Логотип «Мәйдан» журналы

«Үзара күңел җылысы...»

28 июнь – Ихлас күңелдән кочаклашу көне.

Үзара күңел җылысы
Алмашу – кочаклашу,
Дусларча якын итешеп,
Энергия алмашу.

Кочаклашу файдалы ди,
Белгечләр дә хуплыйлар,
Иммунитетны ныгыта,
Фәндә моны раслыйлар.

Дусларча мөнәсәбәттә
Булырга ярдәм итә,
Дәва алгандай буласың,
Кәефләр күтәрелә

Кочаклашып күрешегез,
Сөенеч уртак булыр,
Куңелегез шул чагында,
Якты нурларга тулыр.

Эчкерсез, ихлас күңелдән
Кочаклашу көне бу,
Кочаклашып күрешүләр
Бер дә гаеп түгел ул.

Гашыйклар да бер-берсенең
Кочагына сыена,
Күңел җылысын тоялар,
Мәхәббәте хакына.

Фәймә ЗАЙНУЛЛИНА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

Комментарийлар