Укытучы
Хикәя.
Яңгыр бүген яумый,
Яфрак кына ява.
Урамнардан ага
Алма исле һава...
Ә бүген коеп яңгыр ява. Дөресрәге – чиләкләп... Ник соң һаман бер машина да юк? Ул бит бәйрәм башланганчы барып җитәргә тиеш. Өлгерергә тиеш. Алла боерса.
Бүген беренче сентябрь иртәсе. Юл читендә, яңгыр суларына күшегеп, бер кыз басып тора. Бер кулында сумка булса, икенчесендә – кочаклап тоткан ватман рулоны. Нәрсә бар ул ватман кәгазьдә? Ник ул аны шулкадәр кадерләп тоткан? Үзе турында уйламый да ул, ә фәкать, шул кысып кочаклаган әйберен яңгырга чылатмаска тырышып ышыклый: куллары, куртка чабулары белән каплый.
Каршылыклы уйларын куа-куа, юл читендә, яңгыр астында, күрше авылдагы мәктәпкә канатланып очып барырдай булып басып торган кыз – беренче тапкыр укытырга баручы дипломлы яшь белгеч – укытучы иде!
... Яртылаш җимерек ташландык мәктәп каршысында бөкрәеп кенә бер кеше утыра. Читтән караганда ул саҗдәгә киткән кешене хәтерләтә. Юк, юк, ул башын имәгән, аңарда башын горур тотарлык көч кимемәячәк, иншалла. Аның бары хәле беткән, аяк буыннары йомшарган, беләкләрен кыймылдатырлык та мидәте юк. Ни бу, ни? Ул да шул җимерек, ташландык мәктәп хәлендәме? Юк, юк, аның сыны какшаса да, җаны төзек, аның зиһене, аңы, акылы төзек, аның уйлары төзек. Хәзер, хәзер, бераз гына ял итәр дә аякларына басып атлап китәр, нәкъ тәү тапкыр тәпи киткән бала сымак.
...Хәтта шофер егет тә кызыксынды: «Нәрсә соң ул? Шулкадәр кочаклагансың...»
Яшь укытучының кысып кочаклаган әйбере «И туган тел!» гәзите иде. Ул аны төннәр буена йокламый үзе эшләде. Гәзит исемендәге хәрефләрнең һәркайсын алтын төсендәге сары ялтыр фольгадан кисеп ябыштырды. Аннан инде гәзитне туган тел турында шигырьләр, әйтем-мәкальләр белән баетты. Рәсемгә дә урын калган иде, ул урынга зур имән яфрагы төшерде. Ә яфрак эчендә бер малай белән бер кыз җитәкләшеп мәктәпкә китеп бара. Тәүге тапкыр! Малай сумкасын аркасына аскан, ә кыз кулына тоткан. Менә шушы тәүге тапкырлар – беренче тапкыр мәктәпкә укырга баруы, беренче тапкыр мәктәпкә укытырга баруы – яшь укытучы образы – сәҗдәгә киткән кешенең зиһененнән уелып узды...
Нәкъ шул вакыт авылның үзәк урамыннан машинада берәү узып бара иде. Киң бәдәнле, мәһабәт гәүдәле, мөлаем якты чырайлы, ыспай киенгән егет, әлбәттә инде, мәктәп каршында йомгак кебек утырган кешене шәйләми калмады. Ниндидер таныш чалымнар күргәндәй булды. Күңел күзе белән күргәндер, мөгаен. Аның баш миен бер генә сүз ярып үтте: «Укытучы!» Бала чагыннан ук яратып, аның сылулыгына, зирәклегенә, осталыгына, һәрвакыт хаклык яклы булуына табынган укытучы апасы – Аиша Вадировна иде ул.
Зөбәрҗәт төсендәге җиңел машина мәктәп турысына туктады. Аннан җәһәт кенә төшкән егет җитез адымнар белән мәктәпкә таба атлады. Якыная-якыная, курку белмәс йөрәген шом басты, адымнарын тизләтте. «Аиша Вадировна», – диде ул йомшак кына, укытучысын капыл дәшеп куркытмас өчен. Берничә тапкыр кабатлады. Ләкин җавап ишетелмәде. Һәм аңа элеккечә ягымлы итеп елмаеп күтәрелеп караучы да булмады.
Аиша Вадировна үзенә таба атлап килүчене дә, аның үзенә дәшүен дә ишетми дә, күрми дә, белми дә иде инде. Каушап калса да, егет үзен тиз кулга алды. Ә инде күп тә үтми аның машинасы район үзәк дәваханәсенә җилдерә иде. Районнан аларны шәһәргә озаттылар. Укытучысын кулларында гына күтәреп йөртүче егетне, бәлки, улы дип уйлаганнардыр.
Әйе, булды аның бер улы һәм бер кызы. Ала, күптә, үз тормышлары белән яши. Кызы урыска кияүгә чыкты. Әлбәттә, әнисе риза булды, хәтта шат та булды әле. Чөнки татарның кеме юк та, урысның кеме юк. Татар барда – хәтәр бар дигән гыйбарә йөргәнен дә белә иде ул. Һәм, гомумән, Бикназның әнисе Аиша өчен ике генә милләт бар иде: берсе – яхшы кешеләр, икенчесе – начар кешеләр. Әйе, әйе, кызганычка каршы, соңгылары да бик күп шул...
Бикназ ире Александр белән чит илдә яши. Анысына да каршы килмәде Ана. Үзенең дә чит илләргә генә түгел, кеше аяк басмаган утрауларга чыгып качасы килгән чаклары бик күп булды. Ләкин Аиша Вадировна үз илендә солтан була белде.
Кызының гаиләсе белән елына икешәр тапкыр кайтып киткән чаклары да була. Ә улы авылга якын шәһәрдә генә, ул да үз гаиләсе белән. Килененнән уңды – яхшы нәселдән. Улы белән килене үз яннарына яшәргә чакырсалар да, риза булмады. Ул бит әле, шөкер, үзен-үзе йөртә, ашарына пешерә. Йорт алдындагы яшел үләнгә чыгып басулары гына да ни тора! Улы да еш кайтып йөри, үзе генә дә, гаиләсе белән дә. Йорт-тирәне тәртиптә тотарга булыша. Авылга мәчет салдырды, мәчеткә Аиша исемен бирделәр.
Аның балалары икесе дә укымышлы – югары белемле. Кызы – үзе кебек укытучы, чит телләрдән укыта. Улы – вазифалы эштә, зур кеше, түрә. Шушы көннәрдә эше буенча чит илләргә командировкага юлланырга тиеш иде.
...Аиша саташты – әле яшьлегендә адашты, әле бала чагына каршы чапты. Нидер әйтергә тели, тавышы чыкмый бугай, югыйсә җавап бирерләр иде. Ләкин ул бит ишетә. Колагына ишетеләме? «Апа җаным, апа, җаным...» – дип кем дәшә соң аңа өзелеп-өзелеп? Аның кан тамырлары беленеп торган ябык кулын нидер өтеп алгандай булды – күз яше тамды. Җанын өрердәй булып, күзләреннән терекөмеш кебек өзелеп төшкән бердәнбер яшь бөртеге – эндәшүче егетнең шатлык яше иде.
«Кризис үтте», – диде ак халатлы, урта яшьләрдәге кара тут йөзле табиб, укучысының укытучысы өчен шулкадәр өзгәләнүенә хәйран калып.
Әйе, укытучысын артык нык кызганудан, яратудан үзен үзе белештерми: «Тиз булыгыз!» – дип табибларны кыздырган Богдан исемле егет Аиша Вадировнаның укучысы иде...
Олы йөрәкле батыр егет булса да, Богдан нечкә күңелле иде. Тирә-юньдәгеләргә бик сизелерлек үк булмаса да, ул үзе гаиләдә кыерсытылып, читкә тибәрелеп, рәнҗетелеп үсте. «Улым, балам» дигән сүзләр аның колак пәрдәләрен иркәләмәде, күңел түрләрен назламады. Ә укытучысыннан – Аиша Вадировнадан җылылык, пөхтәлек, аналарча кайгыртучанлык һәрчак бөркелеп торды.
Укучылары аны тәү көннән үк үз итте, якын күрде, киңәш сорады. Ул укучылары өчен дус та, сердәш тә, киңәшче дә, апа да, әни дә була белде. Олы хөрмәткә лаек чын Укытучы ул. Ә чын укытучы өчен югары белемнәр алу гына җитми. Чын укытучылык ул тумыштан бирелә. Үз һөнәреңне, үз фәнеңне генә түгел, балаларны, табигатьне, Ватанны яратырга кирәк. Матурлыкны тудырырга һәм сакларга кирәк. Яшәешнең кадерен белергә, тормышны яратырга. Белем белән бергә, нәкъ шул сыйфатларны бирде ул укучыларына. Гадел булырга өндәде, акны карадан аерырга өйрәтте. Туган телгә, туган җиргә, табигатькә сөю уятты. Белеме, чибәрлеге, энергиясе ташып торган укытучы кыз – нечкә психолог та, артист та иде. Нәкъ укытучыга фарыз күркәм сыйфатлар аңа тумыштан өеп бирелгән иде.
...Аиша күзләрен ачты. Нидер эзләде. Тирә-якка күз йөртте. Тик үзенең кайдалыгын тиз генә аңлый алмады ул. Өендә дип уйлады. Җылы сүз – җан азыгы. Күңел түрләрендә «Җаным...» дигән сүзләр кабат яңарып, колак очларында кабат яңгырап киткәндәй булды. Шушы нур бөркүче, җан өрүче ике сүз кайдадыр якында гына эленеп торган төсле тоелды, һәм ул тумбочка өстендәге чәчәкләрне күрде. Зәңгәр кыңгыраулар! Кыңгырау чәчәкләр, көч бирергә теләгәндәй, назлы гына чыңлап куйгандай булды. Алдарак уянып киткән чагында – ак чәчәкләр –ромашкалар иде! Чәчәкләр шулай Аишаның тумбочка өстен алыштырып торды. Бик тизгә генә чыгып торган шәфкать туташы янә кып-кызыл гөлчәчәкләр – розалар күтәреп һәм ризык тутырылган зур пакет тотып балкып килеп керде.
Аиша үзенең кайдалыгын төшенде һәм гаҗәпсенде: улы килгәнме? Кызы кайтканмы? Шәфкать туташы аның уйларын укыгандай:
– Хәлең әйбәтләнә башлагач, балаларыңны тревожить итмәдек инде, алар икесе дә загранда икән, – диде урысча сүзләр кыстырып. – Тиешле уколларны, яхшы даруларны, менә бу нигъмәтләрне ташучы кеше үзен сезнең укучыгыз дип танытты, тик, нишләптер, исемен генә әйтми.
Аиша күңеленнән соңгы арада үткәргән кичерешләрен барлады...
Ул бит мәктәпкә эшкә йөргән сукмакларын карап кайтыйм дип чыккан иде. Мәктәп артында каеннар үсә иде. Алар да сирәгәйгән икән. Кая карасаң шунда төпләре кукраеп утыра. Аиша яшь чагында ап-ак кәүсәле каен янында фотога төшкән иде. Менә, менә, нәкъ шул төштә булырга тиеш, ә ул каен инде юк. Ул мәктәп алдына чыкты. Мәктәп бинасы да мескен кыяфәттә. Кызганыч күренеш иде бу. Әллә үзенең балачагыннан, әллә мәктәптә үткән еллардан бала-чага тавышы чалынып калды. Дәресләргә, күңелле, җанга рәхәт, сихәт бирә торган дәресләргә чакырып, җиз кыңгырау чыңлады. Ул шундый итеп чыңлады ки, укытучы түзмәде, хәлсезләнеп, тезләренә чүкте...
Башкасын хәтерләми. Кем аңа ярдәм итте? Ә шәфкать туташы бертуктаусыз үзенекен сөйләде: «Сезне хөрмәт итәләр, яраталар. Әле безгә дә бу кадәр чәчәк ташучы юк». Ул, пациентын йоклый дип уйлап, аяк очларына гына басып, палатадан чыгып китте.
Аишаны бу кадәр кайгырткан миһербанлы бала кем булыр? Гел беренче партада утырган уку алдынгысы – Алинәседер әле. Алинә медицина институтына барган иде, инде ул күптән тәҗрибәле доктор. Әллә бу Женямы? Алар гаиләләре белән бик ерак тарафлардан авылга күченеп килеп төпләнгәннәр иде. Урысчадан башка бер авыз сүз белмәгән Женя Аиша апасының туган тел, әдәбият дәресләрен калдырмады. Сөйләшергә дә, язарга да өйрәнде. Ә инде армия хезмәтен тутырып кайткан Женя бер җомга көнне мәктәптә оештырылган дискотекага килгән иде. Аиша укыта иде әле, яшь тә иде. Егет, укытучысы белән җылы гына күрешкәннән соң, серен чишеп ташлады: «Мин бит дәресләргә сезне күрер өчен генә йөрдем».
Ә бер укучысы белән аерата күп көч түкте ул. Эшкә тәү тапкыр килгән көнне үк, мәктәп алдында узган линейкада, директор: «Син җитәкләячәк сыйныфта бер укучы бар, бик тәртипсез инде ул. Дәрескә дә юньләп йөрми. Менә бүген дә юк», – диде.
Соңыннан да ул бала хакында күп сүз булды, укытучылар, бертавыштан: «Аны махсус мәктәпкә озатырга кирәк», – диделәр. Ләкин Аиша каршы торды: «Өйдә әти-әнисе, туганнары типсә, мәктәптән без тибеп чыгарсак, ул бала нишләр?»
« Хулиган» кушаматлы егет физкультура укытучысы Синат белән генә уртак тел тапкан иде. Физкультура укытучысы да яшь егет иде әле. Педсоветтагы сөйләшүләрне, ярамаса да, хулиганга җиткерде ул. Сыйныф җитәкчесе Аиша Вадировнаның аны яклап чыгуын тәсфилләп сөйләде. Шул көннән башлап, хулиган егетебез педагоглар коллективында инде ике кеше белән әйбәт мөнәсәбәттә иде. Күзгә күренеп аның тәртибе дә үзгәрде, укуы да алга китте. Мәктәпне тәмамлаганда, егетебезнең өлгергәнлек аттестатында ике генә «4»ле билгесе бар иде. Вузга керде, аны кызыл дипломга тәмамлады. Егетнең уңышларында Аиша Вадировнаның өлеше әйтеп бетергесез зур иде.
Хәтирәләр, хәтирәләр... Аларның төрлесе бар...
Беренче сентябрь иртәсе иде ул. Дулкынландыргыч, сихри, серле иртә.
Әллә кояш соңлый,
Әллә иртәләдем,
Инде өч урадым
Мәктәп тирәләрен.
...Инде өч урадым
Мәктәп тирәләрен...
Мәктәп тирәләрен...
Ә бүген ул, укучылар бәйрәмгә чакыру калдырып китсә дә, бармады. Ничектер үзенең күңеле яшь чактагы кебек талпынды, ашкынды. Нәни генә, ләкин илаһи моңлы тургай булып, күңеле зәңгәр күкләргә ашты. Кояшны кочты. Ак болытларның толымнарын сүтте...
Ул ишеген бикләмәгән иде. Хәл белергә дип укучылары да кереп йөри иде. Бәлки, берәрсе килер? Чынлап та, әнә берәү кереп килә.
– Ой, хөрмәтле укытучым, бүген бәйрәм, нишләп берүзең генә өйдә утырасың?
Өйгә күзләрен кан баскан, җирәнгеч бер ир галәмәте килеп керде. Әйтерсең сандугач оясына карга килеп төште, ап-ак ромашканың таҗына кара дегет тамды.
– Йә, йә, хөрмәтле укытучым, бәйрәм хакына бер яртылык кына бир инде. Бәлки, әле күңелеңне дә күрермен, ха-ха-ха!
Аиша өркеп артына чигенде. Бу бәндәгә бер яртылык акча кирәккәнгә ошамаган. Аның эчкәне дә бугазыннан ташып чыккан иде. Күзенә ак-кара күренерлек түгел: аңа апа ни, сеңел ни, кыз ни, малай ни, әни ни, әби ни.
– Теге вакыт яклаштыгыз да соң, Риланның гаебе юк дигән идегез судта, ләкин барыбер тюремщик ясадылар, – дип ысылдады ир, черек нигезле системаны түгел, ә фәкать укытучыны гаепләгән сымак.
Аишаның исенә төште. Ул эшкә килгән елны Рилан мәктәпне тәмамлаган иде инде. Ул аның турында бик мәгълүматлы да булмады. Егетнең эчке дөньясы да, тышкы дөньясы да Аиша өчен караңгы иде. Шулай да, беткән кеше түгел иде Рилан. Яшьтәшләре арасында авторитеты да бар кебек иде. Ул, болай, урталыкта булды. «Эчми, тартмый» дигән яхшылар исәбендә дә йөрде. Ничек тә дип әйтергә белми Аиша, кызыксынмады ул алар белән. Ә менә Люзияне белә иде. Белә дип инде. Читтән кайткан, нәнәсендә яшәгән, СПТУдамы, ГПТУдамы йөреп булашкан җилбәзәк бер кыз иде ул. Риланны шул Люзияне көчләүдә гаепләделәр. Ул вакытта Рилан Люзия аны үзе чакыруын, эчемлегенә нидер бутап эчерүен, һушына соңыннан гына килүен, тәгаен генә бернәрсә дә хәтерләмәвен бәян итте. Люзия дә моны инкяр итмәде: «Не отрицаю», – дип кенә җаваплады. Ә бит судка Люзия биргән иде. Ниндидер очраклы табиблардан белешмәләрен дә юнәткән. Максаты Риланны үзенә өйләндерү булган, тегесе баш тарткан. Ә хәзер Люзия акча даулап судка мөрәҗәгать иткән икән.
Бу хәл мәктәп территориясендә булган икән дигән имеш-мимешләр йөргәнлектән, мәктәптән берничә укытучы да судка чакыру кәгазе алган иде.
Аиша да сөйләде судта. «Бия кешнәмәсә, тай тешләми», – дигәне ачык хәтерендә аның. Дөреслеккә ышана иде ул, нык ышана иде. Ышанычы гына акланмады...
Гаепсез утыручылар бер Рилан гынамы? Алар элек тә күп булган. Алдынгы карашлы, зыялы, белемле, гадел кешеләргә дә аяк чалганнар. Аларны эзәрлекләгәннәр.
Хокук сакчылары, хөкемдарлар – кемнәр соң алар? Судьялар барысы да гадел хөкем чыгарабыз дип уйлыйлармы икән, әллә ялгыш адым ясауларын да аңлап эш итәләрме? Арбасына бер сәнәк салам салган колхоз абзыйсын утыртып куярга мөмкиннәр, ә вагонлап урлаучыны күрмәмешкә салышалар. Битләре шомарган, корсак үстергән, яхшы галстуклар таккан күпме җинаятьче иректә. Җитмәсә, югары постларны били.
...Төрмәдән холыклары төзәлеп кайтучылар да бардыр. Әмма Рилан түгел. Аны, киресенчә, сындырганнар. Аның күңеле гарипләнгән, җаны изелгән иде.
Нәкъ шул вакыт өй каршына машина килеп туктады. Затлы машинадан җәһәт кенә зыялы бер егет төшеп, тәвәккәл адымнар белән өйгә таба атлады. Һәм кинәт теге мәхлук исерекнең: Йә, ломаться итмә!» – дигән сүзләрен ишетеп калып, шаккатты. Керә-керешкә үк «герой»ның болай да кыйшайган авызын тагын да ныграк кыйшайтып, яңак төбенә уңлы-суллы сылады. Менә авам, менә авам дип чайкалып торган исерек гөрселдәп ишек төбенә барып төште. Һәм, берни булмагандай:
– Мин бары күңелен күрергә тырыштым, без ялгызларның күңелен күрергә обязан, – дип мыгырданды. Килеп кергән ыспай егет, бу мәхлукны чирканып кына якасыннан эләктереп, тышка ук сөйрәп чыгарды, һәм тагын манчыды. Бу юлы теге капка ягына ук очты.
– Ычкын моннан. Башкача бу тирәдә эзең дә булмасын!» – дип, аяклана алмый азапланган бу җирәнгечне капканың теге ягына ук тибеп очырды һәм, капканы ябып, өйгә ашыкты.
– Зинһар, тынычланыгыз, апа-җаным.
Аиша дерт итеп китте. «Җаным!»
– Мине таныйсызмы? Мин бу, сезнең хулиганыгыз.
– Богдан!
– Әйе, сезнең укучыгыз Богдан мин. Сезне күркәм бәйрәмегез белән чын күңелемнән ихлас котлыйм, кадерле укытучым минем.
Һәм Богдан зур чәчәк бәйләмен укытучысына сузды.
Укытучы исә, берчә каушап, берчә шатланып, чәчәкләрне кабул итте:
– Рәхмәт, Богдан, барысы өчен дә рәхмәт.
– Рәхмәтләрнең иң олысы сезгә, апа җаным. Сезнең сәламәтлегегез өчен, кирәк икән, йөрәгемне ярып бирергә дә риза мин.
Җыйнак кына өстәл артына кара-каршы утырып, Богдан алып кайткан күчтәнәчләр, Аиша пешергән җылы күмәч белән чөкердәшеп чәй эчтеләр. Әй яратты Богдан җылы күмәчне.
Богдан авылга көненә генә, укытучысының хәлен белеп, бәйрәм белән котларга дип кайткан иде. Инде саубуллашу вакыты да җиткән.
– Нигә пакет күтәреп чыктыгыз, кибеттән берәр нәрсә алмакчы идегезме? Хәзер алып кайтып бирәм, – диде Богдан.
– Син алып кайткан нигъмәтләр әле тагын бер атнага җитәрлек. Ә монысы сиңа минем күчтәнәчем, – дип, Аиша ак тастымалга төрелгән җылы күмәчне сузды.
...Китте. Богдан белән машинага Аишаның яшьлеге дә утырып киткәндәй булды. Әйе, әйе, әнә, машина тәрәзәсеннән аңа яшьлеге дә кул болгый иде...
...Яңгыр бүген яумый,
Яфрак кына ява.
Урамнардан ага
Алма исле һава,
Яфрак исле һава,
Яңгыр исле һава,
Яшьлек төсле һава...
Аиша башын күтәреп, күккә карады. Ә күк йөзе шундый якты, шундый аяз, шундый тирән иде…
Зөлфия ГАЗИЕВА
Комментарийлар