Логотип «Мәйдан» журналы

«Көпә-көндез шәмнәр...»

Шигырь.

Көпә-көндез шәмнәр.

Көпә-көндез...
Сыңар яктылыкка тилмерәм.
Дөнья тынсыз, сынсыз бер халәттә.
Кем кулында канлы дилбегә?!

Җир шуыша. Күкнең үз исәбе-
Әллә яңгыр, әллә күз яше.
Караңгылык баскан җирнең өстен-
Матәм шәме. Аның үз эше.

Яңгыр катыш кары. Тик ак түгел.
Кан төсенә керә һәр бөртек.
Төн карасы җирдә. Шәмнәр яна...
Кайдан алыйм икән бер өмет.

Килер көнгә якты бер ӨМЕТ.

Рәмзия Җиһаншина

Комментарийлар