Логотип «Мәйдан» журналы

Битлек

Укучылар иҗаты.

Хәсрәтләргә тарыганда,

Авырлыкка бирешкәндә,

Дуслар сынала да куя

Кулдан кисәк эш төшкәндә.

 

Көнләшүдән дәшмәүчеләр

Эчтән дөрләп янган чакта,

Хәсрәт белән очрашканны

Күрмәмешкә салышканда,

 

«Дуслар», димен, ярый сез бар,

Булмасагыз нишләр идем?!

Сер бирмичә яшәр өчен,

Битлегемне алып кидем.

 

Күз ачыла яши-яши,

Һәр елмайган ераклаша.

Начар ниятле бәндәдән

Раббым Аллаһ, Үзең сакла.

 

Нурфия ХАЛИКОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Халикова Нурфия Райнур кызы 1982 елның 3 маенда Кукмара районының Бурсык-Елга авылда туган. Кәркәвеч авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика университетында белем ала. Хезмәт юлын балалар бакчасы белән бәйли, тәрбия эшләре буенча мөдир урынбасары булып эшли. Кечкенәдән шигырьләр яза, «Таян Аллаһка», «Иделем акчарлагы» һ.б. конкурсларда җиңүләр яулый. Күп шигырьләре Ильяс Халиков башкаруында яңгырый.

Комментарийлар