Сабантуйны көтә идек без дә
Көтә идек без дә бу бәйрәмне,Сабантуйга ике көн калаӘтиләргә колхоз акча бирә,Әни матур күлмәкләр ала.Җәяү китә иде, эштән кайткач,Күрше апаларны эләктереп.Бишәр бала ул чак һәрбер йортта,Булсын гына...
Көтә идек без дә бу бәйрәмне,
Сабантуйга ике көн кала
Әтиләргә колхоз акча бирә,
Әни матур күлмәкләр ала.
Җәяү китә иде, эштән кайткач,
Күрше апаларны эләктереп.
Бишәр бала ул чак һәрбер йортта,
Булсын гына көтеп җиткереп.
Уйный-уйный сизелми дә тагын
Әнә, әнә, кайта әниләр!!!
Икешәр сумка асып иңнәренә,
Тау башыннан төшеп киләләр!
Онытыла уен мәшәкате,
Җәһәт-җәһәт ява сораулар...
Мин теләгән күлмәк булган микән?
Ак түфлие тагын булмаган...
И балачак... узган... тузан тузган,
Ялан тәпи йөрми балалар,
Сабантуйны күлмәк өчен түгел,
Батут өчен көтеп алалар.
Әниләрнең эше күпкә җиңел
Һәрберсендә хәзер машина,
Сабантуй да гади көннәр сыман
Узып китә... гомер ашыга.
Ярый әле без пычракны изеп,
Җиргә якын булып үскәнбез!
Әллә шуңа... гади күлмәкнең дә
Кадерен белеп, түзеп көткәнбез.
Сабантуйга ике көн кала
Әтиләргә колхоз акча бирә,
Әни матур күлмәкләр ала.
Җәяү китә иде, эштән кайткач,
Күрше апаларны эләктереп.
Бишәр бала ул чак һәрбер йортта,
Булсын гына көтеп җиткереп.
Уйный-уйный сизелми дә тагын
Әнә, әнә, кайта әниләр!!!
Икешәр сумка асып иңнәренә,
Тау башыннан төшеп киләләр!
Онытыла уен мәшәкате,
Җәһәт-җәһәт ява сораулар...
Мин теләгән күлмәк булган микән?
Ак түфлие тагын булмаган...
И балачак... узган... тузан тузган,
Ялан тәпи йөрми балалар,
Сабантуйны күлмәк өчен түгел,
Батут өчен көтеп алалар.
Әниләрнең эше күпкә җиңел
Һәрберсендә хәзер машина,
Сабантуй да гади көннәр сыман
Узып китә... гомер ашыга.
Ярый әле без пычракны изеп,
Җиргә якын булып үскәнбез!
Әллә шуңа... гади күлмәкнең дә
Кадерен белеп, түзеп көткәнбез.
Гөлфия ШИҺАПОВА
Фото:
Комментарийлар