Логотип «Мәйдан» журналы

Җәлилне белүчеләр

 1941 елда Курск өлкәсендәге хәрби политруклар әзерли торган училищены Минзәләгә күчерәләр.Солдат киемендәге яшь егетләр якындагы тимер юллар, җәй көннәрендә су юлы аша, кышкы айларда ат һәм чаңгы бел...

 1941 елда Курск өлкәсендәге хәрби политруклар әзерли торган училищены Минзәләгә күчерәләр.


Солдат киемендәге яшь егетләр якындагы тимер юллар, җәй көннәрендә су юлы аша, кышкы айларда ат һәм чаңгы белән Минзәләгә агыла. Меңләгән кызылармеецларны Һәм командирларны Минзәләнең педагогия училищесы бинасына урнаштыралар. Көн саен яңа солдатлар килеп, әзерлек үткәннәре фронтка китеп тора.


  Шушы урында Әгерҗе районы Көчек авылында гомер иткән, ветераннар советы рәисе булып торган Кави Садыйковның исән чагында язган кулъязмасыннан бер өзек укыйк әле.


  «Күп еллар узса да, ул елның коточкыч суык бураннарында булган вакыйгалар хәтеремдә җуелмас хатирәләр булып саклана. Шушы салкын көннең бер кичендә авылыбызга бер рота хәрбиләр килеп төште. Аякларында чаңгы. Үзләре берсеннән-берсе тазалар, гәүдәлеләр. Авыл советы Һәр йортка 5-6 кешене урнаштырды. Безнең өебез бәләкәй генә иде, алар бөкрәеп кенә йөрде. Бәрәңге пешереп, иписез генә тамак ялгап, йокларга ятты алар. Иртән чыгып китәр алдыннан бер хәрби кеше миңа: «Яхшы укы, сугыш озакка бармас», – дип башымнан сыйпап, бер дәфтәр белән бер карандаш биреп калдырды. Соңыннан алар киткәч кенә бу хәрбиләрнең Минзәләгә кыска сроклы хәрби укуларга барышлары икәнен әйттеләр. Еллар узганнан соң, Муса Җәлилнең безнең авыл аркылы узуы, җиргә баткан кечкенә йортыбызда кунып чыкканлыгы ачыкланды».


  Муса Җәлил Минзәлә шәҺәрендә оештырылган хәрби политработниклар курсын тәмамлаганнан соң, Красный Бор янында Чулман елгасын кичә Һәм ат белән Әгерҗегә килеп төшә. Бу – дәһшәтле кырык беренче елның соңгы ае, декабрь ае була. Шагыйрь Казанга ашкына. Поезд иң отышлысы, дип уйлый, күрәсең. Казанга аны күрәсе кешеләре, эшләп бетерәсе эшләре ашыктыра. Әмма аңа көн буе Әгерҗедә поезд эшелонының туплануын көтәргә туры килә. Ул Ясәви Мәҗитов дигән танышларында туктала. Муса бу агайның Мәхмүдә исемле кызы белән рабфакта бергә укыган була. Бу турыда Зөлфәт Хәйруллин бер хатирәсендә: «Ясәви агайның төпчек кызы да бар икән әле. Анысы үзләре белән яши. Бик чибәр, мөлаем, өлгер, тәвәккәл, заман белән бергә атлаучы туташ. Унтугыз яшендә генә булуына да карамастан, комсомол райкомының беренче секретаре вазыйфаларын үти. Исеме дә күркәм – Сания!» – дип яза ул.


  – Мәхмүдә апагыз сезгә күп сәлам юллады, – дип елмаеп сүз куша кунак.


  – Рәхмәт. Нигә үзен алып кайтмадыгыз соң? – ди Сания.


  – Кунагыбызның фронтка китеп барышы, – дип яңа мәгълүмат өсти әнисе.


  Бу төнне Мәҗитовларда шигырь бәйрәме озак дәвам итә. Иртән Муса Санияне эшкә үзе озата, алар дуслашып та өлгерәләр. Тагын бер көннән Санияләрнең өендә шагыйрьне озату мәҗлесенә җыелалар. Җырлыйлар, бииләр, нәфис сүз сөйлиләр. Мәҗлестән соң Мусаны вокзалга кадәр озата баралар. Оркестр уйнавы астында митинг башлана. Аны Әгерҗе районы комсомол комитетының беренче секретаре Сания Мәҗитова ача. Күп күркәм сүзләр белән Әгерҗе халкы солдатларны фронтка озата.


  Алдан килешенгәнчә, ике арада хатлар йөри. Сугыштан соң аларның сакланганнарын Сания шагыйрьнең дусты Гази Кашшафка тапшыра. Муса Җәлилнең дүрт томлыгында Сания Мәҗитова исеменә нигезләнеп бирелгән шигырьләр дә бар.


  Әгерҗе кызы Сания Мәҗитова Казанда яши. Озак еллар партия оешмаларында, җитәкче эшләрдә эшли. Зөлфәт Хәйруллин белән бер әңгәмәсендә: «Мине Мусаның соңгы мәхәббәте, диләр, – ди ул, – ләкин бу үземә карата дөрес түгел. Дөресен әйтим, кечкенә буйлы ир-егетләрне өнәп бетерми идем. Тик аның белән очрашуымны, дуслашуымны зур бәхет дип саныйм».


  Муса Җәлилнең беренче хатыны Рауза Хисмәтуллина була. Аннан туган улы Альберт Җәлилов штанга, гимнастика белән шөгыльләнә, сыйныфларында иң яхшы йөзүче була. Ул очучылар училищесына керергә хыяллана. Күзенә зыян килү сәбәпле медкомиссияне үтә алмый. Әмма Саратов шәҺәренә барып хәрби училищены тәмамлый Һәм Кавказда хезмәт итә, үз частенда иң яхшы офицер була. Десант хәрби частенда химия хезмәте башлыгы итеп билгеләнә. НиҺаять, парашюттан сикерә башлый Һәм күккә менү хыялына ирешә. Аннан соң унике ел Германиядә хезмәт итә. «Мин үз-үзем алдында зур җаваплылык тоеп яшим. Әти даны нурларында йөзү миңа хас нәрсә түгел. Мин бары аңа лаеклы булырга гына телим», – ди ул. Әтисе белән масаю дигән нәрсә аның башына да кереп карамый. Әнисе Рауза Хисмәтуллина Татар дәүләт академия театрында актриса булып эшли Һәм Зифа Басыйрова белән дус була. Муса белән аерылышкач, Рауза икенче кешегә тормышка чыга. Алар 1945 елда Украинага күчеп китә. Анда биш ел торганнан соң, Ижауга күчеп киләләр. 17 ел элек Рәмис Әймәт белән бер әңгәмәсендә әнисе хакында Альберт болай ди: «Әни бик горур иде. Аннан тыш, белмим ни өчендер, әти турында сөйләргә яратмый иде. Ә мин аның күңел яраларын кузгатырга теләмәдем. Тик гомеренең соңгы көннәрендә генә әни аз гына ачылды, аз гына...»


    Рауза Хисмәтуллина гомеренең соңгы көннәренә кадәр Ижау шәҺәрендә яши. Әмма театрга кабат кайтмый. Улы Альберт та инде вафат. Әмма аларның тормышында әле без белмәгән Ижауга бәйле вакыйгалар аз түгелдер.


  Риниера Ланфредини, Моабит төрмәсендә Италия әсире:


  «1944 елның 25 августында иртән 6 сәгатьтә немец сакчылары камера ишеген ачтылар. Жандармнар, үлемгә хөкем ителгән тоткыннарны фамилияләре белән чакырып, чыгарга куштылар. «Нәрсәгә?» – дигән сорауга: «Сакчыларга билгесез», – дип җавап бирделәр. Ләкин тоткыннар моның нәрсәгә икәнлеген шунда ук аңладылар. Аларның әйткән сүзләре миңа нык тәэсир итте: «Син үлүдән бик курыккан идең. Хәзер без үләргә барабыз», – диделәр. Барлык әйберләрен камерада калдырдылар. Алар чыгып барганда, Муса Җәлилнең Һәм коридорда бер-берсе белән сөйләшеп баручы иптәшләренең тавышларын аермачык таныдым. Соңрак мин патер Юрыткодан: «Минем камерадаш татарларны нишләттеләр?» – дип сорадым, ул миңа: «Алар уникесе дә шул ук көнне иртән сәгать унда җәзалап үтерелделәр», – диде... Соңрак ул миңа: «Татарлар елмаеп, батырларча үлделәр», – дип сөйләде.


  Муса Җәлил, аның гаиләсе турында барын да беләбез, дип әйтеп булмый әле. Әмма шунысы билгеле – аның табигый таланты гаять зур тырышлык Һәм физик эш белән үрелеп барган. Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр – шушы якты, бай гомернең иң биек Һәм иң бөек ноктасы ул. Бу шигырьләр татар әдәбиятында, тулаем татар халкына йөз аклыгы китерде.


DSCN5225 Минзәлә педагогия училищесы бинасы

Комментарийлар