. 1943 елның декабрь аенда кайтып төшкән фронтовикны
хәзерге Актаныш районына керүче Түке, Зөбәер авылларын берләштергән күмәк хуҗалыкка рәис итеп җибәрәләр.
Хуҗалык тирә-якта усаллардан санала. Инде эш тапшырып йөрүче элекке җитәкче белән уртак тел таба алмыйлар, аны китәргә мәҗбүр итәләр. Тәртип беткән, иң эре малчылык тармагына ия төбәкләрнең берсендә күпләп мал кырылу башланган. Фатихка да, беренче күрүдә үк, кайтып китәргә киңәш бирәләр!
Түкедәге беренче таңы атып килгәндә, Фатих фермага килә һәм монда эшләүчеләрнең малларга дигән онны бүлешеп яткан мәленә тап була. Баксаң, кешеләрнең өйләрендә балалары ач, ашатырга калмаган, уртак маллар өлеше — карап торган хәзинә икән. Тирә-юньдә ачлык хөкем сөрә. Райондагы Качкын авылында рәис ачтан үлә, Әнәк авылы рәисен дә ач үлемнән чак кына коткарып калалар.
Түкедә бер гаиләнең агулы башак ашап үлеп киткәнлеген белүгә, яшь җитәкче сыеры булмаган һәр хуҗалыкка хезмәт хакы хисабына көн саен ярты литр сөт бирү хакында боерык бирә. Авылда ачлыктан үлем шуның белән туктатыла, ләкин факт район җитәкчеләренә мәгълүм була. Башбаштаклыкта гаепләүләр башлана, каты шелтә белдерелә. Ләкин кабат районда кинәт кенә ачлыктан үлем көчәеп китә: көн саен өчәр йөз кеше күмәләр. Район җитәкчесе Фатихның хаклы булуын таный: аңа шелтә белдерелмәгән булса, башка рәисләр халыкка сөт бирүдән курыкмас, үлем-китем саны бу чиккә җитмәс иде, дип гафу үтенә.
Түке халкы бүген дә Фатих Салихович күңелендә иң тырыш, эшсөяр халык буларак яши. «Кырык-илле хатын-кыз болынны гектарлап чаба иде»,—дип, олы бер хөрмәт, соклану белән искә төшерә ул. Күрәсең, яшь җитәкченең һәр мәсьәләне бергәләп, киңәшеп хәл итәргә омтылуы, үзенең дә башкалар белән тигез хезмәт итүе, авылда иң соңгы кеше булып йокларга ятуы, таң әтәчләре кычкырганчы аякта булуы, ферма тирәсенә килеп җитүе, четерекле хәлләрне читкә чыгармыйча, авылда гына чишүе халыкның эшкә, егеткә мөнәсәбәтен үзгәртә. Һәр гаилә болыннан печән ташу эшенә тартыла. Маллар үлүдән туктый, колхозның терлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләре үсеп китә, инде алдынгылыктан төшми башлый.
Үзләшеп беткәндә, колхозчыларга икмәк булып, киләчәккә өмет белән карый башлагач, 1944 елны Фатихка тагын ярдәм сорап киләләр. Үз төбәгендә Әмәкәй дигән зур авыл хәер сорашу көненә калган. Ничек тә колхозны аякка бастырасы, кешеләрне саклап каласы иде, дигән үтенечкә нинди җавап бирәсең? Яшь чак, көч-гайрәт тә, үзенә ышаныч та җитәрлек. Аннары, Бүре нәселеннән бит ул, үз артыннан якташларын ияртә алмасмыни? Бигрәк тә янында таянычы — Түке авылы кызы — Саниясе булганда.
Гомер буе — кырык өч ел колхоз җитәкчесе булып эшләрмен, шуның кырык елдан артыгы Әмәкәй туфрагына тир тамызып үтәр, дип, кем башына китерсен ул чакта. Тәвәккәл, турысын әйтүче, кызу канлы, үзенә дә, башкаларга да таләпчән җитәкченең тәртип урнаштыра башлавына күпләр көлеп карый. Бу авылда да беренче таңын авыл читендәге бердәнбер салам эскерте төбендә каршылаганын онытырлык түгел.
Яңа җитәкче эшкә тотынганчы дип, авыл халкы соңгы эскертне төнлә үз ихаталарына ташып куярга уйлый. Ләкин Фатих үзенчә хәл кыла: йөкләрне ферма янына бушаттыра. Аннары тирә-як авыллардан ярдәм сорау, печән, салам ташу башлана. Ләкин авылда эшләрлек кеше бик аз. Күпчелек якын-тирәдәге авылларга эшкә таралган. Хәтта авылдагы өч күпернең рәшәткәләрен төзәтеп куярга кеше табып булмый. Авылда җимереклек хөкем сөрә.
Яшь рәискә үзе белән моңа кадәр бергәләп эшләргә туры килгән дуслары ярдәм итә, ләкин авыл мантып китә алмый. Баксаң, район җитәкчеләренең күбесе шушы авылдан чыккан булып, колхозныкын ашап яту гадәткә, законга әйләнгән икән. Бу эшкә чик куйган Фатих хәлне районның отчет-сайлау җыелышында трибунадан сөйли. Күпләр кәнәфиләре белән хушлаша ул җыелыштан соң. Үзенә исә туры сүзле, усал, башбирмәс кеше дигән «дан» ябыша.
Авылда эшләр җайлы гына бармый. Ризасызлар да табыла. Калмия елгасы ярларыннан ташыган язгы көндә кемдер Фатихны суга этеп төшерә. Ләкин башкалар ярдәм кулы суза...
Ышаныч күрсәтүдән дә зуррак ни бар бу тормышта? Шул ышанычны аклау шатлыгы бар. Фатихка да шул шатлыкны кичерү насыйп була. Тормышлар җайга салына башлый. Яшь җитәкченең кешеләрне шәхес культы афәтеннән аралап алырга омтылышын, гел яклап килүен, әсирлектән кайтканнарга ярдәмен бүген дә хәтерли авыл...
Авылдагы җимереклекне, хәерчелекне ничек җиңәргә белми йөргәндә, Калинин районының җир бүлеге башлыгы Герасимов Фатихка көтелмәгән киңәш бирә: кыш көне җир казытып, шуңа салам тутырып, җәй җитүгә саман сугарга өйрәтә. Беренче корылмалар саманнан салына.
Терлекчелек тармагын үстерүгә йөз тоткан Фатихны ферманың хәле борчый. Ул Калмия елгасының икенче ягында, авылдан бик ерак урнашкан. Көн саен килеп-китеп йөрү бер хәл, яз көне, холыксыз Калмия ташып, күперләрне алып киткән вакытларда, кешеләр ай ярым буе өйләренә кайта алмыйлар. Ләкин район җитәкчеләре ферманы күчерүне мөмкин түгел эш дип саный. Ярдәм «аяк астыннан» чыга.
Калинин районы бетәргә тиеш көннәр. Казаннан районга вәкил итеп Мөбәрәков фамилияле кешене җибәрәләр. Казан белән район арасында юл юк. Вәкилне дә, Башкортостаннан урап, Бакалы аша Табанлы авылына китерәләр. Фатих аны каршы ала, авылда кундыра, үз хуҗалыгындагы эшләр белән таныштыра.
Ярты ел узгач, әлеге өлкән яшьтәге кеше Фатихны эзләп килә, аңа Мәскәү аша биш йөз кубометр агач бирергә дигән рөхсәт кәгазе тапшыра. Үзе үк Башкортостандагы Бакалы райкомының беренче секретаре белән таныштыра, агач кайтару мәсьәләсен хәл итә. Шулай итеп, һич көтмәгән-уйламаганда чит бер кеше, эш өчен янып йөрүен күреп, Фатихка ярдәм кулы суза.
Агачны авыл кешеләре көче белән кайтарып бетерүгә, рәис иске ферманы да сүтеп алып кайтарттыра. Авыл янында ук ферма төзүгә керешәләр. Төзелеш башлануга, авылдан киткәнәр кайта башлый. Бу эшне Фатих Салихович Әмәкәй авылы өчен борылыш моменты дип саный. Нәкъ шушы хәлдән соң авылда җитәкче теләгән тәртип урнаша. Авыл үзе законнар чыгара башлый. Мәсәлән, уставка китеп йөрүчеләр хакында пункт кертеп куялар. Кем эш ташлап читкә чыгып китә — яңадан эш сорап кайта алмый! Кем бер тапкыр эштән баш тарта — эш урыныннан колак кага! Ике ел эчендә авылда эшләүчеләр составы тулысынча алышынып бетә. Киткәннәр — китә, ләкин шушы туфракта, туган авылында яңа тормыш төзим дип кайтучылар китүчеләрдән күбрәк була.
Ферма бик тиз төзелеп бетә. Район җитәкчелеге ике йөз нәсел танасы кайтарта, башкалар кыйммәтсенеп баш тарткан ике абзарны да әмәкәйлеләр сатып ала. Ләкин яшь рәисне гел чакырып, төзүгә акча каян алуын төпченеп канын суыралар. Сугыштан соңгы авыр еллар—язып торучылар да күп.
Шундый «язу»ларның берсен Байсар МТСы начальнигы җибәрә. «Тораклар сүтеп ташланган, сыерларның баш өстендә түбә юк, председатель — халык дошманы...» Бу «хат» шаукымыннан рәисне сөт буенча район күләмендә беренче урында бару гына коткарып кала.
Әлеге җитәкчене гаепләп искә алмый Фатих. «Ул да эш өчен янып язган бит аны», — ди. Уртак тел табуларын да мәзәк хәл кебек искә ала. Язгы чәчү вакытында әлеге җитәкченең колхоз рәисләрен җыеп, Фатихны тәнкыйтьләүне оештыруын, үзенең каршы сүз әйтмичә түзүен(!), МТС эшчәнле-генә объектив уңай бәя биреп, ярдәм соравын... Нәтиҗәдә, МТС ярдәме белән чәчүне иң беренче тәмамлауларын... Күрәсең, бу чор турында сөйләгәндә, бүгенге көн күзлегеннән карап бәя бирү мөмкин түгелдер, заман үлчәүләре бу кешеләрнең эш-гамәл-ләрен бәяләргә яраксыздыр, диясе генә кала.
Авылдашларын тыйгысызлыгы белән «үзенеке» итә җитәкче. Ә авыл тернәкләнә, нык, бай колхоз булып яши башлый. Рәис хуҗалыкларга төзелеш өчен кырык мең сум акча бирә. Шул елны авылда кырык кеше йорт салып керә! Заманы өчен гаҗәеп хәл була бу. Төзелеш өчен даими ссуда алып торуны да бик аз колхозлар гына булдыра. Күпләр «миллионер-колхоз» исеме өчен көрәшә, акча җыя. Ә «Правда» төзи, хөкүмәттән акча алып, үз халкының тормышын яхшырта. Ике авылда да мәдәният йортлары, урта һәм башлангыч мәктәпләр колхоз хисабына төзелә. «Кешегә ярдәм күрсәтсәң генә, эш таләп итәргә хакың бар», — ди җитәкче.
кисеп буа өстен ныгыту өчен, Башкортостан ягының ярдәме таләп ителә. Район җитәкчеләре Мәскәүгә дә язып карый, тик эшнең ахыры күренми. Шул табышмакны чишүдә күрше республиканың Илеш райкомы секретаре ярдәм итә. Электр станциясе озак еллар, гомуми электрлаштыру бу якларга килеп җиткәнче, төбәкне игелекле яктылык белән тәэмин итә. Ә Фатих хәтеренә вакыйга мәзәк кебек кереп кала: Мәскәү хәл итә алмаганны дусларча мөнәсәбәт, ышаныч башкарып чыга.
.. .Дөнья гел дуслардан гына тормый шул. Уңыш белән канатланган Хәйдәр Гали улы Мәскәүгә ике ак он тегермәне сорап яза һәм Әмәкәй белән Чуракайга кайтарта да. Әлеге тегермәнне килеп корып та бирәләр икән! Ләкин инде стена өелеп бетеп килгәндә, Фатихның туган авылында эшләүче, «Урожай» колхозының җилле рәисе М.Сәлахов Әмә-кәйгә Мәскәүдән җибәрелгән тегермәнне Казан аша үз хуҗалыгына күчертү артыннан йөри башлый! Юк, үзенә дә тегермән сорамый ул: күршесенекен таләп итә!
Тоткарлыклар чыкса да, 1960 елны Өмәкәйдә сафка баскан ак он тегермәне сиксәненче еллар уртасына кадәр Татарстан-Башкортостан авыллары өчен йөз чакрым радиуста бердәнбер булып кала: сәгать кебек эшли, колхозга табыш китерә, халыкны кинәндереп ак он тарта.
«Правда» колхозына караган Әмәкәй һәм Әлмәт авыллары бер чите белән — Актаныш районына, икенче чите белән Башкортостанга терәлә. Актаныш ягындагы Чуракай авылына Фатихның сугышка кадәр Татар Бүләре авылында бергә эшләгән дусты Хәйдәр Гали улы Галиевны рәис итеп җибәрәләр. Ике фронтовик, ике дус күрше районнарны бер итеп эшли башлый, һәм тирә-юньдә беренче булып су электростанциясе төзергә план коралар. Ике колхоз арасындагы бу станция Мөслим, Актаныш ягын ла, якындагы Башкортостан хуҗалыкларын да электр белән тәэмин итәр, дип күзаллана. Проект эшләнә, буа буыла. Ләкин, агач кисеп буа өстен ныгыту өчен, Башкортостан ягының ярдәме таләп ителә. Район җитәкчеләре Мәскәүгә дә язып карый, тик эшнең ахыры күренми. Шул табышмакны чишүдә күрше республиканың Илеш райкомы секретаре ярдәм итә. Электр станциясе озак еллар, гомуми электрлаштыру бу якларга килеп җиткәнче, төбәкне игелекле яктылык белән тәэмин итә. Ә Фатих хәтеренә вакыйга мәзәк кебек кереп кала: Мәскәү хәл итә алмаганны дусларча мөнәсәбәт, ышаныч башкарып чыга.

Малларга җибәрелгән ризыкны җан башыннан бүлеп, шуның белән тукланып исән калган әмәкәйлеләр икмәк чәчә. Ләкин... атлар юк. Их, яхшы нәселле атлар табып үрчетәсе, шуларны җир кешесенә ярдәмче итәсе иде, ди Фатих. Тиз арада Россиянең төрле төбәкләренә кешеләр җибәреп, атлар кайтарта. Йөз аттан йөз колын алып, тирә-якта күрелмәгән нәтиҗәгә ирешә авыл. Ә җитәкче архивында шушы фактны раслаучы документ — Будённый кул куйган мактау кәгазе саклана.
Калмия буйларында бүген дә йөри ул ат көтүләре, алар арасында Фатих теге чакта кайтарган Орлов юртакларының оныклары да бар. Сабантуйларда да әллә каян күренеп тора ул оныклар: кем әйтмешли, пошкыруларына кадәр икенче.
Соңрак атчылык белән башка колхоз — Фатихның туган авылы Татар Бүләрен үзәк итеп оешкан «Урожай» шөгыльләнә башлый. Ләкин Өмәкәйдә дә ат кадерен беләләр, бу тармакның үзләрендә юл алуы белән горурланалар.
Кешеләр генә түгел, авыллар, хәтта колхозлар бер-берсенә охшамый. Фатих җитәкләгән «Правда» колхозы районда нык, запаслы хуҗалык санала. Дөрес, беренче булырга омтылмый рәис: бөтен җитештергәнне кырып-себереп дәүләткә тапшырсаң, йә хуҗалык таркала, йә кешеләр хокуксыз яшәүгә дучар ителә. Хәер, ул елларда беренче баручы колхозларның аерым игъти-бар-исәптә торуын кем генә белми икән? Ә Фатих запас җыя... Үзе өчен генә түгел, халык өчен бит. Уңышы һава шартларына бәйле крестьян хезмәте нәкъ шулай яшәүне таләп итә. Район, саламсыз калып, Казакъ-станга кадәр барып җиткән елларны «Правдачылар өченче елгы, яндырмый яшереп калган эскертләр белән кыш чыга.
Район рәисләре арасында Фатихны судан коры чыгучы, хәйләкәр дип бәялиләр. Бер елны берничә колхозның икмәк яшереп калдыру факты райкомга фаш була. «Гаеп-леләрне» Казан вәкиле каршына чакыралар. Иң күп ипи калдыручы — Фатих — өч мең центнердан артык запас салган! Берәм-берәм «мунча кертеп», запасны дәүләткә тапшырырга фәрман биреп чыгарып торалар. Фатих, иң зур гаепле буларак, соңгы кеше итеп чакырыла. Инициативаны үз кулына алып, терлекчелек тармагын киңәйтергә исәпләвен, шуңа күрә икмәк туплавын ярып сала. «Правда» газетасында басылган, авыл хуҗалыгы тармагындагы хәлләрне анализлаган мәкаләләрне мисалга китерә. Ни генә булмасын — артык икмәк колхозда кала.
Саубуллашканда, вәкил запас икмәк хакында кемнәргә мәгълүм икәнлекне сорап куя. «Бөтен авыл белә», — ди рәис. «Ә кем райкомга килеп әйткәнлекне чамалыйсыңмы?» — дигән сорауга: «Авыл сатмас, агроном әйткәндер», — дип җаваплый. «Ник алай уйлыйсың?» — ди вәкил. «Моның өчен медаль бирерләр, дип саный ул», — дигән җавапны ишеткәч, чынлап та агроном әйткәнлекне раслыйлар. Соңгысы исә күрше авылга эшкә китәргә мәҗбүр була.
«Авыл сатмас» дигән ышаныч, авылдашларга ышану көч бирә, ныклык бирә. Шуңа да гомерен шушы колхозга, шушы кешеләргә багышлагандыр ул. Авылдашлары исә — гади кешегә мәрхәмәтле, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт иткәннәр, күрәсең...
Җитәкчесенә ышанган колхоз да «теш-ле»ләрдән санала. Алтмышынчы-җитме-шенче еллар чигендә, тирә-яктагы берничә колхоз белән сүз берләшеп, Башкортостанга чыгабыз дип тә йөриләр хәтта. Ник дисәң, күршеләр иркенрәк яши. Әлеге ситуацияне хәл итәр өчен, төбәккә Салих Батыев җибәрелә. Республика җитәкчелеге бу хәлгә юл куймый куюын, ләкин шуннан соң Башкортостан чигендәге авылларга бераз ярдәм күрсәтелә.
Көрәшергә, үз дөреслегеңне яклап чыгарга кирәк җитәкчегә. Торгынлык заманы, сүз тыңлаучылар чоры булса да... Үзфикер-ле, үзсүзле җитәкчеләрне яратмасалар да... Чөнки артта халык бар, авыллар бар, туган җир бар. Шулай уйлый Фатих.
Җитмешенче еллар ахырында «Правда» колхозының Әлмәт бригадасында зур дуңгызчылык комплексы төзергә фәрман төшә. Татар авылын бу тармактан саклап калу өчен көрәш җиңел булмый, ләкин рәис үз дигәнен эшли: планлаштырылганны Әмә-кәйдә нәсел таналары үрчетү комплексы белән алыштыруга ирешә.
Колхоз уңышлары җитәкчегә мактау китерә. Сугыштан тагып кайткан өченче дәрәҗә Дан ордены, Кызыл Йолдыз ордены, күп санлы медальләр янына хезмәтен хөрмәтләп бирелгән Почет Билгесе, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр өстәлә.
Үзгәртеп кору башлангач, чәченә чал кергән җитәкче уйланып кала. Ул колхозның киләчәген җитештерү белән генә түгел, бәлки авыл хуҗалыгында җитештергәнне сатып алучыга тәкъдим итәрлек итеп эшкәртү, хәтта сату эшенә катнашу белән бәйле итеп күрә. Моның өчен эш башына яшьләр — яңача уйлый торган җитәкчеләр килергә тиеш, дип саный. Алтмыш биш яшен тутыргач, ялга китәргә карар кыла.
Шул чакта районга да Лаеш ягыннан яңа җитәкче килә. Бик тә эш күрсәтәсе килгән райком секретарена «Урожай» рәисе бик шәп киңәш биргән: дәрәҗәле җитәкче буласың килсә, башбирмәс ике рәистән — Са-лихов белән Шәйхрамовтан котыл, дигән, имеш. Дөрес, Фатих Салихович бу сүзгә ышанмый, ләкин яшь секретарь шактый җәфа чиктерә кырык өч ел эшләгән рәисне. Менә бер мисал. «Правда» чөгендер уңышын беренчеләрдән булып җыеп ала, дәүләткә тапшырып бетерә: планын 157 процентка үти. Ләкин райком секретаре ниндидер бер үҗәтлек белән Фатих Салиховичны өч тапкыр райкомга чакырта, чөгендер тапшыра башлавын таләп итә. Ахырдан колхозга комиссия җибәрә. Басуда чөгендер табылмый: ул инде дәүләткә тапшырылган. Ләкин яшьләрнең мондый мөнәсәбәте карт рәиснең китү теләген ныгыта гына. Ул яшьләрнең үзе белән мондый уеннар уйнап йөрергә хакы юклыгын ачык белә! Бүре нәселеннән ләса...
Гомер икегә бүленгәндәй тоела ул вакытта: хезмәт иткән кырык өч ел һәм киләчәк — билгесезлек, һәр иртә сәгать биштән колхозны «урап кайтып» башланган, һәр көн авыл проблемалары белән үткән, һәр кич көнлек эшкә йомгак ясалган... Башка ритмга күчү хакында уйлап та каралмаган...
Моңарчы үзенең читтән килгән булуын, биредә туган-тумачасы, нәсел-нәсәбе юклыкны гел исендә тота җитәкче. Шуңадыр, яңа йорт салып керергә дә ашыкмый: 1961 елны төзелгән кечкенә өендә яши бирә. Ләкин ялга чыгу бер хакыйкатьне ачыклый: бу авыл, кырык елдан артык көчен-җанын салган колхоз аның туган җиренә әверелгән, ә шул колхоз кешеләре аңа үз туганнары кебек якын икән бит. Чөнки авылдагы һәр йорт аның ярдәме белән салынган, тормыш йөген җигелеп тартучылар аның күз алдында үсеп, үз урынын тапкан, өлкәннәр — аңа ышаныч белдергән яшьтәшләр — язмыш сынауларын бергә кичкән, шатлык-кайгыларны уртаклашкан буын...
Сер түгел: властьтан файдаланып, кешеләргә начарлык эшләгән булса, зыян салса, җитәкче, ялга чыгуга, күчеп китәргә мәҗбүр булыр иде. Кешегә яхшылык кылган, гадел җитәкчегә хөрмәт күрсәтә, шулай үз рәхмәтен җиткерә белә халык. «Правдачылар да Фатихның авылда калуын сорый, ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирә.
Гомерен хезмәт итеп үткәргән кеше тик утыра аламы соң? Юк, әлбәттә. Хәзер дә басуларны йә ферманы, тегермән тирәсен яки техника паркын бер әйләнмәсә, күңеле борчыла башлый ялдагы җитәкченең. Чыкты исә, һәр үзгәреш күзгә ташлана. Колхоз тормышыннан читләшмәве белән икегә бүленә язган гомерне ялгап куеп, башкаларга файдалы, кирәк чакта дөрес киңәш бирүче кеше булып яши Фатих Салихович.
Язмыш кешегә сынауларны бер-бер артлы әзерләп кенә тора... Фатих гомер буе язмыш китергән ялгышны — сугышның кулсыз калдыруын «сизмәгәнгә салышып» яши. Аңа карата «инвалид» сүзе дә кәгазьдә генә кулланыла. Үзенең бөтен эшчәнлеге белән таза-сау кешеләрдән көчлерәк, тәвәккәлрәк, чыдамрак булуын көн саен, сәгать саен, минут саен исбатлап килә.
Ләкин сугыш кына түгел, тыныч тормыш та сикәлтәсез бармый икән. Сиксән яшен тутырып та, атлап түгел, егетләрчә — йөгереп йөрүче җитез Фатих бабайга бәла килә. Бәлки, зарланырга яратса, шулкадәр түзем булмаса, чир иртәрәк беленгән, юк ителгән дә булыр иде... Нишлисең, бу очракта чыдамлык тискәре нәтиҗәгә китерә: врачлар бер аягын кисәргә мәҗбүр булалар.
Хастаханәдә дә бүре характеры үзен сиздерә: әле генә үлем тырнагыннан котылган аяксыз Фатихның «Хуҗа Насретдин маҗаралары» тотып утырганын күреп, хирург болай ди: «Әйттем бит, борчылмагыз, дип. Бабай таяксыз йөриячәк әле!»
Ләкин «таяксыз йөрү» өчен кулсыз килеш култык таягында йөрергә өйрәнергә кирәк! Аннары — протез аяк куйдырырга! Аяк куючылар бу эшнең барып чыгарына ышанмый: сиксәнне узганнар (шуның өстенә ярдәм итәрлек ике кул булмаганда!) яңадан йөрергә өйрәнә алмый, диләр. Ләкин Фатих нык тора: ике атнада култык таякларын ташларга сүз бирә...
Бу сынауларны ничек узганын ул үзе генә белә... Хәлен сораганда, һәрчак «бишле» дип җавап бирүче, тел әйләндерергә хәле җитмәгәндә баш бармагын тырпайтучы «авыруның» сабырлыгы, түземлеге, көче хакында артык сүз озайту кирәкмидер... Ә таякны... ташлады ул: өйдә, йөгереп үк булмаса да, таяксыз йөреп сөендерә...
Үз принциплары белән, шуларны үтәп һәм атлап үтмәскә тырышып яши адәм баласы. Фатих исә кеше кеше хакына, халык хакына, милләт хакына кермәскә тиеш, дип инана. Татар районы булган Мөслимне руслаштыру сәясәте алып барылган елларны аның, русча яхшы гына «сукалаучы» җитәк-
ченең, русча сүз башлаган түрәләргә татарча җавап бирүе, трибуналардан фәкать татарча гына чыгышлар ясавы хакында анекдотлар йөри бу якта. Язучы-авылдашы исә бу фактны китабына кертеп куйган. Нишләп кертмәсен — милләт хокукларын яклап үз сүзеңне әйтү, үз позицияңне белдерү булган бит ул.
Яшәү мәгънәсен хезмәттә күргән кешенең гаиләсе аңа таяныч булырга тиеш. Башкалар мәнфәгатен үз ихтыяҗларыннан өстен куюын аңлап яшәүче, алтмыш бер ел бергә тормыш иткән хатыны Сания, нәсел дәвамчысы — улы Тимерҗан, кырыкның өсте ягына чыккач дөньяга килеп куандырган кызы шул таяныч түгелмени? Тормыш аңа сиксән еллык тәҗрибәдә төп канунны исбатлады: сөйләгән сүз дә, куйган хезмәт тә, яшәгән гомер дә — бушка түгел, юк. Дөньяда, яшәештә һәр эш-гамәлнең мәгънәсе бар, кыйммәте бар...
Ә бүре нәселе... яши, яшәячәк! Татар Бүләре, Сәет, Исәнсеф кебек авылларда гына түгел, ил буенча чәчелгән нәсел дәвамчылары. Ә төп нигездә, Татар Бүләре үзәге булган хуҗалыкта, Салих бабайның өченче улы—пенсиягә чыкканчы гел алдынгы комбайнчы булып, район, республика күләмендә дан казанган Әхмәткамалның малае Иршат җитәкчелек итә. Нык хуҗалык, запаслы хуҗалык булдырырга омтыла, атлар үрчетә... Олы Фатихның да, Әхмәткамалның да уллары-кызлары шушы туфракта үз урыннарын табып, кешеләр арасында абруй казанып яшиләр. Авылда Салих бабай рухы, тамырлары югалмас, югалмас дигән өмет — анарда!

Икесе дә Фатих булыр

Нигә безне бүре диләр?

Сугыш сорап килми

Инициатива күрсәтүчегә җәза тиеш

Туры сүз таш яра

Тынгысызлык

Тырышкан табар

Атларьш-юртакларым
Малларга җибәрелгән ризыкны җан башыннан бүлеп, шуның белән тукланып исән калган әмәкәйлеләр икмәк чәчә. Ләкин... атлар юк. Их, яхшы нәселле атлар табып үрчетәсе, шуларны җир кешесенә ярдәмче итәсе иде, ди Фатих. Тиз арада Россиянең төрле төбәкләренә кешеләр җибәреп, атлар кайтарта. Йөз аттан йөз колын алып, тирә-якта күрелмәгән нәтиҗәгә ирешә авыл. Ә җитәкче архивында шушы фактны раслаучы документ — Будённый кул куйган мактау кәгазе саклана.
Калмия буйларында бүген дә йөри ул ат көтүләре, алар арасында Фатих теге чакта кайтарган Орлов юртакларының оныклары да бар. Сабантуйларда да әллә каян күренеп тора ул оныклар: кем әйтмешли, пошкыруларына кадәр икенче.
Соңрак атчылык белән башка колхоз — Фатихның туган авылы Татар Бүләрен үзәк итеп оешкан «Урожай» шөгыльләнә башлый. Ләкин Өмәкәйдә дә ат кадерен беләләр, бу тармакның үзләрендә юл алуы белән горурланалар.
Хәйләкәр Фатих
Кешеләр генә түгел, авыллар, хәтта колхозлар бер-берсенә охшамый. Фатих җитәкләгән «Правда» колхозы районда нык, запаслы хуҗалык санала. Дөрес, беренче булырга омтылмый рәис: бөтен җитештергәнне кырып-себереп дәүләткә тапшырсаң, йә хуҗалык таркала, йә кешеләр хокуксыз яшәүгә дучар ителә. Хәер, ул елларда беренче баручы колхозларның аерым игъти-бар-исәптә торуын кем генә белми икән? Ә Фатих запас җыя... Үзе өчен генә түгел, халык өчен бит. Уңышы һава шартларына бәйле крестьян хезмәте нәкъ шулай яшәүне таләп итә. Район, саламсыз калып, Казакъ-станга кадәр барып җиткән елларны «Правдачылар өченче елгы, яндырмый яшереп калган эскертләр белән кыш чыга.
Район рәисләре арасында Фатихны судан коры чыгучы, хәйләкәр дип бәялиләр. Бер елны берничә колхозның икмәк яшереп калдыру факты райкомга фаш була. «Гаеп-леләрне» Казан вәкиле каршына чакыралар. Иң күп ипи калдыручы — Фатих — өч мең центнердан артык запас салган! Берәм-берәм «мунча кертеп», запасны дәүләткә тапшырырга фәрман биреп чыгарып торалар. Фатих, иң зур гаепле буларак, соңгы кеше итеп чакырыла. Инициативаны үз кулына алып, терлекчелек тармагын киңәйтергә исәпләвен, шуңа күрә икмәк туплавын ярып сала. «Правда» газетасында басылган, авыл хуҗалыгы тармагындагы хәлләрне анализлаган мәкаләләрне мисалга китерә. Ни генә булмасын — артык икмәк колхозда кала.
Саубуллашканда, вәкил запас икмәк хакында кемнәргә мәгълүм икәнлекне сорап куя. «Бөтен авыл белә», — ди рәис. «Ә кем райкомга килеп әйткәнлекне чамалыйсыңмы?» — дигән сорауга: «Авыл сатмас, агроном әйткәндер», — дип җаваплый. «Ник алай уйлыйсың?» — ди вәкил. «Моның өчен медаль бирерләр, дип саный ул», — дигән җавапны ишеткәч, чынлап та агроном әйткәнлекне раслыйлар. Соңгысы исә күрше авылга эшкә китәргә мәҗбүр була.
«Авыл сатмас» дигән ышаныч, авылдашларга ышану көч бирә, ныклык бирә. Шуңа да гомерен шушы колхозга, шушы кешеләргә багышлагандыр ул. Авылдашлары исә — гади кешегә мәрхәмәтле, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт иткәннәр, күрәсең...
Җитәкчесенә ышанган колхоз да «теш-ле»ләрдән санала. Алтмышынчы-җитме-шенче еллар чигендә, тирә-яктагы берничә колхоз белән сүз берләшеп, Башкортостанга чыгабыз дип тә йөриләр хәтта. Ник дисәң, күршеләр иркенрәк яши. Әлеге ситуацияне хәл итәр өчен, төбәккә Салих Батыев җибәрелә. Республика җитәкчелеге бу хәлгә юл куймый куюын, ләкин шуннан соң Башкортостан чигендәге авылларга бераз ярдәм күрсәтелә.
Көрәшергә, үз дөреслегеңне яклап чыгарга кирәк җитәкчегә. Торгынлык заманы, сүз тыңлаучылар чоры булса да... Үзфикер-ле, үзсүзле җитәкчеләрне яратмасалар да... Чөнки артта халык бар, авыллар бар, туган җир бар. Шулай уйлый Фатих.
Җитмешенче еллар ахырында «Правда» колхозының Әлмәт бригадасында зур дуңгызчылык комплексы төзергә фәрман төшә. Татар авылын бу тармактан саклап калу өчен көрәш җиңел булмый, ләкин рәис үз дигәнен эшли: планлаштырылганны Әмә-кәйдә нәсел таналары үрчетү комплексы белән алыштыруга ирешә.
Колхоз уңышлары җитәкчегә мактау китерә. Сугыштан тагып кайткан өченче дәрәҗә Дан ордены, Кызыл Йолдыз ордены, күп санлы медальләр янына хезмәтен хөрмәтләп бирелгән Почет Билгесе, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр өстәлә.
Гомер икегә бүленгәндә
Үзгәртеп кору башлангач, чәченә чал кергән җитәкче уйланып кала. Ул колхозның киләчәген җитештерү белән генә түгел, бәлки авыл хуҗалыгында җитештергәнне сатып алучыга тәкъдим итәрлек итеп эшкәртү, хәтта сату эшенә катнашу белән бәйле итеп күрә. Моның өчен эш башына яшьләр — яңача уйлый торган җитәкчеләр килергә тиеш, дип саный. Алтмыш биш яшен тутыргач, ялга китәргә карар кыла.
Шул чакта районга да Лаеш ягыннан яңа җитәкче килә. Бик тә эш күрсәтәсе килгән райком секретарена «Урожай» рәисе бик шәп киңәш биргән: дәрәҗәле җитәкче буласың килсә, башбирмәс ике рәистән — Са-лихов белән Шәйхрамовтан котыл, дигән, имеш. Дөрес, Фатих Салихович бу сүзгә ышанмый, ләкин яшь секретарь шактый җәфа чиктерә кырык өч ел эшләгән рәисне. Менә бер мисал. «Правда» чөгендер уңышын беренчеләрдән булып җыеп ала, дәүләткә тапшырып бетерә: планын 157 процентка үти. Ләкин райком секретаре ниндидер бер үҗәтлек белән Фатих Салиховичны өч тапкыр райкомга чакырта, чөгендер тапшыра башлавын таләп итә. Ахырдан колхозга комиссия җибәрә. Басуда чөгендер табылмый: ул инде дәүләткә тапшырылган. Ләкин яшьләрнең мондый мөнәсәбәте карт рәиснең китү теләген ныгыта гына. Ул яшьләрнең үзе белән мондый уеннар уйнап йөрергә хакы юклыгын ачык белә! Бүре нәселеннән ләса...
Гомер икегә бүленгәндәй тоела ул вакытта: хезмәт иткән кырык өч ел һәм киләчәк — билгесезлек, һәр иртә сәгать биштән колхозны «урап кайтып» башланган, һәр көн авыл проблемалары белән үткән, һәр кич көнлек эшкә йомгак ясалган... Башка ритмга күчү хакында уйлап та каралмаган...
Моңарчы үзенең читтән килгән булуын, биредә туган-тумачасы, нәсел-нәсәбе юклыкны гел исендә тота җитәкче. Шуңадыр, яңа йорт салып керергә дә ашыкмый: 1961 елны төзелгән кечкенә өендә яши бирә. Ләкин ялга чыгу бер хакыйкатьне ачыклый: бу авыл, кырык елдан артык көчен-җанын салган колхоз аның туган җиренә әверелгән, ә шул колхоз кешеләре аңа үз туганнары кебек якын икән бит. Чөнки авылдагы һәр йорт аның ярдәме белән салынган, тормыш йөген җигелеп тартучылар аның күз алдында үсеп, үз урынын тапкан, өлкәннәр — аңа ышаныч белдергән яшьтәшләр — язмыш сынауларын бергә кичкән, шатлык-кайгыларны уртаклашкан буын...
Сер түгел: властьтан файдаланып, кешеләргә начарлык эшләгән булса, зыян салса, җитәкче, ялга чыгуга, күчеп китәргә мәҗбүр булыр иде. Кешегә яхшылык кылган, гадел җитәкчегә хөрмәт күрсәтә, шулай үз рәхмәтен җиткерә белә халык. «Правдачылар да Фатихның авылда калуын сорый, ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирә.
Гомерен хезмәт итеп үткәргән кеше тик утыра аламы соң? Юк, әлбәттә. Хәзер дә басуларны йә ферманы, тегермән тирәсен яки техника паркын бер әйләнмәсә, күңеле борчыла башлый ялдагы җитәкченең. Чыкты исә, һәр үзгәреш күзгә ташлана. Колхоз тормышыннан читләшмәве белән икегә бүленә язган гомерне ялгап куеп, башкаларга файдалы, кирәк чакта дөрес киңәш бирүче кеше булып яши Фатих Салихович.
Тормыш сынауларын кичкәндә...
Язмыш кешегә сынауларны бер-бер артлы әзерләп кенә тора... Фатих гомер буе язмыш китергән ялгышны — сугышның кулсыз калдыруын «сизмәгәнгә салышып» яши. Аңа карата «инвалид» сүзе дә кәгазьдә генә кулланыла. Үзенең бөтен эшчәнлеге белән таза-сау кешеләрдән көчлерәк, тәвәккәлрәк, чыдамрак булуын көн саен, сәгать саен, минут саен исбатлап килә.
Ләкин сугыш кына түгел, тыныч тормыш та сикәлтәсез бармый икән. Сиксән яшен тутырып та, атлап түгел, егетләрчә — йөгереп йөрүче җитез Фатих бабайга бәла килә. Бәлки, зарланырга яратса, шулкадәр түзем булмаса, чир иртәрәк беленгән, юк ителгән дә булыр иде... Нишлисең, бу очракта чыдамлык тискәре нәтиҗәгә китерә: врачлар бер аягын кисәргә мәҗбүр булалар.
Хастаханәдә дә бүре характеры үзен сиздерә: әле генә үлем тырнагыннан котылган аяксыз Фатихның «Хуҗа Насретдин маҗаралары» тотып утырганын күреп, хирург болай ди: «Әйттем бит, борчылмагыз, дип. Бабай таяксыз йөриячәк әле!»
Ләкин «таяксыз йөрү» өчен кулсыз килеш култык таягында йөрергә өйрәнергә кирәк! Аннары — протез аяк куйдырырга! Аяк куючылар бу эшнең барып чыгарына ышанмый: сиксәнне узганнар (шуның өстенә ярдәм итәрлек ике кул булмаганда!) яңадан йөрергә өйрәнә алмый, диләр. Ләкин Фатих нык тора: ике атнада култык таякларын ташларга сүз бирә...
Бу сынауларны ничек узганын ул үзе генә белә... Хәлен сораганда, һәрчак «бишле» дип җавап бирүче, тел әйләндерергә хәле җитмәгәндә баш бармагын тырпайтучы «авыруның» сабырлыгы, түземлеге, көче хакында артык сүз озайту кирәкмидер... Ә таякны... ташлады ул: өйдә, йөгереп үк булмаса да, таяксыз йөреп сөендерә...
һәркемнең — үз өлеше
Үз принциплары белән, шуларны үтәп һәм атлап үтмәскә тырышып яши адәм баласы. Фатих исә кеше кеше хакына, халык хакына, милләт хакына кермәскә тиеш, дип инана. Татар районы булган Мөслимне руслаштыру сәясәте алып барылган елларны аның, русча яхшы гына «сукалаучы» җитәк-
ченең, русча сүз башлаган түрәләргә татарча җавап бирүе, трибуналардан фәкать татарча гына чыгышлар ясавы хакында анекдотлар йөри бу якта. Язучы-авылдашы исә бу фактны китабына кертеп куйган. Нишләп кертмәсен — милләт хокукларын яклап үз сүзеңне әйтү, үз позицияңне белдерү булган бит ул.
Яшәү мәгънәсен хезмәттә күргән кешенең гаиләсе аңа таяныч булырга тиеш. Башкалар мәнфәгатен үз ихтыяҗларыннан өстен куюын аңлап яшәүче, алтмыш бер ел бергә тормыш иткән хатыны Сания, нәсел дәвамчысы — улы Тимерҗан, кырыкның өсте ягына чыккач дөньяга килеп куандырган кызы шул таяныч түгелмени? Тормыш аңа сиксән еллык тәҗрибәдә төп канунны исбатлады: сөйләгән сүз дә, куйган хезмәт тә, яшәгән гомер дә — бушка түгел, юк. Дөньяда, яшәештә һәр эш-гамәлнең мәгънәсе бар, кыйммәте бар...
Ә бүре нәселе... яши, яшәячәк! Татар Бүләре, Сәет, Исәнсеф кебек авылларда гына түгел, ил буенча чәчелгән нәсел дәвамчылары. Ә төп нигездә, Татар Бүләре үзәге булган хуҗалыкта, Салих бабайның өченче улы—пенсиягә чыкканчы гел алдынгы комбайнчы булып, район, республика күләмендә дан казанган Әхмәткамалның малае Иршат җитәкчелек итә. Нык хуҗалык, запаслы хуҗалык булдырырга омтыла, атлар үрчетә... Олы Фатихның да, Әхмәткамалның да уллары-кызлары шушы туфракта үз урыннарын табып, кешеләр арасында абруй казанып яшиләр. Авылда Салих бабай рухы, тамырлары югалмас, югалмас дигән өмет — анарда!
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА
Фото: Дания Заһидуллинаның шәхси архивыннан
«Мәйдан» №5, 2005 ел.
Комментарийлар