Логотип «Мәйдан» журналы

Әни, әнием, әнкәем...

Бу дөньда якты йөрәкләр бик күп, тик аларның берсе дә әни йөрәгенә тиң түгел– Улым, улым дим...Уналты яшьлек Данис теләмичә генә атасына борылып карады. Ул смартфонда уен уйнап утыра иде. Егетнең ачуы...

Бу дөньда якты йөрәкләр бик күп,
тик аларның берсе дә әни йөрәгенә тиң түгел
– Улым, улым дим...
Уналты яшьлек Данис теләмичә генә атасына борылып карады. Ул смартфонда уен уйнап утыра иде. Егетнең ачуы килде: тагын телефоннан аера. Ул сүзсез генә яңадан смартфонга кереп чумды.
– Улым, Данис, куеп тор әле шул нәрсәне, – әтисе Рамил аңа яңадан эндәште. Данис, моннан барыбер котылып булмас, дигән кыяфәт белән уенны туктатты һәм әтисенә таба борылды. Ул тиз генә җавап бирермен дә, яңадан смартфонны алырмын дип уйлаган иде дә, кинәт әтисенең күзләренә игътибар итте. Рамилнең күзләре эчкә баткан, аларда шундый сагыш... Данис сискәнеп китте: әтисенең төсе үзгәрә торган, бер карасаң яшькелт-сары, бер карасаң якты көрән төстәге күзләре кап-кара иде. Моңа кадәр егетнең әтисен мондый хәлдә бер дә күргәне булмады. Йөзе ап-ак, иреннәре ярылган, калтыр-калтыр киләләр, ә күзләре... Аларда сүз белән әйтеп булмас моң, югалту, әрнү, кайгы чагыла иде.
– Нәрсә булды, әти?
– Улым... кичә... әниең бүлнистә... үлгән бит...
Элпә булып күздә эленеп торган күз яше, битеннән әкрен генә тәгәрәп, идәнгә таба шуып төште.
– Кичә, кичке сәгать ун тулып узганда, әниеңнең сулышы өзелгән. Табиблар ярдәм итә алмаганнар. Бүген аны алырга барабыз, мәктәпкә җыенма, улым.
Рамилнең тавышы калтырый иде, ниндидер билгесез көч аңа һәр сүзне, һәр авазны бик авырлык белән генә әйттерде. Ирнең тыны кысылды, күзеннән яшьләр атылды.Ул, алыптай гәүдәле, типсә, тимер өзәрдәй кеше, мескен, хәлсез кыяфәттә иде. Рамилнең күзләре эчкә баткан, төн буена бер минут та йокламаган иде ул. Аңа хатыны Алсуның үлүен кичә хәбәр иткәннәр иде. Рамил бердәнбер малаена бу күңелсез хәбәрне шулчак әйтә алмады. Тагын бер генә төн булса да малаеның үзен әниле хис итүен теләде...
Данис әтисенең сүзләреннән соң берникадәр вакыт тынсыз торды. Аның баш мие бу яман хәбәрне кабул итәргә теләмәде. Егет әкрен генә телефонын кулга алып, яңадан уенын башларга тотынган кебек итте, шулчак йөрәгенә кылыч килеп кадалган кебек булды. Әтисенең «әниең бүлнистә үлгән» дигән сүзләре кабат ишетелде. Аның күкрәгендә ниндидер авырлык, түзеп булмастай ачы сагыш, кадерледән-кадерле кешене, якын җанны югалту хисе барлыкка килде. Йөрәгенә бер генә түгел, мең кылыч кадалган кебек булды. Алар әкрен генә аны кискәли, кадый, өзгәли башладылар.
Әни үлгән... Минем әнием... Данисның күз алдына әнисе килде. Аның сурәте шундый якын, шундый таныш иде. Әнисе малаена ягымлы күз карашы ташлады да, елмаеп: «Улым», – дип дәште. Данис аңа таба бармакчы булды. Тик шулчак йөрәгенә кадалган теге үтмәс кылычлар селкенеп киткән кебек булды, алар егеткә әнисенә таба бару түгел, тын алырга да бирмәде...
Данис сискәнеп китте. Ул саташа иде, әйе, йокламаса да, саташа иде... Егетнең күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде: башта бер, аннан тагын бер, тагын бер... Данис елый иде. Үкереп-үкереп елый иде... Һәм әлеге минутта бу дөньяда беркем дә аңа ярдәм итә алмый иде... Әни, әнием, әнкәем...
Шулчак Данис моннан ике атна элек булган хәлне искә төшерде. Егет мәктәптән кайтып, тиз генә ашап-эчеп алды да, өйдә беркем булмаганда тынычлап уйныйм әле дигән уй белән, смартфонына ябышты, колакчыннарын киде. Ул, бар дөньясын онытып, әлеге эш белән мәшгуль булганда, кинәт, әнисенең тәмле хушбуй исе борынына бәрелде. Күзләрен күтәреп караса, әнисе аның янында басып тора икән. Әнисе Алсу шундый матур күренде аңа, күзләреннән нур сибелә, йөзе шат иде.
– Улым, мине бүген эштә Мактау грамотасы белән бүләкләделәр! Кара әле, – диде ул. Данис, әнисеннән документны алды да: «И, әни, шушы кәгазьгә сөенәсең инде, бала-чага кебек», дип уйлады. Ләкин бу сүзләрне әйтеп әнкәсенең кәефен төшерәсе килмәде, әнә бит, ничек куана.
– Котлыйм, – дип коры гына әйтте һәм яңадан телефонына тотынды. Алсу, малаена моңсу караш ташлап, нидер әйтергә теләгәндәй басып торды да үз эшләрен, башкарырга кереп китте...
И, әнием, әнкәем, шунда сине кочаклап алган булсам, сиңа бер җылы сүз әйткән булсам... Ник әйтмәдем икән?.. Данисның йөрәген әрнү, үкенү, өметсезлек һәм әллә нинди башка, күңелне кискәли, өзгәли торган хисләр биләп алды. Эх, авыр идемени миңа, әниемне котлап, бер җылы сүз әйтергә, кулыннан тотып, аның белән бергә сөенергә? Әнием, әнкәем, кичер мине...
Данисның күз яшьләре бите буйлап аска тәгәрәде. Әнием, тагын бер генә булса да, синең җылы карашыңны тоярга, йомшак кулларыңнан тотарга иде. Син, иртән эшкә китәр алдыннан, минем башны, маңгайны тотып карый идең... Ә мин... йоклаганга салышып ята торган идем. Шунда әниемә хәерле иртә теләсәм, ни булыр иде?
Менә шулай Данис өчен әнисез, караңгы, салкын көннәр башланды. Бу дөньяга китергән, йөрәк канын биргән иң якын кешене күмеп кайткач, өйдә авыр тынлык урнашты. Әтисе дә, егет тә үз уйларына баткан иде, берсе газиздән-газиз әнкәсен, икенчесе яраткан хатынын, яшьтән сөйгән ярын югалтканнар иде.
Әнисен җирләп, берничә көн үткәч, Данис мәктәпкә йөри башлады. Урамда май ае. Бар дөнья уянган, шау чәчәккә күмелгән. Егет тә әкренләп яшьтәшләре белән урамга чыга башлады. Малайлар белән футбол уйнаганда бар нәрсә онытыла, күңелсез уйлар әллә кая юкка чыга, рәхәт арыганлык халәте туа. Дуслары да, Данисның авыр вакыты икәнен белеп, шаяртып, кызык сүзләр сөйләп, күңелен күтәрергә тырыша. Тик телефонны кулга алгач кына, кәеф үзгәрә: гадәттә, телефонда берничә алынмаган чакыру була иде, әнидән... Ә хәзер...
Данис, күңелсез уйларын куып:
– Әйдәгез тагын уйныйбыз, – дип тәкъдим итте. Малайлар арыганнар  иде, аларның өйләренә кайтасы, юынып чыгасы килә. Тик, шулай да, егетләр, бер-берсенә карашып алдылар да:
– Әйдә! – дип җавап кайтардылар.
Дуслар яңадан кызып-кызып футбол тибә башлады. Шулай тирләп-пешеп уйный торгач, кич җитеп, бар дөнья караңгылыкка чумды. Данис, уйнап бетергәч, теләмичә генә, вакытны карыйм дип, смартфонын алды. Ә анда алынмаган чакыру, икәү... Йөрәге әллә нишләп китте. Егет, калтыранып, телефонын ачып карады. Әтисе шылтраткан икән. Яшүсмер егетнең бүгенге көндә иң якын, иң газиз кешесе – әтисе шылтраткан. Данисның йөрәгенә җылы йөгерде. Әти! Ул тиз генә атасының номерын җыйды. Ир кеше, шуны гына көткәндәй, бик тиз җавап бирде:
– Улым, син кайда? Мин борчылам.
– Хәзер кайтам, әти. Ачуланма.
Данис сөйләшеп бетерде дә, дуслары белән саубуллашып, тиз-тиз өйләренә таба атлады.
 

Гөлназ ӘХМӘДУЛЛИНА


Яр Чаллы шәһәре, 117 нче «Уенчык» балалар бакчасы тәрбиячесе


Фото: https://pixabay.com/



Комментарийлар