Логотип «Мәйдан» журналы

Истәлек

Кичке авыл урамындаТаныш моңнар ишетәм.Гармуныңнан моң агыла –Ерактагы яшьлектән. Агыйдел буеннан киләПароходлар тавышы.Яшьлектә сөйгән яр беләнБулмады ла кавышып. Китеп бардың тальян уйнап...

Кичке авыл урамында
Таныш моңнар ишетәм.
Гармуныңнан моң агыла –
Ерактагы яшьлектән.
 
Агыйдел буеннан килә
Пароходлар тавышы.
Яшьлектә сөйгән яр белән
Булмады ла кавышып.
 
Китеп бардың тальян уйнап –
Саубуллашу җырыңны.
Әле хәзер дә тоям күк,
Бәгърем, йөрәк җылыңны.
 
Кичке авыл урамында
Таныш моңнар ишетәм.
Гармуныңнан моң агыла –
Ерактагы яшьлектән.
 

Рәмзия ВӘЛИЕВА


Түбән Кама шәһәре



Фото: Гөлнар Караева

Комментарийлар