Логотип «Мәйдан» журналы

Яши Чынык

Тирә-якка биреп гамь, ямь,Юлчыларга биреп сәлам,Күккә ашкан тау башындаАвыл тора нәни сындай. Нинди авыл була диеп,Син, дускаем, бездән сора.Чынык диләр аны күптән,Күпме юлчы аннан үткән. Гө...

Тирә-якка биреп гамь, ямь,
Юлчыларга биреп сәлам,
Күккә ашкан тау башында
Авыл тора нәни сындай.
 
Нинди авыл була диеп,
Син, дускаем, бездән сора.
Чынык диләр аны күптән,
Күпме юлчы аннан үткән.
 
Гөрләп торган ул кайчан да:
Авыл халкы иген иккән,
Фермаларда тирен түккән,
Печән чапкан, көтү көткән.
 
Хәзер инде бар да кипкән:
Шәбезләрдә су коенган
Егет-кызлар чыгып киткән,
Чишмәләргә суга барган
 
Сукмаклар да инде беткән.
Тик шулай да авыл яши.
Халкы йөреп читтә эшли.
Һич бирешми Чынык яшьни.
 
Ел артыннан еллар үтеп,
Чыныккаен ялгыз итеп
Ташлап китә авылдашлар,
Бакыйлыкка бездән күчеп.
 
Чит җирләрдә яшәгәннәр,
Баса кайтып үләннәргә
Зиратларны яд итәләр, –
Дога кылып үлгәннәргә.
 
Сүрелсә дә утлы кузы,
Яктылыкка кулын сузып,
Яшим, диеп яши Чынык,
Бер йодрык, бердәм булып.
 

Кадрия ХУҖИНА


Фотоү vk.com








«Мәйдан» №1, 2022 ел





Комментарийлар