Логотип «Мәйдан» журналы

Хисләр уянган мәле

Хикәя.

...Авыл башындагы клубтан яшьләр иртәрәк чыгып, ашыкмыйча гына, кызның өенә юл тоттылар. Ашыкмауның сәбәбе дә бар иде: шәһәрдән кайткан кунак кызының яллары бетүгә санаулы гына көннәре калган, инде иртәгә Айсылуны әти-әнисе үз өйләренә, мең дә бер төсле утлар арасында торган җансыз таш пулатлар әсирлегенә алып китә. Айсылуны иртәгә күрми дә кала шул Илсур. Чибәр генә авыл егете колхозда эшли иде. Әнисенә, бик тә җиңел булмаган авыл тормышында бердәнбер ярдәмче бит ул. Ике урамнан торган бу кечкенә авылда Айсылу яшендәрәк ике генә кыз тора, ә менә егетләре күп икән. Авыл яшьләре авылны, үзләренчә, «Мужской монастырь» дип йөртәләр. Һәм кунак кызының кайтуына, авыл яшьләре аеруча шат иде. Шундый иләс-миләс уйлар уйнаклап йөргән яшьтә ич алар, күп нәрсә кызыксындыра, күп беләселәре килә, үзләрен рус телендә аралашуда да сынарга менә дигән мөмкинчелек. Ләкин кызкайның игътибарын, шулай да, бер генә егет җәлеп итә алды. Егетнең ипле генә сөйләшүе, төс-кыяфәте, Айсылудан яше дә олырак булуы, аның өстенә тәмле телле булуы, оста җырлавы да яшь кызның башын әйләндерде. Айсылу үзенең шулкадәр хисчән булуыннан сискәнепләр куйды. Ләкин, Илсур белән шулай икесе генә калгангамы, әллә инде нәкъ шушы мизгелгә туры китереп җырын сузгангамы, кызчыкның күңелендә яңа, моңарчы сиземләмәгән хис-кичерешләр уянды...Айсылу өчен бу тәүге, чиста, бернәрсә белән дә чагыштырып булалмаган гыйшык очкыннары иде. Айсылу гашыйк булды! Егет кызның халәтен бик тиз отып алды. Айсылуны кулыннан тотып, биергә чакыргандай итте дә – үбеп алды.
Хисләр, хисләр... Кызкайның бар эчке дөньясы әллә нишләде. Әлегәчә үбешкәне булмаган Айсылу соңгы фикерләрен җыеп, борчылып, йөрәген телгәләп алырга да җитеште: «егеткәй кызның иреннәрен ошатырмы, ә миңа ир затының иреннәре ошармы? Кемнәр күрер бу хәлне, кунак кызын авыл корткалары тәрәзәдән күзәтеп тормыйлармы, оятка калмасмынмы?»
Тик егетнең татлы иреннәре үбеп алгач, кызчыкның мең дә бер сорау тудырган уйларына урын да калмады. Әллә ничек булып китте, Айсылуның эчке дөньясы әйләнгәндәй булды, аяклары да оеп китте шул. Кызның уендагы берникадәр шикләре дә акланды. Айсылуның тәүге үбешүенә шаһитлар бар иде. Караңгы күкне яктыртып торучы, җем-җем килеп көлешкән бихисап йолдызлар иде алар. Ә инде шәһәренә имин генә кайтып җиткән кызчык, гадәтенчә, үзенең шәхси көндәлегенә авылдагы маҗаралардан иң истә калырдай вакыйганы шигырь итеп язып та куйды:
Җылы язлар белән яна
Тәүге гыйшык утлары,
Кичләр белән йолдыз яна
Мәхәббәт шахитлары.

Урам бөрки хуш исләрен-
Шомырт, сирень чәчәктә.
Шул исләргә мин иярдем
Ни көтә киләчәктә?

Саф сөю, тәүге мәхәббәт
Саклана йөрәгемдә.
Чәчәкле язның кичләре
Кайтаваз яшьлегемә.

 

Алсу ГАЛЕЕВА, Актаныш 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

Комментарийлар