Логотип «Мәйдан» журналы

Печән өсте

Җәй... Авыл...

Бәрәңге утыртудан башлап, аны казып алганчыга кадәр, ничә төрле эш башкара микән авыл халкы? Бакча эшләреннән кала, абзар тулы мал-туар синең йөз төрле витамины булган яшел печәнеңне көтә. Чабып алып кайтырдай җирең, транспортың булса, тиз генә печән кайтарып саласың. Ул печәннең хуш исе бөтен ишек алдына, абзар эчләренә тула. Аның өстендә ишек алды тулы тавык, чебеш, үрдәкләр мәш килә. Нәни тавык чебиләре, әниләреннән калышмаска тырышып, яшел печәннең яфракларын кечкенә томшыклары белән тарткалаган булалар. Үлән яфрагы кисәк кенә өзелсә, егылып китәләр. Нәкъ йомры йомгаклар инде менә, бәләкәчләрем. Бакча якта казан асып пешергән бодай белән бәрәңгеңне көтеп, артыңнан йөреп аптыратып бетерәләр. Әле бит кычытканын алып кайтып, чабып куярга кирәк. Кычыткан салмасаң, алар синең болгатып биргән ризыгыңны ашамыйлар.
Аларга ризык әзерләп бирүең була, абзардагы үгезләр, теге яшел печәнеңне ашап бетереп, су сорыйлар. Кызу-кызу, йөгерә-йөгерә су эчерәсең дә гектарлаган басуга печәнеңне кабартырга чыгып чабасың.
Туган як табигатенә сокланмый мөмкин түгел! Башакларын тутырып килүче игеннәр, алар арасында үсеп утыручы күкчәчәкләр, урманнар, Иж елгасы, саф һава, чәчәкләр, җиләк исе... Эх!
«Печәнне кабартып, кичкә җыярбыз инде», – дип кайтып кына китәсең, артыңнан ук яңгыр ява да китә бит үч иткәндәй! Ачу чыга чыгуын, ләкин яңгыр да бик кирәк: бакчада утырткан яшелчәләрнең мул уңышын җыеп аласы бар. Яңгыр булмаса, үсми шул алар. Кич су сибәсе юк, бер эш ким.
Печәнне кабартып кайткач, яңгыр яумаса, бакчада пешеп утыручы, сине елмаеп каршы алучы, өзеп кап инде мине дип торучы карлыган, чия, кура җиләген җыеп аласың. Кышка кайнатма да, компот та әзер.
Әй, ул болыннан җыеп, печән төяүләргә ни җитә-ә-ә! «Чапкан печән асларыннан җир җиләге коела...» – дип, Илһам Шакиров җырлаганча гел рәхәтлектән генә тормый ул торуын. Коелыр анда җир җиләге! Трактор арбасына печәнне шулай төяргә кирәк: кайтканда бер учмасы да коелырлык булмасын. Матур итеп төялгән печәнле арба, армый-талмый, трактор артыннан калмый кайтып китә. Төнгә ишек алдына калдырып буламыни аны?! Тиз генә түбәгә күтәреп бетерәбез, югыйсә, яңгыр синең печәнеңне карап кына тора. Бәрәңге, бәрәңге корты, чүбе – болар инде башка мәсьәлә.
Әле өченче көн генә, кышка дип, җитмеш пар мунча себеркесе алып кайтып бәйләгән идек. Бүген шуның мәтрүшкәлесен пешерергә кирәк булыр әле. Арыганны бетерә ул тәмле мәтрүшкә исе. Мунчадан соң яңа бал белән сөтле чәй дә эчеп ятсаң, изрәп йоклап та китәсең. Иртәгә тагын шул ук эш көтә бит.
Печәннең бүген дүртенче арбасын өйдек, Аллага Шөкер! Куанып ашатырга язсын!
 

Чулпан НУРМӨХӘМӘТОВА

 

Фото: ok.ru

 

Комментарийлар