Логотип «Мәйдан» журналы

Соң булса да...

Әлфия белән Рифатны икесен бер партага утыртып куйдылар.

Әлфия бүселеп аңа артын куеп утыра. Ә Рифатның ачуы килә дә юри аның бантигын сүтә. Кыз борылып, усалланып, аңа китап белән сукмакчы була. Китәләр куышып, звонок булгач, тынычланалар тагын. Әйтәсе сүзләре булса, запискага гына язып аңлашалар яки ачуланышалар. Бигерәк кызык. Тора-бара бер-берләренә ияләштеләр. Мәктәптән дә бергә кайталар. Рифат Әлфиянең дә сумкасын күтәрешеп кайта. Менә шулай үтте аларның мәктәп еллары. Бер берләренә ярату сүзләре әйтешмәсәләр дә, күңелләре тулы хисне тышка чыгармадылар. Укуны бетергәч, төрле якка таралыштылар, бер- берләрен юксынсалар да, бик сирәк кенә очрашып күрешергә туры килде аларга. Рифат армиядә хезмәт иткәннән соң контракт белән эшкә калды. Ә Әлфия югары уку йортын тәмамлап мәктәптә чит телләр укыта башлады. Район мәктәбендә укучылар күп, эш авыр, беренче елларны баш күтәрми өйрәнергә, дәфтәрләр тикшерү, планнар язу бөтен вакытын алды. Әледән-әле булган тикшерүләр нервасына тиде. Кыскасы егетләр турында уйланырга вакыты калмый иде. Рифат башта хат язгаласа да яңадан сирәкләде. Контракты беткәч квартира биргәннәр дә яңа шәһәргә кайтып урнашкан. Квартиралы егетләрне кызлар чамалап кына тора шул, бер чибәркәе эләктергән дә. Сабантуйга хатыны, баласы белән кайткан, диделәр. Әлфия аны күрмәс өчен, бәйрәмгә дә бармады, күз яшьләрен беркемгә дә күрсәтмичә генә су буена төшеп елады, ничә еллар эчендә йөрткән хыяллары җимерелде...күз яшьләре белән диңгезгә акты. Күңеле белән аның яратуын тоя иде бит ул, ачуланган кыяфәт чыгаруы да яратуын яшерүдән иде бит. Их, нишләдең син Рифат, дип кычкырасы килде аның... Үз-үзен битәрләде, хатларына коры гына җавап бирүенә үкенде, беркайчан да өметләндермәде бит ул аны..
Өйдәгеләр дә соңгы арада бәйләнеп кенә торалар, кияүгә чыгарга уйлыйсыңмы син юкмы, дип. Ә ул Рифаттан башкаларны күз алдына да китерә алмый . Яңа уку елына мәктәпкә яңа тарих укытучысы килде. Бик яшь тә түгел, балалары булмаганга хатыныннан аерылган, диделәр. Менә шул Самат беренче көннән үк Әлфиягә бәйләнә дә башлады. Аның гел каршы килгәнен күреп, ныклап «аулый» башлады. Егетләргә шунсы рәхәтлек бирә дә инде, яулап алу.... Тәҗрибәле егет йөгәнне кыска тотты, бер ел дигәндә өйләнешеп тә куйдылар. Әлфия үзе дә артык карышмаска булды, барыбер Рифаты өйләнгән, аның балаларын жәлләде.
Гомерләр үтә икән ул, дип, тиккә генә җырламыйлардыр, үтә дә китә икән шул. Әлфия белән Самат ике кыз үстереп кияүгә бирделәр. Бик әйбәт яшәделәр, ләкин мәхәббәт ялкыны гына кабына алмады алар арасында, балалар мәшәкате, эш, гаилә проблемалары белән еллар агышы сизелмәгән дә.
Рифатның да уллары үз шәһәрләрендә төпләнеп өйләнеп тә куйганнар, бабай, дип, өзелеп торучы оныклары да бар.
Яшь барган саен, ни өчен яшь чаклар күберәк искә төшә икән ул... Рифат та Әлфияне гел исенә ала, беренче гомерлек мәхәббәте...йөрәгендә генә саклап йөрткән хисләре тынгы бирми аңа, их бер күреп сөйләшергә иде, дип хыяллана ул.
Аның хисләрен сизгәндәй, классташыннан хәбәр килеп иреште. Классташлар очрашуы уздырырга җыенулары икән. Мәктәпләренә очрашуга чакыралар. Рифатның яшь чагы кире әйләнеп кайттымыни, шундый күтәренке күңел белән яшьлеге белән очрашуга әзерләнде, ничә еллар узган, классташлары нинди икән хәзер? Әлфия нинди икән? Килерме очрашуга, юкмы? Киягә чыгуы, кызлар үстерүе турында ишеткән иде, авылга ничә кайтса да аның белән күрешү насыйп булмады аңа.... Ә хатыны аның яратуын тоймагангамы, читкә каера башлады. Парлы ялгызларны хәтерләтә аларның тормышы. Шуңа күрәдерме яшьлек мәхәббәте төшләренә керә башлады. Уяна да, үзенең баштагы кыюсызлыгына исе китә, ничә елга бер тапкыр кочакламады да бит ул аны, югалтудан курыкты...күзләре белән яратты.
Башкаларны да аңа якын китермәде. Мәхәббәте өчен көрәшмәвенә хәзер үкенә дә, соң шул инде. Кыю Халисәсе, аны бик тиз бөтереп алды шул, уйларга да вакыт бирмәде. Балага узуын әйткәч, өйләнергә туры килде, язмышлар шулдыр инде, дип килешкән иде Рифат.

Очрашу турында Әлфиягә дә хәбәр килеп иреште. Барыргамы, әллә бармаскамы, дип бик озак баш ватты ул. Классташларны, аны күрәсе килү өстенрәк булып чыкты. Бу очрашу аның өчен бик мөһим булып тоелды аңа, маникюр ясатты, прическага язылды, күлмәкнең дә үзен бик сылу итеп күрсәтә торганын сайлады. Иренең бераз сала торган гадәте бар иде. Иренең бераз сала торган гадәте бар иде, бераз көнләшеп :тавыш чыгарып та маташты. Әлфия гаҗәпсенде, аңламый ул ир-атларны, үзләренең матурларга күзләре төшә, ә үз хатыннары матурлана башласа котыралар...
Очрашу көне, ниһаятъ, килеп җитте. Мәктәп янына җиңел машиналар җыела башлады. Очрашу мизгелләрен сүз белән генә аңлата торган түгел. Кайберләрен хәтта танымый да тордылар. Ә Рифат аны танымый калмас, тирә-якны күзәтте. Барысы шау-гөр килә, кызлар өстәл әзерли, егетләр үз парталарын , анда куйган язмаларын эзли, кемнәр кем белән утырган, утырып карыйлар, кыскасы кабат яшьлекләренә кайтканнар, әйтерсең пенсиягә чыгар вакытлары җитеп килгән ир-атлар түгел, еллар тузанын коеп ташлаганнар. Класска стильный гына бер ханым килеп кергәч, башта шушы мәктәп директорымы әллә, дип уйларга өлгермәде Рифат, кызларның берсе Әлфия, дип кычкырып җибәрде. Шунда гына аны таныды ул, ничә еллар мәктәптә эшләве бик үзгәрткән иде аны, ә эчкерсез елмаюы, кабат аны үз араларына алды. Элеккеге кебек кыюсыз кыз түгел инде Әлфия, барысын үзенә каратып сөйли белә. Музыка кую белән аларның күзләре очрашты, бер-берләренә талпындылар. Гуя соңгы кыңгыраудагы тәүге биюләре... йөрәкләренең кайнарлыгы аларның кулларын пешерде. Ничә ел яшеренеп яткан мәхәббәтләре читлекне җимерде. Башкалар таралышкач та, аларның сөйләшеп сүзләре бетмәде. Таңны каршылап, өйләренә кайтканда таң әтәчләре кычкыра башлаган иде. Ярый әле икенче яртылары ияреп кайтмаган, Әлфия ничә еллар инде үзе рульдә.
Очрашудан соң, икесе дә бик нык үзгәрделәр, бер-берләренә шалтыратмыйча көннәре башланмады. Мәхәббәтсез яшәгән еллары өчен язмышның үч алуымы иде бу. Аралары ераграк булса да сәбәбе табыла торды. Болай яшәп булмас дип, аңлашып, яшәгән парларыннан аерылып бергә яшәргә план кордылар .Мәхәббәтнең күзе сукыр шул, күз күрми, колак ишетми... бары тик яратканың һәм үзең...эйфория.
Икесенең дә балалары, гомер иткән тормыш юлдашлары бар, аларның язмышы икенче планга калды. Шулай да икесе дә гаиләләрендә сөйләшеп карарга уйладылар.. Әлфиянең ире өчен бу яңалык бик нык тәэсир итте, хатынының шулай көтмәгәндә үзгәрүенә аптыраса да, аерылу турында сүз кузгатыр, дип уйламаган иде. Ә кызлары көлделәр генә, "әбиләр чуагы", дип, кризис кына ул, үтәр, диделәр, без әти белән икегезне дә яратабыз, әтине бәхетсез итәсе килми, дип каршы килделәр.
Ә Рифатның хатыны, картайган көнеңдә ычкындыңмы әллә, малайларың ни уйлар, алардан оят, дип чәпчеде. Үзе сулга йөрергә яратса да ире белән аерылу турында уйлаганы да юк иде. Гашыйкларның кәефләре төште, проблемалар турында уйлап бетермәгәннәр икән шул. Кемгәдер эшен ташлап башка җиргә күчеп китәргә кирәк. Ә олыгайгач тору урынын алыштыруның бик авыр икәнен үз башына төшкән кеше генә белә. Менә беренче каршылык та пәйда булды. Рифат аның яшәгән ягына килер, дип, Әлфия ялгышты. Әлфиянең дә аның шәһәренә күчеп китәсе килмәде. Шулай да юлын таптылар, диңгез буена Төркиягә китәргә булдылар. Үзләренә торыр җир юнәтеп, Россиядән ял итәргә килүчеләргә бүлмә биреп торып та акча эшләү мөмкинлеге бар икән бит. Мәхәббәт җиңде, никах укытып, еракка китеп бардылар. Балалары тормышлы, үзләре өчен яшәп калырга кирәк, дигән уй башларында. Балалары да килешми булдыра алмады. Саматның кызлары якын торалар, әтиләрен ялгыз калдырмаслар, хәлен белеп торырлар, дип уйлады Әлфия, гомер иткән ире барыбер кызганыч иде аңа.
Рифатның хатыны бу яңалыкны җиңелерәк кичерде, үзен иреккә чыккан кош кебек сизде, кая йөрүен тикшереп торучы юк, оныклары да әбиләренә ешрак кунакка килә башлады, уллары ялгызлыкны тоймасын, дигәннәрдер инде. Төркиягә барып урнашу, бүлмәләр алу, күп вакытны алса да, алар үзләрен яшь вакытларындагы кебек хис иттеләр. Эшкә барасы юк, пенсия килеп тора, аз булса да, Рифат компьютер аша программалар төзи, өстәмә укыган. Тормыштан ләззәт алып, дөньяларын онытып яши башладылар. Аларның бу кыйланмышларын өлкән яшьтәгеләр гайбәт итеп сөйләсә, яшьләр килештеләр, һәркем үз бәхете өчен көрәшергә тиеш бит. Бәлки икенче яртылары да үзләренә соң булса да пар табар. Әзергә-бәзер генә яшәп яткан Самат ашарына да пешерергә өйрәнеп китте, уен дә җыештырып куя, кызларының бик вакытлары юк, кер юу проблема түгел икән хәзерге заманда, яхшы телефон алып, интернет киңлекләренә кереп китте. Ә анда танышырга теләүчеләр бик күп икән. Ватсап аркылы аралаша да башлады. Менә беркөнне шундый язмага тап булды, ирем классташлар очрашуыннан соң, яшьлек ярын очраткан, шуның белән кавышып чыгып киттеләр, дип, язган иде, аноним. Ул аңа күп итеп комментарий язып куйды. Шуннан соң теге хатын аңа директка язды, аралаша башладылар. Нәкъ кинодагыча була инде бу, дип, көлештеләр. Әллә язмыш, әллә ялгыш, бер-берсенә тартылдылар.
Путевка алып ялга киттеләр. Ә балалары сөенделәр генә, әтиләрен дә бәхетле итеп күрәселәре килә иде. Әниләрен дә гаепләмәде алар. Җай килгәндә җыйнаулашып чит илгә кунакка барып кайттылар. Рифатның уллары, киленнәре дә, Әлфияне чит итмәделәр. Бәхет килгәнен көтеп өйдә ятмаска, мин парлы ялгыз инде, дип елап утырмаска, үз бәхетең өчен бөтен авырлыкларны җиңәргә кирәк икәнен аңларга кирәк икән. Ә мәхәббәт бөтен авырлыкларны җиңәргә сәләтле.
Балаларың бәхетле булсын өчен, үзеңнең бәхетле булуың кирәк, диләр бит.
 

Сәрия МИРЗАЯНОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар