Логотип «Мәйдан» журналы

Сер

Шигырьләр.

Кипкән яфрак кебек кыштыр-кыштыр

Үз алдына нидер сөйли-сөйли,

Эчтән генә кинәт җырын сузып,

Яшь чагында откан бер шат көйне,

 

Иртүк торып бабай өй артында

Мыштыр-мыштыр нидер йөри көйләп.

Куанычы сыймый күңеленә,

Нидән икән, белми менә кем дә.

 

Түбәтәен никтер кыек кигән,

Чал чәченнән хәтта нур сибелә.

Йөзендәге һәр җыерчык көлә,

Сәер бүген бабай әллә нигә.

 

Күләгәгә таган җайлап куйды,

Кармакларын барлап, сайлап куйды,

«Сәпит» тәгәрмәчен майлап куйды –

Кулына ни тисә, шатлык тойды.

 

Шалтырады капка, ачып серне –

Улы, оныклары кайтып керде.

 

ИФИРА

 

Ак­та­ныш бе­лән Мин­зә­лә ра­йон­на­ры­ның иң­гә-иң те­рәп ку­шыл­ган җи­рен­дә, тау ас­тын­да Ба­җа­на ел­га­сы­на те­рәл­гән авыл бар иде. Мин 1962 ел­да шу­шы ри­ва­ять­ләр­дә ге­нә бу­ла тор­ган ма­тур та­би­гать­ле авыл­да дөнь­я­га кил­гән­мен.

1965 ел­да без Адай­га кү­чеп кил­дек. Өч ке­нә яшь­тә бул­сам да, мин ту­ган авы­лым­ны бик ях­шы хә­тер­лим. Ур­ман­нар­га сы­е­нып утыр­ган Адай авы­лы, җи­ләк­ле бо­лын­на­ры, кар­лы­ган­га, шо­мырт-ба­лан­га бай әрә­мә­лә­ре бе­лән гел са­гын­ды­рып ис­кә тө­шә.

1969 ел­да бе­рен­че тап­кыр мәк­тәп кап­ка­сын­нан кер­гән­дә, җир йө­зен­дә мин­нән дә бә­хет­ле зат бул­ма­ган­дыр. Мин мәк­тәп­не, укы­ту­чы­ла­ры­быз­мы чын кү­ңел­дән ярат­тым. Си­ге­зен­че сый­ныф­ны бе­тер­гән­нән соң, Мин­зә­лә пе­да­го­гия учи­ли­ще­сы­на укыр­га ке­рү­ем­нең сә­бә­бе дә шул­дыр.

Га­и­лә­дә без ба­ры­быз да ки­тап уку­ны сөя идек. Ши­гырь­ләр яра­ту­ым бәл­ки шун­нан баш­лан­ган­дыр...

Ан­нан Ка­зан­лы уни­вер­си­тет ел­ла­ры. Нур­лы, моң­лы, җыр­лы Ка­зан! Фи­ло­ло­гия фа­куль­те­ты­ның та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты бү­ле­ген тә­мам­ла­гач, ми­не Сар­ман ра­йо­ны­на бил­ге­лә­де­ләр. Ан­да бик ях­шы кү­ңел­ле ке­ше­ләр бе­лән та­ныш­тым. Ел­лар үт­кәч тә, шул уз­ган бер ел­ны ма­тур бер хи­кә­ят итеп ис­кә алам.

Ка­зан­га кайт­кач, «Та­тарс­тан яшь­лә­ре» га­зе­та­сы­ның хат­лар бү­ле­ген­дә эш­ләп ал­дым. Бик мөх­тә­рәм, бер­дәм кол­лек­тив иде. Го­му­мән, һәр­кай­да юлы­ма ях­шы ке­ше­ләр чык­ты. Тор­мыш ип­тә­шем яны­на Си­ри­я­гә кил­гәч тә, мин һәр җир­дә ях­шы­лык ор­лы­гы чә­чел­гә­нен, аны та­бып, су­га­рып үс­те­рер­гә ге­нә ки­рәк­ле­ген та­гын бер кат аң­ла­дым. Аңа ба­ры тик җы­лы яң­гыр бу­лып явар­га, кө­ләч ко­яш бу­лып ел­ма­ер­га гы­на ки­рәк.

Мин 35 ел чит җир­дә яшим. Шө­кер, ба­ла­ла­рым ин­де зур­лар, онык­ла­рым үсә. Лә­кин шу­шы 35 ел­ның бер ге­нә кө­нен­дә дә ту­ган як­ны ис­кә ал­мый кал­га­ным юк­тыр. Си­рия ту­рын­да сөй­лә­гән­дә мин һа­ман мон­да, дим. Без­дә сү­зен мин ту­ган як ту­рын­да сөй­лә­гән­дә ге­нә әй­тә алам.

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock на Freepik

«Мәйдан» № 1, 2024 ел

 

Комментарийлар