Бер атна элек...
Ул аяк очына гына басып бүлмәгә керде. Өстәлдә берничә өем дәфтәр ята. Бүген дә төн йокламыйча ул аларны тикшереп чыгачак. Кулына иң кырыйда яткан дәфтәрләрне алды. 10 нчы класс укучыларыныкы. Данияр...
Ул аяк очына гына басып бүлмәгә керде. Өстәлдә берничә өем дәфтәр ята. Бүген дә төн йокламыйча ул аларны тикшереп чыгачак. Кулына иң кырыйда яткан дәфтәрләрне алды. 10 нчы класс укучыларыныкы. Данияр Муратов.
Классларында иң акыллы, тырыш, сүз тыңлаучан егетләрнең берсе. Отличник. Язуы да энҗе-мәрҗән кебек. Бер атна элек кенә бу укучы Тамара Осиповнаның иң яраткан укучысы иде. Ә менә Ильяс Хәкимов – киресенчә, укуга игътибарсыз, тәртипсез; бокс, футбол, баскетбол түгәрәкләренә йөрүче, укытучыга каршы эндәшергә дә күп сорамый торган укучы. Һәркем баланың мондый тәртибен ата-анасыз, абыйсы тәрбиясендә генә үскәненә сылтады. Әле бер атна элек кенә Тамара Осиповна бу укучыны өнәп бетерми иде. Бер атна элек...
Инде утыз ел стажы булган укытучының дөньяга карашын бер авыр вакыйга үзгәртте. Бер атна элек...
Кич иде. Соңга калынды. Тамара Осиповна укучылары белән дәрестән соң калып, аларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләде. Ул мәктәптән чыгып, паркка таба юнәлде. Өенә җитәрәк, каршына әллә каян гына бер егет йөгереп чыгып, кинәт кенә китереп сукты. Янында тагын бер егет пәйда булды. Алар икәүләшеп илле яшьлек укытучыны кыйный башладылар. Аяклары белән китереп типтеләр, суктылар.
Шул вакыт парк аша узып баручы Данияр белән Ильяс укытучыларының ярдәм сораган тавышын ишетте. Егетләрнең берсе, ашыгып, йөгерә-йөгерә өенә кайтып китте. Ә шул вакытта Ильяс егетләргә ташланып, аларны укытучыдан аерып алды. Әмма егетләрнең берсенең кулында пычак ялтырады һәм ул Ильясның эченә кадалып өлгерде. Ильяс кисәк бөгелеп төште, тик яңадан бар көчен җыеп, егетнең кулыннан пычакны бәреп төшерде. Егетләр укытучының сумкасын алып, парк караңгылыгына югалды. Ильяс шуыша-шуыша укытучысы янына килеп:
– Тамара Осиповна, ишетәсезме? Мин ашыгыч ярдәм чакырдым, аз гына сабыр итегез,хәзер килеп җитәрләр...
Тамара Осиповна башын күтәрергә тырышты, тик килеп чыкмады. Бар тәне сызлый, авырта иде. Илле яшьлек укытучының күзеннән яшь тегәрәде. Авырта иде... Юк, тәне түгел! Йөрәге... Юк, үзе өчен түгел, канга батып ятучы уналты яшьлек Ильяс өчен авыртты...
– Үзең ничек соң, Ильяс?..
– Була... Там...ара...Ос...сип..ов...на... – диде өзек-өзек тавыш белән Ильяс һәм тынып калды...
Ашыгыч ярдәм икесен дә больницага алып китте. Ильясны реанимациягә салдылар.
Берничә сәгать ялыктыргыч билгесезлектән соң, операция бүлмәсеннән табиб күренде. Тамара Осиповнаның үзенә юнәлгән карашын күрүгә:
– Операция уңышлы үтте, инде көтәргә генә кала, – диде арыган тавыш белән. Шатлыгыннан Тамара Осиповна хәлсезләнә башлады, буыннары калтырады, күз аллары караңгыланып китте һәм кисәк тынлыкка чумды...
Тамара Осиповнаны больницадан кичә генә чыгардылар. Ә бүген ул инде дәрес бирә. Данияр, инде савыгып килгән укытучыны күрүгә үк, күзен яшерде. «Ярый, намусың бар икән әле», – дип уйлады Тамара Осиповна. Ул күзләре белән Ильясны эзләде. Ильяс әле чыкмаган иде..
Тамара Осиповна мәктәптән кайтышлый, кибеттән алма белән әфлисун алып, Ильяс янына китте.Ул кергәндә, Ильяс ятып тора иде. Тамара Осиповна озак кына егеткә карап торды. Янына килеп, күкрәгенә кысып кочаклап алды. Ильяс хәтта оялып куйды. Укытучы егетнең күзләренә карап алды. Нинди самими, нинди гөнаһсыз, нинди беркатлы иде бит алар... Дөньяны белә генә башлаганнар. Бу егет аңа хәзер үз улыдай кадерле иде. Шушы бала үз гомере бәрабәренә укытучысының гомерен саклап калды. Тамара Осиповна үзенең тормыш юлын башыннан кичерде. Димәк, утыз ел гомер заяга узмаган. Ул чәчкән орлыклар игелекле булып шытып чыккан. Уналты яшьлек егет үзе турында уйламыйча, ярдәмгә ташланды, ә шулай да... Даниярның ярдәмгә килмичә, ашыгып китеп баруы аның йөрәгендә авыр эз калдырды...
Укытучы, уйларыннан арынырга теләп кабат дәфтәрләргә иелде. Һәр дәфтәрне алган саен, укучысының йөзен искә төшерде. Өч дистә елга якын эшләсә дә, бала күңелен аңлап бетерә алмаганын аңлады. «Бала күңеле – тирән сер», – дип юкка әйтмиләр икән бит. Тик алар арасында Ильяс шикеллеләре дә булуын уйлап, укытучы елмаеп куйды һәм яраткан хезмәтенә кереште.

Ләйлә ШӘРИПҖАНОВА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
Комментарийлар