Сөям дә, сөймим дә
Эссе.
Тукайның иң тарсынганы – хатын-кыз җәмгыятендә булу иде.
Галиәсгар Камал
Габдулла Тукайның хатын-кызларга карата мөнәсәбәте аның тәрҗемәи хәлендә бүгенге көнгә кадәр җентекләп өйрәнелмәгән иң бәхәсле тема булып кала бирә. Гомумән, шагыйрьнең тормыш юлын, яшәешен фәнни-гамәли дәрәҗәдә системалы рәвештә тәгаенләү, үтеп барышлый гына язылган аерым мәкаләләрне, публикацияләрне исәпкә алмаганда, бервакытта да, беркайчан да тулы мәгънәдә көн тәртибенә куелмады. Әйтик, Тукай дәрәҗәсендәге бөек шәхесләре булган халыкларда фәкать шушы проблема буенча гына шөгыльләнә торган махсус институтлар бар. Тукай, Тукай дип, ничек кенә авыз суын корытсак та, аның тәрҗемәи хәле буенча бер диссертация дә якланмаган.
«Габдулла Тукай энциклопедиясе»н кая куясың дип дәгъвә белдерер бәгъзеләр. Әйе, бар. Һәм ул шагыйрь биографиясенең еллар буе китаптан китапка, дәреслектән дәреслеккә күчеп килеп, инде тораташ булып каткан шактый күп уйдырма факт вә вакыйгаларны (мисал өчен, унсигез яшьлек Латыйфага ияреп килгән алты бала мәҗмугасы), ниһаять, хаклык юлына чыгарды. Дөрес, анда Тукайның үзенә караганда аның иҗатына мөнәсәбәтле фикерләр күбрәк. Тик барыбер, соңлап башкарылса да, энциклопедия – зур гыйльми казанышыбыз.
Гафу, бу әлеге дә баягы үтеп барышлый гына, шагыйрь үзе әйтмешли, сүз башы бит «Шүрәле!».
Тукайның хатын-кызларга мөнә-сәбәте шактый күп якыннарының истәлекләрендә телгә алына. Галиәсгар Камалныкы түбәндәгечә тәмамлана: «Үзләренең шагыйрьләрен күреп, аның белән күрешү өчен читтән килгән хатын-кыз җәмәгатеннән берәрсе бүлмәсенә килеп керсә, Тукай, билгеле, «кермәгез» дип әйтә алмый, ләкин керү моментыннан башлап, аның борыны тирли башлый, чыгып киткәнчегә кадәр шапыртма тиргә төшәдер иде».
Янә дә Петербург журналисты Кәбир Бәкергә мөрәҗәгать итик:
«1912 елның апрель егермеләрендә Тукай Петербургка килде. Без Сергеевский урамында Муса әфәнденең квартирына бардык. Тукай чишенгән, эчке киемнән генә караватка бөкерәеп яткан иде.
– Авырыйсыңмыни? – дидек.
– Юк, менә әле яңа гына Муса әфәнде кереп: «Петербург гали мәктәпләрендә укый торган курсистка туташлар килгәннәр, сезне күрергә телиләр», – дип котны алды, бәла... ничек тә котылырга белмәгәч, авырдым... гениальный бер хәйлә... «Авырый, чишенеп яткан дип әйтегез», – дидем. Ялган булмасын өчен, менә инде 2-3 сәгатьтән бирле чишенеп, авырып ятам.
Тукай гомер буенча хатын-кызга ят булып калды. Башта бу ялгыз «шәкертлек авыруы» гына иде шикелле. Соңыннан качуында да шуның корымы бар иде. Ләкин анда, әдәби тел белән матурлап әйткәндә, «Ибсен авыруы» да юк түгел иде».
Генрик Ибсен – бөтен дөньяга танылган мәшһүр Норвег драматургы. Ул да хатын-кыз җәмәгатьчелеге белән аралашуны хуп күрмәгән, имеш.
Авыру дигәннән, ир-атның фригидлыгын тудыручы чын чирләр дә бар лабаса. Һәм бихисап. Әйтик, алибидемия, преддисфункцион синдром, мизогиния, психопатия... Медицина белешмәсендә алар бихисап.
Бу хасталар гади битарафлыктан алып, гүзәл затларыбызны дошманга чыгару, күралмаучылык диапазонында шәрехләнә, ди табиблар.
Бәлки, ошбу хастаның берәрсе Тукай организмына да кереп оялаган булгандыр? Әлеге очракта инде бу, чыннан да, хаста, ә ул дәваланырга тиеш.
Тиеш, әйе, тик барыбызга да мәгълүм: шагыйрь табибларга мөрәҗәгать итүдән һаман баш тартып килгән.
«Ибсен авыруы»на килгәндә исә, белгечләрдән сорашып белүемчә, медицина регистрында әлеге исемдәге сырхау теркәлмәгән. Күрәсең, бу драматургның кайбер иҗат әһелләренә хас әфәләм сәерлеге, холыксыз кыланышының шул чорда модный саналган образлы чагылышы гынадыр. Таралуы исә Ибсенның популярлыгы белән аңлатыла булыр.
Психологлар инсанның үз-үзен тотышын, тирә-як мохиттә үзе сайлаган урынын, башкалар белән мөнәсәбәтен аның тумыштан яки ниндидер хәвефле кичерешләрдән соң барлыкка килгән физиологик үзгәрешләр нәтиҗәсендә туган шәхси үзенчәлекләре белән дә аңлаталар. Габдулла, мисал өчен, чәчәк авыруын авыр кичергән булса кирәк. Нәтиҗәдә, сул күзенә ак төшкән. Үзе аны «проклятие» дип атый. Искә ала, димәк, ул аны борчыган!
Шуның белән бергә, алдагы авторларның «Тукай мөслимә туташларны инкарь итеп яшәде» дигән нәтиҗәсе дә дөреслеккә туры килеп бетми. Кайбер чыганакларда инде шәкерт вакытта ук күзе төшкән, аны гыйшкый хисләргә дучар иткән сылукайның исеме дә төгәл күрсәтелә. Бу – мөгаллимә Бибигайшә Белюкова. «Гыйшык бу, йа!» шигыре шушы чибәркәйгә багышланган дип фаразлана.
Белче, үлемең, шөбһәсез,
минем үлем ул, и нурлы йөз;
Сурәтең – күз алдымда,
колагымда – тавышың һаман.
Энциклопедия мәгълүматларына караганда, Бибигайшә-тома ятимә кыз. Мотыйгулла хәзрәт аны Габдулланы кебек үк үз канаты астына ала, белем бирә, укыта һәм кызлар мәктәбенә мөгаллимә итеп билгели.
Үсмер егетнең бу мавыгуы шагыйрьнең үз язмаларында телгә алынмый. Эчтән яну белән генә кабынып, тәүге искән җилдә үк сүнгән, күрәсең.
Ә менә Зәйтүнә Чистапулия белән мөнәсәбәте татар әдәбияты тарихына серле, ялкынлы, сагышлы вә гыйбрәтле мәдхия булып кереп калды. Зәйтүнәнең күп еллар үткәч язган үз истәлекләре түбәндәге юллар белән башлана: «Кешеләрнең кайсы мине Тукай хәтле Тукай шулай азапланып сөйгәч, Тукайга бармаган, аның мәхәббәтенә каршы мәхәббәт белән җавап бирмәгән, аңгыра, тупас кыз, аңлашмады, диләр. Кайсылары: «Үзенең мәхәббәте белән Тукайның йөрәген чарлап, аны матур сүзләр әйтергә мәҗбүр иткән», – диләр. Кайсы сүзләр дөрес? Минем бу юлларны укыгач, укучы үзе хөкем чыгарыр».
Әйдәгез, без дә Тукай – Зәйтүнә гыйшкының аерым сәхифәләрен хәтер көзгесеннән үткәрик.
Зәйтүнә яшьтән үк матур әдәбиятка мөкиббән булып үсә. Чистайда ук инде шактый каләм ияләрен әсәрләреннән танып белә. Бигрәк тә Тукай атлысын үз итә. Апасы Бәдриҗиһан белән Казанга русско-татарская школага укырга килгәч:
– Их, күрәсе иде шул Тукай дигән шагыйрьне, ярдәм итегезче, зинһар, – дип, кода тиешле Фатыйх Әмирханга мөрәҗәгать итә. Фатыйх ризалык бирә һәм очрашуны «Әл-Ислах» гәҗите редакциясендә оештыра.
Бәхетләренә, Тукай алар язган «Мишәр кызлары» мәкаләсе белән таныш икән.
– Чистапулия кайсыгыз була? – дип кызыксына.
– Мин, – дип атылып чыга Зәйтүнә, – мин!
Тукайның өстендә кара төстәге пинҗәк, галстук тагылган юллы күлмәк, аягында орчыктай очлы башлы штиблет. Үзе яланбаш, чәче озын да, кыска да түгел, заманча модный тараш.
Зәйтүнә аны гомерлекккә шушы тәүге кыяфәте белән күңеленә сеңдереп кала. Төшләренә дә шушы килеш-килбәттә керә.
Билгеле, ул Тукайның шигырь укуын тели. Ә алар, базар маклерлары сыман җыелышып, кәрт сугып утыралар. Зәйтүнә үзе дә ярата бу уенны. Кичләрен приказчик абыйлары белән еш кына көч сынашалар.
Күренә ки, Тукайның уены бармый. Шуңа бик борчыла ахры, колодадан кәрт алган саен буш кулы белән чәчен сыпыргалый-сыпыргалый:
– Шул инде, бәхетсез кешегә һәрвакыт кире килеп тора, – дип зарланып-зарланып алгалый.
Зәйтүнәнең йөрәге әрни, ничек бәхетле итәргә соң шагыйрь абыйны?
Бу мизгелдә аның бөтен вөҗүден шушы игелекле гамәл биләп ала. Һәм дә әмәлен дә таба: үзенә уенга керергә! Менә күреп торырлар, ул шагыйрьне әлеге сазлыктан тартып чыгарачак.
Тик кыз башы белән шушындый данлы егет кәмәшләре арасына кереп кысылуны кабул итәрләрме?
Зәйтүнә истәлекләрендә үзен «Уйнаклап торган шаян бер кыз идем» дип тәкрарлый. Әле дә югалып калмый, өстәл янына килә дә Тукайга мөрәҗәгать итә:
– Габдулла әфәнде, мине уенга үзегезгә пар итеп алмассыз...
Адәм сөйли, язмыш көйли, ди, җөмләсе ярты юлда өзелеп китмәсенме. Көтмәгәндә, алгы бүлмәдә үзләрен эзләп килгән әнисенең тавышы ишетелә.
Очрашу өзелә. Очрашу гына түгел, ике яшь йөрәкнең бәхет йолдызы сүрелергә дучар ителә.
Әлеге сүрелү сүнгән йолдызның галәм киңлекләрендә әле күздән югалырга өлгермәгән якты эзедәй дәвамлы була. Ул биш ел вакытны, Тукайның вафатына кадәр булган вакытны эченә ала.
Реаль мәхәббәт Шәрыкъ клубындагы әдәби кичәдә кабына. Анда кызның хыялы тормышка аша: Тукайның үз авызыннан шигырь укуын ишетә. Бу – «Утырышу» шигыре була.
Кайвакытта кара күзле,
кара кашлы
Матур берлә
утырышамын кара-каршы...
Антракт игълан ителүгә, Зәйтүнә тиз генә конфетти сатып ала да сәхнә ишеге янына килеп баса. Тукай күренүгә, учына мул итеп алып, аңа конфетти сибә. Шагыйрьнең чәче, кәләпүше, киемнәре аллы-гөлле матур кәгазь кисәкчекләре белән бизәлә.
– Минем кебек шайтан таягын да чәчәккә әйләндердегез, – дип көлә Габдулла, – рәхмәт...
Зәйтүнә аны тыңлап бетерми, җитәкләп ала да кеше арасыннан читкәрәк алып чыга.
Залда музыка танцы көйләрен уйный, яшь-җилкенчәк бөтерелепме-бөтерелә.
– Сез танцевать итәсезме? – дип сорый Габдулла, әлеге манзараны күзеннән кичереп, – әллә теләмисезме?
– Әлегә дәресләр генә ала башладым, өйрәнгәч, сезнең белән генә танцевать итәргә телим, – ди Зәйтүнә җиңелчә елмаю аша, – бергә танцевать итәрбез, яме?
– Сүз бирәм, өйрәнгәч, мин дә фәкать сезнең белән генә танцевать итәрмен.
– Килештек алайса, безгә бер-беребезгә якыная тору фарыздыр, мөгаен, – ди кыз шул ук шаярулы кимәлдә, – бәлкем, кичәдән дә бергә кайтырбыз?
– Бик кулай тәкъдим, туташ, мин... ни... риза... бик рәхәтләнеп, – ди егет.
Ошбу очрашу Габдулланың күңеленә шигъри хатирә сыйфатында берегеп кала:
Чын бәхетледер
кулың тоткан колың;
Гайне кодсият
вә гыйффәттер кулың...
Тик әлеге кичәдән соң Зәйтүнә аны көтеп ала алмый.
Кызлар Чистайга кайтып киткәндә дә, вәгъдәләшүгә карамастан, аларны озатырга килми Габдулла.
Зәйтүнә аны түбәндәгечә сурәт итә:
«Без, Тукай белән күрешеп кайтуга, тиз генә ашап алдык та пристаньга киттек. Безне озатырга ике абый, бер туганнан туганыбыз Ибраһим, монда абыйлар белән бергә эшли торган Чистай егете Кирам төшкәннәр иде.
Абыйлар әни белән өченче класста утырып калдылар, без дүртәү югары палубага мендек. Апам егетләр белән Идел ягына китте, мин, Тукай килмәсме дип, пристань якта калдым. Ни хәтле карасам да, кызганычка каршы, Тукай күренмәде. Бәлкем, килә алмадымы, әллә безнең янда егетләр барын күреп, мин монда артык дигән фикер белән «күренмәдеме».
Сүз биреп тә, аны үтәмәү егет кешене бизәми, әлбәттә. Тик моның чын сәбәбен Габдулла үзе генә белгәндер. Монысы инде безнең өчен караңгы.
Ә мөнәсәбәтләр барыбер дәвам итә. «Габдулла Тукайның мәхәббәте» мәкаләсе авторы Әнвәр Низаметдин, мәсәлән, укучыга, шагыйрь үзе язып калдырган дип, түбәндәге төш тасвирын тәкъдим итә.
«Әль-ислах» гәҗите редакциясе, имеш. Әкрен генә, тирә-ягына караңгалап ала да, Зәйтүнә аның янына сак кына килә, ә аңардан ниндидер җылылык бөркелеп тора. Иң башта «үзе кул биреп» исәнләште, аның йомшак кына, кечкенә кулының җылысы бөтен тәнгә тарала. Ә күңеле һаман уяу тоела, ничек инде бер кечкенә кул, җылылыкка туймаган, өшеп йөргән Габдулланы эретеп ташлавына хәйран калды. Зәйтүнә якынайган саен аның җылысы күкрәкләрне йомшартты, ниһаять, тирләтә башлады. Зәйтүнә аның каушап, оялып, еш-еш тын алуын сизеп уңайсызлана. Габдулла горур, имеш: «үзе кул бирде», аның сулышын да тойгандай була кебек».
Чистайга «Сәйяр» труппасы белән гастрольгә килгән Габдулла Кари Зәйтүнәне эзләп таба һәм әңгәмә вакытында:
– Тукайның үзегезгә багышланган шигырьләрен беләсез булыр, – ди, – бик самими шигырьләр.
– Юк, кайсы шигыре минем хакта? – ди кыз.
– Фаразан, менә «...гә» шигыре.
Очраган юлда,
сине күргән, иелгән ул бүген;
Ул шуңар да шатлана бит:
чын җүләр түгел диген!
– О-о, шагыйрьнең «...гә»ләре сансыз-хисапсыздыр, мөгаен, мин бит Зәйтүнә!
Кариев күз очлары белән генә елмаеп тәфсилли:
– Тукай әлеге шигырен иң элек миңа укып күрсәтте, ничек уйлыйсың, бу кем турында, дип сорады. Ә мин, туташ, Коръән-хафиз, сезне белмәсәм дә, Зәйтүнә исемле берәр чибәркәй турындадыр инде, дидем. Ник дисәң, Коръәннең «Нур» сүрәсендәге 35 аятендә зәйтүн агачы телгә алына. Шагыйрь сезгә мөнәсәбәтендә дөньяга нур сибүче зәйтүн мае балкышын образ итеп файдаланган. Шул рәвешле «...гә» Зәйтүнәгә әйләнә дә куя. Ошбу самими мәхәббәтнең серенә, шәт, төшенгәнсездер.
Зәйтүнә Казанга уникенче елның җәендә генә килә ала. Ул Тукайның хастасыннан хәбәрдар була инде, янына ашыга. Йөгерә-атлый барганда, аны күптәнге танышы Фәхерелислам Агиев туктата.
– Кая болай ашыгасыз? – дип белешә, – бәреп ега яздыгыз бит.
– Тукай янына, хәлен белергә барам.
– Минем аның яныннан чыгышым, сез анда берүк бара күрмәгез, – ди Агиев ялварулы кыяфәттә.
– Ничек инде, минем аны күрәсем, юатасым килә, – ди Зәйтүнә.
– Туташ, зинһарлап үтенәм, кермәгез, һәлак итәсез сез аны. Мине дөрес аңлагыз, зинһар... терелүен көтегез...
Бәхетсез ике яшь йөрәккә хушлашу насыйп булмый. Бу Зәйтүнәнең гомерлек үкенече. Җае чыгып, Казанга килгәч, Зәйтүнә туры зиратка килә. Бу юлы инде аны туктатучы булмый. Кабере өстендәге туфрагы инде кипшенгән. Гап-гади кабер. «Шагыйрь Габдулла Тукаев» дип язылган калай кисәге генә аның җәсәде монда җирләнгәнен күрсәтеп тора.
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
– Авыр туфрагың җиңел булсын, Мәҗнүнем!
Зираттан Зәйтүнә туры Фатих Әмирхан янына юнәлә. Азмы-күпме тынычлану максатыннан Яңа Бистәдән Арча кырына кадәр җәяү атлый.
Зәйтүнәнең истәлекләреннән күренгәнчә, кыска гына хәл белешеп алганнан соң, бу ике мәрхәмәт иясе арасында аларның табигатенә биихтияр шактый кискен вә килешсез диалог булып ала.
Фатыйх:
– Тукай үлде.
Зәйтүнә:
– Шулай икән шул, нигә үтердегез?
Фатыйх:
– Мин синнән сорыйм, нигә үтердең?
Зәйтүнә:
– Сөйләп-сөйләп тә димли бел-
мәдегез ич.
Фатыйх башын учына салып тынып кала. Чөнки сеңлесенә нахак гаеп ташлавын аңлый. Ул бит Тукайны Ибраһим базарчы кызына өйләндерергә йөргәндә, Зәйтүнәне Бәхтияргә димләп хат язган иде.
Менә шундый аңлашу. Хәер, бу әле ике якын кешенең генә иң кадерле илаһи затларын югалту сагышыннан туган өзгәләнүләре.
Татар матбугаты исә чын мәгънәсендә Зәйтүнәне эзәрлекләү юлына баса. Мисал өчен, «Сөембикә» журналында «Яшерен мәхәббәт сәрләүхәсе» мәкаләсе авторы – шагыйрь Җамалетдин Юмаев – аңа, Тукаевны үтерүенә шатланып, аны һич уена китерми, матди булган малларга, матур егеткә алданып, шулар илә ләззәт табып йөрүче бер аңсыз тупас кыз дип, исеме белән әйтеп, нахак гаеп ташлый.
Зәйтүнә якын танышы, «Ил» гәҗитенең мөхәррире Гаяз Исхакыйга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.
Гаяз Исхакый: «Андый-мондый матбугатта сезгә һөҗүм булса, үзем каршы чыгарга вәгъдә бирәм», – дип тынычландыра хат иясен.
Бу бит 1914 елның апрель ае. Зәйтүнә инде ир хатыны, ишан улы Габделкадыйр Рәсүлевның хәләл җефете.
Зәйтүнә белән Габдулла арасындагы мөнәсәбәтне мәхәббәт дип бәяләргә буламы соң? Әлеге җәһәттән, ошбу сорауга уңай җавап бирүчеләр дә, инкарь итүчеләр дә бар. Мин, шәхсән, беренчеләр рәтендә.
Мәхәббәт булган, әлбәттә. Тик бу мөэмин мөселманнарга гына хас тыйнак, самими, ихтирамлы, ярым оялчан мәхәббәт. Асылы, гарәпләрчә әйтсәк: «Ки Зөһрә дилбәр ул, дилдаләсе мән», ягъни сөеклесен илаһи мөнбәргә күтәргән мөкаддәс илаһи хис.
Ләкин, әйләнешкә кергәнчә, һич тә яшерен түгел. Халыкта, мәхәббәт белән ютәлне яшереп булмый, дигән әйтем бар. Әлеге очракта да барча инсанга мәгълүм вә матбугатта шаулаган бу мәхәббәт ничек яшерен булсын, ди?
Алар һәрвакыт бер сукмактан йөргәннәр. Зәйтүнәнең никахы да яучылар никахы гына булганга охшый. Аның, инде улы Атилла үсеп килгәндә, ире белән суд аша рәсми рәвештә аерылуы да төрле уйларга этәрә. Дөрес, бу аерылышуны Атилла Расих үзе сәяси аерылышу дип шәрехли, эшкә урнашу кебек көнкүреш проблемаларына бәйләп аңлата. Тик, мөселман кануннарын читкә куеп торганда да, хаҗия булуын исәпкә алмаганда да (Зәйтүнәләр Беренче Бөтендөнья сугышы чорында ире Габделкадыйр һәм якын туганнары белән хаҗ сәфәренә киткән җирдән чик ябылу сәбәпле Төркиядә тоткарланып калалар, уллары Атилла да шунда туа), ирен чын-чынлап яраткан хатын-кыз бервакытта да бу адымга бармас иде. Кыз фамилиясен үзгәртмәве шулай ук уйга сала.
Декабристкаларны гына хәтергә төшерик. Ир хакын, мәхәббәт хакын хаклап, балда-майда йөзгән дворянкалар үзләрен нинди авырлыкларга дучар итәләр. Искитмәле бит!
Без Зәйтүнәне башлыча гыйшкый сандугач итеп кенә күз алдына китерергә күнеккәнбез. Чынлыкта ул – зыялы татар хатын-кызларының асыл сыйфатларын үзенә туплаган күренекле шәхес. Аның гомере – көрәшче гомере. Көрәшче дигәндә, мин, беренче чиратта, аның җәмгыятьтә үзенә лаек урын табу өчен туктаусыз гыйлемгә омтылып яшәвен күз уңында тотам. Менә аның гыйлем маршруты: Югары Курса авыл мәктәбе, Русско-татарская школа (Казан), Иж-Бубый гимназиясе. Монда ул сигез сыйныфлы уку йортының алтынчы сыйныфына имтихан тота, ислам дине, Көнчыгыш гыйльме-фәлсәфәсе, дөньяви фәннәр буенча белем ала. Зирәклеге һәм тырышлыгы аркасында өчьеллык программаны бер кышта үзләштерә, таныклык алып, мөгаллимә булып эшләү хокукына ия була. Ярый әле өлгерә. Шул ук елны панисламизм коткысы таратуда гаепләп, уку йортын куып тараталар.
Аннан инде Казан дәүләт педагогия институты, югары белем.
Янә дә бер читтә калып килә торган тема – каенана һәм килен мөнәсәбәте. Улы Атилла Расих утыз яшьләрдән соң гына башлы-күзле була. Җәмәгате – үзеннән бер генә яшь кече Зәкия сылу. Шулай ук укытучы, географ. Һәм дә, үзе, мин галим түгел дисә дә, чын галим, талантлы каләм иясе. Аның нибары 142 биттән торган «Тукай эзләреннән» китабы – шагыйрьнең тәрҗемәи хәленә багышланган иң кыйммәтле мәҗмугаларның да иң кыйммәтлесе. Зәкия апа – Тукайның мәшһүр «Исемдә калганнар» бәянын төзәтергә җөрьәт иткән тәүге автор. Тукайның шәҗәрәсенә дә аннан башка әле бер галимнең дә кул салганы юк.
Күрәсез, Зәйтүнә киленнән бик уңган. Аралары ничек булгандыр, бу хакта белсә, оныгы Фәридә генә беләдер (дәү әнисе вафат булганда, аңа 9 яшь була). Әмма шунысы көн кебек ачык: бу ике затлы, гыйлемле ханым бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгәннәрдер. Килененең Тукай темасына алынуында каенананың йогынтысы булмый калмагандыр. Һәрхәлдә, моңа бик ышанасы килә.
Зәкия апа белән мин «Сөембикә» журналында эшләгәндә танышкан идем. Искиткеч мөлаем, искиткеч тыйнак, зыялы остазбикәбез иде.
Бу фәрештәләргә тиң мөслимәләребезнең җәсәде дә бер-берсеннән ерак урнашмаган. Атилла Расих та күршедә генә. Мәрхәмәт иясе төрек дустыбыз Фатиһ Кутлу адымлап санаган: «Мәрҗанидән соң 16 адым атлагач, сулга тар гына сукмак кереп китә. Шул сукмак башында маяк булып атаклы галим Гыйлем Камайның кара төстәге гаҗәеп зур кабер ташы тора. Шул кабер артында чардуган белән уратылган ике кабер бар, аларны үтеп, 11 адым атлагач, «Мәүлүдова Зәйтүнә Хәйдәр кызы».
Шагыйрьнең кабер ташына уелып язылган самими багышламасы инде еллар үтү белән шактый тоныкланса да, кайнар хатирәләрне әле булса искә төшереп тора.
Очраган юлда, сине күргән,
иелгән ул бүген;
Ул шуңар да шатлана бит,
чын юләр түгел диген!
Күргәнең бармы әле
Коръандагы мәдхияни?
Ул синең васфыңда:
«лә шәркыйя, лә гарбия», – ди!
Күк китабының
сине белгәнлегенә шаккатып,
Ул хәзер алган «Сабах»тан бер
Кәлимулла сатып.
Г. Тукай.
Тукай мәҗнүн үзе дә якында гына...
Ул да гомере буе мәгъшукасына тугрылык саклый. Алда телгә алынган өйләндерү маҗарасын гына алыйк. Бу 1908 ел. Зәйтүнәнең Казаннан китеп, Югары Курса авылында мөгаллимлек иткән вакыты, аралары ерагайган вакыт. Дуслары Фатыйх Әмирхан, Вафа Бәхтиярләрнең дә Зәйтүнәгә карата өмете киселә, күрәсең, Габдулланың тормышын рәткә салу максатыннан аны башка бүтән белән кавыштырмак булалар. Кәләшне дә үзләре таба, фатир мәсьәләсен дә хәл итәләр, кызның ата-анасы белән сөйләшеп, мәһәр бәясен киметүгә дә ирешәләр. Никахны Фатихның атасы Зариф хәзрәт үзе укырга алына.
Барысы да чәйнәлгән, йотып кына җибәрәсе...
Габдулла йотып җибәрми.
Тукайның, башта ризалык биреп тә, ни өчен никахтан баш тартуы турында төгәл мәгълүмат туплый алмадым, алар юк. Бәгъзеләр бу хәлне шагыйрьнең ирек сөюе белән аңлата. Шәхсән мин үзем Зәйтүнә факторы төп рольне уйнагандыр дип уйлыйм.
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас –
төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь,
булмаса илһамчысы.
Хак, адәм баласына бер генә тапкыр бирелә торган фани дөньяда үзеңә тиң хәләл җефет белән гөрләшеп, чөкердәшеп гомер кичерүгә ни җитә?
Кызганыч ки, мондый бәхет һәркемгә дә насыйп түгел шул.
Саный китсәң, кавышырга муафыйк булып та, бергә була алмыйча җәфа чиккән мәҗнүн шәхесләребез тагын да бар.
Шуларның берсе – кабатланмас җыр патшабыз Илһам Шакиров.
Имеш, Илһам Шакировның беренче мәхәббәте аңа хыянәт иткән. Шуңа күңеле кайткан. Булмаганны, мондый пәһлевәндәй төз гәүдәле, Йосыф пәйгамбәрдәй чибәр мәһабәт егет солтаны – кызларның ал хыялы лабаса. Өстәвенә, бәрхет аһәңле алтын тавыш иясе!
Әйе, композитор Фасил Әхмәтов авызыннан чыкса да, моңа ышану авыр. Хәер, анысы хакмы-түгелме, җырчының мәхәббәте барыбер була. Мин моны күп еллар элек үк инде танылган актриса Фирдәвес Хәйруллинаның «Илаһи сагыш» исемле мәкаләсеннән укып белгән идем.
«Аларга карап, тораташ булып каттым да калдым – кузгала алмый тордым», – дип соклануын белдерә актриса.
Кем соң бу сәхнә йолдызын да ифрат китәргә мәҗбүр иткән чибәрдән чибәр тәнәкә?
Шушы көннәрдә генә әлеге темага тагын бер күренекле артист – Әсхәт Хисмәтнең истәлекләренә тап булдым.
Шәрехләп тормыйча гына, шуннан бер өзек тәкъдим итәм, барысын да аңларсыз.
«Мин Финляндиядә яшәүче Рәхилә апа белән Илһам Шакировның очрашулары шаһиты булдым. Ул чакта Илһам абый һәм без, Камал театры артистлары, Финляндиягә гастрольгә бардык. Шунда булды бу хәл. Алар очраштылар, бер-берсенә бик озак карашып тордылар. Икесенең дә күзләреннән яшь ага. Икесе дә тавыш-тынсыз елый. Аннары Илһам абый Рәхилә апаның иңенә Оренбург мамык шәлен салды. Кичәдән соң алар бик озак сөйләшеп утырды. Менә бит нинди мәхәббәт булган, әмма кавышу насыйп булмаган. Илһам абый анда бармаган, Рәхилә апаның Россиягә кайтасы килмәгән. Икесе ике якта ялгыз гомер иттеләр. Рәхилә апа да гаилә кормады.»
* * *
Аңлашыла, Тукайның ятим тормышында, музыкантлар теле белән әйтсәк, төп скрипкәне уйнаучы гүзәл зат – ул Зәйтүнә!
Ләкин бу һич тә шагыйрьнең башка хатын-кызларга күзе төшмәгән, очрашмаган, аралашмаган дигән сүз түгел. Дөрес, сукыр чебен кебек чәтрәннәп күзгә кереп торучы модный вә әрсез курсисткаларны өнәп җиткермәгән ул. Егет кешенең йөрәгендә иярләнгән ат ятар, ди халык мәкале. Габдулла да егетлегендә егет булмый калмагандыр, шәт.
Бибигайшәне беләбез инде, кайбер авторлар, аңа өстәп, башка исемнәрне дә телгә ала. Мин аеруча еш ишетелгәннәренә генә тукталып үтәм. Болар – Зөләйха, Әминә, Сәхипҗамал.
Зөләйха Казан-Уфа тракты юнәлешендә урнашкан Бишенде авылында мөгаллимлек итә. Мөхәммәтша хәзрәтнең шуңа күзе төшә. Кыз башкалардан чибәрлеге, укымышлылыгы, булдыклылыгы белән аерылып тора.
Дүртенчегә менә дигән җефет ләбаса!
Тик кыз үзе дә, ата-анасы да әлеге килешсез тәкъдимне кабул итәргә ашыкмый. Шулай да, бу хәлдән ничек итеп тавыш-тынсыз гына, үпкәсүткәсез генә, хәзрәтнең дә дәрәҗәсен төшерми генә арынырга соң?
Кызның атасы еланны да өненнән чыгарырдай телмәр дустын чакыра да әйтә:
– Ничек итсәң ит, Хәйбулла, кызымны артыннан гайбәт чыгармаслык итеп алып кайт, – ди, – маясы үзең теләгәнчә булыр.
Башка берәүнең дә башына килмәстәй чын авантюралы юлын таба бит һиммәт иясе Хәйбулла, биремен бик оста тәгаенли.
– Хәзрәт, сиңа сеңлебезне кадер-хөрмәттә тотып, аның турында аталарча кайгыртып эшләткәнең өчен мең рәхмәт, бүләккә әнә бер буаз саулык сарык алып килдем; тик Ходайның бирмеше, яхшылыкның да бер чиге булырга тиеш, җае да чыгып тора, әнә Зөләйханы шагыйрь Габдулла Тукай сорый, ата-анасыннан ризалык алды инде, ошбу әһлән вә сәһлән никахка синең кебек мөхтәрәм дин әһеленең хәер-фатихасы да бик урынлы булыр иде.
Хәзрәт Тукай белән ярыша аламы соң инде, хәер-фатихасын бирергә мәҗбүр була.
Бу, чыннан да, Тукайның Уфага, дусты Мәҗит Гафурига кунакка килгән чагы була. Иң кызыгы, алар бу хәлләрдән хәбәрдар булмый. Сүз соңыннанрак тарала.
Менә шулай, Тукайның исеме дә җисемле, шәһәр чибәрен әнә дүртенче хатынлыктан коткарып кала.
Инде игътибарны Әминә туташ белән бәйле тарихка юнәлтик. Җанатары – Мәскәүдә яшәп иҗат итүче күренекле язучы Рауль Мир-Хәйдәров. Аның аңлатуынча, Тукай 1911 – 1912 елларда башта Казахстанда, соңрак Татарстанның Арча районы Күпербаш авылында кымыз эчеп дәвалана. Иң шәп кымыз исә Әминәнең атасы Хәбибулла абзыйда. Кымызны шагыйрьгә шушы сылукай кертә. 17 яшьлек бөрлегәндәй тулышкан мөслимә: тыйнак, булдыклы, эшчән, чибәрлеге тагын – бор да борыныңа тык. Чын мәхәббәт кошы. 25 яшьлек егет солтанына каплаган да куйган инде.
Габдулла кызны үзе яучылый. Ни кызганыч, кымызчы абзый үтенечне кире кага.
Бу, әйткәнебезчә, 1911 – 1912 еллар. Тукайның авыруы көчәйгән вакыт. Һәм иң сәере, әлеге ифрат та мөһим вакыйга турында ләм-мим, ник бер телгә алучы булсын.
Ирексездән Ильф-Петровларның бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган «Унике урындык» романы хәтергә килә. Анда лейтенант Шмидтның шәхси мәнфәгатьләр артыннан куучы кырыкка якын аферист улы барлыгы тасвир ителә. Бөек шәхесләр итәгенә ябышып, үзеңне күрсәтергә тырышу элек-
электән килә инде ул. Бу да шул җөмләдән булса кирәк.
Тукайны тулы мәгънәсендә олылап, ихтирам итеп, әсәрләренә чын гашыйк булган илаһи зат – ул актриса Сәхипҗамал Гыйззәтуллина. Бу ике изге җан бер-берсенә терәк, бер-берсенә ышанычлы таяныч булып, бер-берсеннән рухи алгарыш алып, һәм дә бер-берсен яратышып яшәгәннәр. Актрисаның истәлеге дә моңа ачык дәлил.
«...Беркөнне мин Тукайны артистлар белән бергә үземнең туган көнемә чакырдым. Гәрчә ул махсус киенеп, галстуклар тагып кунакка йөрүне яратмаса да, мин чакырган мәҗлескә назланмыйча килде. Ул үзенең гади киеменнән – кара тужуркадан иде. Мин аның килүенә бик шатландым. Ул көнне минем бүлмәмдә чәчәкләр күп иде. Тукай, бераз утыргач, чәчәкләр янына барды, аларга карап иснәп торды да кесәсеннән ландыш чәчәге чыгарып:
– Менә мин шушы ландыш чәчәген бик яратам, аның исе дә хуш, үзе дә матур, мәгез, Волжская, әнә шул чәчәкләрегез арасына кыстырып куегыз! – диде. Үзе шул минутта гаепле эш эшләгән кеше кебек кызара төште. Мин аның кызарганын күреп, оялмасын өчен сүз әйтмәдем. Мин ул ландыш чәчәген бер калын китап арасына салып куйдым. Тукай чәчәге дип, мин аны 1918 елга кадәр саклап килдем. 1918 елда фронтка чыкканда, барлык нәрсәләремне
фатирда калдырып китәргә туры килде. Кире әйләнеп кайтканда инде, бернәрсә дә калмаган, шәһәрне аклар туздырып чыккан иде. Менә шул елны мин ландыш чәчәгеннән аерылдым.»
Тукайның хатын-кызларга кагылышлы эчке дөньясы, холкы, аңа гына хас хис-тойгы кичерешләре 1911 елда санаулы гына якын дусларыннан берсе – Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында да чагыла: «Мин кечкенә чагымда малайлар белән алма бакчасы тирәсенә бара идем. Миннән бүтән малайлар алманы коялар һәм урлыйлар иде. Әмма мин һичбер данәсенә тимидер идем. Бакчачы минем яхшылыкны белгәнгә, ул алманы миңа үзе бирәдер иде. Мин шул «үзе биргән» алманы, урлаган алманы ашап торган малайлар янында: «Менә үзе бирде!» – дип мәгърурланып ашыйдыр идем.
Мин әле кызлар тугрысында да шул ук мөгамәләдә. Бер кыз, үзе танышырга теләп, миңа яучы җибәрмәсә, мин һичбер вакыт танышырга эзләп ваксынып йөрмим. Әмма үзе кул бирсә, тагы да «үзе бирде» дип горурланам, кадерлим ул кулны».
Үз кадерен, үз дәрәҗәсен, үз урынын ачык белгән инсаны гали затлар гына әйтә торган сүзләр бу. Бер замандаш якыны сурәтләгән иң төгәл һәм иң үзенчәлекле тасвир-портрет та нәкъ шуны ассызыклый. Менә ул:
«Табигать аңар, ничек әйтим, бөек рәссам Рафаэльме, әллә юкса Микель Анджело рәсемнәреннән күчереп алынган төсле дөрес профильле антик борын һәм киң маңгай бүләк иткән. Киң маңгай ул – акыл билгесе, диләр».
Хатын-кызга мөнәсәбәт нәсел-нәсәбтән килә, балага ата каны, ана сөте аша сеңдерелә. Тик әле бу алшарт кына, ул ахыр чиктә тормыш-көнкүреш, яшәү рәвеше кысаларында тәгаенләнә. Габдулланың нәсел-нәсәбенә сүз тидерерлек түгел, ике як та руханилар токымыннан. Ләкин сабый чактан ук ятим калу, кулдан кулга күчеп йөрү бу асыл нәсел җепләрен дә зәгыйфьләндерергә мөмкин ич. Үпкә тотып, үз кардәшләреннән дә ваз кичү очраклары юк түгел.
Габдуллага да әлеге зилзиләләр йогынты ясамый калмагандыр, әлбәттә, әмма ул хатын-кыз туган-тумачаларына һәрвакыт хәерхаһ булып кала.
«Күңелем аны уйлый башлады исә, хазир күземә аппак саф бер фәрештә күренә», – дип яза ул хатында Өчиле апасы Саҗидә турында, аны «йомшак күңелле ак фәрештә» дип атый.
Җаекка киткәч, хатлар язып тора, хәтта ки, шәкерт башы белән күчтәнәчләр дә җибәргәли. Менә 1903 елда Каенсарга язган хатыннан өзек:
«Алла риза булсын, гомерегез озын булып, байлыгыгыз һәм бәхетегез көннән көн артып торсын. Һәм дә хат язганда, андагы хәлләрнең барысын да әйтеп языгыз, һәм дә үзегезгә ярты кадак чәй белән бер яулык җибәрдем һәм бер исле сабын. Аз булса да, күп күреп алыгыз».
Монысы 1907 елның 30 декабрендә Казаннан язган хатыннан:
«Мөхтәрәмә Газизә апай! Вакы-ты бераз үтә төшкән булса да, Сезне гайде сәгыйд Корбан берлә тәбрик итәм: гайде Корбан котлы вә мөбарәк булсын!
Казанда торуы күңелле. «Шүрәле» китабы җибәрдем. Монда кечкенә вакытымда тәрбия иткән әнкәмне дә таптым. Иртәгә күрешмәкче булдым».
Тукай тормышында иң кадерле, иң үзәк урынны тоткан шәрәфле зат, әлбәттә, әнисе Бибимәмдүдә абыстай. Ул аның илаһи образын изге Мәрьям Ана үрнәгендә шигъри мөнбәргә күтәрде.
Бар күңелләрдән җылы,
йомшак синең кабрең ташы, –
Шунда тамсын күз яшемнең
иң ачы һәм татлысы!
Тукайның иҗаты күпләрне үзенә җәлеп иткән һәм итә килә. Шулай да, аның иҗатына мөнәсәбәтле иң хакыйкый тәнкыйди мәкаләләрне киң җәмәгатьчелеккә замандашлары Фатих Әмирхан белән Җамал Вәлиди тәкъдим иткән, дип саныйм мин үзем. Алардан соңгылар яңа сүз әйтүдән битәр, әлеге әдәбиятчыларның фикерен шәрехләү, киңәйтү, тулыландыру гына ул.
Мәгълүм, шагыйрь үзен һәрвакыт Тукаев дип йөрткән. Тукаевтан Тукай ясаучы исә – дусты Фатих Әмирхан.
Хәзер игътибарны Җамал Вәлидинең өч кенә билгеләмәсенә юнәлтик.
Беренчесе: «Тукай үз гомерендә халкы тарафыннан күтәрелеп, татар кебек халыкта шагыйрьләрнең ирешүе мөмкин булган мәгънәви дәрәҗәләрнең иң югарысына иреште».
Икенчесе: «Давыт кулында тимер ничек балавыз кебек эресә, Тукай авызында татар теле дә шулай эри».
Өченчесе: «Тукай татар әдәбиятының соңгы сүзен әйтмәде, ул аның бисмилласын гына әйтте».
Башка тәнкыйтьчеләр арасыннан үзгә фикерле Галиәсгар Чыгтай мәкаләсе кызыклы. «Ул кешене ир вә хатыннарга аерып йөртмәде; ул бер генә җенес халыкны – милләтне генә беләдер иде», – дип яза.
Ихтимал, глобаль масштабта, фәлсәфи ракурста караганда, бәгъзеләр әлеге фикерне яклап та чыгар. Тукай исә, гади халык арасыннан чыккан тормышчан әдип буларак, халыкны уптым илаһи берләштерми. Пәри башка, җен башка дигәндәй, һәр җенеснең үз проблемалары бар, аларны һич тә буташтырырга ярамый.
«Аның башка хасиятләрен монда зикер итмичә генә, хатыннар хокукы өчен чын тырышучы милли шагыйребез.» Бу – Шәһит Әхмәдиев бәяләмәсе.
Ә бу шигъри юллар исә Тукайның үз карашын чагылдыра:
Көям бирмәк өчен хөрлек,
азатлыклар хатыннарга;
Бөтен фикрем, уем шулдыр,
карамый көн вә төннәргә...
Сөям дә, сөймим дә...
Шагыйрьнең ошбу тәкбире беренче карашка юмор, ирониягә тартым булып тоелса да, аңа һәм фәлсәфи, һәм гамәли яктан тирән мәгънә салынган.
Әйе, булдыклы, гыйлемле, тәкъвәи, әдәп-инсафлы, татлы телле гүзәл татар кызларын сөймичә мөмкинме соң?
Шуның белән бергә, хатын-кыз вак тормыш-көкүреш хасиятләре кысаларында гына яшәргә тиеш түгел. Җәмгыятьнең актив әгъзасы сыйфатында ул аның үсешенә үз өлешен кертергә дә бурычлы.
Укы, яз, бел, тырыш син,
и мөкаддәс яртыбыз безнең!
Кеше булмак өчен
иң-иң беренче шартыбыз безнең!
Кагыйдә буларак, һәр публицистик язма авторның гомумиләштерелгән өслүби ахыр сүзе, фикере нәтиҗәсе белән төгәлләнә. Мин исә, хөрмәтле укучы, бу вазифаны Зәйтүнә ханымның «Кайсы сүзләр дөрес? Минем бу юлларны укыгач, укучы үзе хөкем чыгарыр» дигән багышламасына таянып, сезнең үзегезгә тапшырам: сөйгәнме-юкмы шагыйрь хатын-кызларны?
Хәерле сәгатьтә!
Марат ӘМИРХАНОВ
Фото: ачык чыганаклардан
«Мәйдан» № 12, 2023 ел
Комментарийлар