Уяну
Уяндым.
Уяндым дип, будильник шалтырады инде. Әлегә һәрбер күзәнәгем йоклыйдыр сыман. Тәрәзәгә күз төшердем. Әллә нинди бүген көн: кояшы да бар күк, болытлары да кабарып йөри. Йә, эшкә ни кияргә инде?! Эшкә барганда берәр җылы кием эләктермичә булмас, язгы көнгә ышаныч юк шул...
Гадәттә эшкә автобус белән барсам да, бүген трамвайга атладым. Кәефләр үзгәреп китмәсме. Алайса, таң ата да кич була, бер үзгәреш тә, канәгатьләнү хисе дә юк... Ә вакыт чаба гына. Әнә маңгаеңда берән-сәрән булса да чаларган чәчләрең шуның дәлиле.
Трамвайда кеше күп булып чыкты. Әйтерсең, бар да бүген трамвай белән барырга уйлаган! Этешә-төртешә тулалар. Мин дә солдатларча кереп киттем дә, беркемне күрмәс өчен иң артка барып бастым әле. Кеше күп булса да, тып-тын. Әллә йокылары туймаган, әллә кәефләре юк шунда. Минем төсле ачык күз белән йоклыйлар болар. Бары кондуктор гына үз вазифасын төгәл башкара: «Оплачивайте за проезд!» – дип йөренә.
Көн дә ачылырга маташа бугай. Кояш нурлары йортлар түбәсеннән карап, кешеләргә сәламен юллый. Табигать инде күптән уянган. Агач бөреләре кояш нурларына уралып, тасмаланып-тасмаланып төшкәннәр. Яшь үләннәр әнә: «Безгә баса күрмәгез!» дигәндәй, кабарып утыралар. Нинди гүзәл вакыт! И гамьле дөнья…
Әнә малайлар да иртүк йөгерешә, трамвайга соңга калганнар дисәң... Әле тукталышка ерак бит, трамвай барыбер монда туктамый. Чү, нишлиләр болар?! И, ходаем, тәртипсезләр, трамвайның артына ук асылындылар. Әниләре күрсә, йөрәкләре ярылыр иде... Әле алай гына да түгел, маймыллана ук башладылар: берсе тел күрсәтә, калганнары куллары белән нидер әйтергә маташа, үзләре шаркылдап көлешә. Бигрәк кызык, күрәсең! Мин үз баламның мондый булуын күз алдына да китерә алмыйм. Шулчак трамвай туктады. Трамвай йөртүче төшә башлауга, малайлар да сызды. Аллага шөкер, бәла-казасыз булды. Йөрәгемнең тибүен бөтен кеше ишетәдер сыман тоелды миңа. Каян килгән мондый тәртипсезлек?! Югыйсә, өйдә дә, мәктәптә дә яхшылыкка өйрәтәбез ич!
Ниһаять, трамвай туктады. Трамвайдан төштем дә, автобуска утырыйм дигән уй белән автобус тукталышына килдем. Теге малайлар да килеп җиттеләр. Үзләре нидер кычкырышалар. Шунда берсе аптырап торган бер карчыкның сумкасын тартып алды да: «Серёга, лови!» дип, сумканы томырды. Ай, бичара әби! Йоклап торсаң, шул була инде ул! Таякка таянган бер ир кеше артларыннан чабардай булып алга ыргылды. Бар, куып тотарсың боларны! Ә күпме яшьләр басып карап тора бу оятсызлыкны! Әле алай гына да түгел, көлешкән булалар. Нинди мәнсезлек! Хәер, ник аларны тәнкыйтьлим соң әле мин, үзем дә карап торам бит... Бердән-бер рәхимле җан – чәчләре чаларган, гади генә киенгән шул гарип ир булды бит. Карчык бу хәлне аңламый калды бугай, бушлыкка карап тик тора. Бәлки, аның инде мондый рәхимсезлеккә беренче кат кына очравы түгелдер.
Кинәт каяндыр болытлар килеп тә җитте, күк күкри башлады. Ходайның кодрәте киң, күкне ярып яшен яшьнәде. Кечкенәдән шул яшеннән куркам мин. Әтиләр сарыклар асрау сәбәпле, без көтү көтә идек. И ярата идем шул вакытны! Рәхәтләнеп кояшта уйнап, сарыкларның күшәгәненнән көлешеп кайта идек. Аларны көтү һич кенә дә читен түгел. Сарыклар – оешкан мәхлук бит, берсен борсаң, барысы да борыла. Ә кояш кыздырса, күләгәгә керәләр дә һич чыкмыйлар шуннан. Ә без уйныйбыз да уйныйбыз. Тау башыннан тәгәрибез, елга буендагы бөдрә талларга менәбез. Их, күңелле чаклар! Шундый көтүләрнең берсендә кинәт яшен яшьнәп, яңгыр ява башламасынмы! Әйтерсең, күкне ярып, ниндидер зур ут бөтен җирне йотарга тели! Инде менә күк чыдамас, ут бөтен җирне биләр кебек. Без, куркып, су буендагы юан тал агачына таба чаптык. Ярый барып җитмәгәнбез: талны яшен сукты. Бер мизгелдә тал кап-кара булды. Әлбәттә, әти безне тиз арада килеп алды. Ләкин бу хәл мине яшеннән куркуга сәбәп булды.
«Бу әбине озатып куярга кирәк» – дигән уй белән кулчатырны ачтым да, карчык янына барып бастым. Мин куркакка иптәш тә булыр. Шулчак ачынып елаган тавыш ишетелде. Утыргычта теге гарип ир кепкасы белән битен каплаган да, ыңгыраша-ыңгыраша елый, бөтен тәне калтырый иде. Гүя ул инде икенче аягын да югалткан, яисә берәр якын кешесе үлгән күк тоелды. Ләкин аңа беркем дә игътибар бирми, ваемсыз халык каядыр ашыга, нидер сөйләшә иде. Янына барып, тынычландырасым килде. Әбием сизеп алды да, мине туктатты:
– Тимә син аңа, еласын, бушансын... Ул кешеләрнең явызлыгына ачына! – диде.
Кара син, әби үз акылында икән бит! Ник алайса шунда теге малайларга «Шайтан алгырлары!» дип булса да кычкырмады!
– Әби, сез кая бармакчы идегез? Әйдәгез, озатам, – дидем мин.
— Балам, бу минем улым Булат. Мин аны бульнискә алып барасы идем. Үзе бармый. Ни дим... Ир халкы бульнис тирәсен яратмый бит. Аягын армиядә өздереп кайтты... Сугышка эләкте йөрәк маем... Чечняга... – дип, карчык та елый башлады.
Йә, нишләргә инде миңа? Башта бер уй юк ичмасам! Бу ни хәл?! Шулчак такси килеп туктады:
– Девушка, вас подвести? – дип таксист ишеген ачты. И Алланың рәхмәте яусын! Русчалы-татарчалы:
– Әлбәттә, подвести, – дидем дә, теге ирнең таягын кулына тоттырып, бер ягыма әбине җитәкләп таксига таба юнәлдем. Таксист мәрхәмәтле кеше булып чыкты. Татарча аңламаса да, утырышырга булышты безгә. Кайсы больницага икәнлекне дә тиз генә аңлап алды. Юлда гына эшкә барырга кирәклеге исемә төште. Минем уйларымны ишеткәндәй, эштән шалтырата да башладылар. И тити баш мин! Берни аңлатып тормадым, ни бары:
– Еду в больницу, потом все объясню, – дип котылдым.
Әбигә күз салдым: йөзләрендә җыерчыклар булса да, күзендә нуры бар әле, матур әби бу. Кайгы килсә дә, улы өчен нык тора, йөрәге көчле бу ананың. Ә улы нык картайган, бирешкән. Әнә чәче ап-ак, җыерчыклары да хәйран. Әнисе белән яшьләре дә бер чама дип әйтерлек. Ходай андый хәсрәтләр бирмәсен, минем дә улым үсеп килә бит. Без машинага утыргач кына кояш та чыкты, салават күпере дә балкыды.
Кинәт таксист:
– Смотрите, мальчик попал под трамвай…– дигәч, барысы да күрергә тырышып, тәрәзәгә күз салдылар. Мин карамадым, курыктым.
– Карагыз, бу теге Серёга бит! – дип кычкырып җибәрде Булат абый.
– Әнә ашыгыч ярдәм машинасы килә, исән генә булсын инде! – диде әби.
– Исән, аягы эләккән бугай... – диде Булат абый көрсенеп.
Таксист юлын дәвам итте. Таксидагылар гәпләшә башлады: кайсыдыр кызганды, кайсыдыр каршы килде. Таксист та русчасын такылдый башлады. Ә минем башым кайный иде.
Шунда уянып киткәндәй булдым, бары бер теләк туды: таксидан төшеп, үз балам янына чабасым, аны кочаклыйсым, тагын бер кат шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлекнең бар нәрсәдән өстен булуын аңлатасым килде...
Гөлия ВАГЫЙЗОВА,
Яр Чаллы шәһәре,
41 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар